Ногмани. Коръән Тәфсире ‎

‎[1] ФАТИХӘ СҮРӘСЕ - 7 АЯТЬ‎

‎1. Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.‎
‎2. Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле.‎
‎3. Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, ‎
көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк.‎
‎4. Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр.‎
‎5. Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән ‎
генә ярдәм сорыйбыз.‎
‎6. Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл - Коръән һәм сөннәт ‎
юлыдыр).‎
‎7. Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә ‎
адашкан кешеләрне бидегәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ‎
ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер!‎
‎"Амин."‎

‎[2] БАКАРА (СЫЕР) СҮРӘСЕ - 286 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Әлиф ләм мим - мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер.‎
‎2. Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның ‎
белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче - һидәятдер.‎
‎3. Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән ‎
намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр.‎
‎4. Ий Мухәммәд г-м, ул тәкъвә мөэминнәр сиңа иңдерелгән Коръәнгә ышанып, аның ‎
белән гамәл кылалар һәм синнән элек иңдерелгән китапларга да ышаналар (ләкин ‎
Тәүрат вә Инҗил белән гамәл кылмыйлар) һәм ахирәткә дә ышанып, аның өчен гамәл ‎
кылалар.‎
‎5. Ул тәкъва мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күнүчеләр һәм алар ‎
ахирәттә өстенлек табучылар.‎
‎6. Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаган көферләрне Аллаһ гәзабы белән куркытсаң да, ‎
куркытмасаң да бертигез, һич иман китермәсләр.‎
‎7. Аллаһу тәгалә көферләрнең күңелләренә аңламаулык, колакларына ишетмәүлек, ‎
күзләренә күрмәүлек пәрдәсен корды һәм аларга ахирәттә олугъ гәзаб булыр.‎
‎8. Мөселманнар арасында монафикълар да бар, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ‎
ышандык диләр, ләкин үзләре ышанучы түгелләр.‎
‎9. Ул монафикълар Аллаһуны һәм мөселманнарны алдамакчы булалар, ләкин һич ‎
алдый алмаслар, фәкать үзләрен алдыйлар, шуны сизмиләр.‎
‎10. Аларның күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире бар, Аллаһ аларның каршылык ‎
чирләрен арттырды, вә аларга ахирәттә рәнҗеткүче гәзабдыр, ялган сөйләгәннәре өчен.‎
‎11. Җир өстендә фетнә чыгарып, кешеләр арасын бозмагыз диелсә аларга, юк без ‎
бозмыйбыз, бәлки төзәтәбез, диләр.‎
‎12. Аң булыгыз! Шул монафикълар кешеләр арасын бозып, җир өстендә фәсәд ‎
кылучылар, ләкин шуны үзләре сизмиләр.‎
‎13. Әгәр аларга: "Саф гакыллы кешеләр ышанган кебек сез дә саф күңел белән ‎
ышаныгыз", - диелсә, алар: "Без ахмаклар ышанган кебек ышаныйкмы", - диләр, аң ‎
булыгыз! Әлбәттә, алар үзләре ахмаклар, ләкин белмиләр.‎
‎14. Ул монафикълар мөселманнарга очрасалар: "Без иман китердек, сезнең белән ‎
бергәбез", - диләр, әгәр үзләренең шайтан дуслары белән калсалар: "Без, әлбәттә, ‎
сезнең белән бергәбез һәм сезнең белән берлектә мөселманнарны мәсхәрә кылучыбыз", ‎
‎- диләр.‎
‎15. Аллаһ аларны үзләрен каты мәсхәрә кылыр һәм аларны адашу юлында калдырыр, ‎
хак юлны таба алмыйча, хәйран булып йөрерләр.‎
‎16. Шул монафикълар туры юлны ташлап, адашу юлын алдылар. Аларга бозык ‎
сәүдәләре уңыш һәм файда бирмәде, һәм алар туры юлга күнелүче дә булмадылар.‎
‎17. Аларның мисалы - караңгы кичтә ут яндырып, үз тирәләрен яктырткан ‎
вакытларында Аллаһ утларын сүндереп, караңгыда калдырган, һичнәрсә күрмәүче ‎
кешеләр кебидер.‎
‎18. Алар хак сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр, туры юлны ‎
күрүдән сукырлар, алар һидәяткә кайтмаслар.‎
‎19. Яки алар кат-кат караңгыланган төнне күк күкрәүле, яшенле каты яңгыр астында ‎
калган кешеләр кеби. Күк күкрәүнең вә яшеннең катылыгында бармакларын ‎
колакларына тыгалар, үлемнән куркып. Аллаһ имансызларның бетен эшләрен чолгап ‎
алучы.‎
‎20. Яшен уты күз нурларын суырып алырга якынлашты. Яшен уты аларның алларын ‎
яктыртса, берничә адым атлыйлар, яшен уты китеп, караңгыда калсалар, бара алмыйча ‎
туктыйлар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, ишетүләрен һәм күрүләрен алып аларны ‎
колаксыз, күзсез кылыр иде. Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.‎
‎21. Ий кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Аллаһуга ‎
гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы җөмләсеннән булу өчен.‎
‎22. Сезне халык кылучы - Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина ‎
кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен төрле җимешләр, игеннәр ‎
үстерде. Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш, охшаш кылмагыз! Үзегез дә беләсез ‎
Аның тиңдәше юклыгын!‎
‎23. Әгәр колыбызга (Мухәммәд г-мгә) иңдергән Коръәннән шикләнсәгез, Коръән ‎
сүзләренә охшашлы бер сүрә китерегез һәм Аллаһудан башка барча ярдәмчеләрегезне ‎
ярдәмгә чакырыгыз! Әгәр Коръән - Аллаһ сүзе түгел дигәнегез дөрес булса!‎
‎24. Әгәр бер сурә китерә алмаган булсагыз, һәм китерә дә алмассыз! Куркыгыз ‎
җәһәннәм утыннан, аның эчендә утын булучы - адәмнәр һәм ташлардыр!! Ул җәһәннәм ‎
Коръән белән гамәл кылмаучы көферләргә хәзерләнде.‎
‎25. Инде иман кигереп изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы ‎
җәннәтләр белән сөенеч бир! Җәннәттә аларның алларына җимешләр китерелгәндә "Бу ‎
җимешләр без дөньяда ашаган җимешләр", - диярләр. Ләкин аларның тәме башка ‎
булыр. Аларга анда һичкемнең никахында булмаган пакь хатыннар булыр, алар ‎
җәннәтләрдә мәңге калырлар.‎
‎26. Аллаһу тәгалә чебенне вә чебеннән өстенрәк үрмәкүчне мисал итүдә, әлбәттә, ‎
оялмас. Коръәнгә ышанучылар бу мисалны, әлбәттә, Раббыларыннан дип беләләр. ‎
Әмма көферләр шундый хәшәрәтләрне мисал итеп китерүдә Аллаһуның максады нәрсә ‎
диләр. Аллаһ, шундый мисаллар белән күп кешеләрне адаштырыр, һәм күп кешеләрне ‎
туры юлга күндерер. Ләкин хак юлдан фәсыйкларны гына адаштырыр.‎
‎27. Ул фасыйклар Аллаһуга биргән гәхедләрен бозалар һәм кисәрләр Аллаһу тәгалә ‎
тоташырга әмер иткән нәрсәләрне. Ягъни мөселман булган якын кардәшләрдән һәм ‎
Коръән белән гамәл кылучы мөселманнардан киселәләр һәм җир өстендә төрле ‎
бозыклык кылалар, алар һәлак булучылар.‎
‎28. Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче ‎
мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, ‎
аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз.‎
‎29. Ул - Аллаһ җирдәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә ‎
теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче.‎
‎30. Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп ‎
Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, ‎
сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап ‎
тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ ‎
фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" - диде.‎
‎31. Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: "Әгәр дөрес ‎
сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез".‎
‎32. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий һәр кимчелектән пакь булган Раббыбыз! Бездә һич белем ‎
юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез, Син, әлбәттә, һәрнәрсәне белүче, хикмәт ‎
белән эш кылучысың".‎
‎33. Аллаһ Адәмгә әйтте: "Фәрештәләргә исемнәрнең барчасын әйтеп бир", - дип. Адәм ‎
исемнәрнең барчасын әйтеп биргәч, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: "Мин сезгә ‎
әйтмәдеммени җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык ‎
эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен дип?".‎
‎34. "Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз", - дип фәрештәләргә әйткән ‎
вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм ‎
көферләрдән булды.‎
‎35. Вә Адәмгә әйттек: "Үзең һәм хатының җәннәттә торыгыз һәм җимешләрен киңлек ‎
илә, теләгәнчә ашагыз, мәгәр менә бу агачка якын бармагыз, әгәр шуны эшләсәгез, ‎
залимнәрдән булырсыз".‎
‎36. Иблис, бу агач җимешен ашасагыз җәннәттә мәңге каласыз, дип, аларны алдады, ‎
алар Иблис сүзенә ияреп, җимешне ашап алдандылар. Иблис аларны җәннәттән ‎
чыгарып андагы нигъмәтләрдән аерды. Моннан соң әйттек: "Ий Адәм һәм Иблис, бер-‎
берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җиргә иңегез! Сезгә җирдә торырлык урын һәм ‎
яшәү өчен кирәк нәрсәләр бар, әҗәлегез җиткәнче яшәгез".‎
‎37. Адәм галәйһис-сәлам тәүбәгә ашыкты һәм Раббысы тарафыннан өйрәткән тәүбә-‎
истигъфәр сүзләренә юлыкты, һәм тәүбә итеп, Аллаһудан гафу сорады, Аллаһ тәүбәсен ‎
кабул итеп гөнаһын гафу итте. Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.‎
‎38. Без әйттек: "Барчагыз да җәннәттән чыгып җиргә иңегез!" Әмма минем сезгә туры ‎
юлга күндерүче сүзләр, әлбәттә, килер, Минем сүзләремә ияргән затка курку һәм кайгы ‎
булмас.‎
‎39. Имансызлар һәм аятьләребезне ялган диючеләр - ут әһелләредер, алар анда мәңге ‎
калырлар.‎
‎40. Ий Ягъкуб балалары! Сезгә биргән нигъмәтләремне хәтерләгез, һәм Тәүрат белән ‎
гамәл кылырга сездән гәһед алдым, шул гаһедемне үтәгез! Әгәр Минем гәһедемне ‎
үтәсәгез, Миндә сезнең гаһедегезне үтәрмен һәм җәннәткә кертермен, Миңа гына кол ‎
булыгыз һәм Миннән генә куркыгыз!‎
‎41. Кулыгыздагы Тәүратка ышанганыгыз хәлдә Без иңдергән Коръәнгә дә ышаныгыз, ‎
ягъни аның белән гамәл кылыгыз, Коръәнгә беренче көферләрдән булмагыз һәм Безнең ‎
аятьләребезне дөнья малына сатмагыз! Ягъни байлар малына кызыгып, яки алардан ‎
куркып, Аллаһ хөкемнәрен яшермәгез һәм үзгәртмәгез, Минем газабымнан ‎
сакланыгыз!‎
‎42. Хакны батыл белән бутамагыз һәм дөреслекне яшермәгез! Бит үзегез дә хаклыкны ‎
беләсез.‎
‎43. Намазларны үтәгез һәм зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә ‎
намаз укыгыз, ягъни Коръән юлыңда булган мөселманнардан аерылмагыз!‎
‎44. Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, бит сез Аллаһ ‎
китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы? (Бу аять вәгазь сөйләп тә сөйләгәне ‎
белән гамәл кылмаучылар хакындадыр).‎
‎45. Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып, вә намаз укып Аллаһудан ярдәм сорагыз! ‎
Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер, мәгәр авыр булмас, Аллаһудан ‎
курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә.‎
‎46. Чөнки алар Раббыларына юлыгачакларын һәм Аңа хөкемгә кайтачакларын беләләр.‎
‎47. Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез һәм нигъмәт ‎
бирүдә сезне бөтен дөнья кешеләреннән артык кылдым, шуны фикерләгез!‎
‎48. Һәм куркыгыз кыямәт көненнән, ярдәм итә алмас ул көндә һичбер зат икенче затка ‎
бер эш белән дә! Ул көндә шәфәгать итү кабул ителмәс һәм гәзабтан котылу өчен ‎
һичнәрсә алынмас.‎
‎49. Фиргаун кавеменнән сезне коткаруыбызны да хәтерләгез! Алар сезне яман гәзаб ‎
белән гәзаблап, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны бугазлый иделәр. Бу ‎
эшләр сезгә Раббыгыздан бәла вә зур каза иде.‎
‎50. Янә фикер итегез, ярдык без сезләргә дәрьяны һәм сезне коткарып, Фиргаун ‎
кавемен һәлак иттек суда батырып, үзегез дә карап тордыгыз.‎
‎51. Янә хәтерләгез шуны, Мусага Тәүратны иңдермәк өчен Тур тавында аны кырык көн ‎
тотмак белән вәгъдә кылдык. Муса Тур тавына киткәч, сез бозау ясап, шул бозауга ‎
гыйбадәт кыла башладыгыз. Шуның өчен сез залимнәрсез.‎
‎52. Шул эшегездән соң сезне гафу кылдык, шөкер итүегез өчен. Чөнки алар Муса ‎
кайткач тәүбә иттеләр.‎
‎53. Янә шуны хәтерләгез, туры юлга күнелмәклегегез өчен Муса г-мгә китап бирдек. Ул ‎
китап хак белән батыл арасын аеручы иде.‎
‎54. Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз ‎
бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга ‎
табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә ‎
хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул - тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.‎
‎55. "Янә, ий Муса! Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәтмичә, сиңа ышанмыйбыз, ‎
Аллаһуны безгә күрсәт!" - дигәнегезне дә хәтерләгез! Аллаһуны күрергә теләгән ‎
вакытыгызда Аның нуры сезне тотты, ул нурга карап торган хәлегездә. (Муса Тур ‎
тавына Аллаһудан Тәүрат алырга барганда үзе белән бергә җитмеш кеше алды, ул ‎
кешеләрне тау итәгендә калдырып, үзе тау өстенә чыкты, анда Муса Аллаһ белән ‎
сөйләште һәм Аллаһ Мусага Тәүратны бирде. Муса Тәүратны алып, әлеге җитмеш ‎
кеше янына килгәч, ул кешеләр: "Ий Муса, син Аллаһуны күргәнсең, безгә дә күрсәт", - ‎
диделәр. Муса әйтте: "Мин күрергә теләгән идем Аллаһуны, Ул тауга карады һәм тау ‎
ярылды. Мин курыктым һәм тәүбә иттем", - диде. Алар һаман: "Аллаһуны күрмичә ‎
ышанмыйбыз", - диделәр. Шуннан соң Аллаһу тәгалә нурын иңдереп, шул җитмеш ‎
кешене көйдереп үтерде).‎
‎56. Аллаһ әйтте: "Нурым белән янып үлгәнегездән соң тергездек сезне шөкер итүегез ‎
өчен".‎
‎57. Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә күктән ширбәт ‎
һәм кош итен иңдердек, ашагыз Без биргән хәләл һәм пакь ризыкларны! Без аларга ‎
золым кылмадык, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (Дәрьядан котылгач, аларга ‎
Аллаһудан әмер булды: "Залим кәферләр белән сугыш кылыгыз", - дип, ләкин алар ‎
Аллаһуның әмерен үтәмәделәр. Гәзаб өчен Аллаһ аларны кырык ел сахрәдә калдырды, ‎
шәһәрләргә һәм авылларга керә алмадылар, кояш аларны рәнҗетер булды, әмма Муса ‎
шәрәфәтенә бер ак болыт өсләренә күләгә булды.)‎
‎58. Янә: "Әрихә шәһәренә керегез", - дип әйткәнемне дә хәтерләгез! Ягъни кырык ‎
елдан соң Муса үлгәч, Ягькуб балаларына Әрихә шәһәренә керергә Аллаһудан әмер ‎
булды. Шәһәргә кергәч, андагы ризыкларны киңлек белән теләгәнчә ашагыз, шәһәр ‎
капкасыннан кергәндә баш иеп, түбәнчелек белән керегез, һәм хаталарыбызны гафу ит, ‎
Раббым, дип әйтегез! Шулай кылсагыз, хата эшләрегезне ярлыкарбыз. Яхшы эшләрне ‎
кылучы мөэминнәргә нигъмәтләребезне бик тиз арттырырбыз.‎
‎59. Ягькуб балалары арасында булган залимнәр шәһәргә кергәндә үзләренә золым ‎
кылдылар, ягъни шәһәр капкасыннан кергәндә Аллаһудан әмер ителгән сүзне әйтмичә, ‎
башка сүзгә алыштырдылар, ягъни шәһәргә кергәндә Аллаһудан гафу сорап, тәүбә итеп ‎
керер урнына, шайтан өйрәткән сүзне әйтеп, тәкәбберләнеп керделәр. Ул залимнәргә ‎
явызлык кылганнары өчен күктән рисвай итүче гәзаб иңдердек.‎
‎60. Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага ‎
әйттек: "Таягың белән ташка сук", - дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 ‎
чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ ‎
биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип ‎
әйтелде аларга Аллаһудан.‎
‎61. Янә әйттегез: "Ий Муса, без бер төрле генә ризыкка сабыр итә алмыйбыз, безнең ‎
өчен Раббыңнан дога кыл, җирдә үсә торган нәрсәләрдән: кыяр, сарымсак, суган һәм ‎
вак орлыклардан сорап". Муса аларга әйтте: "Аллаһ биргән әүвәлге яхшы ризыкларны ‎
үзегез сораган начар ризыкларга алыштырасызмы? Шәһәргә керегез, сез сораган ‎
нәрсәләр анда булыр". Аларга авыр эшләр, хурлык, мескенлек вә Аллаһуның ачулы ‎
каһәре йөкләтелде. Аларга бу җәзалар Аллаһудан тиешле булды Аның аятьләрен инкяр ‎
иткәннәре һәм пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен, дәхи бу җәзалар аларга ‎
тиешле булды Аллаһуга гөнаһлы булганнары һәм сызган сызыктан чыкканнары өчен.‎
‎62. Гамәлсез генә ышанучылардан, вә яһүдләрдән, вә насаралардан һәм төрле ‎
нәрсәләргә табынучылардан берәү Аллаһуга иман китереп Коръән, сөннәт дәлилләре ‎
белән изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәрнең кылган әҗере Раббылары хозурында, ‎
аларга курку һәм кайгы булмас.‎
‎63. Янә сездән гәһед алган вакытыбызны хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәрдек вә ‎
әйттек: "Тәүратны алыгыз һәм аның белән ихлас вә тырышлык илә гамәл кылыгыз, һәм ‎
анда булган Безнең вәгазьләр белән вәгазьләнегез, бәлки Аллаһдан куркучы булырсыз.‎
‎64. Тур тавының өстегезгә төшүеннән Без сезне коткарганыбыздан соң күп вакыт ‎
үтмәде, Тәүрат белән гамәл кылырга биргән вәгъдәгезне бозып, аның белән гамәл ‎
кылмый башладыгыз. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, ‎
һәммәләрегез һәлак булыр идегез.‎
‎65. Шимбә көне хакында Аллаһ хөкемен бозучыларыгызны, әлбәттә, белдегез. Чиктән ‎
үтүчеләрне һәлак итмәк өчен Аллаһ аларга әйтте: "Хур булганыгыз хәлдә - маймыл ‎
булыгыз", - дип. Шунда ук маймыл булдылар. (Ягькуб балалары Муса гәләйһис-‎
сәләмгә каршы килеп, җомга урына шимбә көнне сайладылар. Шуннан соң Аллаһ ‎
аларга шимбә көнне дөнья эшен вә балык тотуны хәрам кылды. Аларны сынар өчен ‎
Аллаһ әмере белән шимбә көн яр буена балыклар күп килер булдылар. Яһүдләр ‎
балыкларны күреп кызыктылар һәм балыкларны тоту өчен Аллаһуга каршы хәйлә ‎
кордылар: шимбә көн яр буена килгән балыкларны елымнар белән әйләндереп алдылар, ‎
аннары якшәмбе көнне балыкларны судан чыгардылар. Аллаһ аларга ачуланды һәм ‎
маймыл булыгыз диде, маймыл булып, һәлак булдылар).‎
‎66. Без аларны шулай хурлыкка салдык һәм һәлак иттек гыйбрәт өчен вә Аллаһудан ‎
курыкканлыкларга вәгазь булсын өчен.‎
‎67. Янә Мусаның сезгә сыер бугазларга әмер иткәнен хәтерләгез! Муса кавеменә әйтте: ‎
‎"Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера". Алар әйттеләр: "Безне сыер ‎
бугазларга кушып мәсхәрә кыласыңмы?" Муса әйтте: "Сезне мәсхәрә кылып ‎
ахмаклардан булудан Аллаһуга сыгынамын". (Яһүдләрдән бер кеше үтерелгән иде, ‎
ләкин кем үтергәнлеге мәгълүм түгел иде. Муса г-мгә килеп: "Үтерүчене табарга безгә ‎
ярдәм ит", - диделәр. Муса әйтте: "Бер сыер бугазлагыз һәм шул сыерның койрыгы ‎
белән мәеткә сугарсыз, мәет терелер һәм үтерүчеләрне әйтер).‎
‎68. Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора - сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян ‎
итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу тагәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта ‎
яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез".‎
‎69. Әйттеләр: "Ий Муса Раббыңдан сора ул сыерның төсе нинди, әйтсен!" Муса әйтте: ‎
‎"Аллаһ әйтә, ул сыерның төсе ачык сары булыр, аңа караучыларны гәҗәбләндерер", - ‎
дип.‎
‎70. Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян ‎
итсен! Ул сыер кырда утлап йөрүчеме? Яки җир сөрүчеме? Бер-берсенә охшаган ‎
сыерларны күрдек, ләкин үзебезгә кирәк сыерны аера алмадык. Әгәр ул сыерның бөтен ‎
хәлен безгә бәян итсә, Аллаһ теләсә, ул сыерны табарбыз"‎
‎71. Муса әйтте: "Дөреслектә Аллаһ әйтәдер: ул сыер, әлбәттә, җир сөреп, җир сугарып ‎
мәшәкать чикмәгән сыердыр, ул сыерда чуарлык юк һәм һәр кимчелектән пакь". Алар. ‎
‎"Хәзер сыерның бөтен хәлен бәян кылдың, инде табарга мөмкин булыр", - диделәр һәм ‎
сыерны таптылар, бик зур бәягә сатып алып бугазладылар. Ләкин сыерның бәясе бик ‎
югары булу сәбәпле, аны сатып алудан гаҗиз була яздылар.‎
‎72. Бер кешене үтереп, кем үтерде дип шаулашкан вакытыгызны да хәтерләгез! Аллаһ ‎
сез яшергән нәрсәне ачып күрсәтүче. Ягъни үтерүчеләрне мәетнең үзеннән әйттерде.‎
‎73. Без әйттек: "Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз". Сыерның койрыгы ‎
белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. ‎
Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, ‎
Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм ‎
вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м ‎
сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен ‎
үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык ‎
китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. ‎
Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, ‎
тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә - "Самигнә ‎
вә әтәгнә" - чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: ‎
‎"Без ишеттек һәм буйсындык", - дип әйтәләр ди).‎
‎74. Аллаһу тәгаләнең күп могҗизаларыннан соң мәетнең терелгәнен һәм Аллаһ ‎
хөкемнәрен бозучыларның маймыл вә дуңгыз сурәтенә кереп һәлак булуларын ‎
күрдегез, шуннан сон, да күңелегез йомшармады, бәлки таштай катты, хәтта таштан да ‎
катырак булды. Дөреслектә, таш таулардан елгалар ага, зур таш ярылса, эченнән су ‎
чыга һәм Аллаһудан куркып, таулардан таш ярылып төшә. Ий кешеләр! Сезнең кылган ‎
эшләрегездән Аллаһ һич тә гафил түгел. Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан ‎
сакланыгыз!‎
‎75. Ий сез мөселманнар! Яһүдләрнең сезнең динегезгә кереп мөселман булуларын ‎
телисезме? Дөреслектә, яһүдләрдән бер төркем җәмәгать ишеттеләр Аллаһуның сүзен, ‎
ягъни Тәүратны, соңыннан үзгәрттеләр Аллаһуның сүзен, аңлагач һәм белгәчтен.‎
‎76. Ул яһүдләр мөселманнарга очраганда: "Иман китердек", - диләр. Әгәр аулакта бер-‎
берсенә юлыксалар әйтерләр ул яһүдләр үзара: "Ник хәбәр бирәсез мөэминнәргә ‎
үзегезгә Аллаһ ачык бәян кылган эшләрне" (Ягъни алар, Тәүратны укып беләләр иде ‎
Мухәммәднең хак расүл икәнен; ләкин аулакта бер-беренә әйтерләр иде: "Тәүраттагы ‎
шул сүзләрне мөэминнәрдән яшерегез", - дип). "Аның пәйгамбәр икәнлеген белә ‎
торып, инкяр иттегез, дип, ахирәттә Аллаһ хозурында өстегездән торуларына дәлил ‎
булсын өчен сөйлисезме? Уйлап карамыйсызмы?" - диләр.‎
‎77. Ул яһүдләр белмиләрме аларның күрсәтеп эшләгән һәм яшереп эшләгән эшләрен ‎
Аллаһу тәгаләнең белгәнлеген? Әлбәттә, беләләр, ләкин мәкерлек кылалар.‎
‎78. Яһүдләрдән Тәүратны белмәүчеләр дә бар. Алар ата-бабадан калган ялган хөрафәт ‎
сүзләрне генә беләләр. Алар хакны белмиләр, мәгәр ялган, ясалма динне хак дин дип ‎
төшенәләр һәм шул сукыр төшенүләре белән эш кылалар. (Нинди үкенеч! Бүгенге ‎
безнең мөселманнарыбыз да наданнар, Коръән хөкемнәрен белмиләр һәм бидәгатьне ‎
дин дип төшенәләр).‎
‎79. Ни үкенеч, үзләре китап язып, бу китап Аллаһудан диючеләргә! Алар бу эшне ‎
эшлиләр надан халыктан аз акча алыр өчен. Аларга һәлакәтлек ялган китап язганнары ‎
өчен, янә аларга һәлакәтлек явызлык кылганнары өчен.‎
‎80. Яһүдләр: "Безне ахирәттә җәһәннәм гәзабы тотмас, мәгәр саналмыш көнлек кенә ‎
тотар", - диләр. Син аларга әйт: "Гәзаб кылмаска Аллаһ сезгә вәгъдә кылдымы? Әгәр ‎
вәгъдә кылган булса, Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмыйдыр. Сез Аллаһ ‎
хакында белмәгәнне сөйлисезме?".‎
‎81. Бәлки бер кеше фәхеш вә хәрам эшләрне кәсеп итсә һәм ул кешене хаталыклары ‎
чырнап алса, андый кешеләр, әлбәттә, ут әһелләре, алар анда мәңге калырлар.‎
‎82. Әмма иман китереп, изге гамәлләрне кылган хак мөэминнәр җәннәт әһелләре, алар ‎
анда мәңге калырлар.‎
‎83. Янә Ягькуб балаларыннан гәһед алдык: "Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, ата-анага, ‎
мөселман булган якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә изгелек итегез! Кешеләргә ‎
яхшы сүзләр сөйләгез, намазларыгызны вакытында үтәгез, һәм зәкәт садакаларыгызны ‎
бирегез!" - дип. Соңыннан Аллаһуга биргән гәһедегездән аерылдыгыз, мәгәр бик ‎
азларыгыз гәһеден саклап калды. Шулай итеп, сез Аллаһудан баш тартучысыз.‎
‎84. Ий Ягькуб балалары! Сугышып каныгызны түкмәгез, явызлык белән бер-берегезне ‎
йортларыгыздан чыгармагыз дип сездән гәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! ‎
Үзегез бу гәһедне кабул иттегез һәм шәһәдәт бирдегез.‎
‎85. Ий, Ягькуб балалары! Гәһедләрегезне бозып, бер-берегезне үтерәсез һәм үзегездән ‎
булган бер җәмәгатьне йортлардан куып чыгарасыз. Бу хәрам булган эшләрдә, ‎
шәригатькә хилаф юл һәм дошманлык белән залимнәргә ярдәм итәсез. Әгәр сезгә ‎
әсирләр килсә, аларны мал биреп азат итегез дип тә сездән гәһед алдык. Мал биреп ‎
аларны азат итегез! Әмма гаепсез кешеләрне йортларыннан куып чыгару сезгә хәрам ‎
ителде. Сез Аллаһ китабының кайбер аятьләренә ышанып, кайбер аятьләрен инкяр ‎
итәсезме? Сезләрдән бу эшне эшләүчеләрнең җәзасы дөньяда хурлыкка төшүдер, ‎
ахирәттә гәзабның катырагына кайтудыр. Аллаһ, сезнең кылган эшләрегездән гафил ‎
түгел.‎
‎86. Югарыда зекер ителгән кешеләр, ахирәтне дөньяга саттылар, ягъни дөньяны гына ‎
кәсеп итеп ахирәтткә кул селтәделәр. Аларга ахирәттә гәзаб җиңеләйтелмәс, һәм аларга
(ярдәм ителмәс һәм алар коткарылмас).
‎87. Шиксез, Мусага Тәүратны бирдек һәм аның эзеннән башка пәйгамбәрләрне аңа ‎
иярттек, һәм Мәрьям угълы Гыйсага ислам динен өйрәтүче Инҗилне бирдек, һәм ‎
Гыйсаны Җәбраил фәрештә белән куәтләдек. Күңелләрегез сөймәгән гадел хөкемнәр ‎
белән сезгә пәйгамбәр килсә, тәкәбберләндегез, пәйгамбәрләрнең кайберләренә ‎
ышанмадыгыз, кайберләрен үтердегез. (Мисал: Зәкәрия һәм Яхъяны).‎
‎88. Яһүдләр мактанып әйттеләр: "Безнең күңелебез белем савыты", - дип. Аларның ‎
күңелләре белем савыты түгел, бәлки ахмаклык савытыдыр, шуның өчен хакны инкяр ‎
иттеләр. Аллаһ аларны көферлекләре өчен ләгънәт кылды. Инде алардан мөэминнәр әз ‎
булыр.‎
‎89. Һәм килгән вакытта ул яһүдләргә Аллаһудан Коръән дөресләп, алар кулларыңда ‎
булган Тәүратны инкяр иттеләр. Үзләре Коръән иңмәс борын: "Ий Раббыбыз! Кәфер ‎
булган дошманнарыбызны җиңү өчен Мухәммәд г-м хөрмәтенә безгә ярдәм бир", - ‎
дияләр иде. Әмма Мухәммәд гәләйһис-сәләм аларга ачык дәлилләр белән килгәч, аны ‎
пәйгамбәр дип танымадылар, инкяр иттеләр. Аллаһуга, Коръәнгә яки пәйгамбәргә ‎
ышанмаган кешеләрне Аллаһу тәгалә ләгънәт кыладыр.‎
‎90. Аллаһу тәгаләнең, үзе теләгән бәндәсенә Фазълы рәхмәте белән Коръән иңдерүенә ‎
хөседләнеп, Коръәнне инкяр итү көферлегенә үзләрен алыштырулары нинди яман ‎
алыштырудыр. Ул яһүдләр бер ачудан икенче ачуга кайттылар. Ягъни, Гыйсаны инкяр ‎
итеп, Аллаһуны бер ачуландырдылар, Мухәммәд г-мне һәм Коръәнне инкяр итеп, ‎
икенче мәртәбә Аллаһуны ачуландырдылар. Коръәнне инкяр итүче көферләргә гәзаб ‎
бик каты булачак.‎
‎91. Яһүдләргә Аллаһ иңдергән Коръәнгә ышаныгыз дигәндә, үзебезгә иңдерелгән ‎
Тәүратка ышаныгыз, диләр. Алларындагы Коръәнгә ышанмыйлар, ул Коръән хак булса ‎
да һәм кулларындагы Тәүратны тәсъдыйклаучы булса да. Әгәр үзегез әйткәнчә, ‎
Тәүратка ышанып, аның белән гамәл кылучылардан булсагыз, Мухәммәд г-м килгәнче ‎
ни өчен Аллаһуның пәйгамбәрләрен үтердегез?‎
‎92. Шиксез, Муса сезгә ислам динен өйрәтүче, Аллаһ хөкемнәрен ачык бәян итүче ‎
Тәүрат белән килде. Ә сез Муса, Тур тавына киткәч, бозауга гыйбадәт кылдыгыз, ‎
шуның өчен сез залимнәрсез.‎
‎93. Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга гәһед алган вакытыбызны да ‎
хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның ‎
белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, ‎
дидек. Яһүдләр: "Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый ‎
булдык", - диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, ‎
көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан гәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. ‎
Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга ‎
итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. "Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт ‎
эшне эшләмәгән булыр идегез", - дип әйт аларга.‎
‎94. Әйт: "Әгәр җәннәт ялгыз сезгә генә тиешле булса, Аллаһ каршында, Аллаһудан ‎
үлем сорагыз! Сүзегез вә эшегез дөрес булса".‎
‎95. Әлбәттә, алар эшләгән явыз эшләренең газабыннан куркып, Аллаһудан үлемне ‎
мәңге сорамаслар. Аллаһ залимнәрнең эшен бик яхшы белә.‎
‎96. Ий Мухәммәд г-м, дөнья тереклегенә кешеләрнең комсызрагын, әлбәттә, яһүдләрне ‎
табарсың, һәм мөшриклектә аларны катырак мөшрик табарсың. Бер яһүд дөньяда мең ‎
ел яшәүне телидер. Ләкин ул яһүдиең дөньяда мең ел яшәве Аллаһ газабыннан аны ерак ‎
кылучы түгелдер. Аллаһ аларның кылган эшләрен күрүче.‎
‎97. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһу тәгаләгә ‎
дә дошмандыр". Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде. ‎
Коръән Тәүрат вә Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм туры юлга күндерүче, вә ‎
мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы. (Гүмәр разыяллаһу гәнһу, яһүдләрдән: "Ник ‎
Мухәммәдкә ышанмыйсыз?" - дип сорады. Алар: "Без Җәбраилгә дошманбыз, ‎
Мухәммәдкә вәхийны ул алып килде, шуның өчен Мухәммәдкә ышанмыйбыз", - ‎
диделәр.‎
‎98. Бер кеше Аллаһуга һәм Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Җәбраилгә һәм ‎
Микәилгә дошман булса, ул кеше кәфердер. Аллаһ, әлбәттә, көферләргә дошмандыр.‎
‎99. Ий Мухәммәт г-м, шиксез, Без сиңа һәр нәрсәне ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек. ‎
Ул аятьләрне вөҗдансыз фәсыйк кешеләр генә инкяр итәләр.‎
‎100. Янә яһүдләр Тәүрат белән гамәл кылырга Аллаһуга гәһед бирсәләр, алардан бер ‎
таифә ул гаһедне ташлады. Бәлки яһүдләрнең күберәге иман китермәс булды.‎
‎101. Һәм алар янына Аллаһудан рәсүл килгәч, үзләрендәге Тәүрат китабын дөресләп, ‎
китаб җибәрелгән адәмнәрдән, ягъни яһүдләрдән бер таифә Аллаһ китабы - Тәүрат вә ‎
Инҗилне артларына ташладылар, бәлки аларны белмәс булдылар.‎
‎102. Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихыр белемен өйрәтүләренә ‎
дә иярделәр. (Шайтаннар сихыр китабын язып, Сөләйман г-м тәхете астына куйдылар. ‎
Сөләйман үлгәч, бер шайтан кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман г-м калдырган ‎
мирасын белергә теләсәгез, тәхете астын карагыз", - диде. Чыннан да, тәхет астыннан ‎
бер китап табып алдылар, ул китапта сихыр белеме язылган иде. Яһүдләрнең ‎
галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы ‎
түгел, ләкин бу шайтан эше", - диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман г-‎
мнән калган китап дип, сихырны кабул иттеләр). Сөләйман г-м кәфер булмады, ягъни ‎
ул сихыр белән шөгыльләнмәде һәм сихыр китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән ‎
булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихыр китабын ‎
алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике ‎
фәрештәгә иңдерелгән сихырны да шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике ‎
фәрештә өйрәтмәделәр сихырны һичкемгә, яки өйрәтсәләр, әйттеләр: "Дөреслектә без ‎
сезгә фетнәбез, Аллаһ безне җибәрде сихыр белән сезне сынар өчен, әгәр сихыр белән ‎
шөгыльләнсәгез кәфер булырсыз. Сихырны өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер ‎
булмагыз" - дип. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын ‎
боза торган сихырны шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихырчылар, сихырлары ‎
белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ тәгалә теләге белән генә зарар ‎
итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихырны өйрәнделәр. ‎
Шиксез, алар белделәр: Тәүратта укып, сихыр белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә ‎
Аллаһудан гәзабтан башка һичнәрсә юклыгын. Ул сихырчыларның үзләрен сихырга ‎
сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр.‎
‎103. Әгәр яһүдләр, Коръәнгә ышанып, аның белән гамәл кылсалар һәм сихырны ‎
ташласалар, әлбәттә, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр алар өчен хәерле, әгәр ‎
аңласалар.‎
‎104. Ий мөэминнәр! Мухәммәд г-мгә: "Рагинә", - дип әйтмәгез, бәлки: "Безгә рәхмәт ‎
карау илә карагыл", - дип әйтегез һәм аның сүзләренә колак салыгыз! Бит Аллаһуга яки ‎
пәйгамбәргә киреләнеп кәфер булган кешеләргәдер каты гәзаб. (Сахәбәләр, Мухәммәд ‎
г-мгә безләрне һидияттә уңышка ирештер дигән мәгънәдә "рагинә" дип әйтә торган ‎
булганнар. Ул сүз яһүд телендә "ахмак" мәгънәсендә булып, сахәбәләрдән бу сүзне ‎
яһүдләр ишеткәч, Мухәммәдне сүгәргә сәбәп булды дип шатланганнар. Шуннан соң ‎
Аллаһ бу сүзне әйтүдән Сахәбәләрне тыйды.) (,)‎
‎105. Ий мөэминнәр! Раббыгыздан сезгә хәерле аятьләрнең иңевен кәферләр һәм ‎
мөшрикләр һич тә яратмыйлар. Аллаһ, үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылыр, Ул үзенә ‎
итагать иткәннәргә олугъ фазыйләт иясе.‎
‎106. Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә ‎
охшашлы аятьләрне яки яхшыракны бирербез. Әллә белмисеңме Аллаһуның һәр ‎
нәрсәгә көче җиткәнен?‎
‎107. Әллә белмисеңме җир һәм күкләр байлыгы шиксез Аллаһу тәгаләнеке икәнлеген? ‎
Бит Аллаһудан башка сезгә кирәк нәрсәләрегезне бирүче вәли һәм ярдәмче юк.‎
‎108. Ий кешеләр! Аллаһуга иман китермәк өчен безгә Аллаһуны күрсәт дип ‎
пәйгамбәрдән сорамакчы буласызмы? Әүвәлдә Муса г-мнән кавеме сораган кебек. Бер ‎
кеше иманны көфергә алыштырса, ул кеше, шиксез, туры юлдан адашты.‎
‎109. Китабий кәферләрнең күберәге сезнең, иман китергәннән соң көферлеккә ‎
кайтувыгызны телиләр, сезгә хөседлекләре булганы өчен вә ул көферләргә Тәүратта ‎
Мухәммәд г-мнең дине хак икәнлеге ачыкланганнан соң. Гафу итегез һәм яхшылык ‎
белән киселегез шул көферләрдән, Аллаһ үзе хөкем иткәнче.‎
‎110. Ий мөэминнәр, намазларыгызны вакытында үтәгез һәм зәкәт садакаларыгызны ‎
бирегез! Ахирәт өчен үз файдагызга кылган изге гамәлләрегезнең әҗерен Аллаһ ‎
хозурында табарсыз. Аллаһ сезнең кылган гамәлләрегезне, әлбәттә, күрүче.‎
‎111. Яһүдләр һәм насаралар әйтәләр: "Җәннәткә һичкем кермәс, мәгәр яһүдләр яки ‎
насаралар керер", - дип. Әмма аларның бу сүзләре - алдана торган бушка өметләнүдер. ‎
Әгәр җәннәткә без генә керәбез дигән сүзегез дөрес булса, дәлилләрегезне китерегез! ‎
Бу сүзләрне Аллаһ әйттеме?‎
‎112. Бер кеше йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни Аллаһуның барча хөкемнәренә риза ‎
булып, бөтен вөҗүден Аллаһуга тапшырса, һәм яхшылыкны, изге гамәлләрне кылучы ‎
булса, аның әҗере Раббысы хозурында, аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас.‎
‎113. Яһүд әйтте: "Насара хак диндә түгел", - дип. Насара әйтте: "Яһүд хак диндә түгел", ‎
‎- дип. Үзләре Аллаһ китабын укылар, ләкин Аллаһ хөкемнәрен бозып, диннәрен батыл ‎
кылдылар. (Коръән белән гамәл кылмаган бидәгатьчеләр дә нәкъ мөшрикләр әйткән ‎
сүзне әйтәләр. Ягъни, Коръән дәлилләре белән генә дин тотучы, хак мөэминнәрне ‎
яманлыйлар, аларның дине дөрес түгел диләр). Аллаһ аларның хыйлафлык кылган ‎
сүзләре вә гамәлләре белән кыямәт көнне араларында хөкем итәр.‎
‎114. Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә ‎
торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен ‎
сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, ‎
фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә ‎
керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм ‎
көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга ‎
дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән ‎
гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә ‎
кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу ‎
буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!).‎
‎115. Кояш чыга торган һәм кояш бата торган тарафта, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнекедер. ‎
Күңелегез Аллаһуда булса, кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһ ризасын табарсыз. Бит ‎
Аллаһ рәхмәт кылуда киңлек иясе һәм күңелләрне белүче. (Намаздан башка булган ‎
зекерләрдә һәм изге эшләрне кылганда, кыйблага юнәлү ләзем түгел. Сәфәрдә булганда ‎
томан яки болыт булу сәбәбле кыйбла табылмаса, күңел кайсы якны кыйбла дип тапса, ‎
шунда юнәлеп намаз уку лязем буладыр).‎
‎116. Яһүдләр һәм насаралар әйттеләр: "Аллаһ бала тудырды", - дип. Аллаһ бала тудыру ‎
кимчелегеннән пакь, җирдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук аныкы. Барчасы да ‎
Аллаһуга итагать итәләр һәм Аңа гына гыйбадәт кылалар. (Яһүдләр Гозәерне ‎
Аллаһуның угьлы диләр, насаралар Гыйсаны Аллаһуның угьлы диләр, фәрештәләрне ‎
Аллаһуның кызлары диләр. Аларның бу сүзләре иң зур ялган сүзләрдер).‎
‎117. Аллаһу тәгалә үзенең кодрәте белән күкләрне һәм җирне төзүче. Әгәр Аллаһ ‎
бернәрсәне төзергә теләсә: "Бар бул", - дип әйтер, шунда ук төзелеп бар булыр.‎
‎118. Аллаһуны танымаган ахмаклар әйттеләр: Аллаһ безнең белән сөйләшсә иде, яки ‎
берәр галәмәт күрсәтсә иде, шуннан соң Аллаһуга иман китерер идек", - дип. Әүвәлге ‎
ахмак кавем дә боларның кеби сүз әйтте, ягъни Муса г-мнән безгә Аллаһуны күрсәт, ‎
диделәр. Аларның күңелләре бер-берсенекенә охшады. Дөреслектә, Без аятьләребезне ‎
ачык бәян кылдык, һәрвакыт хаклыкта булган кавем өчен.‎
‎119. Шиксез, Без сине хак дин белән җибәрдек. Коръән белән гамәл кылучыларны ‎
җәннәт белән шатландыручы һәм аның белән гамәл кылмаучыларны җәһәннәм гәзабы ‎
белән куркытучы итеп. Син җәһәннәм әһелләре өчен соралмыш булмассың, ягъни алар ‎
өчен җавап бирмәссең. ‎

‎120. Яһүдләр һәм насаралар синнән һич риза булмаслар, аларга ияреп, диннәренә ‎
кергәнеңә чаклы. Син аларга әйт: "Диндә Аллаһ һидәяте генә һидәятдер". Сиңа барча ‎
дәлилләр килгәннән соң мөшрикләрнең һәм бидәгатьчеләрнең нәфесләре теләгән ‎
нәрсәләргә иярсәң, газабымнан котылу өчен Аллаһудан башка якын зат һәм ярдәмче ‎
тапмассың.‎
‎121. Без китап биргән кешеләр, Аллаһ китабын хак уку белән укылар, һәр сүзенә ‎
ышанып гамәл кылалар, алар хак мөэминнәр. Аллаһ китабына ышанмаучылар һәлак ‎
булучылар.‎
‎122. Ий Ягъкуб балалары! Мин сезгә биргән нигъмәтләремне һәм фазыйләттә сезне ‎
бөтен дөнья кешеләреннән артык кылганымны хәтерләгез!‎
‎123. Куркыгыз кыямәт көненнән! Ул көндә бер кешегә икенче кеше өчен җәза ‎
кылынмас, ул көндә гәзабтан котылу өчен берәр нәрсә бирим дисә кабул ителмәс, ул ‎
көндә шәфәгать итәргә теләгән кеше шәфәгать итә алмас, һәм аларга ярдәмче дә ‎
булмас.‎
‎124. Янә Ибраһим пәйгамбәрнең эшләрен хәтерләгез! Раббысы Ибраһимны боерган ‎
эшләр белән сынады. Ибраһим г-м йөкләтелгән эшләрне үтәгәч, Аллаһ әйтте: "Ий ‎
Ибраһим! Мин сине кешеләргә Имам итеп билгеләдем". Ибраһим г-м әйтте: "Ий ‎
Раббым! нәселемне дә Имамнар кыл!" Аллаһ әйтте: "Имам кылыр өчен булган вәгъдәм ‎
залимнәргә ирешмәс". Чөнки Ибраһим г-м нәселеннән Имам булырга яраклы изге ‎
кешеләрдә булган, һәм яраксыз залимнәре дә булган. (Түбәндәге эшләр Ибраһим г-‎
мнең сөннәт гамәлләредер: Мисвәк кулланмак, госелдә тамакка су алып гаргара ‎
кылмак, борын эченә су алмак, мыек кисмәк, сакал тарамак, тырнак кисмәк, гаурәт ‎
төкләрен кырмак, ир баланы сөннәтләмәк, истинҗә кылмак, култык төген кырмак. Бу ‎
эшләрне һәр мөселман эшләргә бурычлы).‎
‎125. Янә хәтерләгез! Кәгъбатулланы кешеләргә кайтачак урын итеп кылдык. (Бөтен ‎
дөньядан мөселманнар анда барып һәр елны хаҗ гамәлләрен үтиләр.) Шулай үк ‎
Кәгъбатулланы кешеләргә имин урын итеп кылдык. Инде Ибраһим г-м аяк баскан ‎
урынны намаз укый торган урын итеп алыгыз! Ягъни Кәгьба әйләнәсендә намаз ‎
укыгыз. Ибраһим г-м белән Исмәгыйль г-мгә әмер кылдык: "Хаҗ кылучылар, вә ‎
Мәккәдә торучылар һәм кәгъба әйләнәсендә намаз укучылар өчен Минем өем-‎
Кәгъбаны сынымнардан, батыл диннән, бидәгать гамәлләрдән һәм нәҗесләрдән ‎
пакьлагыз!" - дип.‎
‎126. Янә хәтерләгез Ибраһим г-мнең әйткәнен: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен имин ‎
кыл һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанучыларны төрле җимешләр белән ‎
ризыкландыр". Аллаһ әйтте: "Мәккә кешеләрнең көферләрен дә ризыкландырырмын, ‎
ләкин Мин аларны аз гына файдаландырырмын, соңра аларны ахирәттә ут газабына ‎
кайтарырмын". Нинди яман кайтарылачак урын!‎
‎127. Ибраһим илә Исмәгыйль Кәгъбатулланың нигезен күтәргәч: "Ий Раббыбыз! ‎
Эшебезне кабул ит! Син ишетүче һәм күңелләрне белүчесең", - дип дога кылдылар.‎
‎128. Ий Раббыбыз! Икебезне дә үзеңә итагать итүче мөселманнардан кыл һәм ‎
нәселебездән дә мөселман булган җәмәгатьне насыйп ит һәм безгә хаҗ гамәлләрен ‎
өйрәт вә тәүбәләребезне кабул итеп гөнаһларыбызны гафу ит! Син, әлбәттә, тәүбәләрне ‎
кабул итүче, рәхимлесең.‎
‎129. Ий Раббыбыз! Бездән соң нәселебезгә үзләре арасыннан пәйгамбәр күндер! Ул ‎
пәйгамбәр өйрәтер аларга Синең китабыңны һәм ислам диненең бөтен хөкемнәрен һәм ‎
пакьләр аларны мөшриклектән, бидәгать гамәлләрдән һәм хәрам нәҗесләрдән. Ий ‎
Раббыбыз! Шиксез Сиңа тиңдәш юк, көч-кодрәт иясесең һәм һәр эшне мәслихәтче ‎
кылучысың.‎
‎130. Ибраһим г-м тоткан ислам диненнән һичкем баш тартмас, мәгәр үз-үзенә ахмаклык ‎
кылган җәһил кеше генә баш тартыр. Шиксез, Ибраһим г-мне Үзебез дөньяда Имамга ‎
һәм пәйгамбәрлеккә сайладык, һәм ул ахирәттә изгеләр белән җәннәттә булыр.‎
‎131. Ибраһим г-мгә Раббысы әйтте: "Аллаһуга итагать итеп чын мөселман бул!" ‎
Ибраһим г-м әйтте: "Бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп чын ‎
мөселман булдым", - дип.‎
‎132. Ибраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: "Ий угылларым, шиксез, ‎
Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез ‎
була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!" Ягькуб г-‎
мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: "Яһүдлекне ‎
ташламагыз, дип әйтте", - диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде).‎
‎133. Ий яһүдләр! Ягькуб пәйгамбәр үлер алдында сез аның янында идегезме? Ул сезгә ‎
сез әйткән сүзләрне әйттеме? Юк, әйтмәде. Менә ул угылларын җыеп әйтте: "Мин ‎
үлгәннән соң нәрсәгә гыйбәдәт кылырсыз?" Угыллары әйтте: "Син үлгәч синең ‎
Иләһәңә, вә аталарың - Ибраһим, Исмагыйл, Исхакларның Иләһәсенә гыйбәдәт ‎
кылырбыз, Ул Аллаһ - тиңдәше юк, бер генә Иләһедер. Без Аңа буйсынучы ‎
мөселманнарбыз".‎
‎134. Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр, ‎
кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренә. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз ‎
һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның эшләгән эшләреннән соралмассыз.‎
‎135. Яһүдләр әйтте: "Яһүд булыгыз, туры юлга күнәрсез", - дип. Насаралар әйттеләр: ‎
‎"Насара булыгыз, туры юлга күнәрсез" - дип. Син аларга әйт: "Туры юл яһүд динендә ‎
дә түгел, насара динендә дә түгел. Шиксез, туры юл - Ибраһим г-м тоткан дин, ул ‎
батылдан хакка авышты һәм ул мөшрикләрдән дә булмады. Әлбәттә аның дине хак, ‎
аның диненә иярегез!"‎
‎136. Ий мөэминнәр әйтегез: "Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим, ‎
Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийгә, аларның балаларына ‎
иңдерелгән вәхийгә, Мусага иңдерелгән Тәүратка һәм дә барча пәйгамбәрләргә ‎
иңдерелгән вәхийләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, ‎
барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз", - дип.‎
‎137. Әгәр яһүд һәм насара, сезнең кебек пәйгамбәрләргә дә, китапларга да, барчасына ‎
ышанып, Коръән белән гамәл кылсалар иде, әлбәттә, туры юлга күнелер иделәр. Әгәр ‎
бу эшләрдән баш тартсалар, ул вакытта алар, әлбәттә, адашмакталар. Коръән белән ‎
гамәл кылучы кешеләрнең һидияттә икәнлекләрен һәм Коръән белән гамәл кылмаучы ‎
кешеләрнең адашканлыкларын ачыклау, сиңа ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитәдер. Ул ‎
ишетүче һәм белүче.‎
‎138. Коръән хөкемнәре Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк ‎
дин булырмы? Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез, һәм Аллаһуга гына гыйбадәт ‎
кылабыз һәм Аңа гына итагать итәбез, диегез!‎
‎139. Янә, ий сез яһүдләр вә насаралар һәм бидәгәтче мөселманнар! Аллаһ хөкемнәре ‎
хакында безнең белән тартышасызмы? Батыл гамәлләрегезне, ялган дәлилләрегезне ‎
дөрес димәкче буласызмы? Бит Аллаһ сезнең да, безнең дә Раббыбыз. Без Коръән белән ‎
гамәл кылсак, файдасы үзебезгә булыр. Сез Коръән белән гамәл кылмасагыз, зарары ‎
үзегезгә булыр. Без Аллаһуга гыйбәдәт кылуда һәм Коръән белән гамәл кылуда ‎
ихласбыз.‎
‎140. Әйә, сез әйтәсезме: "Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб һәм башка пәйгамбәрләр ‎
яһүд динендә яки насара динендә иделәр", - дип? Син аларга әйт: "Пәйгамбәрләрнең ‎
кайсы диндә булганлыкларын сезме белүчерәк, яки Аллаһ белүчерәкме? Пәйгамбәрләр ‎
хакында белгән нәрсәсен Аллаһудан яшереп маташкан кеше хәтле залим кеше ‎
булырмы? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән һич гафил түгел".‎
‎141. Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр. ‎
Кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренәдер. Сезнең дә кәсеп иткән ‎
сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның кылган эшләреннән ахирәттә сез ‎
соралмассыз.‎
‎142. Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: "Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте ‎
кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә?" Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә ‎
күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер ‎
булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: "Мухәммәд ‎
кыйбласын ташлады, диненнән чыкты", - диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш ‎
батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга ‎
күндерер.‎
‎143. Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры ‎
җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм ‎
Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, ‎
авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр ‎
авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза ‎
булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф ‎
кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, ‎
яһүдләр әйттеләр: "Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты", - дип. ‎
Аллаһ әйтте: "Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады". ‎
Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы.‎
‎144. Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд ‎
г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын ‎
тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә ‎
вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине ‎
үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам ‎
эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага ‎
юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың ‎
Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил ‎
түгел.‎
‎145. Ий Мухәммәд г-м, китаби көферләргә кыйбла хакында Коръәннән бөтен ‎
дәлилләрне китерсәң дә, алар һаман да синең кыйблаңа иярмәсләр, син да аларның ‎
кыйбласына иярүче түгелсең. Һәм алар да бер-берсенең кыйблаларына иярүче түгелләр. ‎
Ий Мухәммәд г-м, сиңа һәрнәрсә турында ачык дәлилләр килгәннән соң көферләрнең, ‎
бидәгатьче мөшрикләрнең теләкләренә иярсәң, алар әйткәнчә эш кылсаң, яки аларның ‎
батыл гамәлләрен ислам диненә кертсәң, ул вакытта син залимнәрдән булырсың.‎
‎146. Без китап биргән - яһүд һәм насара Мухәммәд г-мне үз балаларын таныган кебек ‎
таныйлар. Алардан бер фирка беләләр аның пәйгамбәр икәнлеген, ләкин хакны ‎
яшерәләр, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмыйлар.‎
‎147. Хаклык Раббыңнан, ягъни Аллаһудан килгән вәхий һәммәсе хак, вәхийгә ‎
шикләнүчеләрдән булма!‎
‎148. Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Ләкин ‎
мөшрикләрнең кыйблалары батыл. Әммә мөселманнарның кыйбласы хак кыйбладыр. ‎
Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! Кайда гына булсагыз да, ‎
Аллаһ барыгызны да хөкем итәр өчен бер урынга җыяр, әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә ‎
көче җитәдер.‎
‎149. Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага ‎
юнәлдер! Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән ‎
гафил түгел.‎
‎150. Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага ‎
юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне Аллаһ йорты тарафына ‎
юнәлдерегез! Сезне шелтә кылырга яһүд вә насарага урын калмасын өчен. ‎
Мөселманнар мәсҗид Әкъсага юнәлгәндә яһүдләр әйттеләр: "Динебезне кабул ‎
итмәделәр, кыйблабызны кабул иттеләр", - дип. Насаралар әйтте: "Мөселманнар барча ‎
пәйгамбәрнең кыйбласы кәгьбаттулланы ташладылар", - дип. Кешеләрнең залимнәре ‎
кәгьбаттуллага юнәлмәсләр һәм сезнең белән тартышырлар, сезне төрлечә шелтә ‎
кылырлар. Алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз! кәгъбаттуллага юнәлергә ‎
сезгә әмер бирдем нигмәтләремне сезгә тәмам итеп бирмәк өчен. Бәлки шөкер итеп, ‎
туры юлга күнелерсез!‎
‎151. Без сезнең арагызга үзегез кеби бер кешене расүл итеп җибәрдек. Ул расүл сезгә ‎
Безнең аятьләребезне укый, сезне мөшриклек нәҗесеннән пакьлый, Аллаһ китабын һәм ‎
хөкемнәрен өйрәтә һәм белмәгәнегезне сезгә белдерә. (Ий мөэминнәр! Бөтен дөнья ‎
кешеләрен адаштырган, аздырган талаштырган, сугыштырып, яшь, кан түктергән һәм ‎
хак динне бозып, нурын сүндергән кабахәт нәрсәне белү һәрбер гакыллы һәм иманлы ‎
кешегә фарыздыр. Бу кабахәт нәрсә - дөньяның гомере буена буыннан-буынга күчеп ‎
килгән бидәгәт гамәлләр. Шул бидәгәт гамәлләр тәэсире белән юк-бар нәрсәләргә ‎
табыну, мәҗүсилек килеп чыккан, һәм ислам динен бозып, яһүди һәм насара диннәре ‎
килеп чыккан. Ислам динендә булган кешеләр дә, төрле мәзһәбләргә, төрле фиркаләргә ‎
бүленгәннәр, шулай ук ишанмөридлек вә каберләргә сәҗдә эшләре, һәм багучылык, ‎
төрле хорафәт, ырым зәхмәтләре бөтен дөньяга җәелгән. Төрле усал кешеләр, дөнья ‎
дәрәҗәсенә ирешмәк вә дөнья малын ауламак өчен бидәгәт гамәлләрне кармак вә ‎
капкан итеп кулланмакталар. Ачык авыз гафилләр исә, шул усалларга малларын да, ‎
иманнарын да биреп, буш калалар. Бу һәлакәтлектән котылырга юл фәкать бер генә. Ул ‎
‎- Коръән юлыдыр. Коръән белән тәрбияләнмичә, аның хөкемнәрен үтәмичә һәм Коръән ‎
күрсәткән юлдан гына бармыйча, һичкем һәлакәтлектән котыла алмас!)‎
‎152. Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зекер ‎
итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, ‎
шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зекердән куймагыз, нигъмәтләремне ‎
онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. ‎
Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз!‎
‎153. Ий мөэминнәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә ‎
Аллаһудан ярдәм сорагыз - тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, ‎
чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ ‎
чыдамлы мөэминнәр белән бергә.‎
‎154. Сез Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрне: "Үлекләр", - дип ‎
әйтмәгез! Бәлки алар Аллаһ хозурында терекләрдер, ләкин сез сизмисез.‎
‎155. Ий мөэминнәр! Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч ‎
биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәләмәтлекләрегезне киметеп, кетмәгәндә ‎
якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһудан ‎
сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып һаман Аллаһ юлыннан баручы ‎
чыдамлы мөэминнәрне Аллаһуның рәхмәте вә җәннәте белән шатландыр!‎
‎156. Ул чыдамлы мөэминнәргә бер кайгы килсә: "Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм ‎
хөкемгә Аллаһуга кайтучыларбыз, шуның өчен Аллаһ биргән казаларга сабыр итебез", ‎
‎- диләр.‎
‎157. Бәлә-казаларга риза булып, сабыр итүче мөэминнәргә Раббыларыннан гафу итмәк ‎
һәм рәхмәт кылмактыр. Шуның белән бергә алар туры юлга күнүчеләр.‎
‎158. Сафа һәм Мәрвә таулары, әлбәттә, Аллаһуга гыйбадәт кыла торган урыннарның ‎
билгеләредер. Берәү, Кәгьбаттулланы таваф кылып, хаҗ гамәлләрен үтәсә, яки нәфел-‎
хаҗ кылса, ул кешегә гөнаһ юктыр Сафа һәм Мәрвә тауларын таваф кылуда. Ягъни, ‎
фарыз хаҗга хәтле яки хаҗдән соң шул тауларны таваф кылучыга гөнаһ юк, әлбәттә, ‎
сәваб бар. Берәү фарыз хаҗда бу тауларны таваф кылганнан соң янә нәфел тавафны ‎
кылса, шиксез, Аллаһ әҗерен бирүче һәм белүчедер.‎
‎159. Шиксез, явыз галимнәр Без иңдергән ачык аңлатмаларны һәм туры юлны ‎
кешеләрдән яшерәләр, Коръәндә кешеләр өчен һәр нәрсәне ачык бәян кылганыбыздан ‎
соң. Аларны Аллаһ ләгънәт кыла һәм барча ләгънәт кылучылар ләгънәт кылалар.‎
‎160. Әгәр тәүбә итсәләр, Коръән белән гамәл кылып төзәлсәләр, һәр яшергән яки ‎
үзгәрткән аятьләрне дөресләп кешеләргә ирештерсәләр, шул вакытта тәүбәләрен кабул ‎
итеп, гөнаһларын гафу итәрмен. Әлбәттә, Мин тәүбәне кабул итүче, рәхимле.‎
‎161. Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр - тәүбә итмичә, Коръәнгә ‎
кайтмыйча, кәфер хәлләрендә үлделәр. Аларгадыр Аллаһуның ләгнәте һәм ‎
фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең ләгънәте!‎
‎162. Алар - гәзабта, ләгънәт астында мәңге калырлар, алардан гәзаб җиңеләйтелмәс һәм ‎
аларга рәхмәт карау белән карау да булмас.‎
‎163. Ий кешеләр! Сезнең Иләһегезнең тиңдәше юк - бер генә Иләһедер. Ул - Аллаһ ‎
барча барлыкка рәхимле.‎
‎164. Җир һәм күкләрнең төзелешендә, төн белән көннең бер-берсенә каршы ‎
булуларында, кешеләргә кирәк нәрсәләрне күтәреп диңгезләрдә корабларның йөрүендә, ‎
күктән яңгыр яудырып, Аллаһу тәгаләнең үлгән җирне тергезүендә, җир өстендә ‎
һәртөрле хайваннарны халык кылуында, җилне һәм җир белән күк арасында болытны ‎
йөртүендә, әлбәттә, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә иман китерү өчен шиксез ‎
ачык дәлилләр бар.‎
‎165. Аллаһудан башканы Аллаһ тотучы мөшрикләр сынымларын Аллаһуны сөйгән ‎
кеби сөяләр. Әммә Аллаһуга нык ышанган чын мөэминнәр Аллаһуны каты сөю белән ‎
сөяләр. Коръән белән гамәл кылмыйча, үзләренә золым кылган кешеләр белсәләр иде ‎
ахирәттә җәһәннәм гәзабын күргәндә, барча куәт Аллаһуныкы икәнлеген, һәм Аллаһ ‎
каты гәзаб кыйлучы икәнлеген, дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, Коръән белән ‎
гамәл кылып, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыр иделәр.‎
‎166. Ул залимнәрнең ияртүчеләре җәһәннәм газабын күргәндә үзләренә иярүчеләрдән ‎
бизәчәкләрен һәм араларында дуслык киселәчәген дөньяда вакытта белсәләр иде! ‎
Әлбәттә, ул адашкан галимнәр кешеләрне адашу юлына чакырмаслар иде, бәлки ‎
Коръән белән гамәл кылырга чакырыр иделәр.‎
‎167. Ияртүче залимнәргә иярүчеләр җәһәннәм гәзабын күргәндә: "Әгәр без дөньяга ‎
кире кайтарылсак, әлбәттә, алардан бизәр идек, алар бездән бизгән кебек", - ‎
диәчәкләрен дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул залимнәргә иярмичә, Коръән ‎
белән гамәл кылырга өйрәтүчеләргә иярер иделәр. Ул ияртүче һәм иярүче залимнәргә ‎
җәһәннәм газабын күрсәткәнебез кеби, аларның гөнаһлы эшләрен үзләренә ‎
күрсәтербез, гәзаб өстенә хәсрәт булсын өчен, алар җәһәннәм газабыннан чыкмаслар. ‎
‎(Бу җәзалар Коръән ингәнче Тәүрат, Инҗил белән гамәл кыйлмаучыларга булса, ‎
Коръән иңгәннән соң Коръән белән гамәл кылмаучы бөтен дөнья кешеләренәдер. ‎
Бидегәт гамәлләрне үтәргә чакыручылар һәм аларга ияреп, бидегәт гамәлләрне ‎
кылучылар, шиксез, җәһәннәмгә юнәлделәр, баргач күрерләр).‎
‎168. Ий кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә ‎
кермәгез, ул сезгә ачык дошман!‎
‎169. Шайтан сезне фәкать төрле яман эшләргә: зина кылу, хәмер эчү һәм хатыннарның ‎
гәүрәт әгъзаларын күрсәтеп йөрүләре кеби фәхеш эшләргә өнди, һәм Аллаһ хакында ‎
дәлилсез ялган сөйләргә котыртадыр. Аллаһудан куркыгыз, шайтанга һич иярмәгез!‎
‎170. Мөшрикләргә һәм бидегәтче мөселманнарга һичкемгә, һичнәрсәгә иярмәгез, ‎
фәкать Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез, дип әйтелсә, алар әйтәләр: "Ата-‎
бабаларыбызны нинди юлда тапсак, шул юлга иярәбез, алар кылган гамәлләрне ‎
кылабыз, алар юлыннан чыкмыйбыз", - диләр. Әйә, аларның ата-бабалары ислам ‎
диненең хаклыгыннан һич нәрсә белмәүче һәм туры юлны тапмаучы иделәр түгелме? ‎
‎"Әүвәлгеләр белмәгәнме әллә", - дип сукыр хәлендә сукырларга ияргән кеше, туры ‎
юлны һич тә тапмас!‎
‎171. Коръәнгә ышанмаучы яки аның хөкемнәрен тотмаучы кяферләрнең мисалы: бер ‎
кеше тарафыннан кычкырып чакырылган хайван кебиләр. Ул хайван тавышны ишетеп, ‎
чакыруны белсә дә, башка сүзнең мәгънәсен белми. Шул хайван кеби, кешеләр хак ‎
сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр һәм гыйбрәтләрне күрүдән ‎
сукырлар, шуның өчен Коръәнне һич аңламаслар.‎
‎172. Ий мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм ‎
Аллаһуга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!‎
‎173. Әлбәттә, Аллаһ сезгә үлгән хайван итен, бугаз канын, дуңгыз итен һәм Аллаһудан ‎
башка затның исеме белән бугазланган хайван итен хәрам кылды. (Мәсәлән: бер кабер ‎
иясенә атап бугазланган хайван ите хәрамдыр). Берегез һич ашарга тапмаса, ачка үлү ‎
ихтималы булганда, җан саклау өчен золым итүдән башка һәм җан саклаудан артыгын ‎
ашап, чиктән үтеп китүдән башка ашаса, гөнаһ юктыр. Мондый хәлләрдә Мин ‎
ярлыкаучымын, рәхимлемен.‎
‎174. Шиксез, залим галимнәр Аллаһу иңдергән Коръән хөкемнәрен надан ‎
мөселманнардан яшерәләр һәм Аллаһ хөкемнәрен бетәчәк дөньяның аз малына саталар. ‎
Ягъни, бидегәт гамәлләр белән мөселманнарны алдыйлар һәм ашларын ашап, ‎
акчаларын алалар. Әнә шул аш ашар, акча алыр өчен Коръән хөкемнәрен яшерүче, ‎
үзгәртүче залимнәр ахирәттә һич файдалы ризык ашамаслар, мәгәр карыннарына ут ‎
ашарлар, ул көндә Аллаһ алар белән сөйләшмәс һәм аларны гөнаһларыннан пакьламас ‎
һәм аларга рәнҗешүче каты гәзаб булыр.‎
‎175. Алар мөселман булып Аллаһ хөкемнәрен белгәннән соң, үзләре дә гамәл ‎
кылмыйча, башкаларга да ирек бирмичә, һидәятне биреп, адашуны, Аллаһуның ‎
ярлыкавын биреп, газабын алдылар. Аларны нәрсә мәҗбүр итте ут газабына чыдарга? ‎
Ягъни, дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга чыдамыйлар, ахирәттә ут ‎
гәзабына ничек чыдарлар?‎
‎176. Бу кешеләргә ут гәзабы тиешле булды, Аллаһу тәгалә җәһәннәм газабыннан ‎
котылырга һәм җәннәткә керергә юл күрсәтеп, хаклык белән Коръән иңдергәннән соң ‎
Коръән белән гамәл кыйлмаганнары һәм Коръән күрсәткән юлдан бармаганнары ‎
өчендер. Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлучылар шиксез һидәяттән мәхрүм ‎
булып, туры юлдан бик ерак, бик тирән адашмактадыр.‎
‎177. Ий мөшрикләр, кояш чыга торган якка һәм кояш бата торган якка юнәлеп ‎
табынуларыгыз Аллаһу хозурында изгелек түгел. Ләкин берәү Аллаһуга, ахирәт ‎
көненә, фәрештәләргә, китапларга һәм пәйгамбәрләргә иман китереп үзенә кадерле ‎
малыннан мөхтәҗ булган якын кардәшләренә, ятимнәргә, мескеннәргә, мөсафирләргә, ‎
мөхтәҗлектән ярдәм сораучыларга һәм колларны азат итү юлына садакалар бирсә ‎
шулай ук зәкәт, гошер садакаларын бирсә, намазларын вакытында үтәсә, янә Аллаһуга ‎
биргән гәһден, кешеләргә биргән вәгъдәсен үтәсә, янә ярлы вакытта нинди булса да ‎
бәлә-каза ирешкәндә, ачлык яки сугыш килгәндә сабыр итсә Аллаһуга чыдамлылык ‎
күрсәтсә, әнә шул эшләр изгелекләр. Шул эшләрне эшләүче мөэминнәр иманда һәм ‎
диндә дөрес эш кыйлучылар һәм алар Аллаһудан куркучы тәкъва кешеләрдер.‎
‎178. Ий мөэминнәр үтерелмеш кеше хакына сезгә касас фарыз ителде: азат кеше ‎
үтерелсә аның урынына үтерүчеләр ягыннан бер азат кеше үтерелер, кол үтерелсә ‎
урынына кол үтерелер, хатын үтерелсә урынына хатын үтерелер. Әгәр үтерүче кеше, ‎
үтерелгән кешенең якыннары тарафыннан ихтыяры гафу ителеп үлем җәзасыннан ‎
коткарылса, үтерүче кешедә изгелеккә каршы изгелек итсен! Ягъни үзе үтергән ‎
кешенең якыннарына үз ихтыяры белән кан хакын түләсен. Кан хакын түләү ‎
бәрабәренә гафу ителү хөкеме Раббыгыздан сезгә җиңеллек һәм рәхмәтдер. Әгәр берәү ‎
бу гадел хөкемнән соң чиктән үтеп золым кыйлса ягъни үтерүчене гафу итеп кан хакын ‎
түләткәннән соң үтерсә, яки үтерүче кеше гафу ителгәннән соң кан хакын түләмәсә, ул ‎
кешегә ахирәттә рәнҗеткүче гәзаб булыр.‎
‎179. Үтерүчене үзен үтерүдә - яшәү бар, ий гакыл ияләре! - бәлки касас белән ‎
үтерелүдән котылу өчен кеше үтерүдән сакланырсыз! Чөнки касас булганда кеше үтерү ‎
әзәядер.‎
‎180. Сезләрдән берегезгә үлем хазыйр булганда калачак малы турында ата-анасы һәм ‎
якын кардәшләре өчен гаделлек һәм тигезлек белән васыять әйтү фарыз булды.‎
‎181. Берәү ишеткәннән соң васыятьне үзгәртсә, гөнаһы үзгәртүчегә булыр. Бит Аллаһ ‎
ишетүче һәм белүче.‎
‎182. Варисләрдән берсе яки васыятьне кабул итүче, васыятьнең хаталык белән яки ‎
золымлык белән шәригатькә хыйлаф әйтелгәнен белеп, ул васыятьне үзгәртеп, гаделлек ‎
белән араларын төзәтсә, хата булган васыятьне дөресләү өчен үзгәртсә, гөнаһ юктыр. ‎
Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.‎
‎183. Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә, һәр ‎
елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек ‎
китерүдән сакланырсыз!‎
‎184. Рузә саналмыш көннәр, ягъни рузә ае 29 көннән һәм 30 көннән киләдер. Сезләрдән ‎
берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса рузәне тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, ‎
сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. ‎
Авырлык белән тотучыларга фидия лязем, бер көн өчен бер мескенне бер көн ашатмак. ‎
Берәү бер мөскен урынына күбрәк мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әммә ‎
мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда рузә тотуыгыз сезнең өчен хәерле, ‎
әгәр белсәгез.‎
‎185. Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм ‎
һидиятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән рамазан аена ирешкән ‎
һәрберегез, әлбәттә, рузә тотсын! (Аллаһуның рузә тотарга биргән әмере: ирләргә, ‎
хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, патшаларга, гадиләргә, ‎
эшчеләргә, укучыларга һәм хәрбиләргә. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле ‎
булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары ‎
һәм бәлә-каза килүләр, рузә тотмаска гозер була алмыйлар. Фәкать ятып чирләгән, ‎
мөшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык загыйфлегенә ирешкән, тоткында булган ‎
һәм йөкле, хаезъле хатыннар - болар гозерле булалар. Картлык зәгыйфлегенә ирешкән ‎
кеше һәм сәламәтләнми торган чирле кеше, булар көчләре җитмәү сәбәпле рузә ‎
тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Маллары булса, фидия бирәләр.) Рамазан аенда ‎
берәү чирле булса яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса рузә тотмасын, чирле кеше ‎
сәламәтләнсә, мөсафир өенә кайткач, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә ‎
җиңеллекне тели, авырлыкны теләми һәм рамазан рузәсен тутырып тотуыгызны һәм ‎
Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны зурлавыгызны тели, шаять Аллаһуга ‎
шөкер итәрсез!‎
‎186. Әгәр бер бәндәм Миннән сорар булса, Мин әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын, ‎
Миннән сораса, сораганын бирермен. Әммә сораучылар үземә һәм сүземә ныклап ‎
ышансыннар һәм Миңа буйсынып, Коръән белән гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә ‎
эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар.‎
‎187. Рамазан аенда авыз ачканнан соң таңга хәтле хатыннарыгызга якынлык кылу хәләл ‎
ителде. Хатыннарыгыз сезгә, сез аларга киемсез, ягъни хатыннарыгыздан ‎
файдаланыгыз да башкаларга күңел төшермәгез. Аллаһ белде сезнең үз-үзегезгә хыянәт ‎
иткәнегезне, тәүбәләрне кабул итеп, гөнаһларыгызны гафу итте. Хәзер инде рамазан ‎
кичәләрендә хатыннарыгызга якынлык кылыгыз, һәм Аллаһ тәкъдир иткән баланы ‎
өстәгез, балагызның һидәятле булуын Аллаһудан сорагыз һәм сәхәр дә ашагыз, эчегез ‎
хәтта таң яктылыгы беленгәнче, аннары рузәне тотып, тәмам итегез кояш баеганчы! ‎
Мәсҗидләрдә игътикәфтә булган көннәрегездә хатыннарыгызга якынлык кылмагыз. ‎
Югарыда әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ чигенә якын бармагыз! ‎
Әнә шулай Аллаһ аятьләрен кешеләргә ачык бәян итә, шаять, Аллаһ хөкемнәрен ‎
бозудан сакланырлар дип.‎
‎188. Малларыгызны үз арагызда хыянәт юлы белән ашамагыз, һәм кешеләрнең ‎
малларын хөкем аркылы золымлык белән алыр өчен казыйлар, хөкемдарлар алдына ‎
малыгызны салмагыз - ришвәт бирмәгез! Үзегез беләсез бу эшнең золым икәнен.‎
‎189. Ий Мухәммәд г-м! Синнән ай хәлен сорашалар. Ул ай - кешеләр өчен вакытларны ‎
күрсәтә торган һәм хаҗ аен, хаҗ көннәрен белдерә торган әсбаб, диген. (Мөшрикләр ‎
хаҗ көннәрендә башны кояштан яшерергә ярамый дип, өйләренең кыегын һәм түшәмен ‎
алып, өйләренә өстән төшеп йөргәннәр. Мөселманнарда бу эшне эшләмәсеннәр өчен ‎
Аллаһ түбәндәге аятьне иңдерде). Өйләрегезгә түшәмнәрен алып керүегез изгелек ‎
түгел, ләкин изгелек, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланудыр. Шулай булгач, ‎
өйләрегезгә ишекләреннән керегез! Шаять, өстенлек табарсыз.‎
‎190. Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин ‎
чиктән үтмәгез, ягъни үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, ‎
сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне җәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә, ‎
чиктән үтүчеләрне сөйми.‎
‎191. Көферләр сезгә каршы сугыш башласалар кайда очыратсагыз шунда үтерегез ‎
аларны һәм аларны өйләреннән чыгарыгыз, алар сезне чыгарган кеби, ягъни алар сезгә ‎
нинди золым кылсалар, сез дә аларга шулай җавап бирегез. Кәферләр мәсҗид Хәрам ‎
янында сезгә каршы сугыш башламасалар һәм сезне үтермәсәләр аларны аңда ‎
үтермәгез. Әгәр үзләре мәсҗид Хәрам тирәсендә сезгә каршы сугыш башласалар, ул ‎
вакытта аларны үтерегез! Көферләрнең һәм мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.‎
‎192. Әгәр ул мөшрикләр, сугыштан туктап, ислам динен кабул итсәләр, Аллаһ, әлбәттә, ‎
ярлыкаучы һәм рәхимле.‎
‎193. Көферләрне һәм мөшрикләрне үтерегез җир өстендә фетнә беткәнгә чаклы һәм ‎
җир өстендә Аллаһ дине - ислам гына калганга чаклы. Әгәр көферлекне ташлап, ‎
исламга керсәләр, аларга дошманлык күрсәтү юк, мәгәр Коръән юлына кермәгән ‎
залимнәргә дошман булу һәм аларны үтерү дөрес.‎
‎194. Хәрам булган ай - хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә мөшрикләре ‎
үткән елда хәрам булган Зүлкагьдә аенда һөҗум ясап, сезне Мәккә шәһәренә мәсҗид ‎
Хәрамга кертмәделәр, шуңа җавап итеп, сез бу елда Мәккә шәһәренә басып кердегез. ‎
Сугышырга хәрам булган айлар, икенче хәрам булган айларга алмаш буладыр. Берәр ‎
залим золым итеп сугыш башласа, яки сезне үтерсә, йә йортыгыздан чыгарса, алардан ‎
үч алыгыз алар сезгә золым иткән хәтле золым итү белән! Ий мөэминнәр! Аллаһудан ‎
куркыгыз, Аның, хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, ‎
дөреслектә, Аллаһ гөнаһтан сакланучылар белән бергәдер.‎
‎195. Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан садака бирегез! ‎
Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя.‎
‎196. Фарыз һәм нәфел хаҗны үтәргә ниятләсәгез, икесен дә Аллаһ ризалыгы өчен ‎
шартларын җиткереп үтәгез! Хаҗ сәфәренә чыккач чирләп яки башка гозер белән ‎
Мәккә шәһәренә барып җитә аямасагыз, кулыгыздагы корбанлыкны хаҗиләргә биреп ‎
җибәрегез, корбанлыклар бугазланачак көнне сезнең өчен бугазларлар. Хаҗиләр ‎
артыннан җибәргән корбанлыгыгыз урынына җитеп бугазланмыйча башларыгыздан ‎
чәчләрегезне алмагыз, корбанлыкларыгыз бугазлангач чәчләрегезне алу рөхсәт. Хаҗ ‎
гамәлләрен үтәгәндә сездән берегез сырхау булса яки башында рәнҗү булса, йә бетләсә ‎
‎- ул вакытта хаҗ гамәлләре тәмам булмаса да, чәчен алдырыр, ләкин вакытсыз чәчен ‎
алдырганы өчен фидия лязем булыр: садака бирү яки рузә тоту йә корбан чалу. ‎
Сырхаудан һәм башка гозерләрдән имин булган хәлдә фарыз хаҗга чаклы нәфел хаҗ ‎
‎"гомрә"не үтәп ихрамнан чыкса, аңа корбан бугазлау лязем булыр. Әгәр корбанлык ‎
тапмаса, хаҗ гамәлләрен үтәгән көннәрдә өч көн рузә тотмак, өйгә кайткач янә җиде ‎
көн тотмак лязем булыр. Барчасы бергә ун көн. Югарыда күрсәтелгән хөкемнәр өй ‎
җәмәгате мәсҗид Хәрамда булмаган хаҗиләр өчен. Аллаһудан куркыгыз, хаҗ ‎
тәртипләрен бозудан сакланыгыз! Вә яхшы белегез: Аллаһ каты гәзаб белән үч алучы!‎
‎197. Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зүлкагьдә, һәм Зүлхиҗҗәнең ‎
ахыргы ун көннәре. Берәү хаҗ кылырга ниятләп ихрам багласа, хаҗ гамәлләре тәмам ‎
булганчы якынлык кылу, шәригатькә хыйлаф булган эшләрне эшләү һәм юлдашлар ‎
белән низаглашу һич дөрес булмый. Әгәр Аллаһуга итагать итеп изге эшләр эшләсәгез, ‎
Аллаһ ул эшләрегезне беләдер. Хаҗ сәфәренә чыкканда әйләнеп кайтырга җитәрлек ‎
мал белән юлга чыгыгыз! Ий гакыл ияләре Миннән куркыгыз!‎
‎198. Хаҗ вакытында Раббыгызның фазълы рәхмәтеннән сәүдә белән мал кәсеп ‎
итүегездә гөнаһ юктыр. Гәрәфәт тавыннан Минәгә кайтканда Миздәләфәдә тукталып ‎
Аллаһуны зекер итегез! Аллаһуны зекер итегез сезне туры юлга күндергәне өчен, ‎
әүвәлдә адашуда булган булсагыз да.‎
‎199. Аннары кешеләр кайткан юл белән кайтыгыз, ягъни Гәрәфәттән Миздәләфәгә, ‎
аннан Минәгә, Минәдән Мәккәгә кайтыгыз! Күрсәтелгән урыннарда Аллаһуны зекер ‎
итеп, намаз укып, гафу сорагыз! Аллаһ әлбәттә гафу итүче, рәхимле.‎
‎200. Хаҗ гамәлләрегезне тәмам иткәч, Аллаһуны зекер итегез аталарыгызны зекер ‎
иткән кеби, яки Аллаһуны катырак зекер итегез! Кешеләрдән берәү әйтәдер: "Ий ‎
Раббыбыз! Безгә дөньяда теләгәнебезне бир", - дип. Аллаһуга ышанса да дөньяны гына ‎
кәсеп итеп һәм Аллаһудан дөньяны гына сорап ахирәтне оныталар. Аңа ахирәттә ‎
гәзабтан башка һичнәрсә (юк).
‎201. Янә алардан бар дөньяны хәләл юл белән, ахирәтне хак юл белән кәсеп итеп: "Ий ‎
Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм ‎
җәһәннәм утыннан безне сакла", - диючеләр.‎
‎202. Бу кешеләргә дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм ‎
кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Аллаһ тизлек белән ‎
кешеләрнең кәсепләрен хисаплап тиешле җәзаны билгеләүче. (Имансыз динсезләр, ‎
дөнья кирәге өчен Аллаһуны телләренә алалар: "Ий Раббым! бәлә-казадан сакла, ‎
эшемне уңышлы кыл", - диләр. Әмма үзләре Аллаһуга баш ияргә һәм дингә керергә ‎
теләмиләр.‎
‎203. Билгеле олугъ көннәрдә ягъни хаҗ көннәрендә Аллаһуны күп зекер итегез! Берәү ‎
хаҗ кылганда Минәдән ашыгып, икенче көнне Мәккәгә кайтса аңа гөнаһ юк, берәү ‎
кичегеп, өченче көнгә калса, аңа да гөнаһ юктыр, гөнаһтан сакланучылар өчен. Шулай ‎
булгач, Аллаһудан куркыгыз! Гөнаһлардан сакланыгыз! Яхшы белегез, хөкемгә ‎
Аллаһуга кайтасыз.‎
‎204. Ий Мухәммәд г-м! Дөнья тереклегендә кайбер кешеләрнең татлы сүзе, якты йөзе ‎
сине гаҗәбләндерер һәм шатландырыр, күңелемдәге изге ниятне Аллаһ белә дип ‎
Аллаһуны үзенә шаһид кыйлып сөйләр, әммә үзе синең һәм мөселманнарның зарарына ‎
йөрүче дәгъвәтчеләрнең иң катырагы булыр. (Әхнәс исемле бер залим пәйгамбәр янына ‎
килеп мин мөселман булырга килдем, минем изге ният белән килгәнемне Аллаһ ‎
беләдер диде. Мухәммәд г-м аның күңелендәге явыз ниятен белмәде. Бу залим ‎
кайтканда мөселманнарның игеннәрен яндырып, хайваннарны үтереп китте).‎
‎205. Ул залим синнән аерылгач җир өстендә йөрер яман эшләрне кыйлмак өчен һәм ‎
игеннәрне, хайваннарны һәләк итеп нәселен бетермәк өчен. Аллаһу тәгалә явызлыкны, ‎
зарарлы эшләрне һич тә сөйми.‎
‎206. Әгәр ул залимга Аллаһудан курык дип әйтелсә, тотар аны ачу һәм наданлык ‎
гайрәте тәкәбберләнеп явыз эшләрне, төрле гөнаһларны эшләмәк өчен. Аңа гәзаб ‎
йөзеннән җәһәннәм газабы җитәр. Ул җәһәннәм - анда кайтучылар өчен нинди яман ‎
урын.‎
‎207. Янә кешеләрдән шундый кеше бар, бөтен вөҗүден биреп Аллаһу тәгаләнең ‎
ризалыгын сатыл алыр, ягъни хаклык өчен шаһид булганчы көрәшер, сугышыр, ‎
үлемнән курыкмас. Аллаһ әнә шундый коллары өчен бик тә рәхимле.‎
‎208. Ий мөэминнәр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган ‎
тынычлык, хаклык юлына керегез! Әмма Коръән хөкемнәренә, тынычлык юлына ‎
каршы булган шайтан юлына кермәгез! Ул сезгә мәгълүм булган ачык дошман.‎
‎209. Аллаһ сезгә Коръән белән һәрнәрсәне ачык бәян иткәннән соң хактан тайсагыз, ‎
Аллаһ сызган сызыктан читкә чыксагыз, яки ислам динен шайтан гамәлләре һәм кәфер ‎
эшләре белән бутап пычратсагыз, диннең дөреслеген югалтсагыз ул вакытта яхшы ‎
белегез! Әлбәттә Аллаһ галиб-җиңүче һәм каты хөкем итүче.‎
‎210. Коръән белән гамәл кылмаучы төрле фиркаләр көтмиләр Аллаһудан һичнәрсәне, ‎
мәгәр караңгы болыт эченнән Аллаһуның каты газабы килгәнен яки фәрештәләрнең ‎
гәзаб белән килгәнен көтәләр. Аллаһуның әмере үтәлде, ягъни Коръән белән гамәл ‎
кылучыларга һидәять булачагы, вә Коръән белән гамәл кылмаучыларга хактан адашу ‎
булачагы Аллаһудан хөкем ителде. Барча эш хөкемгә Аллаһуга кайта.‎
‎211. Яһүдләрдән сора Без аларга күпме гәҗәб могҗизалар бирдек һәм һәрнәрсәне ачык ‎
аңлатучы китап бирдек. Берәү Аллаһуның нигъмәтләре булган һидәятне көферлеккә ‎
алыштырса, ул нигъмәт Аллаһудан килгәннән соң, Аллаһ андый кешеләрдән каты гәзаб ‎
белән үч алачак.‎
‎212. Әммә Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр ахирәттә, ‎
әлбәттә, көферләрдән өстен булырлар. Аллаһ үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ‎
ризыкландырыр.‎
‎213. Кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иделәр, соңра төрле диннәргә бүленделәр. ‎
Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәр күндерде, Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр ‎
белән сөендерүче, һәм Аллаһуга буйсынмаган кешеләрне җәһәннәм газабы белән ‎
куркытучы итеп. Янә Аллаһ аларга китап иңдерде хаклык белән, ихтыйлаф кылышкан ‎
кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, ягъни дин эшләрендә төрле юлда ‎
булган кешеләрне, бер генә юлга кертмәк өчен. Ислам диненең хөкемнәрендә ихтыйлаф ‎
кылышмадылар, мәгәр Аллаһудан аларга китап бирелгән кавем, китапларында ислам ‎
дине ачык бәян ителгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф кылыштылар, ‎
төрле мәзһәбләргә бүленделәр. Аллаһу тәгалә, Коръән белән гамәл кылучы хак ‎
мөэминнәрне бидәгәтчеләр ихтилаф кыйлышкан эшләрдә хак булган ягына күндерде ‎
үзенең теләге белән. Аллаһ үзе теләгән кешене туры юлга салыр.‎
‎214. Ий сез мөэминнәр! Аз гына гамәл белән, җиңел генә җәннәткә керергә ‎
исәплисезме? Сездән әүвәлге кавемнәргә килгән авырлыклар әле сезгә килгәне юк. ‎
Аларны ачлык, сырхау, бәлә-казалар һәм сугыш авырлыклары тотты, хәтта көчләре ‎
бетте, пәйгамбәр һәм аңа ияргән мөэминнәр әйттеләр: "Аллаһуның ярдәме безгә кайчан ‎
булыр икән", - дип. Аң булыгыз! Төрле авырлыкка чыдап һидәяттә нык торган ‎
мөэминнәргә Аллаһуның ярдәме, әлбәттә, бик якын.‎
‎215. Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган садакалар хакында синнән сорашалар. Син ‎
аларга әйт: "Яхшы нәрсәләрегездән ата-аналарыгызга, якын кардәшләрегезгә, ‎
ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирләргә бирегез", - дип.‎
‎216. Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм динегезне саклау өчен кәферләрнең һөҗүменә каршы ‎
сугышу сезгә фарыз ителде. Ләкин үзегез өчен файдалы сугыш сезгә яман күренде, янә ‎
үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез ‎
өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә ‎
файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез.‎
‎217. Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. ‎
‎(Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ‎
ае иде.) Хәрам булган айда сугышу - зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ ‎
юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан ‎
тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да ‎
зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары ‎
олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак ‎
динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. ‎
Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидегәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә ‎
кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә ‎
бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге ‎
калырлар.‎
‎218. Дөреслектә, иман китергән хак мөэминнәр ислам динен куәтләр өчен Коръән белән ‎
гамәл кыйлучы хак мөселманнар янына күчеп киттеләр һәм ислам динен яклап ‎
көферләргә каршы сугыштылар, алар бу эшләрне Аллаһуның рәхмәтен өмет итеп ‎
эшләделәр. Аллаһ әнә шундый мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.‎
‎219. Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. Әйт: "Ул ‎
нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына ‎
караганда гөнаһы һәм зарары зуррак". Янә синнән: "Садака кылып нәрсә бирик һәм ‎
күпме бирик", - дип сорыйлар. "Үзегездән арткан малны бирегез һәм гафу итегез", - ‎
дип әйт. Әнә шулай Аллаһ сезгә үзенең аятьләрен ачык бәян итә, шаять, фикерләп ‎
карарсыз да аңларсыз!‎
‎220. Сезгә дөньяда һәм ахирәттә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы шуларны Аллаһ ‎
Коръәндә ачык бәян кыладыр. Янә синнән ятимнәр хакында сорашалар. Аларның барча ‎
эшләрен ислах кылу, юлга салу алар өчен хәерле, дип әйт. Әгәр ятимнәрне үз ‎
гаиләгезгә кушсагыз, алар сезнең кардәшләрегездер. Аллаһ белер ятимнәр эшен юлга ‎
салучыдан, хыянәт итеп, ятимнәр эшен бозучыны. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, ‎
сезне авыр мәшәкатькә салыр иде, ләкин ятимнәрне җиңел юл белән тәрбия кылырга ‎
рөхсәт бирде. Шиксез, Аллаһ барча эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.‎
‎221. Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никахланмагыз, хәтта иман китереп, ‎
ислам динен тотучы булганга чаклы. Кол булган мөселман хатыны хәерле азат булган ‎
мөшрикә хатыннан, ул мөшрикә хатын чибәрлеге яки байлыгы белән сезне ‎
гәҗәбләндерсә дә. Янә мөшрик булган ирләргә мөселман булган хатыннарыгызны ‎
никахландырмагыз, хәтта иман китереп, Коръән юлына кереп мөселман булганнарына ‎
чаклы. Кол булган мөселман ир, әлбәттә, мөшрик булган ирдән хәерле, аның байлыгы ‎
яки яхшылыгы сезне гаҗәпләндерсә дә. Ул мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар сезне ‎
җәһәннәм утына чакыралар. Ягъни, аларга ир яки хатын булсагыз, үзләре белән ‎
җәһәннәмгә алып керерләр. Алардан ерак булыгыз! Аллаһ үзенең теләге белән сезне ‎
җәннәткә һәм ярлыкауга чакыра. Аллаһ үзенең аятьләрен кешеләргә бәян кыла ‎
вәгәзьләнсеннәр өчен.‎
‎222. Янә синнән хатыннарның күрем каны хакында сорыйлар. Әйт: "Күрем каны нәҗес ‎
кан", - дип. Күремле вакытларында хатыннарыгыздан киселеп торыгыз, аларга якын ‎
бармагыз, күремнәре бетеп, пакьланганнарына чаклы. Күремнәреннән пакьлансалар, ‎
Аллаһ әмер иткән урыннан якынлык кылыгыз. Дөреслектә, Аллаһ тәүбә итеп ‎
төзәлүчеләрне һәм күңел, тән нәҗесләреннән пакьланучыларны сөядер.‎
‎223. Хатыннарыгыз сезгә игенлек урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә ‎
килегез! Ягыш алдан булса да, арттан булса да, ләкин фәкать алдагы юлга керегез! ‎
Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык ‎
кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһудан изге бала сорагыз! ‎
Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Яхшы белегез, ахирәттә, ‎
әлбәттә, Аллаһуга юлыгырсыз. Мөэминнәрне җәннәт һәм хур кызлары белән ‎
шатландыр.‎
‎224. Ий мөэминнәр! Антыгызны Аллаһуга сылтау кылмагыз, ягъни гөнаһлы эшләрне ‎
эшләр өчен вә яхшы эшләрне эшләмәс өчен, Аллаһ исеме илә ант итмәгез, аннары бу ‎
яхшы эшне эшләр идем, ләкин ул эшне эшләмәскә ант иткән идем, димәгез. Әгәр берәр ‎
сәваблы эшне эшләмим дигән, яки берәр гөнаһлы эшне эшләрмен дигән антыгыз булса, ‎
ул антны бозыгыз да яхшы эшләрне эшләгез! Әммә антыгызны бозган өчен кәффәрәт ‎
бирегез, ягъни өч көн рузә тотыгыз. Бит Аллаһ барча сүзләрне ишетүче һәм һәр нәрсәне ‎
белүче.‎
‎225. Аллаһ сезне гәзаб белән тотмас буш антларыгыз өчен, ягъни дөрес дип белеп ‎
хатага ант итеп, соңра хаталыгы мәгълүм булгач, бу антны үтәмисез һәм кәффәрәтен дә ‎
бирмисез. Ләкин Аллаһ тотар сезне, хата икәнен белеп явыз ният белән ант итсәгез. Әнә ‎
шундый антны бозу һәм кәффәрәтен бирү лязем була. Аллаһ ант итү эшләрен төзәтүче ‎
һәм кәффәрәтен бирүчеләрне ярлыкаучы һәм миһербанлы.‎
‎226. Хатыннарына якынлык кылмаска ант иткән ирләргә дүрт ай көтмәк тиешле, әгәр ‎
тору нияте белән шул дүрт ай эчендә якынлык кылса, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт ‎
итүче.‎
‎227. Шул дүрт ай эчендә якынлык кылмыйча талак итүне ниятләгән булса, Аллаһ ‎
сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче. Дүрт ай үткәч, хатыны талак булыр, ягъни ‎
никахлары бозылыр.‎
‎228. Талак кылынган хатыннар икенче иргә барганчы, өч күрем үткәнче көтәрләр. ‎
Хәләл булмас ул хатыннарга, Аллаһ халык кылган карыннарындагы баланы һәм ‎
күремне яшермәкләре, әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансалар. Ул талак ‎
кылынган хатыннарны үз ирләре өч күрем эчендә кайтарып алырга хаклы, әгәр яхшы ‎
торырга теләсәләр. Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар, ирләрнең хатыннары ‎
өстендә хаклары булган кеби. Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая ‎
кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлы булалар. Ирләр дәрәҗәсе хатыннар ‎
дәрәҗәсенә караганда өстенрәк. Аллаһ барча эштә галиб һәм белеп хөкем итүче.‎
‎229. Талак ике мәртәбә - ягъни ир хатынын бер мәртәбә талак кыйлгач та, икенче ‎
мәртәбә талак кылгач та бергә торырга теләге булса, кайтарып алырга хаклы була. ‎
Әммә өченче мәртәбә талак кылса якынлык кылырга да, кайтарып алырга да хакы ‎
юктыр. Икенче талактан соң кайтарып алса шәригать кушканча гаделлек белән хатын ‎
итеп тотмак лязем, аерып җибәрсә дә яхшылык белән җибәрү тиештер. ‎
Хатыннарыгызны талак кылгач, аларга биргән мәһерләрегездән аз гына нәрсәне алу да ‎
сезгә һич хәләл булмый, мәгәр хәләл булыр Аллаһ чикләгән чик эчендә генә яши ‎
алмаудан курыксалар. Аллаһ чигендә каим булудан курыксагыз, мәсәлән: ир хатынын ‎
яратыр, әммә хатын ирен яратмас, ир хатынны талак кылырга теләмәс, хатын торырга ‎
теләмәс, яки ир хатынын хаксыз җәберләп тотар, шундый хәлдә хатын ирдән алган ‎
мөһерне яки башка малын биреп, үзен талак кылдырыр, икесе дә гөнаһлы булмас. Бу ‎
бәян ителмеш хөкемнәр Аллаһ чикләгән чиктер, бу чиктән үтмәгез! Берәү Аллаһ ‎
чигеннән үтеп китсә, ул, әлбәттә, залимдер.‎
‎230. Әгәр берәү хатынын өченче мәртәбә талак кылса, ул хатын иренә хәләл булмас, ‎
хәтта икенче иргә никахланып аерылганга чаклы. Өченче талактан соң бу хатынны ‎
никахлап алган ир талак кылса, әүвәлге ир никахлап кайтарып алса, иргә дә, хатынга да ‎
гөнаһ булмас, Аллаһ чикләгән чик эчендә яши алуларына ышансалар. Бу хөкемнәр ‎
Аллаһуның чикләгән чиге, Аллаһ аны бәян кыла хакны аңлаган кешеләргә.‎
‎231. Әгәр хатыннарыгызны талак кылсагыз гыйтдәтләре үткән булса, яхшылык белән ‎
тору теләгендә булсагыз, якынлык кылыгыз да гаделлек белән торыгыз, яки аларны ‎
яхшылык белән ихтыярларына куегыз! Әгәр яхшылык белән тору ниятегез булмаса, ‎
беренче яки икенче талактан соң золымлык белән чиктән үтеп зарар итү өчен яки ‎
гыйтдәтләрен озайтмак өчен якынлык кылмагыз! Бу эшне эшләгән кеше үзенә золым ‎
кылды. Аллаһуның хөкемнәрен җиңелгә санамагыз, зурлагыз, сезгә биргән Аллаһ ‎
нигъмәтләрен онытмагыз, шөкер итегез, Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәрен, Аның ‎
вәгазьләрен онытмагыз, Аллаһ сезне Коръән белән вәгәзьли. Аллаһудан куркыгыз, ‎
хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче.‎
‎232. Әгәр хатыннарны талак кылсагыз һәм аларның гыйтдәләре үтсә, ул хатыннарны ‎
әүвәлге ирләре белән никахланудан тыймагыз, әгәр үзләре шәригать кушканча яшәргә ‎
риза булсалар. Аллаһуның бу хак сүзләре белән вәгазьләнәдер сезләрдән Аллаһуга һәм ‎
ахирәт көненә иман китергән кешеләр. Никах һәм талак хакындагы Аллаһуның ‎
хөкемнәре сезгә файдалырак һәм пакьрәк зинадан. Барча эшнең серен Аллаһ яхшы ‎
белер, әммә сез белмәссез.‎
‎233. Аналар балаларын тулы ике ел имезсеннәр! Бу хөкем имезү хакын тулысынча ‎
үтәргә теләүче хатыннар өчен. Атага лязем була бала имезүче яки тәрбияләүче хатынны ‎
ризык һәм кием белән тәэмин итү шәригать кушканча гаделлек белән. Бер кеше дә көче ‎
җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче җиткән белән йөкләтелер. Бала анасына ‎
зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм атага да зарар итмәгез баланы сәбәп итеп, һәм ата ‎
үлеп, аның урнына калган варисне дә җәберләмәгез! Әгәр ата-ана, киңәшләшеп, баланы ‎
ике яшькә хәтле имезмәскә риза булсалар, ике яше тулмас борын имүдән туктатсалар, ‎
икесенә дә гөнаһ булмас. Әгәр балагызны башка хатынга биреп имездерсәгез сезгә ‎
гөнаһ юк, имезүче хатынга тиешле хакын бирсәгез. Аллаһудан куркыгыз, Аның ‎
хөкемнәренә хыйлафлык кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, Аллаһ сезнең кылган ‎
эшләрегезне күреп күзәтүче.‎
‎234. Сезләрдән кайбер ирләр хатыннарын калдырып үлеп китсәләр, ул хатын гыйтдәтне ‎
дүрт ай ун көн көтәр. Әгәр ул хатыннарның гыйтдәтләре үтсә, сез валиләргә гөнаһ ‎
булмас, аларның шәригатькә моафикъ зиннәтләнүләрендә. Аллаһ сезнең кылган ‎
эшләрегездән хәбәрдәр.‎
‎235. Гөнаһ булмас сезгә гыйтдәт саклый торган хатыннарны яучыламак хакында ‎
белдергән сүзләрегездә. Мәсәлән: "Син миңа охшыйсың, мин сине яратам", - дип ‎
әйтүдә, яки әйтмичә күңелдә генә саклауда. Аллаһ белде, әлбәттә, сез яучылыйсыз ул ‎
хатыннарны, ләкин гыйтдәт эчендә яучылау дөрес булмас. Ул хатыннар белән яшертен ‎
вәгъдә куешмагыз гыйтдәте үтмәс борын никахланырга яки якынлык кылырга, мәгәр ‎
шәригатькә сыярдай яхшы сүзләр белән сөйләшегез. Никахланырга теләгегез булса да, ‎
гыйтдәт үтмичә никах көнен билгеләмәгез. Сез, әлбәттә, беләсез Аллаһ сезнең ‎
күңелләрегездә булган уйларыгызны белгәнен, шәригатькә хыйлаф уйлардан ‎
сакланыгыз! Дөреслектә, Аллаһ ярлыкаучы һәм юаш.‎
‎236. Никахлангач якынлык кылмыйча талак кылсагыз, яки никах вакытында мәһерне ‎
тәгаенләмәгән булсагыз, сезгә гөнаһ юк. Якынлык кылмыйча талак кылынган ‎
хатыннарга берәз нәрсә бирегез! Якынлык кылмыйча талак кылынган хатыннарга көч ‎
җиткән хәтле мал бирү изге мөэминнәрнең хаклары булды.‎
‎237. Никахланган вакытта мәһер бирергә сөйләшкән булсагыз, аннары никахтан сон, ‎
якынлык кымыйча талак кылсагыз, ул вакытта сөйләшкән мәһернең яртысын бирү ‎
лязем булыр. Мәгәр хатыннар гафу итсәләр, ягъни алмыйбыз дисәләр, бирү лязем ‎
булмый. Якынлык кылмыйча талак кылган хатынга сөйләшкән мәһерне барын да ‎
бирергә ир ихтыярлы, бирсә саваплы булыр. Бер-берегезне гафу итешегез, чөнки ул ‎
тәквәлеккә якын, үзара мәрхәмәтле булуны да онытмагыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, ‎
сезнең эшләгән эшләрегезне күрә.‎
‎238. Ий мөэминнәр! Биш вакыт вә җомга намазларына сакчы булыгыз, ягъни намазны ‎
көтеп алып, әүвәл вакытында укыгыз, хосусан икенде намазына игътибар бирегез, бер ‎
нәрсә дә сәбәп булмасын намазны калдырырга яки кичектерергә, чөнки намазга каза ‎
юк, һәм намаз укыганда Аллаһудан куркып, нык бирелеп укыгыз һәм намазда ‎
түбәнчелек белән торыгыз!‎
‎239. Куркынычлы җирләрдә аяк өстеңдә яки утырган хәлдә ишара белән укыгыз! ‎
Кайчан куркынычлардан имин булсагыз, Аллаһ өйрәткәнчә камил итеп укыгыз! Аллаһ ‎
сезне өйрәтмәс борын, намаз укырга белми идегез.‎
‎240. Сезләрдән берәү хатынын калдырып үлеп китсә, әмма үлмәс борын, хатыннарына ‎
өйләреннән чыкмыйча бер ел тору белән һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителү илә ‎
васыять әйтү лязем була. Шул ирнең варисләре яки ата-анасы хатынны өйдән ‎
чыгармасыннар бер елга чаклы, әгәр хатыннар үз ихтыяры белән чыксалар, Варисләргә ‎
гөнаһ булмас ул хатыннар үзләре шәригать буенча кылган эшләрдә. Аллаһ барча ‎
эшләрдә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.‎
‎241. Талак кылынган хатыннарга ирләре мал бирергә бурычлы, яхшылык белән хатын ‎
хакларын бирү тәкъва мөэминнәрнең хакы.‎
‎242. Аллаһу тәгалә әнә шулай сезгә аятьләрен ачык итеп бәян кыла, шаять дөрес аңлап, ‎
дөрес гамәл кылырсыз!‎
‎243. Ий Мухәммәд г-м, белдеңме аларның хәлләрен? Тагун чиреннән куркып, үлемнән ‎
качып, күп мең кешеләр өйләреннән чыктылар, Аллаһ аларга: "Үлегез!" - диде, алар ‎
үлделәр. Соңра гыйбрәт өчен аларны тергезде. Дөреслектә Аллаһ кешеләргә фазыйләт ‎
иясе, ләкин күп кешеләр шөкер итмиләр.‎
‎244. Лязем булганда Аллаһ юлында сугышыгыз, үлемнән курыкмагыз! Белегез, Аллаһ ‎
шиксез ишетүче һәм белүче.‎
‎245. Берәү Аллаһуга бурычка биргән кеби яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһ ‎
ризалыгы өчен генә кылса, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ ‎
кайбер кешенең тормышын тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем ‎
өчен, әлбәттә, Аллаһуга кайтасыз.‎
‎246. Муса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? ‎
Алар үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: "Безгә патша билгелә, без аңа ‎
буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек", - дип. Юшагъ әйтте: "Әгәр ‎
сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз", - дип. Алар әйттеләр: ‎
‎"Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан ‎
йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән ‎
сугышабыз". Кайчан аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш ‎
тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан ‎
баш тарткан залимнәрне белә.‎
‎247. Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны патша кылды". Алар пәйгамбәргә ‎
әйттеләр: "Кайда инде ул Талутка безнең өстән патша булу, патша булу өчен без ‎
хаклырак, чөнки Талутка малдан байлык бирелмәгән". (Ләкин Талут ярлы булса да ‎
гакыллы, галим һәм көчле иде). Пәйгамбәрләре әйтте: "Аллаһ сезгә Талутны ‎
патшалыкка ихтыяр кылды, дәхи аны белемдә һәм көчтә сездән артык кылды. Патша ‎
булу өчен бай булу шарт түгел, бәлки гакыллы, галим булу шарт". Аллаһ үзенең ‎
байлыгын теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе.‎
‎248. Пәйгамбәрләре әйтте Талутның Аллаһудан билгеләнгән патша икәнлеген: ‎
‎"Аллаһудан бер сандык килер, аның эчендә күңелләрегез карар - табардай нәрсәләр ‎
булыр - Муса илә Һарунның гаиләләре калдырган Муса г-мнең таягы, чалмасы, чапаны ‎
һәм башка нәрсәләр булыр, ул сандыкны фәрештә алып килер". Аллаһудан сезгә бу ‎
сандыкның килүендә шиксез Талутның патша икәнлегенә галәмәт бар, әгәр бу ‎
галәмәтнең Аллаһудан булуына ышансагыз. Моннан соң алар Талутның патша ‎
икәнлегенә ышандылар. Талут 70 мең мөселман гаскәрен хәзерләп, кәферләр белән ‎
сугышырга юлга чыкты. Көн бик эссе иде, шул сәбәпле гаскәр Талуттан әчергә су ‎
сорады.‎
‎249. Талут гәскәр белән шәһәрдән чыгып сәфәргә киткәндә гаскәргә әйтте: "Аллаһ сезне ‎
бер елга белән сыный, мин әйткәнчә эш кылыгыз, шул елгадан су эчкән кеше миннән ‎
түгел, миннән аерылып калыр, фәкать су эчмәгән кеше генә минем белән сугышка ‎
барыр, яки учы белән алып бер мәртәбә генә эчкән кеше миңа юлдаш булыр". Әммә ‎
күбесе елгадан туйганчы эчтеләр, мәгәр бик азлары гына эчмәде. (Су эчкән кешеләрнең ‎
иреннәренә Аллаһ бер галәмәт чыгарды, шуның белән алар эчмәгән кешеләрдән ‎
аерылдылар.) Талут һәм аның белән бергә су эчмичә калган мөэминнәр шул елганы ‎
үтеп киткәч, мөэминнәр арасыннан кайберләре әйтте: "Кәфер гаскәренә безнең көчебез ‎
җитмәс, Җалутка һәм аның гаскәренә каршы тора алмабыз, чөнки аларның саны бик ‎
күп, әмма безнең саныбыз бик аз". Ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларын белгән галим ‎
мөэминнәр әйттеләр: "Күп вакытта аз санда булган мөэминнәр Аллаһ ярдәме белән күп ‎
санда булган көферләрне җиңделәр түгелме? Шулай булгач, без дә күп санда булган ‎
көферләрдән курыкмыйча, Аллаһ ярдәменә таянып сугышыйк". Аллаһу тәгалә ‎
сугышларда батырлык күрсәткән чыдамлы мөэминнәр белән бергә.‎
‎250. Мөэминнәр Җалутка һәм аның гаскәренә якын килгәч әйттеләр: "Ий Раббыбыз, ‎
безгә сабырлык, батырлык бир һәм аякларыбызны нык беркет һәм кәфер кавемен ‎
җиңәргә ярдәм бир".‎
‎251. Аллаһ ярдәме белән аз санда булган мөэминнәр гаскәре, күп санда булган кәфер ‎
гаскәрен җиңделәр һәм Даут, көферләрнең башлыгы - Җалутны үтерде. Аллаһ Даутка ‎
байлык һәм пәйгамбәрлек бирде һәм аңа үзе теләгән нәрсәләрне өйрәтте. Әгәр Аллаһ ‎
кешеләрне якламаса иде, әлбәттә, җирдәге кешеләр һәммәсе һәлак булыр иделәр. Ләкин ‎
Аллаһ барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе.‎
‎252. Бу сөйләнгән кыйссалар Аллаһуның аятьләре, ий Мухәммәд г-м, аны сиңа хаклык ‎
белән укыйбыз, әлбәттә, син рәсүлләрдән.‎
‎253. Коръәндә зекер ителгән рәсүлләрне дәрәҗәдә берсеннән икенчесен артык кылдык. ‎
Аларның кайберләре Аллаһ белән сөйләште, кайберләрен Аллаһ югары дәрәҗәгә ‎
күтәрде. Мәрьям угълы Гыйсага ачык аңлатмалы Инҗилне бирде, һәм аңа Җәбраил ‎
белән ярдәм бирде. Ягъни кәферләр аны үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ аны үзенең ‎
рәхмәтенә алды. Әгәр Аллаһ теләсә иде, кешеләр Ислам диненең хөкемнәре хакында, ‎
әлбәттә, ихтыйлаф кылышмас иделәр пәйгамбәрләрдән соң килгән кавемнәр Аллаһудан ‎
аларга ачык аңлатмалар килгәннән соң. Ләкин Аллаһ аларны ихтыярларына куйды һәм ‎
алар үз зарарларына ихтыйлаф кылыштылар. Кайберләре мөэмин булдылар, кайсылары ‎
кәфер булдылар. Әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, кешеләр ихтыйлаф кылышмас иделәр, ‎
ләкин Аллаһ үзе теләгән эшне кыладыр.‎
‎254. Ий мөэминнәр! Мин сезгә биргән байлыктан Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга ‎
садака бирегез, кыямәт көне килмәс борын, ул көндә үзегезне ут газабыннан сатып алу ‎
сәүдәсе булмас һәм ул көндә дуслык һәм шәфәгать итү эшләре булмас, зәкәтне бирмичә ‎
кәфер булган кешеләр залимнәрдер.‎
‎255. Гыйбадәт кылырга яраклы һич бер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Ул һәр вакыт ‎
тере, бөтен нәрсәгә хуҗа булганы хәлдә һәрвакыт бар. Аны ару, талу һәм йокы тотмас, ‎
җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр аныкыдыр. Ахирәттә Аллаһ хозурында кем кемгә ‎
шәфәгать кылыр? Юк, шәфәгать кылучы булмас, һичкем үз теләге белән һичкемгә ‎
шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһ рөхсәте белән генә шәфәгать кылучы булыр. Аллаһ ‎
кешеләрнең үткәндәге барча эшләрен һәм алдагы барча эшләрен белер, кешеләр Аллаһ ‎
белеменнән һичнәрсәне чолгап ала алмаслар, мәгәр Аллаһ белдергәнне генә белерләр. ‎
Аллаһуның бушлык урыны җирне һәм күкләрне сыйдырды, Аллаһуга җирне һәм ‎
күкләрне саклау авыр түгел, ул Аллаһ дәрәҗәдә бик бөек һәм бик олугъ.‎
‎256. Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ ‎
төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып ‎
җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидегәт, хорафәт юлы белән барып ‎
җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ‎
ышанса һәм бидегәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый ‎
торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче.‎
‎257. Аллаһу тәгалә хак мөэминнәрнең хуҗасы, аларны бидегәт, хорафәт ‎
караңгылыгыннан чыгарып, Коръән, сөннәт яктылыгына кертер. Аллаһуга яки ‎
Коръәнгә ышанмаган һәм Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрне шайтан юлы булган ‎
бидегәт, хорафәт караңгылыгына кертер. Адашу караңгылыгында булган кешеләр -‎
җәһәннәм уты әһелләре, алар анда мәңге калырлар.‎
‎258. Ий Мухәммәд г-м, белдеңме Аллаһ биргән байлыгына таянып, Раббысы хакында ‎
Ибраһим г-м белән тартышкан кешене? Ул Намрут патша иде. Ибраһим г-м Намрутка ‎
әйтте: "Кулыгыз белән ясаган нәрсәгә гыйбадәт кыласызмы?" Намрут сорады: "Ә син ‎
нәрсәгә гыйбәдәт кыласың?" Ибраһим г-м әйтте: "Мин гыйбадәт кыла торган зат үлекне ‎
тергезә һәм үтерә". Намрут әйтте: "Мин дә үтерәм һәм тергезәм". Ягъни Ибраһим г-мне ‎
алдарга хәйлә корды, ике кешене китертеп берсен күрсәтте һәм үтерде, икенчесен ‎
чыгарып күрсәтте: "Менә тергездем", - дип. Ибраһим г-м әйтте: "Ни теләсәм шуны ‎
булдырам дип мактанасың, Аллаһ кояшны мәшрыйктән чыгара, ә син мәгърибтән ‎
чыгар", - дип. Намрут бу эшне эшли алмагач хәйран булды, хурлыкка төште. Аллаһ, ‎
әлбәттә хакны инкяр итүче залимнәрне туры юлга күндермәс.‎
‎259. Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-‎
мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м әйтте: ‎
‎"Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" - ‎
дип. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, ‎
аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган көферләрне ирекле кылды, ул ‎
кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). ‎
Гозәер г-м шәһәрдән үтеп ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: ‎
‎"Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" - диде. Гозәер г-м әйтте: "Үлеп бер көн яки бер көннән ‎
азрак яттым". Аллаһ әйтте: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый ‎
торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә - сасымаганнар, һәм ишәгеңә кара", - дип. ‎
Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ‎
ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м ‎
гәҗәбләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире ‎
үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", - диде. Ий Гозәер! Бу эшне кылдык сиңа ‎
үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен. Ишәкнең терелгәнен ‎
күргәч, Гозәер әйтте: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", - ‎
дип.‎
‎260. Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", - дигәнен ‎
игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем ‎
үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, мин, ‎
әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим". ‎
Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп ботарлап алдыңа сал, аннары ‎
аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар ‎
йөгереп килерләр синең яныңа", - дип. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм ‎
кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел - дөреслектә Аллаһу ‎
тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.‎
‎261. Аллаһ юлына биргән малның мисалы - бер бөртек орлык кеби, ул орлык үстерде ‎
җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә ‎
арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче.‎
‎262. Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына ‎
садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның ‎
әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас.‎
‎263. Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу ‎
итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп ‎
биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы.‎
‎264. Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, ‎
сәвабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр - кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ‎
ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. ‎
Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән садаканың мисалы - өстенә туфрак кунган шома ‎
таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. ‎
Алар биргән садакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән ‎
белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс.‎
‎265. Аллаһ ризалыгын өстәп, сәвабын өмет итеп һәм сәваб булачагына күңелдән нык ‎
ышанып, Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүчеләрнең мисалы - эре яңгырлы явым ‎
яуган калку җирдәге тигез бакча кеби. Ул бакча башка бакчаларга караганда җимешне ‎
ике өлеш бирә. Әгәр ул бакчага эре яңгыр яумаса, вак яңгыр ява, һәрхәлдә яумый ‎
калмас. Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче. (Аллаһ риза булырлык итеп бирелгән ‎
дөрес садакага, эре яңгыр яуган бакчаның уңышы кеби, сәваб күп булыр. Кимчелекле ‎
итеп бирелгән садакага да, вак яуган яңгыр бакчаның уңышы кеби, аз булса да, һаман ‎
сәваб булыр).‎
‎266. Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп ‎
торган бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ‎
ирешеп, балалары үсеп җитмәгән - кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы ‎
җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә ‎
аятьләрен баян итә, шаять фикерләп карарсыз!‎
‎267. Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән ‎
чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әммә начар ‎
нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар ‎
нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез ‎
бай һәм мактаулы.‎
‎268. Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә ‎
бирсәң үзең ярлы булырсың", - дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ ‎
сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп ‎
төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы.‎
‎269. Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан ‎
берәүгә хикмәт бирелсә - ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. "Хикмәт" - дигән ‎
сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше ‎
вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр.‎
‎270. Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирсәгез, яки фәкыйрьләргә берәр нәрсә ‎
бирергә нәзер әйткән булсагыз, аны, әлбәттә, Аллаһ белә. Садака бирмәүче яки малын ‎
хәрам урыннарга исраф итүче залимнәргә ахирәттә ярдәмче булмас.‎
‎271. Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен ‎
бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ ‎
гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән ‎
хәбәрдәр.‎
‎272. Ий Мухәммәд г-м, кешеләрне һидәяткә салу синең эшең түгел, ләкин һидәяткә ‎
Аллаһ үзе теләгән кешене күндерер. Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы ‎
үзегезгәдер. Садакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы ‎
нәрсәләрдән садака бирсәгез, аның хаклары сезгә түләнер җәннәт нигъмәтләре белән ‎
һәм сез ахирәттә золым кыланмассыз.‎
‎273. Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган ‎
мохтаҗ галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары ‎
булмый. Ул мохтаҗ галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, ‎
мохтаҗ булсалар да сораудан сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге ‎
галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә ‎
арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз, рузәне калдырмаслар, кайвакыт ‎
зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне аптыратмаслар. Әнә шул ‎
мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны яхшы беләдер.‎
‎274. Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә ‎
садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ‎
ахирәттә курку булмас һәм алар көенмәсләр.‎
‎275. Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар, ‎
каберләреннән, шайтан буып ташлаган кеше кеби, бик яман сурәттә кубарлар. Бу гәзаб ‎
аларга тиешле булды, риба сәүдә кебек хәләл дигәннәре өчен. Аллаһ сәүдә эшләрен ‎
хәләл итте, риба эшләрен хәрам кылды. Берәү, рибаның хәрам икәнлеге белән ‎
Раббысыннан вәгазь килгәннән соң риба алудан тыелса, вәгазь килмәс борын алган ‎
рибасы үзенә хәләлдер. Вәгазьгә хәтле риба алучыларның эше Аллаһуга тапшырылыр. ‎
Бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам итсәләр, алар ут әһелләре. ‎
Алар анда мәңге калырлар.‎
‎276. Аллаһ риба белән кергән малны һәлак итә, ә садакасы бирелгән малны ‎
арттырадыр. Рибаны хәләл диюче кәферне Аллаһ сөйми.‎
‎277. Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкәтләрен бирүче ‎
мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү дә ‎
булмас.‎
‎278. Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! ‎
Алырга сөйләшкән рибаларыгыз алынмый калган булса, рибаны хәрам кылган аять ‎
килгәннән соң, ул сөйләшкән рибаларыгызны алмагыз, Аллаһуга гөнаһкәр булудан ‎
сакланыгыз! Әгәр Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин булсагыз.‎
‎279. Әгәр риба белән мал алудан туктамасагыз, ул вакытта яхшы белегез! Аллаһуның ‎
һәм рәсүлнең сезгә каршы сугышуларын үзегезгә лязем иткән буласыз. Арттырып алу ‎
өчен бурычка бирүчеләр әгәр тәүбә итсәгез, бурычка биргән малыгыз сезнеке, ‎
биргәнегез хәтле генә алыгыз. Бурычка биргән кеше арттырып алу белән золым ‎
итмәсен һәм бурычны киметеп бирү белән бурычка бирүчегә дә золым ителмәсен.‎
‎280. Әгәр сездән бурычка алган кешеләр бурычларын түли алмаслык фәкыйрь ‎
булсалар, бурычларын түләргә мал тапканнарына чаклы кичектерү сезгә лаземдыр. ‎
Әгәр бурычларын түләргә көче җитмәгән кешеләргә, бурычларын үзләренә садака ‎
кылсагыз, сезнең өчен бик тә хәерледер, әгәр белсәгез!‎
‎281. Хөкемгә Аллаһуга кайтачак дәһшәтле кыямәт көненнән куркыгыз! Ул көндә ‎
һәрбер кеше кәсеп иткән савабы һәм гөнаһы өчен тиешле җәзаны алыр. Ул көндә ‎
кешеләр савабларын киметеп яки гөнаһларын арттырып золым ителмәсләр.‎
‎282. Ий мөэминнәр! Көтәргә вакытын билгеләп бурычка мал бирсәгез, малны һәм ‎
вакытны языгыз! Бу эшләрне арагызда бер язучы гаделлек белән язсын! Яза белгән ‎
кеше язудан баш тартмасын, Аллаһ аңа язуны өйрәткәне өчен шөкер итеп язсын! ‎
Бурычка алып торучы да күпме алганлыгын һәм кайчан бирәчәген дөрес әйтеп ‎
яздырсын һәм курыксын хыянәт итәргә тәрбиячесе булган Аллаһудан, үзенең ‎
бурычларыннан һәрнәрсәне киметеп әйтмәсен. Әгәр бурычка алган кеше надан яки ‎
дивана булса, йә хәтерсез, телсез булып, яздырырга көче җитмәсә, ул вакытта аның ‎
валисе гаделлек белән әйтеп яздырсын. Яздырган вакытта мөселман булган ике шаһит ‎
билгеләгез, әгәр шаһит булырга ике ир табылмаса, ул вакытта бер ир, ике хатын шаһит ‎
булсыннар үзегез риза булган мөселманнардан, әгәр хатыннарның берсе онытса, ‎
икенчесе хәтеренә төшерер. Әгәр шаһитлар мөселман булган хакимнәр алдына ‎
чакырылсалар, баш тартмасыннар, әлбәттә, барсыннар. Ала торган һәм бирә торган ‎
хакларыгызны үзара вакытын билгеләп языгыз, ул маллар кирәк - зур булсын, кирәк - ‎
кечкенә булсын. Хакларыгызны үзара гаделлек белән язып баруыгыз Аллаһ хозурыңда ‎
үзегез өчен хәерле, турылыклы, шәһадәт бирергә ышанычлы һәм бурычларыгызның ‎
күпме икәнлегенә шик китермәскә якын. Әгәр сәүдәгез хәзер кулга бирешеп, арагызда ‎
эш тәмам булганда язмасагыз - гөнаһ юк. Алыш-биреш эшләрегездә шәһитләр ‎
билгеләгез, ләкин язучылар һәм шәһитләр сездән зарар күрмәсеннәр. Ягъни аларны ‎
ялганга көчләмәгез һәм, вакытлары булмаганда, үз эшләрегезгә көчләп куймагыз! Әгәр ‎
аларга зарар итсәгез, үзегез фәсыйклардан булырсыз. Аллаһудан куркыгыз, хыянәт ‎
итүдән сакланыгыз! Аллаһ сезгә хәерле, файдалы эшләрне өйрәтә.‎
‎283. Әгәр сәфәрдә булып, язучы тапмасагыз ул вакытта бурычка алган кеше заклад ‎
бирсен, ягъни бурычын кайтарып биргәнче, берәр бәяле әйбер биреп торсын, әгәр бер-‎
берегезгә ышанып язудан һәм закладтан башка бурычка бирсәгез, ул вакытта бурычка ‎
алган кеше инсаф белән бурычын иясенә тапшырсын һәм тәрбияче булган Аллаһудан ‎
курыксын. Ий шаһит булган кешеләр, Шәһадәтегезне яшермәгез, сөйләшкән ‎
сүзләрегезне үзгәртмәгез. Әгәр шаһит булган кеше шәһитлек эшендә дөреслекне ‎
яшерсә, аның күңеле гөнаһкәрдер. Бит Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегезне белүче.‎
‎284. Җирдәге вә күкләрдәге барлык нәрсә Аллаһуның мәхлукләре, Аллаһудан башкага ‎
гыйбадәт кылмагыз! Күңелләрегездәге яман уйларыгызны яшерсәгез дә, яшермәсәгез ‎
дә уйларыгыз белән Аллаһ сезне хөкем итәр. Аллаһ үзе теләгән мөэминне гафу итәр ‎
һәм үзе теләгән кешене гөнаһы өчен гәзаб кылыр. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче ‎
җитә.‎
‎285. Мухәммәд г-м Раббысыннан иңдерелгән Коръәннең һәр сүзенә ышанды һәм ‎
мөэминнәр дә ышандылар, алар һәммәсе Аллаһуга, Аның фәрештәләренә, китапларына, ‎
рәсүлләренә ышандылар, һәм: "Рәсүлләрнең берсен икенчесеннән аермыйбыз, ‎
барчасына да бертигез ышанабыз", - диделәр. Вә әйттеләр: "Без Аллаһ сүзләрен ‎
ишеттек һәм буйсындык, ий Раббыбыз ярлыкавыңны сорыйбыз, шуның өчен ‎
сүзләреңне ишетеп буйсынабыз һәм ахырда сиңа кайтабыз", - дип.‎
‎286. Аллаһу тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш ‎
белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә ‎
эшләсә - файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне ‎
кәсеп итсә - газабы үзенә. Аллаһуга итагать итүче мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, ‎
лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар ‎
өчен безләрне гәзаб белән тотмагыз! Ий Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып ‎
йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык ‎
авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм ярлыка һәм дә безгә ‎
рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә үтисең, ‎
көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир!‎
Шуның белән Коръәндә иң зур сүрә булган - Бакара (Сыер) сүрәсе тәмам булды.‎

‎[3] ГИМРАН СҮРӘСЕ - 200 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Әлиф ләм мим - мәгънәсен Аллаһ белә.‎
‎2. Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, ‎
Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен ‎
күзәтеп, белеп тора.‎
‎3. Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык ‎
белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне.‎
‎4. Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. ‎
Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты гәзаб булыр. ‎
Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе.‎
‎5. Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел.‎
‎6. Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм ‎
бөтен мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм ‎
көчле хәким.‎
‎7. Ий Мухәммәд гәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул ‎
Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. ‎
Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый ‎
аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре ‎
хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер ‎
булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә ‎
моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән ‎
аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. ‎
Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр сүзенә ‎
ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр ‎
белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", - ‎
диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр ‎
генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар.‎
‎8. Алар: "Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне ‎
дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! ‎
Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең", - диләр.‎
‎9. Ий Раббыбыз, шиксез булачак кыямәт көнендә барча кешеләрне хисап өчен бер ‎
урынга җыячаксың. Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмый.‎
‎10. Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне, маллары һәм балалары ‎
Аллаһ гәзабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар.‎
‎11. Аларның мисалы: Тәүратны инкяр итүче Фиргаун кавеме кеби, һәм Фиргаун ‎
кавеменнән әүвәлге инкяр итүче кебиләр. Аларны Аллаһ гәзаб белән тотты, Аллаһ, ‎
үзенә баш имәгән кешеләрдән каты гәзаб белән үч алучы.‎
‎12. Кәферләргә әйт: "Тиздән җиңелерсез, капланырсыз, аннары кубарылып җәһәннәмгә ‎
сөрелерсез. Нинди яман кайтачак урын ул җәһәннәм".‎
‎13. Ий кешеләр! Шиксез, сезгә бәдер сугышында галәмәт бардыр ике гаскәрнең бергә ‎
юлышкан вакытында. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлыңда сугышучы мөэминнәр, ‎
икенчесе - Аллаһуга каршы сугышучы кәферләр иде, кәферләр мөэминнәрне үзләренә ‎
караганда ике өлеш күбрәк итеп күрделәр. Әмма дөреслектә мөэминнәр өч йөз булып, ‎
кәферләр бер мең иделәр. Аллаһ теләгән бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер ‎
сугышында аз санда булган мөэминнәрнең күп санда булган кәферләрне җиңүләрендә ‎
күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт бар.‎
‎14. Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт ‎
аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген ‎
кеби нәрсәләр Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин ‎
барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга ‎
кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын ‎
Аллаһу хозурында.‎
‎15. Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? ‎
Дөреслектә, Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында ‎
җәннәтләр хәзерләнгән, асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен ‎
анда пакь хатыннар булыр һәм аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең ‎
бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен белүче.‎
‎16. Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм ‎
рәсүлеңә иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне ‎
җәһәннәм утыннан сакла!"‎
‎17. Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать ‎
итүчеләр, мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, ‎
Коръән укып Аллаһудан гафу сораучылар.‎
‎18. Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр: "Кол булырга яраклы Илаһә ‎
юк, мәгәр Аллаһ үзе генә", - дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт ‎
бирәләр. Юк һичбер Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, ‎
хикмәт белән эш кылучы.‎
‎19. Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп ‎
бозулары Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап ‎
иңдерелеп, расүл күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң ‎
инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә ‎
хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки ‎
бидегәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә, Аллаһ, андыйларга дөньяда ‎
адашуны, ахирәттә гәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче.‎
‎20. Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман ‎
бәхәсләшсәләр, син аларга әйт: "Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга ‎
тапшырдым, без Аңа буйсындык". Янә әйт: "Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза ‎
белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп, ислам динен кабул итеп мөселман ‎
булдыгызмы?" Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылсалар, шиксез, туры ‎
юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең бурычың: Аллаһ ‎
хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен ‎
күрүче.‎
‎21. Аллаһу тәгаләнең аятьләрен инкяр итүче кәферләр, пәйгамбәрләрне һәм ислам ‎
диненә, хаклыкка чакыручы мөселманнарны хаксыз үтерәләр. Аларга ахирәттә ‎
рәнҗеткүче гәзаб булачагы белән хәбәр бир!‎
‎22. Хаксыз мөселманнарны үтерүче кәферләрнең дөньяда һәм ахирәттә барча эшләре ‎
юкка чыкты, һәм аларга ахирәттә ярдәмче булмас.‎
‎23. Күрәсеңме китаптан өлеш бирелгән кәферләрне? Алар Коръән белән гамәл кылырга ‎
һәм дә үзара барча эшләрен Коръән белән генә хәл итәргә чакырылалар, ләкин бу ‎
чакыруны инкяр итеп, артларына дүнәләр. Алар Аллаһуга каршылык күрсәтүчеләр.‎
‎24. Кәферләрнең безне җәһәннәм уты тотса да берничә көн генә тотар дип әйтүләре ‎
ислам динен вә Коръән хөкемнәрен кабул итмәүләренә сәбәп булды һәм батыл ‎
диннәрендә Аллаһуга ялганны ифтира итүләре аларны алдады.‎
‎25. Шиксез булачак кыямәт көнендә аларны хөкемгә җыеп китерсәк, ничек булыр ‎
хәлләре? Вә золым ителмичә һәр кеше үзенең кылган гамәле буенча гына тиешле ‎
җәзаны алганда, Коръән белән гамәл кылмаучыларның хәле ничек булыр?‎
‎26. Ий Аллаһ син барча байлыкка патшасың, үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең ‎
һәм үзең теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл ‎
кылдырып хөрмәтле итәсең, һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. ‎
Барча хәйриәт синең кулындадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт.‎
‎27. Ий Аллаһ! Син кичне көнгә, көнне кичкә кертәсең, үлекне теректән чыгарасың, һәм ‎
терекне үлектән чыгарасың, һәм дә теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең.‎
‎28. Мөэминнәр мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмасыннар. "Чөнки аларга дус ‎
булу ахырда кәфер булуга сәбәптер". Бу аять иңгәннән соң бер мөэмин кәферләргә дус ‎
булса, аңа Аллаһудан һичнәрсә юктыр. Мәгәр кәферләрнең үтерү белән янаулары ‎
булганда тыштан гына дуслык күрсәтергә ярый, Коръәнгә каршы булган әмерләрен рия ‎
белән генә үтәргә мөмкин була. Ләкин иманга зарар килүдән курку, һәм күңелдә ‎
иманны нык саклау тиешдер. Аллаһ сезне үзенең гәзабы белән куркыта, әлбәттә, ‎
куркыгыз! Бит ахырда хөкем ителү өчен кайтачак урын Аллаһ хозурында.‎
‎29. Әйт: "Күңелләрегездә булган теләкләрегезне кирәк - яшерегез, кирәк - белдерегез ‎
Аллаһ аны беләдер һәм җир, күкләрдә булган нәрсәләрне дә белә. Аллаһ һәрнәрсәгә ‎
кадир.‎
‎30. Кыямәт көнне һәр изге кеше эшләгән изге эшләренең әҗерен хәзерләнеп, алдына ‎
куелганын табар. Бозык эшләрне эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны ‎
күрерләр. Бу явыз эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны ‎
теләр, ләкин явыз эшләре үзе белән мәңге бергә булыр. Аллаһ сезне үзенең гәзабы ‎
белән куркыта. Гәзабыннан куркып, Аллаһуга итагать иткән мөэмин бәндәләренә Ул ‎
миһербанлы.‎
‎31. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез ‎
Аллаһ сезне сөйәр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, ‎
Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле".‎
‎32. Ий мөэминнәр, Аллаһуга һәм расүлгә итагать итегез! Әгәр итагать итүдән баш ‎
тартсагыз, дөреслектә Аллаһ кәферләрне сөйми. Ягъни итагать итмәсәгез, кәфер ‎
булырсыз.‎
‎33. Дөреслектә Аллаһу тәгалә - Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим ‎
нәселеннән килгән пәйгамбәрләрне һәм Гимран гаиләсеннән Мәрьямне вә Мәрьям ‎
угълы Гыйсаны бөтен дөнья кешеләреннән өстен итеп сайлады, беек дәрәҗәләргә ‎
күтәрде.‎
‎34. Бу пәйгамбәрләр бер-берсеннән туа килмеш бер нәселләрдер. Аллаһ һәрнәрсәне ‎
ишетүче вә белүче.‎
‎35. Гимран хатыны Хөннәнең Раббысына ялварганын хәтерләгез, ул әйтте: "Ий Раббым, ‎
карнымдагы баланы үз хезмәтемнән азат итеп Синең юлыңа тапшырырга нәзер әйттем. ‎
Йә Рабби сораганымны кабул итеп теләгемә ирештер! Син минем сүземне ишетүче һәм ‎
теләгемне белүчесең". (Гимран һәм хатыны картлыкка ирешкәннәр ләкин балалары ‎
булмаган. Хөннә бер көнне агач күләгәсендә утырганда бер кошның балаларын ‎
ашатканын күреп минем дә балам булсачы, дип зарланды. Йә Рабби, миңа бер бала ‎
бирсәң, ул баланы мәсҗид Әкъсага дин хезмәтенә куяр идем, дип нәзер әйтте. Аллаһ ‎
теләген кабул итте, Хөннә Мәрьямгә йөкле булды.)‎
‎36. Хөннә Мәрьямне тудыргач: "Ий Раббым, кыз бала тудырдым, ир бала булса дин ‎
хезмәтенә яхшы булыр иде", - диде. Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. ‎
Хөннә әйтте: "Ир бала, әлбәттә, кыз бала кеби түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу ‎
баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең ‎
саклавыңа тапшырдым". Марьямнең анасы Хөннә, Зәкәрья пәйгамбәрнең хатыны белән ‎
бертуган иделәр.‎
‎37. Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы ‎
тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә ‎
тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз ‎
укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз", - диде. ‎
Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, ‎
мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: ‎
‎"Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул ‎
кеше алыр". Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа ‎
тапшырылды. Зәкәръя мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия ‎
кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгул булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан ‎
гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер ‎
кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә", - дип сорады. Мәрьям әйтте: ‎
‎"Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ‎
ризыкландыра".‎
‎38. Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысына ялварып дога кылды. ‎
Әйтте: "Ий Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала биргел! Шиксез, син минем догамны ‎
ишетәсең".‎
‎39. Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, ‎
дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан ‎
булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман ‎
китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә ‎
хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды.‎
‎40. Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык ‎
иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһу тәгалә ‎
теләгәнен кылыр".‎
‎41. Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" ‎
Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр ‎
белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле ‎
булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. ‎
Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз ‎
укы!"‎
‎42. Фәрештә әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан ‎
пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды.‎
‎43. "Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән ‎
намаз укыгыл!"‎
‎44. Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий ‎
белән белдерәбез. Мәсҗид Әкъса мөселманнары шибага өчен каләмнәрен суга салганда ‎
син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан ‎
вакытларында да яннарында юк идең.‎
‎45. Җәбраил әйтте: "Ий Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала ‎
атасыз, Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гыйса (Мәрьям ‎
угълы) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһуга якыннардан ‎
булыр.‎
‎46. Ул Гыйса бишектә чагында һәм үсеп җиткәч кешеләр белән хикмәтле сүзләр белән ‎
сөйләште һәм ул изгеләрдән булды".‎
‎47. Мәрьям әйтте: "Ий Раббым, миңа бала кайдан булсын чөнки миңа ир затының кулы ‎
тигәне юк". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр. Бер ‎
нәрсәне булдырырга теләсә фәкать "бул" дияр, ул нәрсә Ул теләгәнчә бар булыр".‎
‎48. Аллаһ Гыйсага язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын ‎
өйрәтте.‎
‎49. Вә Ягъкуб балаларына расүл кылды. Гыйса, пәйгамбәр булгач, Ягъкуб балаларына ‎
әйтте: "Мин сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән ‎
килдем. Ул галәмәтләрнең берсе: балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен, Аллаһ ‎
әмере белән кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала ‎
тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен һәм үлекләрне тергезермен. Янә мин сезгә нәрсә ‎
ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу ‎
нәрсәләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне тәсдыйклаучы галәмәтләр бар, әгәр ‎
хаклыкка ышанучылардан булсагыз".‎
‎50. Миннән әүвәл иңдерелгән Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган ‎
нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә ‎
пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм ‎
карышудан сакланыгыз!‎
‎51. Дөреслектә Аллаһ мине дә, сезне дә тәрбия кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллаһуга, ‎
әлбәттә, гыйбадәт кылыгыз! Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу иң ‎
туры юл.‎
‎52. Гыйса, мөшрикләрнең һаман көферлекләрендә дәвам иткәннәрен күргәч: "Аллаһ ‎
диненә миңа кем ярдәмче була?" - диде. Гыйсага ияргән мөэминнәр: "Аллаһ диненә без ‎
ярдәмче булабыз, без Аллаһуга нык ышандык. Аллаһуга итагать итүче хак мөселман ‎
икәнлегебезгә шаһит бул, диделәр.‎
‎53. Ий Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне ‎
Синең берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә ‎
кыл!‎
‎54. Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. ‎
Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, ‎
үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер ‎
бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, ‎
кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә ‎
кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде ‎
инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса ‎
сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә ‎
аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды.‎
‎55. Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, ‎
һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан ‎
пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы ‎
кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә ‎
хөкем итәрмен.‎
‎56. Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә ‎
каты гәзаб белән гәзаб кылырмын, Минем гәзабымнан котылырга аларга ярдәмче ‎
булмас.‎
‎57. Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ ‎
үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми.‎
‎58. Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче ‎
дәлилләр. Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән ‎
көримдер.‎
‎59. Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. ‎
Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да ‎
Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды".‎
‎60. Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма!‎
‎61. Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син ‎
аларга әйт: "Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз ‎
һәм хатыннарыгыз бер урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа ‎
Аллаһуның ләгънәте булсын дип Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз" - ‎
дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте төшүдән куркып килмәделәр.‎
‎62. Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, ‎
мәгәр Аллаһ әзе генә, Ул - Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче.‎
‎63. Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык ‎
кылучы азгыннарны белә, Аның гәзабыннан котыла алмаслар.‎
‎64. Әйт: "Ий китап әһелләре безнең һәм сезнең өчен бер тигез хак булган Коръәндәге ‎
Аллаһ сүзләренә килегез! Ул сүзләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаубыз һәм ‎
Аллаһуга һичкем тиңдәш кылмаубыз, һәм дә Аллаһудан башка бер-беребезне Илаһә ‎
урнына тотмаубыздыр". Әгәр Коръән юлына керүдән баш тартсалар, аларга әйтегез: ‎
‎"Безнең Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр икәнлегебезгә шаһит булыгыз" - ‎
дип.‎
‎65. Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим ‎
безнең диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил ‎
Ибраһимнән соң иңдерелде. Ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара ‎
булдыгыз, шуны инсаф илә уйлап карамыйсызмы?‎
‎66. Ий китабий кәферләр ни өчен Мухәммәд г-м белән тартышасыз аның хак пәйгамбәр ‎
икәнен белә торып? Аң булыгыз бу эшегез сезнең өчен бик ямандыр! Әмма ‎
Ибраһимнең кайсы диндә икәнен белмичә тартышуыгыз тагын да кабахәт эшдер. ‎
Ибраһимнең динен Аллаһ белүчерәк ләкин сез белмисез.‎
‎67. Ибраһим яһүд динендә дә булмады, ләкин хак тарафына нык авышкан чын ‎
мөселман иде, вә ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады.‎
‎68. Дөреслектә Ибраһимгә ияргән кешеләр, аның динендә булырга әһелерәкләр, янә ‎
Мухәммәд г-м вә Коръән белән гамәл кылган мөэминнәр Ибраһим динендә булырга ‎
әһелерәкләрдер. Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрнең хуҗасы, аларның ‎
теләген үтәүчедер.‎
‎69. Китабий кәферләрдән бер төркем кәферләр, сезне хак диннән адаштырырга ‎
теләделәр. Ләкин Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәрне адаштыра алмаслар, ‎
мәгәр үзләрен адаштырырлар, ләкин адашуларын сизмәсләр.‎
‎70. Ий китабий кәферләр, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Үзегез шул ‎
аятьләрне ишетеп беләсез, ишеткәнлегегезгә үзегез шаһитсыз.‎
‎71. Ий китабий кәферләр, ни өчен, белә торып, хакка батылны катнаштырасыз? Ягъни ‎
дөреслеккә ялганны кушасыз вә ни өчен, белә торып, хакны яшерәсез?‎
‎72. Китабий кәферләрдән бер таифә үзләренә әйтте: "Мөэминнәргә иңгән аятьләргә ‎
көннең Әүвәлендә ышаныгыз, аннары көннең ахырында инкяр итегез, бәлки ‎
диннәреннән кайтырлар", - дип.‎
‎73. Янә кәферләр әйттеләр: "Мөэминнәргә ышанмагыз, мәгәр үзегезнең динегезгә ‎
ияргән кешеләргә генә ышаныгыз". Әйт: "Әлбәттә, Аллаһ һидияте генә һидият, ул ‎
Коръән Кәримдер". Ий китабий кәферләр, сезгә бирелгән Тәүрат, Инҗил кеби ‎
Коръәннең Мухәммәд г-мгә бирелгәнлегенә хөседләнеп аны инкяр игәсез, яки ‎
мөэминнәр өстен булганга хөсөдлөнеп Коръәнне инкәр итәсез. Ягъни ахмаклык белән ‎
Аллаһуга каршы барып, Аның фазыйләтен өмет итәсез. Дөреслектә фазыйләт Аллаһ ‎
кулында, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм фазыйләте кемгә тиешле ‎
икәнлекне белүче.‎
‎74. Аллаһ үзенең рәхмәтенә теләгән кешеләрен хаслар. Аллаһ олугъ фазыйләт иясе.‎
‎75. Китабий кәферләрдән кайберләренә күп кенә алтын бирсәң әманәт итеп, ул аны ‎
сиңа хыянәтсыз кайтарып бирер. Вә ул кәферләрдән кайберләренә бер генә алтын ‎
бирсәң, ул аны сиңа кайтарып бирмәс, мәгәр таләп итеп өстендә даим торсаң гына ‎
бирер. Бурычны яки амәнәтне тапшырмаулары шуның өчен булды - әйттеләр: "Яһүд ‎
яки насара булмаган кешеләргә безнең зарарыбызга йөрергә юл юк", - дип. Шуннан соң ‎
мөшрик булмаган кешеләрнең бурычларын бирмәс булдылар. Алар Аллаһ хакында һәм ‎
Аның дине хакында белеп ялган сөйлиләр.‎
‎76. Бәлки бер кеше үзенең гәһден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез ‎
бирсә һәм хыянәтләрдән сакланса- әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһ әлбәттә сөяр.‎
‎77. Аллаһуга булган гәһедләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт ‎
нигъмәтләре юк, Аллаһ алар белән рәхимле сөйләшү илә сөйләшмәс, рәхимле карау илә ‎
карамас һәм аларны гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга - рәнҗеткүче каты гәзаб булыр.‎
‎78. Шиксез, алардан бер таифа Аллаһ китабы Тәүратны һәм Инҗилне үз телләре белән ‎
үзгәртеп укыйлар, сез аларны Аллаһ китабын укыйлар дип хисаплавыгыз өчен. Ләкин ‎
аларның укыганы Аллаһ китабы түгел, үзләренең ялган сүзләрен Аллаһудан ‎
иңдерелгән сүз диләр. Юк ул сүзләр Аллаһудан түгел, ләкин Аллаһуга ифтира кылып ‎
ялганны сөйлиләр, үзләре дә беләләр ялган сөйләгәннәрен.‎
‎79. Аллаһудан кешеләргә китап һәм Ислам диненең хөкемнәре һәм пәйгамбәрлек ‎
бирелгәннән соң ул пәйгамбәрнең, Аллаһуга гыйбадәт кылмагыз, миңа гыйбадәт ‎
кылыгыз дип әйтмәк һич тә дөрес булмый. "Чөнки мөшрикләр, Мухәммәд үзенә ‎
гыйбадәт кылдырырга тели диделәр". Ләкин пәйгамбәр, "Аллаһ китабыннан ‎
өйрәнгәнегез белән вә пәйгамбәрдән дәрес алганыгыз белән Раббыгыз булган Аллаһуга ‎
гына кол булыгыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз", - дип әйтергә бурычлы.‎
‎80. Ул пәйгамбәр сезгә фәрештәләрне вә пәйгамбәрләрне Илаһә итеп алыгыз димәс. ‎
Әйә пәйгамбәр сезне мөселман булганыгыздан соң көферлеккә өндәрме?‎
‎81. Без биргән китапны һәм ислам хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештерерсез, дип, ‎
Аллаһ пәйгамбәрләрдән гәһед алды. Аннары Мухәммәд г-м сезгә пәйгамбәр булып ‎
килде, кулыгыздагы Тәүрат вә Инҗилне тәсдыйк иткәне хәлдә. Пәйгамбәргә итагать ‎
итегез вә ярдәм бирегез, дип Аллаһ сезгә әмер бирде. Аллаһ әйтте: "Ий китап әһелләре ‎
Мухәммәд г-мнең расүл икәнлеген икрар кылдыгызмы вә ана иман китергәнлегегезгә ‎
Минем гәһдемне кабул иттегезме?" Әйттеләр: "Икрар кылдык вә гәһдеңне кабул иттек". ‎
Аллаһ әйтте: "Икрарыгызга шаһит булыгыз! Мин дә сезнең белән бергә ‎
шаһитләрдәнмен".‎
‎82. Бу гәһедтән соң берәү Коръән белән гамәл кылудан баш тартса, баш тартучылар ‎
фасыйклардыр.‎
‎83. Әйә гафил кешеләр Аллаһ төзегән хак динне ташлап, бидегәтләрдән төзелгән батыл ‎
динне тотмакчы булалармы? Бит җирдәге вә күкләрдәге һәрбер мәхлук теләп һәм ‎
теләмичә дә Аллаһуга итагать итәр. Вә барчалары да Аллаһуга кайтырлар.‎
‎84. Әйт: "Үзем һәм өммәтем иман китердек Аллаһуга, үзегезгә иңдерелгән Коръәнгә, ‎
Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә һәм аларның нәселеннән килгән ‎
пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә һәм Мусага бирелгән Тәүратка, Гыйсага ‎
бирелгән Инҗилгә, шулай ук башка пәйгамбәрләргә Раббыларыннан иңдерелгән ‎
вәхийләргә. Пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бер тигез ‎
ышанабыз. Без Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрбез", - дип.‎
‎85. Берәү ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый, ‎
ул ахирәттә хәсрәтләнүче вә һәлак булучыдыр.‎
‎86. Аллаһ ничек хак юлга күндерсен иман китергәннән соң кәфер булган кавемне? ‎
Үзләре Аллаһуга ышанып, Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә дә шәһадәт ‎
бирделәр һәм аларга һәр нәрсәне бәян итүче Коръән дә килде. Шуннан соң алар ‎
пәйгамбәргә иярүдән вә Коръән белән гамәл кылудан баш тартып, кәфер булдылар. ‎
Аллаһ, әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә күндерми.‎
‎87. Ул залимнәрнең җәзалары, Аллаһуның, фәрештәләрнең вә барча кешеләрнең ‎
ләгънәтедер.‎
‎88. Алар ләгънәттә һәм гәзабта мәңге калучылар, алардан гәзаб җиңеләйтелмәс вә ‎
аларга рәхмәт карау белән карау булмас.‎
‎89. Мәгәр шул золым эшләреннән тәүбә итсәләр һәм Коръән белән гамәл кылып ‎
иманнарын вә диннәрен дөресләсәләр, Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле.‎
‎90. Иман китергәннән соң кәфер булган кешеләр, Коръән белән гамәл кылмыйча ‎
көферлекләрен арттырдылар. Инде аларның тәүбәләре кабул булмас, чөнки алар хак ‎
юлдан бик нык адашканнар.‎
‎91. Әгәр алар Коръән юлына кайтмыйча, кәфер хәлләреңдә үлсәләр, кулларында җир ‎
тулысы алтын булса да, Аллаһ гәзабыннан котылу өчен шул алтыннарын садака ‎
кылсалар да, кабул булмас иде. Ул кәферләргә ахирәттә каты рәнҗеткүче гәзаб булыр, ‎
ярдәмче булмас.‎
‎92. Ий мөселманнар, үзегезгә сөекле нәрсәләрдән мохтаҗ мөселманнарга бирмичә ‎
торып, Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләргә ирешә алмассыз. Бит Аллаһ сезнең нинди ‎
нәрсәләрдән садака биргәнегезне беләдер.‎
‎93. Ягъкуб балаларына барча ризык хәләл булып, мәгәр Тәүрат иңмәс борын үзләре ‎
хәрам кылган нәрсәләр хәләл түгел иде. Ягькуб пәйгамбәр: "Сырхау чагында ‎
сәләмәтләнсәм, дөя итен вә сөтен үземә хәрам кылырмын", - дип нәзер әйткән иде, ‎
сәламәтләнгәч дөя итен ашамас һәм сөтен эчмәс булды. Аңа карап балалары да ‎
үзләренә хәрам кылдылар. Яһүдләр, бу хөкем Тәүратта бар дип, Мухәммәд г-м белән ‎
тартыштылар. Син аларга Тәүратны алып килегез, ул хөкемне карыйк, диген! Алар ‎
хәйран булдылар, чөнки ул хөкем Тәүратта юк.‎
‎94. Аллаһудан китап килеп һәр нәрсәне ачык бәян иткәннән соң, берәү Аллаһуга ‎
ялганны ифтира кылса, андый кешеләр залимнәрдер.‎
‎95. Әйт: "Аллаһу тәгалә дөрес сөйләде, дөрес хөкем итте", - дип. Ибраһим диненә ‎
иярегез! Ул батылдан хакка нык авышкан изге пәйгамбәр һәм ул Аллаһуга шәрик ‎
катучылардан булмады.‎
‎96. Дөреслектә кешеләргә гыйбадәт өчен салынган өйнең әүвәле Мәккәдәге ‎
Кәгъбәтүллаһдыр. Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбарәк, Кәгъбәтүллаһ барча галәмнәр ‎
өчен һидәят билгесе.‎
‎97. Ул Кәгьбәтүллаһда билгеле галәмәтләр бар, шулардан берсе Ибраһим г-мнең ташка ‎
баткан аяк эзләредер. Анда кергән кеше гаепле булса да, анда чагында хөкем ителүдән ‎
иминдер. Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү ‎
хаҗның, фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ ‎
бөтен галәмнәр мәхлугыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, ‎
карышкан кешеләрне гәзаб кылыр.‎
‎98. Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Бит Аллаһ ‎
сезнең кылган эшләрегезгә, әлбәттә, шаһит", - дип.‎
‎99. Әйт: "Ий китап әһелләре, ни өчен ислам диненә зарар өстәп, иман китергән ‎
кешеләрне Аллаһ юлыннан тыясыз? Бит үзегез исламның хаклыгына шәһитләрсез. ‎
Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел.‎
‎100. Ий мөэминнәр! Әгәр китабий кәферләрдән бер фиркага иярсәгез, аларга итагать ‎
итсәгез, алар сезне иман китергәнегездән соң кире көферлеккә кайтарырлар.‎
‎101. Ничек көферлек кыла аласыз, сезгә Аллаһуның аятьләре укылганда, арагызда ‎
Аның расүле дә бар. Аллаһ китабы - Коръәнгә тотынган кеше, шиксез, туры юлга ‎
күнелде.‎
‎102. Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык ‎
сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!‎
‎103. Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни ‎
Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә ‎
аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә ‎
биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә ‎
дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды ‎
да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән ‎
идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә ‎
төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян ‎
итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез!‎
‎104. Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар ‎
сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга ‎
әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидегәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә ‎
шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр.‎
‎105. Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен ‎
бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ‎
ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. ‎
Аларгадыр олугъ гәзаб. (Бидегәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге ‎
китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру ‎
буладыр.)‎
‎106. Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган ‎
кешеләргә: "Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз ‎
өчен җәһәннәм гәзабын татыгыз", - дип әйтелер. "Мөселман булганнан соң кәфер ‎
хәлендә үлеп, йөзләре каралачак кешеләр кемнәр алар", - дип сахәбәләр Мухәммәд г-‎
мнән сораганнар. "Йөзләре каралып, җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидегәт гамәлләрне ‎
кылучы мөселманнар", - дип җавап биргән.‎
‎107. Әмма бидегәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы ‎
мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге ‎
калырлар.‎
‎108. Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән ‎
укырбыз. Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми.‎
‎109. Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһуныкы вә һәр әмер Аллаһуга кайтадыр.‎
‎110. Ий сез Мухәммәд г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе ‎
булдыгыз, Аллаһуга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге ‎
гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп ‎
тыйдыгыз. "Аллаһ, сахәбәләрне бу аять белән мактады, чөнки аларның ярдәме белән ‎
ислам дине куәтләнде һәм бөтен дөньяга таралды". Китабий кәферләр иман китереп, ‎
Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алардан Коръән ‎
белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге - фасыйклардыр‎
‎111. Ий мөэминнәр! Иманыгыз таза булса, кәферләр сезгә зарар ирештерә алмаслар, ‎
мәгәр яман сүзләр белән күңелегезне рәнҗетерләр, әгәр сезнең белән сугышсалар, ‎
сезнең гайрәтегездән куркып, артларына качарлар. Аннары аларга ярдәмче булмас.‎
‎112. Мөселманнар белән кайда гына сугыш кылсалар да, аларга җиңелү хакарәте лязем ‎
ителде, мәгәр ислам хөкүмәте астында булсалар, Аллаһуның вә мөэминнәрнең хөкеме ‎
белән җәзия түләп имин булырлар. Алар Аллаһуның ачулы каһәрен өсләренә алдылар ‎
һәм дә аларга мескенлек лязем ителде. Ягъни җәзия түләүдән куркып, мескенлек ‎
сурәттә йөрделәр. Бу җәзалар аларга лязем ителде, Аллаһуның аятьләрен инкяр ‎
иткәннәре вә пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен. Аллаһуның каһәрендә ‎
калулары, Аллаһуга каршып хактан батыл тарафына үтүләре сәбәпледер.‎
‎113. Китабий кәферләрнең иман китереп, мөселман булган өммәте исламны кабул ‎
итмәгәннәре кеби булмаслар. Исламны кабул иткән өммәт, хаклыкта таза торганнары ‎
хәлдә төннәр буе Аллаһуның аятьләрен укырлар һәм сәҗдә кылырлар.‎
‎114. Ул өммәт Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышаналар, кешеләрне яхшылыкка өндиләр, ‎
гөнаһлы эшләрдән тыялар һәм үзләре яхшы эшләрне эшләргә һәрвакыт ашыгалар. Әнә ‎
шуның өчен алар изге кешеләрдән булдылар.‎
‎115. Аларның кылган изге гамәлләренең әҗере Аллаһ хозурында инкяр ителмәс. ‎
Аллаһудан куркып, гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләрне, әлбәттә, Аллаһ белә.‎
‎116. Дөреслектә кәферләргә Аллаһ гәзабыннан котылырга маллары һәм балалары һич ‎
файда бирмәс. Алар ут әһелләре, аңда мәңге калырлар.‎
‎117. Кәферләрнең дөньяда халык файдасына биргән малларының мисалы салкын җил ‎
кебидер: ул салкын җил залим кавемнең игеннәренә иреште һәм игеннәрен һәлак итте. ‎
Аллаһ аларга золым итмәде ләкин алар үзләренә золым иттеләр.‎
‎118. Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка һичбер кавемне дус тотмагыз! Алар сезнең ‎
динегезне бозу һәм үзегезне аздыру өчен тырышуларында кимчелек кылмаслар. Алар ‎
сезнең гөнаһлы булуыгыз яки Коръән юлыннан чыгуыгыз өчен бик каты тырышалар. ‎
Дөреcлектә авызларыннан хакка каршы әче яки пычырак сүзләр заһир булды, бигерәк ‎
тә күңелләрендәге яман ниятләр кабахәтлектә олугърактыр. Ий мөэминнәр ‎
дошманнарыгыз хакында аятьләребезне сезгә бәян кылдык шаять аңлап аларның ‎
зарарыннан сакланырсыз!‎
‎119. Ий мөэминнәр сез кәферләрне, бидегәтче мөшрикләрне ничек сөясез? Бит алар ‎
сезне һич тә сөймиләр. Сез китапларның барчасына да ышанасыз, алар кайберләренә ‎
генә ышаналар. Алар сезгә очыраганда "без дә ышандык" диләр, әгәр аулак урынга ‎
җыелсалар, сезгә хөседләнеп һәм сезгә зарар итә алмауларына ачуланып, бармакларын ‎
тешлиләр. Әйт: "Ачуыгыздан шартлап үлегез", - дип. Аллаһ мөэминнәрнең дә, ‎
кәферләрнең дә күңелләрендә булган нәрсәне белә.‎
‎120. Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен ‎
каралта, әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык ‎
килгәндә чыдап сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, ‎
динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап ‎
алучыдыр.‎
‎121. Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш ‎
урыннарына урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә ‎
кәферләрнең эшен белүчедер.‎
‎122. Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике ‎
таифәнең хуҗасы - Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары ‎
сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, ‎
курыкмасыннар!‎
‎123. Ий мөэминнәр, дөреслектә Аллаһ сезгә бәдер сугышында ярдәм бирде, сез аз ‎
идегез, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз һәм нигъмәтләренә шөкер итегез!‎
‎124. Мухәммәд г-м мөэминнәргә әйтте: "Раббыгыздан сезгә ярдәм өчен өч мең ‎
фәрештәнең иңдерелүе җитмиме?"‎
‎125. Бәлки өч мең фәрештә җитәдер, әгәр авырлыкка чыдасагыз һәм сугышта чиктән ‎
үтүдән саклансагыз, Раббыгыз сезгә биш мең фәрештә белән ярдәм бирер, ул ‎
фәрештәләр ак маңгайлы атларга атланган булырлар, башларында ак чалмадыр.‎
‎126. Бу эшне Аллаһ эшләмәде, мәгәр сезгә шатлык булсын өчен һәм фәрештәләрнең ‎
иңүеннән күңелләрегез карарланып куәт тапсын өчен эшләде. Бер нинди заттан ярдәм ‎
юк, мәгәр кодрәт вә хикмәт иясе Аллаһудан гынадыр.‎
‎127. Аллаһ фәрештәләр белән ярдәм кылды, кәферләрдән бер җәмәгатькә җәза бирмәк ‎
өчен яки җиңелсеннәр өчен, әгәр җиңелсәләр, хәсрәт белән кайтырлар. "Бәдер ‎
сугышында мөшрикләрнең җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсиргә алынды".‎
‎128. Ий Мухәммәд г-м, һичбер эштә сиңа ихтыяр юктыр. Өход сугышыннан соң ‎
сахәбәләр: "Йә расүлүллаһ Аллаһудан сора, кәферләрне һәлак итсен", - диделәр. Ләкин ‎
Аллаһ бу эштән тыйды. Бәлки тәүбә итәрләр дә Аллаһ аларны гафу итәр, тәүбә ‎
итмәсәләр Аллаһ аларны гәзаб кылыр чөнки алар залимнәрдер.‎
‎129. Җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке. Аллаһ теләгән бәндәсен ‎
ярлыкар вә теләгән бәндәсен гөнаһлары өчен гәзаб кылыр. Ләкин тәүбә вә итагать ‎
белән Аллаһуга кайтучыга Ул ярлыкаучы һәм рәхимле.‎
‎130. Ий мөэминнәр, риба ашамагыз, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып ‎
алмагыз, катлап-катлап хәрам ашамагыз! Аллаһуның сүзләрен, хөкемнәрен ‎
игътибарсыз калдырудан сакланыгыз, шаять гәзабтан котылып, өстенлек табарсыз.‎
‎131. Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт кылынырсыз.‎
‎132. Дәхи тәүбә итеп төзәлегез вә изге гамәлләр кылу белән
‎133. Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр ‎
тарафына ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва ‎
мөэминнәргә хәзерләнде.‎
‎134. Ул мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга ‎
садака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, гәепле кешеләр гафу сораганда гафу ‎
итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер.‎
‎135. Фәхеш эшләрне эшләүчеләр яки Аллаһ хөкемнәрен бозып үзләренә золым итсәләр, ‎
аннары тәүбә итеп, төзәлеп ярлыкауны сорап Аллаһуны күп зәкер итсәләр, аларны ‎
Аллаһ ярлыкар. Кем ярлыкар гөнаһларны? Һичкем түгел, мәгәр Аллаһ үзе генә ‎
ярлыкаучы. Ул тәүбә итүчеләр әүвәлдә эшләгән гөнаһлы эшләрне инде эшләмәделәр, ‎
чөнки алар нәрсәдән тәүбә иткән булсалар, аны эшләргә ярамаганлыкны беләләр.‎
‎136. Бу тәүбә итүчеләрнең җәзасы, Раббылары тарафыннан гафу ителмәк һәм җимеш ‎
агачлары астыннан елгалар ага торган җәннәтләр. Изге гамәл кылучыларның җәзасы ‎
нинди хуш нигъмәтләрдер.‎
‎137. Дөреслектә сездән алдагы кешеләргә дә Аллаһ ислам динен генә өйрәткән иде. ‎
Аллаһуга итагать иткән кешеләр хак диндә вә туры юлда булдылар. Әмма нәфескә яки ‎
шайтанга ияргән кешеләр төрле фиркаләргә бүленеп адашу юлында булдылар. Ничек ‎
кенә яшәсәләр дә алар дөньядан үтеп киттеләр. Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, ‎
ялганчыларның хәле ничек булды?‎
‎138. Бу Коръәннең һәрнәрсәдән хәбәр биреше, кешеләр өчен ачык аңлатма вә туры ‎
юлга һидәят һәм тәкъва кешеләргә чын вәгазьдер.‎
‎139. Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! ‎
Дошманнарыгыздан курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез ‎
өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә, әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ‎
ышанучылардан булсагыз!‎
‎140. Ий мөэминнәр, сезгә өход сугышында җәрәхәтләр ирешкән булса, кәферләргә дә ‎
бәдер сугышында җәрәхәтләр иреште сезгә ирешкән хәтле. Дөнья көннәрен әнә шулай ‎
әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кәферләр файдасына. Аллаһ ‎
өход көнен сезнең зарарыгызга кылды, чын мөэминнәрне күрсәтмәк өчен, мөселманнар ‎
шунда сыналдылар, монафикълар качтылар һәм чын мөселманнар Аллаһ юлында ‎
шәһид булсыннар өчен шулай кылды. Аллаһ, әлбәттә, залимнәрне сөйми.‎
‎141. Аллаһ бу көнне шулай кылды мөэминнәрне гафу итеп, кәферләрне һәлак итәр ‎
өчен.‎
‎142. Ий мөэминнәр, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сезләрдән ислам динен ‎
куәтләр өчен кәферләр белән сугышкан һәм сугыш юлында төрле авырлыкларны ‎
күтәргән хак мөэминнәрне әллә Аллаһ белми дип уйлыйсызмы?‎
‎143. Дөреслектә өход сугышыннан элек Аллаһ юлында шәһид булуны теләдегез, менә ‎
инде үзегез теләгән үлемне күзегез белән күрдегез.‎
‎144. Мухәммәд һичкем түгел, мәгәр Аллаһуның хак рәсүледер. Әлбәттә, аңардан әүвәл ‎
күп рәсүлләр килеп киттеләр. Әгәр Мухәммәд г-м үлсә яки үтерелсә, сез сахәбәләр хак ‎
динне ташлап, әүвәлге батыл динегезгә кайтырсызмы? Бер мөэмин ислам динен ташлап ‎
әүвәлге батыл диненә кайтса, Аллаһуга зарар кыла алмас, мәгәр үзенә зарар кылыр, ‎
һәлак булыр. Ислам динендә булганы өчен шөкер итеп, Аллаһ юлында сугыш ‎
кылучыга Аллаһ бик тиз җәннәт нигъмәтләре белән хакын түләр.‎
‎145. Бернинди зат та Аллаһ тәгаен иткән вакыттан башка вакытта үлмәс, мәгәр һәркем ‎
Аллаһ билгеләгән сәгатьтә үләр. Бер мөселман дин белән яки бидегәт гамәлләр белән ‎
дөнья малын кәсеб итсә, бирербез аңа дөнья малын әмма ахирәттә аңа һичнәрсә булмас. ‎
Бер мөселман дөрес гамәле белән ахирәтне кәсеб итсә, аңа бирербез ахирәттә җәннәт ‎
нигъмәтләрен исламга шөкер итеп Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне бик тиз ‎
җәннәт нигъмәтләре белән нигьмәтләндерербез.‎
‎146. Пәйгамбәр белән бергә Аллаһуга бирелгән күпме мөэминнәр сугышларга ‎
чыктылар. Алар сугышларның катылыгыннан ирешкән авырлыктан курыкмадылар, ‎
дошманның гаскәре күплегеннән зәгыйфьләнмәделәр вә гаҗизлек тә, мескенлек тә ‎
күрсәтмәделәр, бәлки гайрәт белән сугыштылар. Гайрәт белән сугышучыларны вә ‎
авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр.‎
‎147. Пәйгамбәрләргә ияреп сугыш кылган мөэминнәрнең сүзләре: "Ий Раббыбыз, ‎
гөнаһларыбызны һәм эшләребездә чиктән үтүләребезне ярлыка, сугыш сафларында ‎
аякларыбызны таза кыл һәм кәферләрне җиңәргә безгә ярдәм бир!"‎
‎148. Аллаһ аларга дөнья нигъмәтләрен бирде һәм ахирәтнең мәңгелек яхшы ‎
нигъмәтләрен дә бирде. Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне Аллаһ, ‎
әлбәттә, сөя.‎
‎149. Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар ‎
белән дус булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә ‎
кайтарырлар. Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз.‎
‎150. Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына ‎
итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе.‎
‎151. Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр ‎
җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып ‎
киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил ‎
иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә ‎
курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт ‎
залимнәрнең кайтачак урыннары.‎
‎152. Дөреслектә Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсендә торды. Өход сугышында башта ‎
мөшрикләрне үтердегез һәм куркытып качырдыгыз. Сез ике тау арасына саклык өчен ‎
пәйгамбәр тарафыннан куелган мөэминнәр, үзегез сөя торган мөшрикләрнең җиңелүен ‎
күргәч, урыныгыздан китү-китмәү хакында низагълаштыгыз һәм күбрәгегез ‎
пәйгамбәрнең рөхсәтеннән башка урыннарыгызны ташлап китеп, гөнаһлы булдыгыз, ‎
шул арада ике тау арасыннан мөшрикләрнең атлы гаскәре артыгыздан төште һәм ‎
куркып качкан мөшрикләр дә кире борылып килделәр. Сез ике арада кысылып ‎
калдыгыз, хәтта куркуга төштегез. Сездән өход сугышына табыш малын алыр өчен ‎
баручылар бар һәм ахирәтне өмет итеп Аллаһ ризалыгы өчен генә баручылар да бар. ‎
Пәйгамбәргә хыянәтле булганыгыздан соң мөшрикләрне җиңүдән сезне дүндерде, ‎
ягъни сезгә ярдәм бирмәде һәм тәкъва мөэминнәрне ачыклап күрсәтте. Барыгызны да ‎
сынар өчен Аллаһ шулай эшләде. Дөреслектә Аллаһ мөэминнәргә рәхмәт иясе.‎
‎153. Өход сугышында мөшрикләр җиңә башлагач, һичкемгә илтифат итмичә, ‎
пәйгамбәрне ташлап тауга качасыз, пәйгамбәр минем яныма җыелыгыз дип ‎
кычкырадыр, ә сез үлемнән куркып, һаман качасыз шуның өчен Аллаһ сезгә кайгы ‎
өстенә кайгы бирде. Беренче кайгы - тау арасын ташлап китүләре, икенче кайгы - ‎
сугыш каты барганда тауга качуларыдыр. Чөнки бу ике кайгы өчен соңыннан бик каты ‎
кайгырдылар. Бу ике кайгы сәбәпле сугышта җиңелүегез һәм табыш малын кулга ‎
төшерә алмавыгыз өчен, шулай ук шәһид булган яки яраланган кардәшләрегез өчен ‎
артык кайгырмавыгыз өчен Аллаһ шулай кылды. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән ‎
хәбәрдәр.‎
‎154. Өход кайгысыннан соң Аллаһ сезгә тыныч булган йокыны иңдерде, ул йокы ‎
Сезләрдән ихлас мөэминнәргә галиб булыр, алар тынычланып йокларлар, йокыдан соң ‎
кайгылары бетәр, куәтләре артыр, ул йокы Сезләрдән тәкъва таифәгә ирешер. Икенче ‎
таифә үзләрен хәсрәткә салды, Аллаһуга хаксыз наданлык занын кылу белән. Алар ‎
сугыш эшләреннән безгә ярдәм яки мал бармы диләр. Әйт: "Ярдәм вә мал, һәммәсе ‎
Аллаһ кулындадыр". Янә алар сиңа белдермәгән яман уйларын күңелләрендә ‎
саклыйлар, сугыш эшләрендә Аллаһудан безгә ярдәм булган булса, бу урында, әлбәттә, ‎
үтерелмәгән булыр идек диләр. Әйт: "Гәрчә өйләрегездә булсагыз да үлем белән ‎
тәкъдир ителгән кешеләр, әлбәттә, үтәчәк урыннарына чыгар иделәр". Аллаһ бу ‎
эшләрне кылды, күкрәк эчегездә булган начар уйларыгызны ачар өчен, һәм ‎
күңелләрегездәге наданлык занын ачып сезне гафу итәр өчен. Бит Аллаһ күкрәкләр ‎
эчендә булган уйларны белүче.‎
‎155. Мөселманнар вә мөшрикләр гәскәре сугышыр өчен бер-берсенә каршы килгән ‎
заманда, сезләрдән артларына борылып китүче бер таифә мөселманнарның хата эшләре ‎
сәбәпле, шайтан аларны абындырды. Тәүбә истигъфарлары соңында Аллаһ аларны ‎
гафу итте. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм миһербанлы.‎
‎156. Ий мөэминнәр, кәферләр кеби булмагыз, аларның монафикъ дуслары, сәүдә белән ‎
юлда йөргәндә яки сугышта үлүчеләре булса, өйдә торган дуслары әйтер: "Әгәр алар ‎
безнең белән бергә өйдә торсалар, үлмәс вә үтерелмәс иделәр", - дип. Ул ‎
монафикъларның күңеленә хәсрәт булсын өчен Аллаһ кәферләрдән шул сүзләрне ‎
әйттерде. Аллаһ тергезә һәм үтерә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче.‎
‎157. Әгәр Аллаһ юлында үтерелсәгез яки үлсәгез, Аллаһ тарафыннан гафу ителү һәм ‎
рәхмәт кылыну әлбәттә хәерледер сезнең җыйган дөнья малыгыздан.‎
‎158. Әгәр үлсәгез яки үтерелсәгез дә кубарылып Аллаһуга барырсыз.‎
‎159. Ий Мухәммәд г-м, Аллаһуның рәхмәте белән өммәтеңә шәфкатьле булдың, әгәр ‎
каты күңелле булсаң, әлбәттә, синең тирәңнән качар иделәр. Сахәбәләрнең хата ‎
эшләрен гафу ит һәм алар өчен Аллаһудан ярлыкауны сора һәм дә зур эш булганда алар ‎
белән киңәш ит! Әгәр бер хәерле эшне ниятләсәң, Аллаһуга тәвәккәл итеп ниятләгән ‎
эшеңне эшлә, киңәшкә алданып буш калма! Аллаһ, әлбәттә, үзенә тәвәккәл итүчеләрне ‎
сөядер.‎
‎160. Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне җиңүче булмас. Әгәр ярдәм бирмәсә, ‎
җиңелүчеләрдән кылса, шуннан соң сезгә кем ярдәм бирер? Шулай булгач, мөэминнәр ‎
Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар!‎
‎161. Табыш малына хыянәт итмәк пәйгамбәргә һич дөрес булмас. "Өход сугышында ‎
сахәбәләр, табыш малын үзебез барып алмасак, пәйгамбәр бирмәс", - дип зан ‎
кылдылар. Бер кеше табыш малына хыянәт итсә, кыямәт көнендә шул малын күтәреп ‎
Аллаһу хозурына килер. Аннары һәрбер кеше кылган эше буенча тиешле җәзаны алыр, ‎
тиешсез җәза белән золым ителмәсләр.‎
‎162. Әйә берәү Коръән юлы белән Аллаһ ризасына иярсә, ул кеше Коръән хөкемнәрен ‎
бозып Аллаһуның ачуын кәсеп иткән кеше белән бертигез булырмы? Аллаһуның ачуын ‎
кәсеп иткән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.‎
‎163. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр ‎
бар. Аллаһ мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер.‎
‎164. Аллаһ мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, ‎
пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһуның аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидегәт ‎
гамәлләрдән вә башка нәҗесләрдән пакълар, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен ‎
өйрәтер гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да.‎
‎165. Әйә сезгә өход көнендә кайгы ирешкән булса, сез мөшрикләргә бәдер сугышында ‎
үзегезгә ирешкән кайгының ике өлешен ирештердегез түгелме? Бу кайгы безгә ни өчен ‎
иреште дисез, син аларга: "Бу кайгы үзегездән булды", - диген. Чөнки алар пәйгамбәр ‎
әмеренә хыйлафлык кылдылар. Әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.‎
‎166. Ике гаскәр сугышыр өчен бер-берсенә юлыккан көндә сезгә ирешкән кайгы Аллаһ ‎
теләге белән булды. Чын мөэминнәрне белдерер өчен шулай кылды.‎
‎167. Янә монафикъларны мөселманнарга белдерү өчен шулай кылды. Аларга әйтелде: ‎
‎"Килегез, Аллаһ юлында сугышыгыз яки үзегезне яклап сугышыгыз", - дип. ‎
Монафикълар әгәр сугышның барлыгын белсәк, әлбәттә, сезгә ияреп сугышка ‎
чыгарбыз диләр, ләкин сугышның барын белгән көндә алар иман ягына караганда ‎
көферлек ягына якынырак иделәр. Шулай итеп алар күңелләрендә булмаган нәрсәне ‎
телләре белән сөйлиләр. Аларның күңелләрендә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.‎
‎168. Сугышка чыкмыйча өйдә калган монафикълар, сугышка чыккан кардәшләренә ‎
карата: "Әгәр алар безгә ияреп өйдә калган булсалар, әлбәттә, үтерелмәсләр иде", - ‎
диләр. Син әйт: "Әгәр үлем сезнең ихтыярда булса, үзегезгә килә торган үлемгә каршы ‎
торыгыз, хакны сөйләүчеләрдән булсагыз!"‎
‎169. Аллаһ юлында шәһид булган мөэминнәрне, үлекләр дип һич тә хисаб итмә! Бәлки ‎
алар терекләр һәм Раббылары хозурында ризыкланалар.‎
‎170. Аллаһ рәхмәт итеп биргән нигъмәтләр өчен аларның рухлары шатланучыдыр, һәм ‎
Аллаһ юлыңда бергә сугышып та үлми калган дин кардәшләренең дә рухлары алар ‎
янына кайтып җәннәттә бергә булачакларын Аллаһ аларга белдергәч, алар өчен дә ‎
шатланырлар, үзләренә дә вә үзләреннән соң яннарына барачак дин кардәшләренә дә ‎
курку һәм хәсрәт юклыгын белеп, янә шатланырлар.‎
‎171. Аллаһуның рәхмәтеннән вә фазыйләтеннән аларга нигъмәтләр булган өчен ‎
шатланырлар. Әлбәттә, Аллаһ хак мөэминнәрнең кылган изге гамәлләренең әҗерен ‎
җуймас.‎
‎172. Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м ‎
сүзләрен кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр ‎
булыр.‎
‎173. Үтеп баручы кәрван кешеләре, мөселманнарга: "Мәккә мөшрикләре сезгә каршы ‎
күп гәскәр хәзерләгәннәр, куркыгыз алардан, сугышмагыз", - диделәр. Мөшрикләрдән ‎
куркыгыз дигән сүз, мөселманнарның иманын арттырды һәм алар әйттеләр: "Ярдәм ‎
йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, Ул ни хуш вәкилдер", - дип.‎
‎174. Мөселманнар вәгъдә ителгән урынга барып Аллаһудан нигъмәт йөзеннән сугыш ‎
булмыйча, уңышлы сәүдә итеп күп мал белән сәламәт кайттылар, һәм Аллаһ разый ‎
булачак эшләрне кылдылар. Аллаһ яхшылыкка каршы күп яхшылык итүче олы ‎
фазыйләт ияседер. "Өход сугышыннан соң киләсе елда бәдердә сугышырбыз", - дип ‎
мөшрикләр мөселманнар белән вәгъдә кылышканнар иде. Мөселманнар гайрәт белән ‎
сугышабыз дип, вәгъдә ителгән вакытка бәдергә бардылар. Ләкин мөшрикләр, ‎
мөселманнарның гайрәтеннән куркып килмәделәр.‎
‎175. Дөреслектә сезне Мәккә мөшрикләре белән куркытучы Нагыйм шайтандыр, ул ‎
үзенең дуслары мөшрикләр вә монафикълар белән сезне куркыта. Әгәр ышанучылардан ‎
булсагыз, алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз!‎
‎176. Ий Мухәммәд г-м, надан ахмакларның көферлеккә ашыгулары сине ‎
хәсрәтләндермәсен. Дөреслектә алар Аллаһуга һич тә зарар итә алмаслар. Аллаһ ‎
аларның ахирәттә өлешсез булуларын тели һәм аларгадыр олы гәзаб.‎
‎177. Дөреслектә иманны биреп кәферне алган кешеләр, бернәрсә белән дә Аллаһуга ‎
зарар итә алмаслар бәлки аларгадыр рәнҗетүче гәзаб.‎
‎178. Кәферләр уйламасыннар Без аларга биргән мал һәм балалар үзләре өчен хәерле, ‎
дип. Без, әлбәттә, аларга мал һәм балаларны гөнаһларын арттырсыннар өчен генә ‎
бирәбез һәм аларга бирәбез хур итүче гәзаб.‎
‎179. Ий монафикълар, Аллаһ мөэминнәрне сездә булган икейөзлелек халәтендә ‎
калдырыр булмады, хәтта нәҗес монафикъларны пакь мөэминнәрдән аерганга чаклы. ‎
‎(Яшерен йөрегән монафикълар өход сугышында аерылып фаш булдылар). Ий ‎
мөэминнәр, Аллаһ сезне монафикъларның яшерен эшләрен белүче кылмады. Ләкин ‎
Аллаһ үзенең рәсүлләреннән теләгәнен ихтыяр кылыр, аларның яшерен эшен ‎
пәйгамбәргә белдерер, аннары пәйгамбәр сезгә белдерер. Аллаһуга вә расүлгә ‎
ышаныгыз, әгәр ышансагыз һәм Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, сезгә олы әҗер булыр.‎
‎180. Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар ‎
саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, ‎
саранлык белән җыйган маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чырналыр. Бит ‎
җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһуныкы, һәм Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдәр.‎
‎181. Аллаһ аларның сүзләрен ишетте, әйттеләр: "Аллаһ ярлы, әмма без бай", - дип. Тиз ‎
язарбыз әйткән сүзләрен, һәм хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләрен һәм әйтербез: ‎
‎"Татыгыз көйдерүче гәзабны", - дип.‎
‎182. Бу гәзаб сезгә үзегез кылган явыз эшегез сәбәпледер һәм Аллаһ бәндәләренә золым ‎
итүче түгел.‎
‎183. Пәйгамбәрләрне үтерүче яһүдләр әйтте: "Аллаһ безгә гәһед кылды, һичбер ‎
пәйгамбәргә ышанмаска, хәтта ул пәйгамбәр корбан чалып, ул корбанны күктән ут ‎
иңеп ашаганга чаклы". Әйт: "Дөреслектә миннән элек сезгә ачык дәлилләр һәм сез ‎
сораган корбан белән пәйгамбәрләр килде. Ни өчен пәйгамбәрләрне үтердегез, әгәр ‎
корбан китерсәң, пәйгамбәреңә ышаныгыз дигән сүзегез дөрес булса?".‎
‎184. Әгәр сине ялганчы дисәләр, синнән әүвәлге рәсүлләрне дә ялганчы санадылар, ул ‎
расүлләр ачык аңлатма һәм галәмәтләр вә күңелләрне нурландыручы китаплар белән ‎
килде.‎
‎185. Барча кеше үлем ачысын татучы һәм кыямәт көнне гамәлләрегезгә карата сезгә ‎
әҗерләрегез, әлбәттә, бирелер. Берәү җәһәннәм гәзабыннан ерак ителсә һәм җәннәткә ‎
кертелсә, дөреслектә ул кеше өстенлеккә иреште. Дөнья тереклеге кешеләрне алдаудан ‎
башка нәрсә түгел.‎
‎186. Малларыгызда бәла-каза күреп, үзегез дә бәла-казага очрап, әлбәттә, сыналырсыз, ‎
һәм сездән элек китап бирелгән кешеләрдән вә динсезләрдән, әлбәттә, мәсхәрә кыла ‎
торган сүзләрне күп ишетерсез. Әгәр боларның барына да сабыр итеп чыдасагыз һәм ‎
Аллаһуга тәкъвалек кылсагыз, әлбәттә, бу эш бик олы мөһим эшдер.‎
‎187. Аллаһ китап әһелләреннән гәһед алды, китаптагы Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ‎
ирештерерсез һәм бер хөкемне дә яшермәссез, дип. Алар гәһедләрен һәм кешеләргә ‎
китаптагы Аллаһ хөкемнәрен ирештерү бурычларын артларына ыргыттылар, шуның ‎
өчен кешеләрдән аз акча алдылар. Аллаһ хөкемнәрен дөнья малына алыштырып сәүдә ‎
итүләре, нинди кабахәт сәүдәдер.‎
‎188. Аллаһ хөкемнәрен бозучыларны вә дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен ‎
яшерүчеләрне Аллаһ гәзабыннан котылырлар дип һич тә уйлама һәм эшләмәгән эшләре ‎
өчен мактанучыларны да, ягъни без мөселманбыз дип мактаналар, ләкин Коръән белән ‎
гамәл кылмыйлар, аларны Аллаһ гәзабыннан котылырлар дип уйлама! Аларгадыр ‎
рәнҗеткүче гәзаб.‎
‎189. Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ байлыгыдыр, һәм Аллаһуның һәрнәрсәгә көче ‎
җитәдер.‎
‎190. Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә ‎
хыйлаф булышында гакыл ияләренә Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, ‎
әлбәттә, көчле дәлилләр бар.‎
‎191. Ул гакыл ияләре, намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһуны зекер ‎
итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше ‎
хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: "Ий Раббыбыз бу төзелешне Син ‎
максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакьсың! ‎
Безләрне ут гәзабыннан сакла!‎
‎192. Ий Раббыбыз, бер кешене җәһәннәм утына салсаң, дереклектә Син аны һәлак ‎
иттең. Залимнәрнең ярдәмчесе юк.‎
‎193. Ий Раббыбыз, шиксез, ишеттек иманга чакыручы Коръән сүзләрен, "Раббыгызга ‎
ышаныгыз", - дип чакыруын, әлбәттә, ышандык. Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны ‎
ярлыкагыл һәм яхшы эшләребезне начар эшләребезгә кәффарәт ит һәм изге кешеләр ‎
җөмләсеннән үтер!‎
‎194. Ий Раббыбыз, рәсүлләрең аркылы безгә вәгъдә иткән җәннәтне дә бир һәм кыямәт ‎
көнне безләрне хур кылмагыл! Син, әлбәттә, вәгъдәңне бозмыйсың".‎
‎195. Аллаһ мөэминнәрнең сорауларын кабул итте, Сезләрдән гамәл кылучының ‎
гамәлен Мин, әлбәттә, юкка чыгармыйм, ул гамәл кылучы кирәк - ир, кирәк - хатын ‎
булсын, гамәлдә барыгыз да бертигезсез. Гамәлләре кабул булуга лязем кешеләр, дин ‎
өчен күчеп киттеләр, өйләреннән кәферләр тарафыннан чыгарылдылар, Минем юлымда ‎
күп җәфа чиктеләр, мөшрикләрне үтерделәр һәм үзләре дә үтерелделәр. Әнә шундый ‎
мөэминнәрнең гөнаһларын, әлбәттә, җуярмын һәм аларны асларыннан елгалар агучы ‎
җәннәтләргә кертермен, бу аларга, яхшылыкларына күрә, Аллаһудан изге җәзадыр. ‎
Нигъмәтләрнең иң күркәме, әлбәттә, Аллаһ хозурында.‎
‎196. Сине, әлбәттә, алдамасын кәферләрнең шәһәрдән-шәһәргә йөреп сәүдә итүләре. ‎
Ягъни, дөнья малына кызыгып, ахирәт гамәленә кимчелек китермә!‎
‎197. Кәферләр кызыккан дөнья малы, вакытлыча файдаланачак бик аз нәрсәдер. ‎
Ахирәттә аларның урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр.‎
‎198. Ләкин Раббыларына гөнаһлы булудан сакланган тәкъва мөэминнәргә - асларыннан ‎
елгалар агучы җәннәтләр, алар анда мәңге калырлар, бу нигъмәт Аллаһудан иңдерелгән ‎
нигъмәтләрдер. Аллаһу хозурында булган нигъмәтләр изгеләр өчен хәерледер.‎
‎199. Китап әһелләреннән Аллаһуга, сезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм үзләренә ‎
иңдерелгән китапка ышанучылары, әлбәттә, бар. Ягъни Коръән белән гамәл ‎
кылучылар. Алар түбәнчелек белән Аллаһуга нык бирелүчеләр, Аллаһуның аятьләрен ‎
дөньяның аз акчасына сатмаслар. Ягъни дөнья малы өчен Коръән хөкемнәрен ‎
бозмаслар. Әнә шул кешеләрнең әҗерләре Раббылары хозурындадыр. Бит Аллаһ тизлек ‎
белән хисап итүче.‎
‎200. Ий мөэминнәр! Тормыш авырлыкларына, дин мәшәкатьләренә, төрле казаларга ‎
һәм дошманнарның һөҗүмнәренә сабыр итегез! Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул ‎
авырлыкларны бергәләп күтәрегез, чыдамлы-сабыр булыгыз, динегезне саклауда ‎
берләшеп, дошманга каршы бик таза торыгыз һәм Аллаһудан куркыгыз, шаять ‎
өстенлек табарсыз!‎

‎[4] НИСА (ХАТЫННАР) СҮРӘСЕ - 176 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән ‎
сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп ‎
хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул - Аллаһ ‎
исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, ‎
дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! ‎
Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче.‎
‎2. Ятимнәр малын үзләренә бирегез, ләкин яхшы малга начар мал кушып бирмәгез һәм ‎
үз малларыгызга кушып ятимнәр малын ашамагыз! Дөреслектә ятимнәр малын ашау ‎
зур гөнаһтан саналды.‎
‎3. Ятимнәрне гаделлек белән тәрбия кылырга курыксагыз, ятим булган кызлардан ‎
күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икешәр, өчәр һәм дүртәр ‎
кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз, ‎
әгәр бергә дә гаделлек кыла аямасагыз, ул вакытта сатып алган кәнизәләрегез җитәр. ‎
Югарыдагы хөкемнәр ышанычлырактыр хактан үтеп китмәвегез өчен.‎
‎4. Сөйләшеп, ризалык белән бирергә өстегезгә алган мөһерне хатыннарыгызга бирегез, ‎
әгәр хатыннарыгыз риза булып, мөһердән бер өлеш бирсәләр, рәхәтләнеп ашагыз.‎
‎5. Малларыгызны диваналарга бирмәгез, ягъни акча белән файдалана белмәгән кешегә ‎
акча бирмәгез, бит Аллаһ сезгә дөнья малын көн күрү өчен бирде, исрафтан ‎
сакланыгыз, ул диваналарны ашатыгыз, киемнәр кидерегез, яхшылап тәрбияләгез һәм ‎
йомшак сүзләр әйтегез!‎
‎6. Ятимнәрнең гакылларын тәҗрибә кылыгыз никахланырга яраклы булганга чаклы, ‎
аларның гакыллары камилләшкәнен күрсәгез, малларын үзләренә кайтарып бирегез. ‎
Хыянәт вә мәкер юлы белән ятимнәр малын ашамагыз. Бай кеше сакларга алган ‎
ятимнәр малын аз гына да ашамасын. Ятимнәр малын сакларга алган кеше фәкыйрь ‎
булса, инсаф белән зарурат кадәр генә ашасын. Ятимнәр малын үзләренә тапшырганда ‎
шәһитләр алдында тапшырыгыз. Бит һәркемнең гамәлен белеп хисан кылырга Аллаһ ‎
үзе җитәдер.‎
‎7. Ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан ирләргә өлеш булыр, вә ‎
хатыннарга да ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан өлеш булыр, мал күп ‎
булса да, аз булса да. Калган малны тиешле кешеләргә тапшыру диндә фарыз булды.‎
‎8. Үлгән кешенең малын бүлгәндә мирас малыннан өлеше булмаган ятимнәр, ‎
мескеннәр һәм якын кардәшләр килсәләр, аларга да күңелләре хушланырлык мал ‎
бирегез һәм аларга күркәм сүзләр әйтегез.‎
‎9. Ятимнәр малын ашаудан курыксыннар шул кешеләр, әгәр үзләреннән загыйф яки ‎
сабый бала калса, үзләренең балалары өчен калган малны залимнәр ашавыннан куркыр ‎
иделәр. Аллаһудан курыксыннар, ятимнәр малын ашамасыннар.‎
‎10. Бидегәть гамәлләрне сәбәп итеп, яки башка золым юлы белән ятимнәр малын ‎
ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм ‎
утына керерләр.‎
‎11. Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз ‎
калганда, ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер. Әгәр бар да хатын булып ‎
икедән артык булсалар, аларга малның өчтән ике өлешен бирелер, әгәр бер генә кыз ‎
булса, аңа калдырган малның яртысы бирелер. Әгәр мәетнең баласы яки баласының ‎
баласы булса, мәетнең ата-анасына һәрберсенә калдырган малның алтыдан бер өлеше ‎
тияр. Әгәр мәетнең баласы булмаса, ата-анасы варис булыр, анага өчтән бер өлеше, ‎
калганы атага булыр. Әгәр мәетнең бер туган кешеләре булса, анасына алтыдан бер ‎
өлеш тияр. Мәетнең әйткән васыятен вә бурычларын үтәгәннән соң гына мирас малы ‎
бүленер. Ата-ана һәм угылларыгызның кайсылары сезгә якынырак файда итү йөзеннән ‎
сез белмисез һәм кайсысына күпме мал тиешле икәнне дә белмисез. Әлбәттә, Аллаһ ‎
белеп хөкем итүче.‎
‎12. Әгәр хатыныгыз үлеп, малы калса, баласы булмаса, калган малның яртысы сезгә ‎
булыр. Әгәр баласы булса, калган малның сезгә дүрттән бере тияр, васыятьләрен вә ‎
бурычларын үтәгәннән соң. Калдырган малыгыздан хатыныгызга дүрттән бере тияр, ‎
әгәр балагыз булмаса. Әгәр балагыз булса хатыныгызга калдырган малның сигездән ‎
бере тияр, әйткән васыятегезне вә бурычларыгызны үтәгәннән соң. Әгәр мирас алачак ‎
ир яки хатын "кәләлә" булсалар, ягъни атасыз, анасыз һәм баласыз булсалар, аларның ‎
бер туган ир яки кыз кардәшләре булса, ир кардәшенә дә, кыз кардәшенә дә алтыдан ‎
бере тияр. Әгәр үлгән кешенең бер туган кардәшләре икедән артык булса, мәеттән ‎
калган малның өчтән бер өлеше һәммәсенә тигез бүленер, васыятьләрен вә бурычларын ‎
үтәгәннән соң гаделлек белән. Мирас малын Коръән күрсәткәнчә бүлү Аллаһудан ‎
фарыз ителде. Аллаһ белүче вә миһербанлы.‎
‎13. Мирас малы хакындагы хөкемнәр Аллаһуның сызган чигедер. Берәү Аллаһуга һәм ‎
Аның рәсүленә итагать итсә, Аллаһ аны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, ‎
алар анда мәңге калырлар. Моңа ирешү - өстенлекнең иң олысыдыр.‎
‎14. Берәү Аллаһуга вә рәсүленә карышып гасый булса, һәм Аллаһ чигеннән үтеп китсә, ‎
Аллаһ аны җәһәннәмгә кертер мәңге калганы хәлдә һәм аңадыр рисвай итүче газап.‎
‎15. Ий мөэминнәр! Хатыннарыгыздан бер хатынның зина кылганлыгы беленсә, үзенә ‎
белдермичә күзәтегез вә үзегездән дүрт гадел ирне шаһит итеп билгеләгез, ул хатынның ‎
эшен ачыклар өчен. Әгәр зина кылулары дөресләнсә, аларны үлгәннәренә чаклы, яки ‎
Аллаһудан берәр хөкем килгәнче, төрмәгә бикләгез!‎
‎16. Зәкәрле вә фәҗерле ике кеше зина кылсалар, аларга хурландыра торган сүзләр ‎
әйтегез. Әгәр тәүбә итсәләр вә бу эшләрен кабатламаска сүз бирсәләр, аларга газап ‎
бирүдән тыелыгыз! Шиксез Аллаһ тәүбәне кабул итүче һәм рәхмәт кылучы булды.‎
‎17. Наданлык белән хәрам эшләрне эшләгән кешеләр өчен тәүбә итмәк Аллаһуга һәм ‎
Аллаһудан гына гафу сорау һәм дә Аңа итагать итеп төзәлү һәркемгә фарыздыр. Хәрам ‎
эшләрне эшләүчеләр яки фарыз гамәлләрне калдыручылар, тизлек белән тәүбә итеп ‎
төзәлсәләр, шул кешеләрне Аллаһ гафу итәр. Аллаһ хәким һәм белүче.‎
‎18. Үлем галәмәтләре күренә башлагач кына тәүбә итүчеләрнең һәм кәфер хәлдә үлгән ‎
кешеләрнең тәүбәләре һич кабул түгел. Ул кешеләргә рәнҗетүче гәзабны хәзерләп ‎
куйдык. (Бездәге хәзерге татарлар Аллаһуга, ахирәткә, Коръәнгә, пәйгамбәргә ‎
ышанабыз диючеләренең күбрәге фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәмиләр, һәм ‎
фәхеш, хәрам эшләрдән сакланмыйлар. Сүзләрен тыңласаң, болар мөселман диясең ‎
әмма эшләренә карасаң, саф динсезләр. Әлбәттә, мондый кешеләрнең гомерләренең ‎
ахырында гына тәүбә итүләре һич файда бирмәс).‎
‎19. Ий мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел. Ягъни ‎
ире үлгән хатынның теләге булса, иргә китсен. Әгәр хатыныгызны яратмасагыз ‎
җәберләп тотмагыз, мәһерен биреп талак кылыгыз. Аерган хатыныгызны икенче иргә ‎
барудан тыймагыз, биргән мөһерләрегезне алып китүләреннән куркып, мәгәр ачык зина ‎
кылсалар, мөһерләрен бирмәсәгез дөрес булыр. Никахыгызда булган хатыннар белән ‎
яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларны бик яратмасагыз да. Өметледер сез яратмаган ‎
нәрсәдә Аллаһуның күп яхшылык кылмаклыгы.‎
‎20. Әгәр хатыннарыгызны талак итеп икенче хатын ала торган булсагыз, талак ‎
кылыначак хатыныгызга мәһерне күп биргән булсагыз да, мөһердән һичнәрсә алып ‎
калмыйча, һәммәсен биреп җибәрегез. "Талак ителгән хатынның мәһерен алу дөрес" ‎
дигән суз ялган вә ачык зур гөнаһ булса да мәһерне алып калырсызмы?‎
‎21. Талак кылган хатыннарыгыздан үзегез биргән мәһерне ничек оялмыйча, Аллаһудан ‎
курыкмыйча кире алырсыз? Дөреслектә бер-берегезгә кушылдыгыз, һәм ул хатыннар ‎
никах вакытында сездән авыр гәһедне алдылар.‎
‎22. Атагыздан калган хатынны, ягъни атагыз аерган үги анагызны никахланмагыз, ‎
үткән җаһилияттән башка ягъни мондый хәлләр җаһилият заманында булып үтте. Ул - ‎
эш әлбәттә фәхеш һәм ачулы эштер һәм ул эшне эшләгән кешеләрнең юлы кабахәт ‎
юлдыр.‎
‎23. Ий мөэминнәр, сезгә никахланырга хәрам булды: аналарыгыз, аларның аналары вә ‎
кызларыгыз, кызларыгызның кызлары, бертуган апагыз вә сеңелегез, атагызның ‎
бертуган апалары вә сеңелләре, анагызның бертуган апалары вә сеңелләре, бертуган ир ‎
кардәшләрегезнең кызлары, бертуган кыз кардәшләрегезнең кызлары, күкрәк сөтен ‎
имезүче үги аналарыгыз һәм аларның кызлары, хатыннарыгызның аналары, өегездә ‎
тәрбия ителә торган үги кызларыгыз, ягъни хатыныгызга ияреп килгән кызлар, әгәр ул ‎
хатынга якынлык кылган булсагыз. Әгәр ул хатынны никахлангач, якынлык кылмыйча ‎
талак кылсагыз, аның кызын никахлануыгызда сезгә гөнаһ юк. Дөхи аркагыздан килгән ‎
үз угылларыгызның хатыннары, һәм бертуган ике кызны бергә җыеп никахлану, мәгәр ‎
бу эшне исламга хәтле эшләдегез, исламга кергәч гафу ителдегез. Шиксез, Аллаһ ‎
ярлыкаучы вә шәфәгать итүче.‎
‎24. Янә ире булган хатыннар сезгә хәрам булды, мәгәр сугышта әсир төшкән ирле ‎
хатыннар хәләлдер. Дәхи дүрттән артыкны алу вә ислам динендә булмаган хатынны ‎
алу һәм хәрам талак белән талак ителгән хатынны алу. Ошбу күрсәтелгән хатыннар ‎
сезгә хәрам булды. Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез яки ‎
җәрия итеп сатып алыгыз, зинадан вә золымнан сакланган хәлдә яхшы мөгамәлә белән ‎
яшәр булсагыз. Никахы хәләл булган хатыннардан вакытлыча никахланып ‎
файдаланырга теләсәгез, мөһерләрен биреп, никахланып файдаланыгыз. "Бу хөкем ‎
башта йөрсә дә соңра бәрелде". Мәһер күләмен вә никах вакытын билгеләп, ‎
ризалашканнан соң янә ризалашып мәһер күләмен вә никах вакытын үзгәртсәгез, сезгә ‎
гөнаһ юк. Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп хөкем итүче булды.‎
‎25. Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче ‎
җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең ‎
иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. ‎
Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән ‎
хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы ‎
булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр ‎
бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк ‎
хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның ‎
яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан ‎
куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең ‎
өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм ‎
рәхмәт кылучыдыр.‎
‎26. Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән тәрбиясе ‎
белән әүвәлге чын хакыйкый мөселманнар юлына күндерергә һәм дә тәүбә итеп ‎
төзәлүегез бәрабәрендә сезне ярлыкарга телидер. Аллаһ белүче һәм хөкемче.‎
‎27. Аллаһ сезнең тәүбә итеп төзәлүегезне тели. Шәһевәткә ияреп, азгынлыкта булган ‎
кешеләр сезнең чиктән нык үтүегезне, яки ерак адашуыгызны телиләр.‎
‎28. Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, җиңел, ‎
дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен ‎
дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин ‎
тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны ‎
теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар).‎
‎29. Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр ‎
риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне, яки дин ‎
кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды.‎
‎30. Бер кеше хакын ашаса, яки үзен, я башка мөселманны үтерсә, ягъни бу эшләрне ‎
дошманлык вә золым юллары белән эшләсә, аны тиздән җәһәннәм утына салырбыз, ‎
Аллаһуга бу эш җиңел булды.‎
‎31. Әгәр Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрнең зурларыннан саклансагыз, ягъни фәхеш, ‎
хәрам һәм бидегәт гамәлләрдән ерак булсагыз, җиңелрәк гөнаһларыгызны изге ‎
гамәлләрегез белән җуярсыз һәм сезне хөрмәтләп җәннәтләргә кертербез.‎
‎32. Аллаһ кайберләрегезне кайберләрегездән артык кылган нәрсәгә өметләнмәгез, ‎
ягъни Аллаһ берегезгә дәрәҗә бирсә, аңа хөсөдлек кылмагыз. (Аллаһ ирләргә дәрәҗәне ‎
ике өлеш бирде, хатыннар: сез ирләр дәрәҗәсенә үрелмәгез һәм ирләр киемен кимәгез!) ‎
Ирләргә үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хатыннарга да үзләре ‎
кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хаклыктан уңышка ирешүне Аллаһуның ‎
фазыйләтеннән сорагыз! Дөреслектә Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.‎
‎33. Ата-анадан һәм якын кардәшләрдән калган малны бүлеп ала торган варислар ‎
кылдык һәрбер гаиләдә. Кайбер дуслар: "Кайсыбыз әүвәл үлсә, үлгәнебезнең малы, ‎
исән калганыбызга булыр", - дип ант итештеләр. Исән калган дустына үз өлешен ‎
бирегез! Калган малның алтыдан бере тияр. Дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит ‎
булды.‎
‎34. Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирмәк өчен Каимнәрдер. Аллаһ мәхлукләрне ‎
кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр гакылда, куәттә хатыннардан ‎
өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе ‎
өстендер. Изге хатыннар Аллаһуга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә ‎
булмаганда Аллаһ саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар, һичбер хыянәткә ‎
бармаслар. Әгәр хатыннарыгыз итагатьсез булып азуларыннан курыксагыз, яки берәр ‎
яман эшләрен белсәгез, аларны вәгәзьләгез, итагатьсезләргә Аллаһуның ачуы һәм ‎
гәзабы бар икәнлеген белдерегез. Вәгәзьләгәннән соң төзәлмәсәләр, түшәкләрендә ‎
ялгыз калдырыгыз, ягъни якынлык кылмагыз. Моннан соң да төзәлмәсәләр, аларга ‎
сугыгыз. (Бу җәза аларга: фарыз гамәлләрне үтәмәсәләр, яки берәр хәрам эшне ‎
эшләсәләр тиешледер.) Әгәр хатыннарыгыз сезгә итагать итсәләр, яки ‎
явызлыкларыннан соң төзәлсәләр, алар зарарына юл эзләмәгез, ягъни хаксыз ‎
җәберләмәгез. Әлбәттә, Аллаһ бөек һәм олы булды.‎
‎35. Әгәр ир белән хатын арасында фетнә һәм дошманлык туса, шул вакытта ‎
тормышлары бозылудан курыксагыз, гаделлек белән тикшереп араларын төзәтү өчен, ‎
ирнең якыннарыннан бер гадел кешене һәм хатын ягыннан бер гадел кешене ‎
билгеләгез. Әгәр билгеләнгән кешеләр, ир белән хатын арасын чын күңелдән төзәтергә ‎
теләсәләр һәм төзәтү өчен бөтен чараларны кылсалар, Аллаһ тәүфыйк биреп, ир белән ‎
хатын арасына дуслыкны салыр. Дөреслектә Аллаһ кешеләрнең гамәлләрен белүче һәм ‎
күңелләрендәге теләкләреннән хәбәрдар булды.‎
‎36. Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш ‎
кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, ‎
мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек ‎
итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм ‎
хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, ‎
сөйми!‎
‎37. Ул мактанучылар һәрвакыт саранлык кылалар, кешеләрне дә саранлыкка өндиләр ‎
һәм Аллаһ рәхмәт кылып биргән байлыкны һәм белемне кешеләрдән яшерәләр. Аллаһ ‎
биргән нигъмәтләр белән мактанып көфран нигъмәт кылучы үзен зур тоткан ‎
ахмакларга хур итүче гәзабны әзерләдек.‎
‎38. Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын ‎
рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан ‎
булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, ‎
шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз).‎
‎39. Рия белән мал бирүчеләр әгәр Аллаһуга ышанып гыйбадәт кылсалар, ахирәткә ‎
ышанып әзерлек күрсәләр һәм аларга Аллаһ биргән байлыктан риясыз, фәкать Аллаһ ‎
ризалыгы өчен генә мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирсәләр нинди зыян күрер иделәр? ‎
Аллаһ аларның эшен белүче булды.‎
‎40. Аллаһ бәндәләренә тузан хәтле дә золым итми, бәлки бәндәләр Аллаһуга карышып ‎
үзләренә золым итәләр. Әгәр ул тузан бөртеге хәтле эш - изгелек булса, Аллаһ ул ‎
изгелекне арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер.‎
‎41. Ни кылырлар, Коръән белән гамәл кылмаган кешеләрнең хәле ничек булыр? Һәрбер ‎
өммәтнең үзләреннән шәһитләр китергән чагыбызда Аллаһуга итагать кылмаган ‎
кешеләр ни әйтерләр? Янә, ий Мухәммәд гәләйһиссәләм, сине өммәтеңә шаһит итеп ‎
китергән чагыбызда Коръән белән гамәл кылмаган өммәтең ни әйтер?‎
‎42. Ахирәттә хисап көнендә Аллаһуга, Коръәнгә ышанмаучылар, яки ышанып та ‎
Коръән белән гамәл кылмаган кешеләр һәм алар расүлгә дә каршылык күрсәттеләр, әнә ‎
шундый кешеләр туфрак булуны, җир алар белән тигез булуны теләрләр, дәхи "дөньяда ‎
чагыбызда Аллаһ сүзләре булган Коръән хөкемнәрен яшермәгән булсакчы", - диярләр.‎
‎43. Ий мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын ‎
бармагыз! (Ул вакытта хәмер хәрам түгел иде, шул сәбәпле кайбер сахәбәләр исерек ‎
хәлдә намаз укып, аятьны хата укыдылар). Янә җөнүб хәлдә госелсез намазга якын ‎
бармагыз, мәгәр озын сәфәрдә су тапмасагыз тәяммүм белән укырсыз. Әгәр сырхау ‎
булсагыз, яки сәфәрдә булсагыз, я берәрегез даладан кайтса, пакьлеге булмаса, яисә ‎
хатыныгызга якынлык кылсагыз, тәһарәт алырга, яки госелләнергә су тапмасагыз, ул ‎
вакытта пакь җиргә ике кулыгыз белән сугыгыз һәм йөзегезне вә кулыгызны сыйпагыз. ‎
Шиксез, Аллаһ сезнең кимчелекләрегезне ярлыкаучы һәм гафу итүче булды.‎
‎44. Ий Мухәммәд г-м, күрәсеңме? Аллаһ китабыннан өлеше бар яһүд һәм насара ‎
адашмакны сатып алалар һәм сезнең дә хак юлдан адашуыгызны телиләр. (Коръән ‎
белән гамәл кылмаган мөселманнар да алар кеби адашкан булалар).‎
‎45. Ий мөэминнәр! Сезнең дошманнарыгызны Аллаһ белүчерәктер. Сезгә Аллаһ җитәр ‎
эшләрегезне башкарырга һәм Аллаһ җитәдер сезгә ярдәм бирергә.‎
‎46. Яһүдләрдән кайберләре тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр һәм ‎
Мухәммәд г-мгә әйтәләр: "Сүзеңне ишетәбез, ләкин киресенчә эшлибез һәм бездән ‎
ишетергә үзең риза булмаган яман сүзләрне ишет", - диләр. Алар телләре белән ‎
‎"рагинә" диләр, бу сүз "безгә илтифат ит" дигән мәгънәдә булса да, алар аны Мухәммәд ‎
г-мнән вә ислам диненнән көләр өчен әйтәләр иде. Әгәр яһүдләр: "Ий Мухәммәд г-м! ‎
Син риза булачак сүзләрне бездән ишет! Без Коръән сүзләрен ишеттек, Аллаһуга һәм ‎
сиңа буйсындык, безгә рәхмәт карау белән кара", - дисәләр һәм Коръән белән гамәл ‎
кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде һәм һидәяттә таза тору булыр иде. ‎
Ләкин Коръәнне инкяр кылулары белән Аллаһ аларны ләгънәт кылды, ул яһүдләрдән ‎
бик азлары гына Коръән белән гамәл кылып мөэмин булырлар.‎
‎47. Ий китап бирелгән яһүдләр! Без иңдергән Коръәнгә ышаныгыз, үзегездә булган ‎
Тәүратка да ышанганыгыз хәлдә, йөзләрегезне каралтмас борын, ул кара йөзлеләрне ‎
артларындагы адашу юлларына дүндерербез яки шимбә көн Аллаһ хөкемен бозган ‎
кешеләрне ләгънәт кылганыбыз кеби, сезне дә ләгънәт кылмас борын иман китереп, ‎
Коръән белән гамәл кылыгыз. Аллаһ әмере үтәлмеш булды.‎
‎48. Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны ‎
үзе теләгән кешедән гафу итәр. Бер кеше Аллаһуга кемнедер, нәрсәнедер тиңдәш кылса ‎
дөреслектә ул Аллаһуга олы ялганны ифтира кылган буладыр.‎
‎49. Ий Мухәммәд г-м! Күрәсеңме үзләрен гөнаһтан пакь санаган кешеләрне? Минем ‎
гөнаһым юк дип мактанучыны Аллаһ һич яратмый. Бәлки Аллаһ үзе теләгән кешене ‎
ярлыкап, гөнаһлардан пакьлар. Аллаһ лаклаган кешеләр ахирәттә фәтил хәтле дә золым ‎
ителмәсләр. (Фәтил дип хөрмә тешенең ярыгындагы ак җепкә әйтәләр).‎
‎50. "Карагыл, безнең Аллаһ хозурында гөнаһыбыз юк", - дип, ничек Аллаһуга ялганны ‎
нисбәт кылалар. Аларның зур гөнаһлы булулары өчен ялган сөйләүләре җитәдер.‎
‎51. Тәүраттан өлеш бирелгән яһүдләрне күрәсеңме? Алар ясалма мәгъбүдләргә һәм ‎
ялган хөкемнәргә ышаналар һәм кәферләргә әйтәләр: "Мөселманнарга караганда ‎
яһүдләр турырак юлдалар", - дип.‎
‎52. Әнә шул яһүдләрне Аллаһ ләгънәт кылды. Аллаһ бер кешене ләгънәт кылса, ул ‎
кеше туры юлны тапсын һәм гәзабтан котылсын өчен һич тә ярдәмчене тапмассың.‎
‎53. Ул яһүдләрнең байлыклары булса иде, әлбәттә, алар нәкыйра хәтле нәрсә дә башка ‎
кешеләргә бирмәс иделәр, ягъни алар бик сараннар. (Нәкыйра дип хөрмә тешенең ‎
өстендәге ноктага әйтелә).‎
‎54. Әя ул яһүдләр кешеләргә хөседлек кылалармы? Ул кешеләргә Аллаһ үз ‎
фазыйләтеннән нигъмәтләр яки дәрәҗә биргәне өчен. Дөреслектә Ибраһим балаларына ‎
китап бирдек, ислам диненең хөкемнәрен өйрәттек һәм зур байлык бирдек.‎
‎55. Яһүдләрнең кайберсе Коръәнгә ышанды, кайберсе ышанмады. Коръәнне инкяр ‎
кылучыларына гәзаб йөзеннән ут кыздырылган җәһәннәм җитәр.‎
‎56. Аятьләребезне инкяр кылучыларны, әлбәттә, тиздән җәһәннәм утына салырбыз. Һәр ‎
кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, гәзабның катысын ‎
татысыннар өчен. Аллаһ үч алуда көчле һәм гаделлек белән хөкем итүчедер.‎
‎57. Әмма иман китереп, Коръән тәгълимәте белән изге гамәлләр кылган кешеләрне ‎
тиздән асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез, анда мәңге калганнары хәлдә ‎
аларга җәннәтләрдә пакь, гүзәл хатыннар булыр һәм аларны рәхәтлек күләгәсенә ‎
кертербез.‎
‎58. Дөреслектә Аллаһ әманәтләрен әһелләренә тапшырырга сезгә әмер итәдер һәм ‎
кешеләр арасында хөкем итсәгез, гаделлек белән хөкем итегез, диядер. Аллаһуның ‎
сезне Коръән белән вәгазь кылуы ни хуш нигъмәттер. Әлбәттә, Аллаһ сүзләрегезне ‎
ишетүче, эшләрегезне күрүче булды.‎
‎59. Ий мөэминнәр! Аллаһуга итагать итегез, һәм рәсүлгә итагать итегез! Шулай ук ‎
үзегездән булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини ‎
хуҗаларыгызга да итагать итегез! (Әмма дин эшләрендә Коръән белән гамәл ‎
кылмаучыга итагать кылыш юк). Әгәр бер дини мәсьәләдә бәхәсләшсәгез, ул мәсьәләне ‎
Аллаһ китабы Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта ‎
расүл г-мнең гамәленә кайтарыгыз! Әгәр Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышансагыз. Әнә ‎
шулай һәр эшне Коръән, сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыр ‎
нәтиҗәсе күркәмдер. (Бу аятьтә ачык мәгълүм булды ки: көчле иман, дөрес дин Коръән, ‎
сөннәт белән гамәл кылганда гына буладыр. Коръән, сөннәт белән гамәл кылмау ‎
Аллаһуга һәм ахирәт көненә иманның юклыгына дәлил була аладыр).‎
‎60. Күрәсеңме, алар сиңа иңдерелгән Коръәнгә һәм синнән әүвәл иңдерелгән ‎
китапларга да ышанабыз, дип, синең белән бәхәсләшәләр, әмма үзләре Аллаһудан ‎
башка берәр мәхлуктән хөкем иттерүне телиләр, алар Аллаһудан башканы илаһә ‎
тотуны инкяр кылыгыз, дип боерылдылар. Шайтан аларны Аллаһудан башка бер ‎
мәхлуктән хөкем иттереп, бик ерак адаштыру белән адаштыруны телидер.‎
‎61. Әгәр монафикъларга әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръәнгә һәм расүл г-мнең ‎
хөкемнәренә килегез", - дип, шул вакытта күрерсең аларны синнән баш тартырлар ‎
ныклап баш тарту белән.‎
‎62. Әгәр ул монафикъларга үзләре кылган явызлыклары сәбәпле бер каза килсә, яки ‎
хөкем лязем булса, күр, ничек мөгамәлә кылырлар? (Гүмәр радияллаһу гәнһү бер ‎
монафикъның башын кисте, ислам зарарына монафикълар тарафыннан салынган ‎
мәсҗидне Мухәммәд г-м җимерде). Шуннан соң монафикълар синең яныңа килделәр ‎
һәм Аллаһ исеме белән ант итеп әйттеләр: "Без бернинди яманлыкны теләмәдек, фәкат ‎
яхшылыкны һәм тәүфыйкны теләдек", - дип.‎
‎63. Ул монафикъларның күңелләрендә булган бозык ниятләрен Аллаһ бик яхшы белә. ‎
Син аларны Коръән белән вәгазь кыл! Әгәр вәгазьне кабул кылмасалар, аларның ‎
эшләре турында каты әйтеп, икейөзле икәнлекләрен үзләренә белдер.‎
‎64. Рәсүлләрдән һичберсен җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк Аллаһ әмере буенча кешеләр ‎
Аллаһуга һәм расүлгә итагать итсеннәр өчен генә җибәрдек. Аллаһуга карышып ‎
үзләренә золым итүчеләр әгәр сиңа килеп тәүбә итсәләр, гөнаһларын икърар кылып ‎
Аллаһудан ярлыкауны сорасалар һәм расүл дә алар өчен ярлыкауны Аллаһудан сораса, ‎
әлбәттә, Аллаһу тәгаләне тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны ярлыкаучы һәм рәхмәт ‎
кылучы табар иделәр. (Бу хәерле эшне бүгенге көндә дә күп кешеләр эшләмичә, ‎
әлбәттә, алданалар).‎
‎65. Раббың исеме белән ант итеп әйтәм мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре ‎
турысында: "Ий Мухәммәд г-м! Синнән хөкем иттермичә чын иманлы була алмаслар, ‎
алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырмаслар һәм синең хөкемеңә чын ‎
күңелдән риза булып мөсәлләм булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә чаклы камил ‎
мөэмин булмаслар.‎
‎66. Әгәр мөшрикләргә һәм монафикъларга: "Үзегезне-үзегез үтерегез яки ‎
йортларыгызны ташлап чыгыгыз", - дип боерсак, бу эшне алардан бик азлары эшләр ‎
иде. Әгәр дин тотучылар бар да Аллаһ вәгазе белән вәгазьләнеп гамәл кылсалар, ‎
әлбәттә, хәерле һәм туры юлда тору булыр иде.‎
‎67. Әгәр чын күңелдән Аллаһ һәм расүл хөкемнәренә риза булып, Коръән, сөннәт ‎
дәлиле белән гамәл кылучы булсалар, әлбәттә, аларга үз хозурыбыздан олы әҗерләр, ‎
ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирер идек.‎
‎68. Һәм дә аларны туры юлга күндерер идек.‎
‎69. Аллаһуга һәм расүлгә итагать иткән мөэминнәр, Аллаһ нигъмәтләгән пәйгамбәрләр, ‎
турылык белән алга чыккан ситдыйкләр, Аллаһ юлында сугышып шәһит булган ‎
мөэминнәр белән җәннәттә бергә булырлар. Шушы дүрт төрле затларга юлдаш булу - ‎
ни күркәм, ни хуш юлдашлыктыр.‎
‎70. Бу фазыйләт Аллаһудан, ягъни Аллаһуга һәм расүлгә итагат кылучыларның ‎
җәннәттә бөек дәрәҗәле затлар белән бергә булулары Аллаһуның рәхмәтеннәндер. Бу ‎
дүрт төрле затлар янына җәннәткә керергә кем тиешлерәк икәнен белергә Аллаһ ‎
җитәдер.‎
‎71. Ий мөэминнәр! Сугыш коралларыгызны алыгыз да дошманга каршы төркем-төркем ‎
барыгыз, яки барыгыз да җыелып бергә барыгыз.‎
‎72. Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезнең арагызда сугышка кичегеп баручы, яки бөтенләй ‎
бармаучы монафикълар бар. Сезгә сугышта кайгы ирешсә, сугышка чыкмаган ‎
монафикъ шатланып әйтте: "Мөселманнар белән бергә сугышка чыкмавым сәбәпле, ‎
Аллаһ, шиксез, миңа ингам кылды, әгәр сугышка барган булсам, миңа да кайгы ‎
ирешкән булыр иде", - дип.‎
‎73. Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм гәнимәт малын алу ‎
фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле ‎
әйтер: "Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ‎
ирешкән булыр идем", - дип.‎
‎74. Мөэминнәр Аллаһ юлында сугыш кылсыннар ахирәтне дөньяга саткан - ‎
алыштырган кешеләр белән. Әгәр бер мөэмин Аллаһ юлында сугышып үтерелсә, яки ‎
кәферне җиңсә, ул мөэмингә тиздән җәннәт нигъмәтләрен бирербез.‎
‎75. Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, Аллаһ юлында сугышмыйсыз? Ни булды сезгә, ‎
кәферләр кулында әсир булган загыйфь ирләрне, хатыннар һәм балаларны коткару өчен ‎
сугышмыйсыз? Ул загыйфь ирләр "Ий Раббыбыз, хуҗалары залим булган шәһәрдән ‎
безне чыгар", - диләр. Янә ул зәгыйфьләр: "Ий Раббыбыз, безне залимнәр кулыннан ‎
коткаручы бер вәли бир һәм үз хозурыңнан безгә ярдәм дә бир", - диләр.‎
‎76. Иманлы кешеләр Аллаһ юлында сугышырлар. Әмма имансызлар шайтан юлында ‎
сугышырлар. Шайтан дуслары - имансызлар белән сугышыгыз! Дөреслектә шайтанның ‎
хәйләсе зәгыйфь булды, шуның өчен иманлы кешеләрне куркыта алмас.‎
‎77. Әя күрдеңме: "Кулларыгызны сугыштан тыегыз, намазларыгызны үтәгез һәм ‎
зәкәтләрегезне бирегез", - дип әйтелгән мөселманнарны? Аларга сугыш фарыз ителгәч, ‎
алардан бер төркем сугыштан куркыр булды Аллаһудан курыккан кеби, яки Аллаһудан ‎
да артыграк куркыр булды. Сугыштан курыккан мөселманнар әйттеләр: "Ий Раббыбыз, ‎
ни өчен безгә сугышны фарыз кылдың? Ий кәшки сугышны фарыз кылмыйча, безләрне ‎
бераз тыныч яшәткән булсаңчы", - дип. Әйт: "Дөнья файдасы бик аз, ахирәт исә, ‎
тәкъвәләр өчен бик тә хәерледер һәм сез, тәкъва мөэминнәр, аз гына да золым ‎
кылынмассыз".‎
‎78. Кай урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, әгәр күккә терәлгән, бик таза төзелгән ‎
кыл эчендә булсагыз да. Әгәр монафикъларга гәнимәт малы кеби нигъмәт ирешсә, бу ‎
нигъмәт Аллаһудан диләр, әгәр аларга каза, кайгы ирешсә: "Ий Мухәммәд г-м, бу ‎
кайгы безгә синең шомлыгыңнан иреште", - диләр. Син әйт: "Кемгә нәрсә ирешсә дә, ‎
һәммәсе дә Аллаһудан", - дип. Ни булды бу кавемгә Аллаһуның ачык аңлаешлы хак ‎
сүзләрен аңларга һәм кабул итәргә якын да килмиләр?‎
‎79. Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер ‎
кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер. Янә сине, ий Мухәммәд г-м, бөтен ‎
дөнья кешеләренә ислам динен өйрәтер өчен илче итеп җибәрдек. Кешеләрнең бөтен ‎
эшләрен күреп, белеп торырга Аллаһ үзе җитәдер.‎
‎80. Бер кеше расүлгә итагать итсә - Аллаһуга итагать иткән буладыр, вә бер кеше ‎
расүлгә итагать итүдән баш тартса, дөреслектә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан ‎
буладыр, без сине итагать итмәгән кешеләрне саклаучы итеп җибәрмәдек.‎
‎81. Монафикълар күз алдында: "Ий Мухәммәд г-м, сиңа итагать итәбез", - диләр, әгәр ‎
синең яныңнан чыгып китсәләр, алардан бер таифә кич булгач җыелып, синең янында ‎
сөйләгән сүзләрдән башка сүзләрне сөйли. Ягъни расүлгә итагать итмәгез", - диләр. ‎
Аллаһ монафикъларның үзгәртеп сөйләгән сүзләрен язар. Алардан киселегез һәм һәр ‎
эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылыгыз! Һәр эштә ярдәм итүче вә туры юлга күндерүче ‎
вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.‎
‎82. Ни өчен күп кешеләр Коръәннең мәгънәсен фикерләп, уйлап карамыйлар? Чын ‎
күңелдән фикерләп укысалар, әлбәттә, Коръәннең Аллаһ сүзләре икәнлеген белер ‎
иделәр. Әгәр бу Коръән Аллаһудан башка бер кешенең сүзләре булса иде, әлбәттә, ‎
кешеләр ул Коръәндә бер-берсенә каршы булган сүзләрне күп табар иделәр.‎
‎83. Әгәр монафикъларга сугыш сәфәрендә булган мөселманнарның сугышка ‎
әзерләнмичә тыныч торулары, яки дошман гәскәреннән курыккан хәбәрләре килсә, ул ‎
хәбәрне шатланып, халык арасына фаш итәләр мөселманнар күңленә курку салыр өчен. ‎
Әгәр ул хәбәрне расүлгә һәм мөселманнарның әмирләренә генә әйтсәләр иде, ул ‎
вакытта ул хәбәрне расүл һәм әмирләр генә белеп, тиешсез кешеләргә фаш булмас иде. ‎
Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә Аллаһуның фазыйләте - юмартлыгы һәм рәхмәте булмаса ‎
иде, әлбәттә, шайтанга ияреп, һәлак булыр идегез, мәгәр шайтанга иярмичә бик ‎
азларыгыз калыр иде.‎
‎84. Ий Мухәммәд г-м, Аллаһ юлында сугыш кыл! Пәйгамбәрлек эшеннән башка эш ‎
белән бурычлы ителмәссең. Сугыш лязем булганда мөселманнарны сугышка ‎
кызыктыр. Шаять Аллаһ кәферләрнең мөселманнарга булган каты зарарын тыяр, Аллаһ ‎
зарар бирүдә катырак һәм гәзаб кылуда да катырактыр.‎
‎85. Бер мөэмин, авырлыкта калган яки хаксыз җәберләнгән мөэминнәргә ярдәм итсә, ‎
аларга шәфкатьле сүзләр әйтсә, үзенә дә кылган изгелеге хәтле өлеш булыр. Вә бер ‎
кеше хаксыз мөэминнәргә нинди булса да зарар ирештерсә, үзенә дә шул хәтле зарар ‎
ирешер. Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә торган булды.‎
‎86. Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә артыграк бүләк ‎
бирегез, яки үзегез алган бүләк хәтле бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап ‎
кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм ‎
кайтарудыр).‎
‎87. Аллаһудан башка Илаһә-мәгъбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Кыямәтнең ‎
булачагында һич тә шик юк, ул көндә Аллаһ, әлбәттә, сезне хөкем итәр өчен җыяр. ‎
Аллаһудан да дөресерәк сөйләүче бармы? Әлбәттә, юк! Аллаһуның "кыямәт була" ‎
диген сүзе, әлбәттә, карар кылынган сүздер.‎
‎88. Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ ‎
аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге ‎
көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки ‎
монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер ‎
кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың!‎
‎89. Ул монафикълар үзләре имансыз булганнары кеби, сезнең дә имансыз булуыгызны ‎
телиләр. Әгәр аларга иярсәгез, алар белән бертигез кәфер булыр идегез, шулай булгач, ‎
алардан һичкемне дус тотмагыз! Исламны кабул итеп, динне куәтләр өчен һиҗерәт ‎
иткәннәренә чаклы. Әгәр ул монафикълар тәүбә итеп, чын мөселман булудан баш ‎
тартсалар, аларны кайда тапсагыз, шунда тотып үтерегез! Чөнки үзләре шулай ‎
эшлиләр. Кәферләрне һәм монафикъларны һич тә вәли һәм дә ярдәмче итеп алмагыз!‎
‎90. Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, ‎
шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы ‎
сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да ‎
катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә ‎
иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген ‎
салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән ‎
аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых ‎
төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.‎
‎91. Ий мөэминнәр! Икенче төрле кәферләрне дә табарсыз, алар, ышанычлы булган ‎
булып, сезне тынычландырырга тырышырлар һәм үз кавемнәренә дә ышанычлы ‎
булуны теләрләр. Һәркайчан алар көферлеккә яки мөселманнар белән сугышырга ‎
чакырылсалар, әлбәттә, кайтып төшәрләр көферлеккә һәм мөселманнар белән ‎
сугышырга. Әгәр ул кәферләр сездән аерылып ерак китмәсәләр, сезнең белән ‎
сугышмаска солых төземәсәләр һәм сугыштан кулларын тыймасалар, ул вакытта ‎
аларны кайда очыратсагыз, шунда тотып үтерегез! Сезнең белән һәрвакыт сугышырга ‎
теләгән кәферләр зарарына сезгә тулысынча ирек бирдек, ягъни үзләре сугышны ‎
теләгәч - сугышыгыз алар белән һәм үтерегез!‎
‎92. Бер мөэминнең икенче мөэминне үтермәге һич тә дөрес булмас, мәгәр хаталык илә ‎
үтерсә кәффәрәт лязем булыр. Бер мөэмин хаталык илә бер мөэминне үтерсә, ‎
кәффәрәте - мөэмин булган бер колны азат итүдер һәм үтерелгән мөэминнең ‎
Варисләренә кан хакын түләүдер, мәгәр варислар гафу итсәләр, бернинди җәза ‎
бирелми. Әгәр хаталык белән үтерелгән кеше дошманыгыз булган кавем эчендәге ‎
мөэмин булса, кәффәрәте - бер мөэмин колны азат итмәктер. Әгәр хаталык белән ‎
үтерелгән кеше сугышмаска арагызда солых төзелгән кәферләрдән булса, кәффәрәте - ‎
үтерелгән кешенең варисларына кан хакын түләү һәм бер мөэмин кол азат итүдер. Әгәр ‎
үтерүченең кан хакын, яки кол азат итәргә көче җитмәсә, тоташтан ике ай ураза ‎
тотмактыр Аллаһ аның гөнаһын гафу итсен өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче, гаделлек ‎
белән хөкем итүче булды.‎
‎93. Бер мөэмин хатасыз, хаслап, бер мөэминне үтерсә, аның җәзасы - мәңге калганы ‎
хәлдә җәһәннәмдер, Аллаһ аңа ачуланды вә ләгънәт кылды һәм аңа олы гәзаб әзерләде.‎
‎94. Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһ юлында сугышта йөрсәгез акырынлык илә ачыклагыз, ‎
кешеләрне яхшылап таныгыз, сәлам биреп, үзегезгә итагать иткән кешегә: "Син мөэмин ‎
түгел", - димәгез һәм дөнья малына кызыгып, аны үтермәгез! Бит Аллаһ кулындадыр ‎
күп ганимәтләр. Башта үзегез дә шундый идегез, Аллаһ сезгә ингам кылды һиҗерәт ‎
итеп, чын мөселман булу белән ачыкландыгыз, шулай булгач, ныклап тикшерегез, ‎
гафиллек белән мөэминне үтермәгез! Дөреслектә Аллаһ сезнең, кылган эшләрегездән ‎
хәбәрдар булды.‎
‎95. Гозерсез сугыштан калган мөселманнар, җаннары һәм тәннәре белән Аллаһ юлында ‎
сугышкан мөселманнар белән бертигез булмаслар. Җаннары һәм маллары белән Аллаһ ‎
юлында сугышкан мөселманнарны, Аллаһ гозерсез сугыштан калган мөселманнардан ‎
дәрәҗәдә артык итте. Аллаһ иманлы мөселманнарның һәммәсенә дә әҗерне яки ‎
җәннәтне вәгъдә итте һәм Аллаһ юлында сугышкан мөселманнарны, өйдә калган ‎
мөселманнарга караганда олы әҗер бирү белән артык кылды.‎
‎96. Аллаһ аның юлында сугышканнарга күп дәрәҗәләр бирде, гөнаһларын гафу итте, ‎
үзләренә рәхмәт кылды. Аллаһ үзенә итагать иткән мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга ‎
рәхмәт кылучы булды.‎
‎97. Дин өчен һиҗерәт итү лязем булып та, һиҗерәт итмичә, үзләренә золым кылган ‎
кешеләрнең рухларын алучы гәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Ни булды сезгә, динегез бик ‎
зәгыйфь", - дип. Ул кешеләр әйтерләр: "Без кәферләр кулында гаҗиз булдык, шул ‎
сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык", - дип. Гәзаб фәрештәләре әйтте: "Әя ‎
Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ни ‎
өчен күчмәдегез?" - дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән ‎
кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. (Әгәр торган җайда ‎
дингә тарлык булса, көче җиткән кешегә иркен урынга күчү фарыздыр).‎
‎98. Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән ‎
өчен җәһәннәм гәзабы булмас, алар торган җайларында кәфер кулыннан котылырга ‎
хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә.‎
‎99. Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ‎
ярлыкаучы булды.‎
‎100. Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә ‎
тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, ‎
Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп ‎
баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять ‎
аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга ‎
чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит ‎
булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ‎
ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.‎
‎101. Ий мөэминнәр! Озын, мәшәкатьле сәфәрдә булсагыз, кәферләрнең сезне үтерергә ‎
һөҗүм итәчәкләре күренеп торганда, намазлыгыгызны кыскартып укуда сезгә гөнаһ ‎
юктыр. Кәферләр, әлбәттә, сезгә ачык дошманнардыр. (Куркынычлар һәм күтәрә ‎
алмаслык авырлыклар булмаганда, мосафирларга намазны кыскартып уку дөрес ‎
булмыйдыр.)‎
‎102. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз ‎
укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына ‎
бассыннар, бер рәкәгәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары ‎
сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен ‎
саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м ‎
сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәгәт укыды, аннары әүвәл бер рикәгәт ‎
укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәгәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт ‎
рикәгәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәгәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм ‎
малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә ‎
һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга ‎
намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый", - ‎
дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз", - ‎
диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял ‎
иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. ‎
Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур ‎
итүче гәзабны әзерләде.‎
‎103. Әгәр сәфәрдә чакта, яки сырхау булганда намазларны үтәсәгез, Аллаһуны зекер ‎
итегез намазда басып, утырып һәм уң як кабыргага ятып. Әгәр кыенлыктан имин ‎
булсагыз, өйдә дә, сәфәрдә дә намазларыгызны ашыкмыйча, шартларын җиткереп ‎
үтәгез! Дөреслектә намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде. ‎
‎(Намазларны вакытында үтәмәгән кеше Аллаһ гәзабыннан имин була алмас).‎
‎104. Кәферләр белән сугышканда зәгыйфьлек һәм куркаклык күрсәтмәгез! Бәлки ‎
батырлык һәм гайрәтлекне күрсәтегез! Әгәр сугышта җәрәхәтләнгән булсагыз, сезнең ‎
кеби кәферләр дә җәрәхәтләнделәр. Сез кәферләр өмет итмәгән нәрсәне Аллаһудан ‎
өмет итәсез, ягъни аның ярдәмен, ризалыгын һәм җәннәтен өмет итәсез һәм өмет ‎
итегез! Аллаһ белүче, хөкемче булды.‎
‎105. Әлбәттә, без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр арасында Аллаһ ‎
теләгәнчә гадел хөкем итмәклегең өчен. Шулай булгач, һәрбер хәлдә хыянәтчеләрне ‎
яклап, алар файдасына дәгъвәче булмагыл!‎
‎106. Янә Аллаһуның ярлыкавын сора! Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы, рәхмәт кылучы ‎
булды.‎
‎107. Янә үзләренә хыянәт иткән кешеләрне һәм ялганчыларны яклап тартышма, ‎
аларның эшен дөрескә санама! Бит Аллаһ хыянәтче гөнаһкәр кешеләрне һич тә сөйми.‎
‎108. Хыянәтче кешеләр урлаган әйберләрен яки башка яман эшләрен кешеләрдән ‎
яшерәләр, ләкин Аллаһудан яшерә алмаслар, хәлбуки аларның хыянәтләрен карап ‎
торыр өчен Аллаһ алар белән бергәдер, кич белән Аллаһ риза булмый торган сүзләрне ‎
сөйләгән вакытларыңда. Әлбәттә, Аллаһ хыянәтчеләрнең эшләрен чорнап алучы.‎
‎109. Ий сез ошбу хыянәтче, ялганчы монафикъларны яклаучылар! "Аларның гаебе юк", ‎
‎- дип хакка каршы тартыштыгыз дөньяда. Ахирәттә аларны яклап, Аллаһ белән кем ‎
тартышыр? Яки аларны химая кылыр өчен кыямәт көнендә алар файдасына кем вәкил ‎
булыр? Юк! Аларны яклаучы булмас!‎
‎110. Берәү яман эшләр кылса яки үзенә золым итсә, соңыннан тәүбә итеп Аллаһудан ‎
ярлыкауны сораса, әлбәттә, Аллаһуны ярлыкаучы һәм шәфкать итүче табар.‎
‎111. Берәү гөнаһны кәсеп итсә, фәкать үзе өчен зарарны кәсеп иткән буладыр. Бит ‎
Аллаһ гөнаһ кылучыны белеп хөкем итүче булды.‎
‎112. Янә берәү хаталыкларны вә гөнаһларны күп кәсеп итсә, соңра гаепсез кешеләрне ‎
төһмәт кылса, ягъни үзенең гаебе белән башкаларны гаепләргә тырышса, дөреслектә ул ‎
ачык боһтанны һәм зур гөнаһны йөкләп алды.‎
‎113. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сиңа Аллаһуның фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, ‎
әлбәттә, монафикълардан бер фирка сине гадел хөкемнән адаштырырга теләделәр. Әгәр ‎
Аллаһ вәхи белән эшнең серен ачмаган булса, әлбәттә, адашкан булыр идең, ләкин ‎
Аллаһ ирек бирмәгәч, алар сине адаштыра алмадылар, мәгәр үзләрен адаштырдылар ‎
һәм алар сиңа һичнәрсә дә зарар итә алмаслар. Аллаһ сиңа Коръән һәм хикмәт иңдерде ‎
вә белмәгәнеңне белдерде һәм Аллаһуның юмартлыгы сиңа бик олы булды.‎
‎114. Монафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп ‎
сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына ‎
садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп ‎
әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул ‎
кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин ‎
Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт ‎
нигъмәтләрен бирербез.‎
‎115. Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре ‎
өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган ‎
кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, ‎
аларның юлына керү һәм аларның гәдәтләрен үзләштерү - мөселманнарга хәрамдыр), ‎
бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул ‎
юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм ‎
кайтачак урынның нинди яманыдыр.‎
‎116. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек ‎
кылу гөнаһыннан башка гөнаһны үзе теләгән кешедән ярлыкар. Берәү кемнедер, ‎
нәрсәнедер Аллаһуга тиңдәш кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты.‎
‎117. Мөшрикләр Аллаһуга гыйбадәт кылмаслар, мәгәр җансыз нәрсәләргә гыйбадәт ‎
кылырлар, янә алар гыйбадәт кылырлар Аллаһуның рәхмәтеннән сөрелгән шайтанга.‎
‎118. Аллаһ шайтанны ләгънәт кылды - рәхмәтеннән сөрде. Шуннан соң Иблис әйтте: ‎
‎"Ий Раббым, бәндәләреңнән миңа насыйп булган өлешне алырмын, аларны үземә ‎
ияртермен", - дип.‎
‎119. Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле батыл, ялган сүзләрне ‎
салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен - кисәрләр, ‎
янә Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен - үзгәртерләр. Берәү ‎
Аллаһ хөкемнәрен куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, ‎
дөреслектә ул кеше ачык һәлак булу белән һәлак булды, мәңгегә хәсрәттә калды.‎
‎120. Шайтан үзенә ияргәннәрне фәкыйрьлек белән куркытыр. ("Фәкыйрьләргә мал ‎
бирмәгез! Аларның фәкыйрьлеге сезгә йогар", - дип куркытыр. Шайтан кулына төшкән ‎
кешеләр фәкыйрьләргә ярдәм итә алмаслар). Шайтан үзенә иярткән кешеләрне ‎
җәһәннәм гәзабы белән куркытмас, мәгәр төрле юллар белән аларны алдар.‎
‎121. Шайтанга ияргән кешеләрнең урыны җәһәннәм, алар аннан котылырга һич юл ‎
тапмаслар.‎
‎122. Иман китереп, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылучыларның җимеш ‎
агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләргә тиздән кертербез, алар анда мәңге ‎
калырлар. Аллаһуның вәгъдәсе хак, сүз сөйләүдә кем Аллаһудан да дөресрәк сөйләр?‎
‎123. Ий мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле яһүд вә насара ‎
теләгәнчә дә булмас. Ягъни нәфесе кушканны эшләп һичкем һидәятле дә, җәннәтле дә ‎
була алмас, мәгәр Аллаһ кушканнарны эшләп кенә һидәятле һәм җәннәтле булыр. ‎
Берәү явыз эшләр кылса ягъни Аллаһуга итагать итмәсә, шул явызлыгы белән җәза ‎
кылыныр, Аллаһудан башка аңа вәли һәм ярдәмче табылмас.‎
‎124. Берәү чын мөэмин хәлеңдә изге гамәлләр кылса, кирәк - ир булсын, кирәк - хатын ‎
булсын, алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылынмаслар.‎
‎125. Берәү йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни ислам юлы белән Аллаһуга ‎
тапшырылса һәм Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылса, аннары Ибраһим диненә ‎
ияреп, хаклык тарафына ныклап юнәлсә, әнә шул кешенең диненнән дә күркәмрәк дин ‎
булырмы? Бит Аллаһ Ибраһимне үзенә дус итеп алды.‎
‎126. Җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр һәммәсе Аллаһ мөлкедер һәм Аллаһ һәр ‎
нәрсәне чорнап алучы.‎
‎127. Ий Мухәммәд г-м, синнән хатыннарның мирасы хакында фәтва сорыйлар, син ‎
аларга әйт: "Хатыннарның мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирә һәм ятим булган ‎
хатыннарның фарыз булган өлешләрен бирмисез, шул хакта укылган аятьләр фәтва ‎
бирә", - дип. Дәхи ятим хатыннарны ирләргә никахландырмыйсыз, шул хатыннарның ‎
һәм зәгыйфь балаларның мирасы хакында һәм дә ятим балалар хакында гадел булырга ‎
Коръән фәтва бирәдер", - дип әйт! Әгәр хәерле эшләрдән, изге гамәлләрдән кылсагыз, ‎
Аллаһ, әлбәттә, аны белүче булды.‎
‎128. Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын ‎
белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү ‎
аерылышудан хәерле. Нәфесләр саранлыкка хәзерләнеп торырлар, әгәр нәфесне җиңеп, ‎
бер-берегезгә изгелек итешсәгез һәм җәбер-золым итешүдән саклансагыз, бит Аллаһ ‎
сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, сезне сәгадәтле итәр.‎
‎129. Карт хатын илә яшь хатын арасын тигезләргә тәкатегез җитмәсә, тигезләү өчен ‎
ныклап тырышсагыз да, шулай да яшь хатыннарыгыз ягына бөтенләй авышып, карт ‎
хатыннарыгызны нәүбәттән өлешсез итеп, ирсез хатыннар кеби калдырмагыз! Әгәр ‎
хатыннарыгыз арасында төзеклек белән торсагыз һәм золымнан саклансагыз! Шулай ‎
булганда, әлбәттә, Аллаһ кимчелекләрегезне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.‎
‎130. Әгәр ир илә хатын килешә алмыйча, аерылышсалар, Аллаһ үзенең рәхмәте илә ‎
икесен дә моңсыз кылыр, бит Аллаһ киң рәхмәтле вә мәслихәтчә эш кылучы булды.‎
‎131. Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, алар белән үзе теләгәнчә эш ‎
кылыр. Ий мөэминнәр! Дөреслектә без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә ‎
әмер бирдек, васыять әйттек: "Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым ‎
кылмагыз, Аллаһудан куркыгыз", - дип. Әгәр Аллаһуга карышып көферлек кылсагыз, ‎
җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһ бай һәм мактаулы.‎
‎132. Җирдә, күктә булган һәр вөҗүд Аллаһуныңдыр, янә барча кешеләр өстеннән эш ‎
йөртергә, көчле, гадел вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.‎
‎133. Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән ‎
һәлак итеп, юк кылыр да, сезнең, урыныгызга үзенә итагать итә торган кавемне ‎
китерер, Аллаһ бу эшне эшләргә кадир булды.‎
‎134. Берәү дөнья байлыгын теләр булса, дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да - Аллаһ ‎
кулындадыр, дөньяны кәсеп итүчегә - дөньяны, ахирәтне кәсеп итүчегә - ахирәтне ‎
бирер, Аллаһ ишетүче вә күрүче булды.‎
‎135. Ий мөэминнәр! Гәһедләрегезне Аллаһ ризасы өчен үтәгәнегез хәлдә, һәрвакыт ‎
гаделлектә булыгыз, бу гаделлек гәрчә үзегезнең, ата-анагызның һәм якын ‎
кардәшләрегезнең зарарына булса да, дөрес шәһадәт бирегез! Сез шәһадәт биргән ‎
кешеләр кирәк - бай, кирәк - ярлы булсыннар, дөрес шәһадәт бирегез, байга да, ярлыга ‎
да сезгә караганда Аллаһ артыктыр. Хактан үтеп китмәк өчен нәфескә иярмәгез! Әгәр ‎
шаһитлар яки вәкилләр, булган хәлне үзгәртеп шәһадәт бирсәләр, яисә шәһадәт ‎
бирүдән баш тартсалар, Аллаһ, әлбәттә, кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, эшегез ‎
буенча хөкем итәр.‎
‎136. Ий ышанучылар! Хак ышану илә ышаныгыз Аллаһуга, расүленә, рәсүленә ‎
иңдергән Коръәнгә һәм әүвәл иңдерелгән китапларга! Аллаһуга хак ышану - аңа ‎
итагать итү, гыйбадәт кылу илә, рәсүлгә хак ышану - аңа иярү илә. Коръәнгә хак ‎
ышану - аның илә гамәл кылу белән һәм ахирәткә хак ышану - ахирәткә әзерләнү илә ‎
булыр. Берәү Аллаһуга, аның фәрештәләренә, китапларына, расүлләренә һәм ахирәт ‎
көненә ышануны инкяр итсә, яки хак ышану илә ышанмаса, ул кеше бик ерак адашу ‎
илә адашты.‎
‎137. Дөреслектә монафикълар иман китерделәр, соңра Коръән хөкемнәрен инкяр итеп ‎
кәфер булдылар, аннары тәүбә итеп иман китерделәр, янә Коръән аятьләрен инкяр итеп ‎
кәфер булдылар, аннары Коръән хөкемнәрен инкяр итүләрен арттырдылар. Инде Аллаһ ‎
аларны ярлыкаучы һәм туры юлга күндерүче булмады.‎
‎138. Әлбәттә, монафикъларга рәнҗеткүче каты гәзаб булачагы белән хәбәр бир! Белеп ‎
яшәсеннәр.‎
‎139. Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тоткан мөселманнар - монафикълардыр. ‎
‎(Бер мөселман кәфергә дус булса, яки мөселманнарның бөтен хәлләрен кәферләргә ‎
яшертен ирештереп торса, ул мөселман монафикъ буладыр башка начарлыгы булмаса ‎
да). Әйә ул монафикълар өстенлекне кәферләрдән өстиләрме? Бит көч-кодрәт һәм ‎
өстенлек фәкать Аллаһ кулындадыр.‎
‎140. Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезгә Коръәндә ничә мәртәбә иңдерелде: "Кәферләрнең ‎
Коръән аятьләрен инкяр итүләрен яки мәсхәрә кылып көлүләрен ишетсәгез, алар ‎
арасында утырмагыз, ягъни аларның бу кабахәт эшләре кайда булса да һич тә риза ‎
булып тормагыз, Коръән сүзләренә кагылмый торган сүзгә күчкәннәренә чаклы. Әгәр ‎
аларның Коръәнгә каршы булган сүзләренә һәм эшләренә риза булып торсагыз, ул ‎
вакытта алар җөмләсеннән булырсыз. Шиксез, Аллаһ монафикълар илә кәферләрне бер ‎
җәһәннәмгә җыячак".‎
‎141. Ий мөэминнәр! Монафикълар сезнең хәлегезнең алар файдасына үзгәрмәкне ‎
көтәдер, әгәр сез Аллаһ ярдәме белән бер шәһәрне, я бер авылны алсагыз, ‎
монафикълар: "Әйә без дә сезнең белән бергә түгел идекме? Безгә дә ганимәт малын ‎
бирегез", - диләр, әгәр сугышта кәферләр җиңсәләр, монафикълар: "Әйә без сезгә ‎
мөселманнарның бөтен хәлләрен белдереп тордык түгелме? Һәм мөселманнарны җиңү ‎
өчен сезгә ярдәм күрсәттек түгелме? Безгә дә өлеш бирегез", - диярләр. Аллаһ кыямәт ‎
көнне сезнең илә монафикълар арасында булган хәл белән хөкем итәр. (Монафикълар ‎
Аллаң хөкем иткәндә төрле сыйфатка керә алмаслар дөньядагы кеби.) Аллаһ хак ‎
мөэминнәрне имансыз итәргә кәферләргә һич тә юл ачмады, ягъни кәферләр Коръән ‎
белән гамәл кылучы мөэминнең иманын алырга кадир булмаслар.‎
‎142. Әлбәттә, монафикълар Аллаһуны алдыйбыз дип уйлыйлар, Аллаһ исә аларны ‎
дөньяда һидәяттән, ахирәттә җәннәттән мәхрүм итеп алдаучыдыр. Әгәр монафикълар ‎
намазга торсалар кешеләргә рияланып ялкауланып кына торалар, күңелләре ‎
карарланырлык итеп Аллаһуны зекер итмиләр, ләкин гафил күңел илә бик аз гына зекер ‎
итәләр.‎
‎143. Монафикълар мөэминнәр белән кәферләр арасында ике якның беренә була ‎
алмыйча хәйран калып йөрмәктәдер. (Аларны кәферләр дә, мөэминнәр дә яратмый, ‎
чөнки дөньяда иң яман кеше монафикътыр). Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, син аңа ‎
туры юлны һич тә тапмассың.‎
‎144. Ий мөэминнәр! Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмагыз, ягъни дусларыгыз ‎
мөэминнәр генә булсын! Әйә сез кәферләргә дус булуыгызны Аллаһ сезне гәзаб ‎
кылсын өчен дәлил булуны телисезме? Ягъни кәферләргә дус булуыгыз алар белән ‎
бергә гәзаб кылынуыгызга сәбәп булыр.‎
‎145. Кәферләргә дус булып монафикъ булган мөселманнарның кайтачак урыны шиксез ‎
җәһәннәмнең иң түбән катлавындадыр, аларны җәһәннәмнән коткарырга ярдәмче таба ‎
алмассың.‎
‎146. Мәгәр җәһәннәм астында калмаслар монафикълыктан ныклап тәүбә итсәләр, ‎
күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһуның Коръәндәге хөкемнәренә ябышсалар ‎
һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризасы өчен генә тотсалар, ул чагында алар ‎
мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер - җәннәт ‎
нигъмәтләрен бирер.‎
‎147. Ий мөэминнәр! Әгәр чын ышанып, Коръән белән гамәл кылсагыз һәм ‎
нигъмәтләргә шөкер итсәгез, Аллаһ сезнең гәзабыгыз белән нишләсен? Ягъни ни өчен ‎
сезне гәзаб кылсын? Шиксез, Аллаһ чын мөселманчылыкның хакын җәннәт ‎
нигъмәтләре белән түләүче һәм һәрнәрсәне белүче булды.‎
‎148. Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөймидер, мәгәр берәү хаксыз золым ‎
кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимга каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ ‎
булмас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды.‎
‎149. Әгәр зарар итүчегә изгелекне күрсәтеп, яки яшертен кылсагыз һәм гафу итсәгез, бу ‎
эш холыкның яхшылыгыннандыр. Аллаһ төзәлүчеләрне гафу итүче һәм азганнарны ‎
гәзаб кылырга көче җитүче булды.‎
‎150. Аллаһуга һәм рәсүлләренә ышанмаучылар, алар Аллаһ илә аның рәсүлләре арасын ‎
аерырга телиләр: "Рәсүлләрнең бәгъзесенә ышанабыз, бәгъзесенә ышанмыйбыз", - ‎
диләр. Һәм алар ышану белән ышанмау арасын юл итеп алырга телиләр.‎
‎151. Ышану илә ышанмау арасында булган кешеләр хак кәферләрдер, кәферләргә хур ‎
кылучы гәзабны әзерләдек.‎
‎152. Аллаһуга һәм расүленә ышанучылар расүлнең арасын аермыйлар, һәммәсенә ‎
бертигез ышаналар, бу хак мөэминнәргә әҗерләрен тиздән бирербез, Аллаһ хак ‎
мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды.‎
‎153. Ий Мухәммәд г-м! Китап әһелләре синең аларга күктән китап иңдермәгеңне ‎
сорыйлар, Мусадан кауме моннан да зурракны сорадылар. Әйттеләр: "Безгә Аллаһуны ‎
ачык итеп күрсәт", - диделәр, аларны золымнары сәбәпле Аллаһ нуры көйдерде. Алар ‎
Аллаһудан хак динне бәян итүче китап килгәннән соң бозау ясап, шул бозауга ‎
табындылар, аннары тәүбә иттеләр, без аларны гафу иттек. Һәм Мусага ачык ‎
дәлилләрне, могҗизаларны бирдек.‎
‎154. Куркытып, алардан гәһед алмак өчен өсләренә Тур тавын күтәрдек һәм: "Әрихә ‎
шәһәренә түбәнчелек илә керегез", - дидек, янә аларга әйттек: "Шимбә көнне чиктән ‎
чыкмагыз", - дип һәм алардан авыр гәһедне алдык.‎
‎155. Гәһедләрен бозулары, Аллаһуның аятьләрен инкяр итүләре, хаксыз ‎
пәйгамбәрләрне үтерүләре һәм күңелләребез пәрдәләнгән дип әйтүләре сәбәпле аларга ‎
төрле гәзаблар бирдек. Көферлек кылулары сәбәпле бәлки Аллаһ аларның күңеленә ‎
мөһер баскандыр, инде ул яһүдләр иман китермәсләр, мәгәр бик азлары иман китерер.‎
‎156. Аллаһ аларны ләгънәт кылды хакны инкяр итүләре һәм Мәрьямгә зур ялган яла ‎
якканнары өчен. Ягъни Мәрьям Гыйса г-мне тудыргач яһүдләр: "Мәрьям зинадан бала ‎
тудырды", - дип ялган хәбәр тараттылар.‎
‎157. Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы ‎
Гыйсане үтердек", - дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ‎
ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп ‎
Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, ‎
яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын ‎
керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше ‎
өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, ‎
әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, ‎
юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. ‎
Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез ‎
Гыйсәне үтермәделәр.‎
‎158. Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһу тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт ‎
белән эшләүче булды.‎
‎159. Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә ‎
Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: "Мин Аллаһ угълымын, миңа ‎
гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына ‎
гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ ‎
хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме?" - дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ‎
ләкин файдасы булмас.‎
‎160. Яһүдләрдән золым итүчеләре вә күп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыючылары булу ‎
сәбәпле әүвәлдә аларга хәләл булган нәрсәләрне хыянәтләре соңында хәрам кылдык.‎
‎161. Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше ‎
малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм ‎
яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче гәзабны әзерләдек.‎
‎162. Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә ‎
синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр - алар намазларын үтәрләр, ‎
зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә ‎
шуларга тиздән олы әҗерне - җәннәтне бирербез.‎
‎163. Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң ‎
килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, ‎
Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм ‎
Даудка - Забур исемле китап бирдек.‎
‎164. Янә бу сүрәдән элек иңгән сүрәләрдә сиңа бәян иткән пәйгамбәрләргә һәм ‎
хәлләрен сиңа бәян итмәгән пәйгамбәрләргә дә вәхи кылганыгыз кеби, сиңа Коръәнне ‎
вәхи кылдык һәм Аллаһ Муса белән камил сөйләшү илә сөйләште.‎
‎165. Аллаһу тәгалә ул пәйгамбәрләрне Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне ‎
җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһуга итагать итмәүчеләргә җәһәннәм гәзабы ‎
булачагы белән хәбәр бирүче илчеләр итеп күндерде, расүлләр үзләренең бурычларын ‎
үтәгәннән соң ахирәттә динсезләргә: "Ий Аллаһ безгә китап иңдермәдең, расүлләр ‎
күндермәдең", - дияргә дәлил булмасын өчен Аллаһ китаплар иңдерде, расүлләр ‎
күндерде. Коръән белән гамәл кылучыларны гәзаб кылуда Аллаһ кодрәт иясе һәм ‎
китаплар иңдерүдә, расүлләр күндерүдә Аллаһуның эше хикмәтледер.‎
‎166. Күпләр ышанмасалар ышанмасыннар, ләкин Аллаһ шаһит булганы хәлдә шәһадәт ‎
бирер сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгы белән, Коръәнне иңдерде Аллаһ камил белем ‎
үлчәве белән һәм фәрештәләр дә Коръәннең хаклыгы белән шәһадәт бирәләр. Коръән ‎
белән гамәл кылучыларга да, гамәл кылмаучыларга да шаһит булырга Аллаһу тәгалә ‎
җитәдер.‎
‎167. Коръәнне инкяр итеп кәфер булган кешеләр, башкаларны да Аллаһ юлыннан ‎
тыйдылар, дөреслектә алар хак юлдан бик ерак адашу белән адаштылар.‎
‎168. Кәфер һәм залим булган кешеләрне Аллаһ ярлыкаячак һәм туры юлга күндерәчәк ‎
түгелдер.‎
‎169. Мәгәр аларны җәһәннәм юлына күндерер, алар аңда мәңге калырлар. Бу эш ‎
Аллаһуга бик җиңел булды.‎
‎170. Ий кешеләр! Шиксез, сезгә Раббыгыздан хаклык илә расүл килде, Аллаһуга, ‎
Коръәнгә һәм расулгә ышаныгыз! Үзегез өчен хәерледер. Әгәр ышануны һәм Коръән ‎
белән гамәл кылуны инкяр итсәгез, бит җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр ‎
Аллаһуныкыдыр, сезнең ышануыгызга Аллаһ мохтаҗ түгел. Аллаһ һәркемнең эшен ‎
белүче вә гаделлек илә хөкем итүче булды.‎
‎171. Ий китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны ‎
сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- ‎
Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: "Бар бул!" - ‎
дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям ‎
карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм "Аллаһ өч" - ‎
дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. ‎
Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә ‎
җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ ‎
җитә.‎
‎172. Әлбәттә, Гыйсә Аллаһуга кол булудан, аңа гына гыйбадәт кылудан баш тартмас ‎
шулай ук итагать итү белән Аллаһуга якын булган фәрештәләр дә Аллаһуга кол ‎
булудан баш тартмаслар. Берәү Аллаһуга гыйбадәт кылудан һәм итагать итүдән баш ‎
тартса һәм дә тәкәбберләнсә, Аллаһ аларны тиздән кубарыр һәм үз хозурына җыяр ‎
хөкем вә җәза өчен.‎
‎173. Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу тәгалә әҗерләрен тутырып ‎
бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш ‎
тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ гәзаб кылыр рәнҗеткүче ‎
гәзаб белән. Аларга ахирәттә Аллаһудан башка яклаучы һәм ярдәмче табылмас.‎
‎174. Ий кешеләр! Дөреслектә сезгә Раббыгыздан ачык дәлилләр килде, һәм күңелләрне ‎
яктырткучы ачык һидәят нуры - Коръәнне сезгә иңдердек. (Димәк, Коръәннән башка ‎
һичкемнең күңеле яктырмас!)‎
‎175. Әмма Аллаһуга ышанып аның хөкемнәренә ябышкан мөэминнәрне тиздән үзенең ‎
рәхмәтенә һәм дә юмартлыгына кертер вә күндерер аларны үзенең нурлы юлына.‎
‎176. Ий Мухәммәд г-м, мирас малы хакында синнән фәтва сорыйлар. Син аларга әйт: ‎
‎"Кәләләнең мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирер", - дип. (Кәләлә дип кемнең ата-‎
анасы үлгән, балалары да юк, шул кешегә әйтелә.) Әгәр бер ир үлсә, аның ата-анасы ‎
һәм баласы булмаса, бер туган кыз кардәше калса, бу кыз кардәшенә үлгән кәләлә ‎
малының яртысы тияр, әгәр кәләлә ир исән калып, әлеге кыз кардәше үлсә, ул кыз ‎
кардәшенең баласы калмаса, ул чагында калган малга кәләлә варис булыр. Әгәр кәләлә ‎
ир үлеп аның ике бертуган кыз кардәшләре калса, аларга кәләләдән калган малның ‎
өчтән ике өлеше тияр, әгәр кәләлә ирнең калган бер туган кардәшләре ирләр һәм ‎
хатыннар булса, иргә ике хатынның өлеше тияр. Болар кәләләдән калган малның өчтән ‎
ике өлешен бүләрләр. Аллаһ сезгә ачык бәян кылыр мирас хөкемнәрен, мал бүлүдә ‎
адашмавыгыз өчен. Аллаһ һәрнәрсәне белүче.‎

‎[5] МАИДӘ (АШ ЯУЛЫГЫ) СҮРӘСЕ - 120 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Ий мөэминнәр! Гәһедләрегезне, вәгъдәләрегезне үтәгез! (Гәһед өч төрледер: берсе - ‎
Аллаһ һәркемнән Коръән белән гамәл кылырсыз дип гәһед алды, икенчесе - Аллаһ ‎
исеме илә әйтелгән нәзерләр, антлар, өченчесе - мөэминнәрнең үзара куешкан ‎
вәгъдәләредер). Дүрт аяклы хайваннар сезгә хәләл булды мәгәр хәрам булганнары ‎
Коръәндә зекер ителде, хаҗ сәфәрендә ихрам баглагач сезгә хәләл киекләр дә хәрам ‎
булыр. Аллаһ үзе теләгәнчә белеп хөкем кылыр.‎
‎2. Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны ‎
хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт ‎
гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки ‎
башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ‎
ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм ‎
җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. ‎
Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф ‎
кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! ‎
Ягъни алар өчен гәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! ‎
Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән ‎
саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым ‎
эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен ‎
игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ‎
гәзаб белән үч алучыдыр.‎
‎3. Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан ‎
башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, ‎
сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки ‎
тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр ‎
биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын "Бисмилләһи ‎
Аллаһу әкбәр" дип бугазлап өлгерсәгез - ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен ‎
буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән ‎
хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр ‎
һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ‎
ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән ‎
өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә ‎
бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине ‎
белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. ‎
Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән ‎
хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан ‎
саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.‎
‎4. Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: ‎
‎"Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар ‎
өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите ‎
сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга ‎
өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып ‎
килсеннәр!" Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, ‎
аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" - дип җибәрегез! ‎
Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ‎
ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче.‎
‎5. Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл ‎
булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә ‎
хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап ‎
бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл ‎
булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен ‎
зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак ‎
булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр ‎
кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ‎
ягъни гәзабта булыр.‎
‎6. Ий мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике ‎
кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны ‎
сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз. Әгәр җөнүб булсагыз, юынып ‎
пакьләнегез! Вә әгәр сырхау яки сәфәрдә булсагыз, я берегез даладан килсә, я ‎
хатыныгызга якынлык кылсагыз, шушы хәлләрдә юынып пакьланырга су тапмасагыз, ‎
пакь җиргә ике кулыгызны сугыгыз, шул кулларыгыз белән битегезне сыйпагыз, икенче ‎
мәртәбә җиргә сугып ике кулыгызны сыйпагыз! Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки ‎
сезнең пакь булуыгызны тели һәм нигъмәтләрен сезгә тутырып бирергә тели, шаять ‎
биргән нигъмәтләренә шөкер итегез! (Аллаһ теләсә Коръән белән гамәл кылсак! ‎
шуннан да зур нигъмәт, әлбәттә, юк).‎
‎7. Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Һәм дөньяга килмәс борын ‎
Аллаһуга биргән гәһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ рухларны халык кылгач: "Әйә! ‎
Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин түгелме?" - дигәч, "Әлбәттә, син! Сүзеңне ‎
ишеттек, үзеңә итагать иттек", - дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа ‎
гасый булудан сакланыгыз! Күкрәкләрдә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.‎
‎8. Ий мөэминнәр! Аллаһ ризалыгы өчен гаделлек белән гүаһлык бирүче булыгыз. ‎
Һәрвакыт хаклыкта булыгыз! Янә бер каумгә ачулануыгыз: икенче каумгә гаделсезлек ‎
күрсәтүегезгә сәбәп булмасын. Һәр эштә гаделлек кылыгыз! Гадәләт исә тәкъвалыкка ‎
якынрактыр һәм Аллаһудан куркыгыз, гаделсезлектән сакланыгыз! Әлбәттә, Аллаһ ‎
кылган эшләрегездән хәбәрдар.‎
‎9. Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә гафу итү һәм ‎
олы әҗер булыр дип Аллаһ вәгъдә кылды.‎
‎10. Әмма ышанмаучылар, аятьләребезне дә ялган диючеләр алар - җәһәннәм әһелләре.‎
‎11. Ий мөэминнәр! Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Кәферләр сезне ‎
үтерергә кулларын сузган чакларында Аллаһ аларның кулларын сездән тыйды. Шулай ‎
булгач, Аллаһудан куркыгыз, аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Мөэминнәр һәр эштә ‎
Аллаһуга гына тәвәккәл кылсыннар!‎
‎12. Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән гәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез ‎
дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: ‎
‎"Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз", - дип. (Бәни Исраил Фергауннән ‎
котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз", - диде. Шәһәргә якын ‎
килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен ‎
яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен ‎
сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын ‎
күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр ‎
кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр ‎
икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән гәһеден үтәмәде). ‎
Аллаһуның алган гәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, ‎
зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга ‎
изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы ‎
өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә ‎
кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар ‎
агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга гәһед биргәннән соң сездән берәү гәһеден ‎
бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан ‎
адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын ‎
һәм ләгънәтен алдылар).‎
‎13. Гәһедләрен сындырулары сәбәпле без аларны ләгънәт кылдык һәм күңелләрен таш ‎
кеби каты кылдык. Алар Тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр яки алып ‎
ташлыйлар һәм китапларында йөкләтелгән зур бурычларын үтәүне оныталар. Ий ‎
Мухәммәд г-м, белерсең, алар һаман хыянәттәләр, аларның хыянәте ата-бабадан килгән ‎
хыянтәдер, мәгәр аларның бик азлары хыянәт итмәс. Син аларны гафу ит, иман китереп ‎
тәүбә итсәләр һәм аларга җәза бирүдән баш тарт! Бит Аллаһ яхшыларны сөядер.‎
‎14. "Без Аллаһ ярдәмендәбез", дип мактанучы насара кауменнән дә "Аллаһуга һәм ‎
расүлгә итагать итәрсез", дип гәһед алдык. Алар да китапларындагы зур бурычларын ‎
оныттылар һәм гәһедләрен сындырып Аллаһ хөкемнәрен боздылар, шуның өчен ‎
кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны һәм ачуны араларына салдык. Аллаһ аларга ‎
тиздән хәбәр бирер, кылган эшләренең кабахәтлеге белән. (Алар Инҗилне үзгәртеп, ‎
ислам динен бозып, насара динен ясадылар. Шул кабахәтлек түгелме?)‎
‎15. Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ ‎
хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий ‎
кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап.‎
‎16. Аллаһ күндерер бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, ‎
тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына һәм аларны үзенең теләге вә ярдәме белән ‎
көферлек, наданлык һәм бидегәт, хорафат караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак ‎
дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер.‎
‎17. Мәрьям угълы Гыйсәне Аллаһ диючеләр кәфер булдылар. Ий Мухәммәд г-м әйт: ‎
‎"Әгәр Аллаһ җирдәге бетен нәрсәне, вә Гыйсәне һәм анасын һәлак итәргә теләсә, ‎
Аллаһуның бу теләгенә кем каршы тора алыр? Ягъни Аллаһ җирдәге бөтен нәрсәне ‎
һәлак итә калса, шул вакытта Гыйсәнең үзен коткарырга да көче җитмәячәк, шулай ‎
булгач, ничек ул Аллаһ була алсын? Җирдә, күкләрдә һәм араларында булган бөтен ‎
нәрсә Аллаһ байлыгы, Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халык кылыр, Аллаһуның һәрнәрсәгә ‎
көче җитә.‎
‎18. Яһүд вә насара әйттеләр: "Без Аллаһуның угыллары һәм аның сөеклерәге", - дип. ‎
Син аларга әйт: "Алай булгач, ни өчен Аллаһ сезне гөнаһларыгыз өчен гәзап кыладыр", ‎
‎- дип. Бәлки сез дә Аллаһ халык кылган башка кешеләр кебек үк кешеләрсез. Аллаһ ‎
теләгән бәндәсенең гөнаһларын ярлыкар, теләгән бәндәсен гөнаһы бәрабәрендә гәзаб ‎
кылыр. Җирдә, күкләрдә вә араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгыдыр һәм ‎
кайтачак җиребез Аллаһ алдынадыр.‎
‎19. Ий китап әһелләре! Сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м килде, сездән рәсүлләр һәм вәхи ‎
киселгән вакытта, ул сезгә Коръән белән хак динне бәян кылыр, әйтмәвегез өчен: ‎
‎"Җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәде", - дип. ‎
Менә дөреслектә сезгә җәннәт белән шатландыручы һәм җәһәннәм гәзабы белән ‎
куркытучы пәйгамбәр килде, ул сезгә әйтте: "Коръән өйрәткәнчә ислам динен тотсагыз ‎
җәннәткә керерсез, әгәр Коръән белән гамәл кылмасагыз җәһәннәмгә керерсез", - диде. ‎
Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер.‎
‎20. Мусаның кауменә әйткән сүзләреннән гыйбрәт алыгыз! Әйтте: "Ий каумем, Аллаһ ‎
сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез! Аллаһ арагызга күп пәйгамбәрләр күндерде, ‎
үзегездән сезгә патшалар кылды һәм галәмдә һичбер кавемгә бирмәгән нигъмәтләрне ‎
сезгә бирде хәтта күктән әзерләнгән ризыкларны иңдереп торды", - дип.‎
‎21. Муса әйтте: "Ий каумем Аллаһ билгеләгән һәм сезнең, өчен файдасы булган Әрихә ‎
шәһәренә керегез, Аллаһ әмерен үтәүдән баш тартмагыз, артка борылып китмәгез! Әгәр ‎
баш тартсагыз, әлбәттә, нигъмәтләрдән коры калып, хәсрәтләнүче булып әверелерсез.‎
‎22. Әлеге куркак кабилә башлыклары әйттеләр: "Ий Муса Әрихә шәһәрендә көчле, ‎
батыр каум яши, без алардан куркабыз, шул сәбәпле шәһәргә һич тә кермәбез, хәтта ул ‎
каум шәһәрдән чыгып киткәннәренә чаклы. Әгәр алар шәһәрдән чыгып китсәләр, без, ‎
әлбәттә, шәһәргә керүчебез", - дип.‎
‎23. Кабилә башлыкларыннан Аллаһ нигъмәтләгән икесе әйттеләр: "Кәферләрдән ‎
курыкмагыз, Аллаһуга тәвәккәл итеп шәһәр капкасыннан керегез! Әгәр шәһәр ‎
капкасыннан керсәгез кәферләрне җиңәрсез, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз һәм шәһәргә ‎
керегез, әгәр Аллаһуның ярдәм бирәчәгенә ышансагыз".‎
‎24. Кәферләрдән куркучылары әйттеләр: "Ий Муса, без Әрихә шәһәренә, әлбәттә, мәңге ‎
кермәбез, шәһәр халкы анда торган вакытта. Ий Муса, үзең һәм Раббың, барыгыз шәһәр ‎
кәферләре белән икәү сугышыгыз! Ә без шушы урында карап утырабыз", - дип.‎
‎25. Муса әйтте: "Ий Раббым мин фәкать үземә һәм кардәшем Һарунга ихтыярлымын, ‎
башкача һич сүзем үтмидер. Ий Раббым фәсыйк белән безнең араны аер", - дип.‎
‎26. Аллаһ әйтте: "Инде аларга Әрихә шәһәренә керүне кырык елга чаклы хәрам ‎
кылдым. Кырык ел үтмичә анда керә алмаслар, хәйран булып сахрәдә адашып ‎
йөрерләр. Ий Муса, фасыйк каум өчен кайгырма, инкяр кылсалар җәзасы үзләренәдер", ‎
‎- дип.‎
‎27. Ий Мухәммәд г-м! Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән ‎
укытыл. (Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил ‎
Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды.) Ике егет ‎
корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе - Кабилнеке кабул ‎
булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: "Ий Һабил мин сине, әлбәттә, ‎
үтерәчәкмен", - дип. Һабил әйтте: "Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул ‎
итәдер", - дип.‎
‎28. Һабил Кабилгә әйтте: "Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине ‎
үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ‎
гәзабыннан куркамын", - дип.‎
‎29. Әгәр мине үтерсәң, мин телимен минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп ‎
Аллаһуга кайтуыңны, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут гәзабы: ‎
залимнәргә тиешле җәзадыр.‎
‎30. Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны ‎
өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды.‎
‎31. Аллаһ Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтә, ‎
ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч кайда куярга ‎
белмичә, берничә көн күтәреп йөрде). Карганы күргәч, Кабил әйтте: "Һай миңа үкенеч! ‎
Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, ‎
кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем", ‎
‎- дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды.‎
‎32. Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: "Әгәр берәү ‎
кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен ‎
кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса - бөтен кешеләрне ‎
үлемнән коткарган кеби булыр", - дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче ‎
расулләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә ‎
һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр.‎
‎33. Аллаһуга һәм расуленә каршы сугышкан яки җир өстендә бозыклык кылган ‎
кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак, яки уң кулын, сул аягын кисмәктер, ягъни ‎
үтерүчене үтерергә, үтерүче һәм талаучы булса асарга, талаучы һәм урлаучы булса ‎
аягын-кулын кисәргә, яки сөреп җибәрергә. Бу җәза аларга дөнья гәзабы һәм ахирәттә ‎
аларга олы гәзаб булыр.‎
‎34. Мәгәр алар сезнең кулыгызга төшеп хөкем ителүдән элек үкенеп тәүбә итсәләр, ‎
аларга югарыда зекер ителгән җәзалар бирелмәс. Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп ‎
төзелүчеләрне ярлыкаучы һәм рәхимле.‎
‎35. Ий мөэминнәр! Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, аның гәзабыннан куркыгыз, ‎
Коръән белән гамәл кылып Аллаһуга якын булуны кәсеп итегез һәм Аллаһ юлында ‎
тырышыгыз, көрәшегез вә лязем булганда сугышыгыз! Шаять өстенлекне табарсыз.‎
‎36. Кәферләрнең кулында бөтен дөнья байлыгы янә шуның чаклы байлык була калса, ‎
Аллаһ гәзабыннан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр, кабул булмас иде. Аларгадыр ‎
рәнҗеткүче гәзаб.‎
‎37. Кәферләр уттан чыгуны теләрләр, ишек янына килерләр, гәзаб фәрештәләре аларны ‎
утлы сукмаклар белән суккалап куарлар, алар аннан чыгучы түгелләр һәм аларгадыр ‎
даими гәзаб.‎
‎38. Карак ир һәм хатыннарның кулларын кисегез кәсеп иткән явыз эшләренә җәза ‎
йөзеннән Аллаһудан. Аллаһ үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче.‎
‎39. Берәү, угрылык кылып золым иткәннән соң тәүбә итсә, алган малны иясенә ‎
тапшырса һәм бөтен эшен төзәтсә, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар. ‎
Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле.‎
‎40. Әллә белмисеңме? Әлбәттә, беләсең җир, күкләр Аллаһ милке икәнлеген! Аллаһ ‎
теләгән бәндәсен гәзаб кылыр, теләгән бәндәсен ярлыкар. Аллаһуның һәрнәрсәгә көче ‎
җитә.‎
‎41. Ий расул г-м! Сине кайгыга салмасын монафикъларның көферлеккә ашыгулары, ‎
алар телләре белән иман китердек диләр, ләкин күңелләре иманны кабул иткәне юк. ‎
Янә яһүдләрдән ялган сүзне кабул итүчеләре бар, сине кайгыртмасын ялганга ‎
ышанулары! Алар синең сүзеңне кабул итәрләр, синең яныңа килмәгән яһүд файдасына ‎
сөйләсәң. (Яһүдләрдән берсе зина белән тотылгач: "Мухәммәд г-мнән сорарбыз, зина ‎
кылучыларга нинди хөкем? Әгәр җиңел хөкем булса, кабул итәрбез, каты хөкем булса, ‎
кабул итмәбез", - дип, үзара сөйләштеләр. Рәсүлуллаһ янына килгәч: "Зинага нинди ‎
хөкем", - дип сорадылар. Рәсүлуллаһ: "Тәүратта нинди хөкем булса, шул булыр", - ‎
диде. Тәүратны укып зина хакында хөкемне табып укыдылар, ташлар белән бәреп ‎
үтерү иде, һәм зиначыларны бәреп үтерделәр.) Яһүдләр Аллаһ сүзләрен үзгәртәләр ‎
Тәүратта язылганнан соң. Алар әйтәләр: "Әгәр зина кылучыны бәреп үтерергә дисә, ‎
кабул итмәгез, әгәр камчы сугарга дисә, кабул итегез, әмма бәреп үтерүдән ‎
сакланыгыз", - дип бер-берсен вәсвәсә кылдылар. Аллаһ берәүне үзенең фетнәсе белән ‎
фетнәләндерүне теләсә, әлбәттә, синең көчең җитмәс Аллаһ фетнәсеннән аны ‎
коткарырга. Аллаһу тәгалә азган кешеләрнең күңелен Аллаһуга каршылык чиреннән ‎
пакьләргә теләмәде. Аларга дөньяда хурлык, ахирәттә олы гәзаб.‎
‎42. Кәферләр вә монафикълар алар ялганны күп сөйләрләр, ялган сүзләрне күп кабул ‎
итәрләр һәм төрле юллар белән хәрамны күп ашарлар. Әгәр яһүдләр яки монафикълар ‎
хөкем иттерергә сиңа килсәләр, гаделлек илә хөкем ит, яки хөкем итүдән баш тарт. ‎
Әгәр аларны хөкем итүдән баш тартсаң алар сиңа һич тә зарар итә алмаслар, әгәр алар ‎
арасын хөкем итсәң, турылык илә хөкем ит! Әлбәттә, Аллаһ туры кешеләрне сөя.‎
‎43. Ул яһүдләр ничек синнән хөкем иттерәләр, Тәүрат эчендә булган Аллаһ хөкемнәре ‎
аларның кулларында була торып? Әгәр син аларны хөкем итсәң, үзләре синең гадел ‎
хөкемеңнән баш тарталар, алар Тәүратка чын ышанучы түгелләр.‎
‎44. Тәхкыйк без иңдердек Тәүратны - аның эчендә һидәят дәлилләре, белем яктылыгы ‎
бар. Аның белән хөкем итәрләр Коръән иңгәнче әүвәлге пәйгамбәрләр алар Аллаһуга ‎
нык итагать итүчеләр, Аллаһуга нык бирелгән заһитләр, һәм дини галимнәр алар ‎
Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен белеп күңелләрендә саклаганнар. Тәүраттагы Аллаһ ‎
хөкемнәрен бәни Исраилгә алар ирештерделәр, сөйләп аңлаттылар һәм гаделлек белән ‎
араларында хөкем йөрттеләр һәм дә бу эшләренә шаһит тә булдылар. Ий мөэминнәр, ‎
Коръән белән гамәл кылганда кешеләрдән курыкмагыз, миннән генә куркыгыз вә ‎
минем аятьләремне бетәчәк дөньяның аз малына сатмагыз.‎
‎45. Бәни Исраилгә Тәүратта касасны фарыз кылдык: хаксыз берәү үтерелсә, үтерүче үзе ‎
үтерелер, күз чыгаручының күзе чыгарылыр, борын җимерүченең борыны җимерелер, ‎
колак кисүченең колагы киселер, теш сындыручының теше сындырылыр һәм башка ‎
җәрәхәтләр өчен җәрәхәт бәрабәрендә үч алыныр. Берәү үз хакын сәдака кылса, ягъни ‎
кем тарафыннан булса да җәрәхәтләнгән кеше касас белән үч алмыйча, гафу итсә, бу ‎
гафу итүе гөнаһларының җуелуына сәбәп булыр. Янә берәү Аллаһ иңдергән Коръән ‎
белән гамәл кылмаса, ягъни Коръән хөкемнәрен диндә дәлил итеп кулланмаса, андый ‎
кешеләр үз-үзләренә золым итүче залимнәр.‎
‎46. Мәрьям угълы Гыйсәне әүвәлге пәйгамбәрләр әсәрләренә иярттек, үзеннән элек ‎
иңдерелгән Тәүратны тасдыйк кылганы хәлдә вә аңа Инҗилне бирдек, ул Инҗилдә ‎
һидәят диләлләре вә белем яктылыгы бар, һәм ул Инҗил элек иңдерелгән тәүрат ‎
хөкемнәренә муафикъ, шулай ук ул һидәят вә тәкъва кешеләргә вәгазь.‎
‎47. Инҗил әһелләре Аллаһ иңдергән Инҗилдәге Алла хөкемнәре белән хөкем итсеннәр, ‎
ягъни Инҗилне үзгәртмәүләре һәм аның белән гамәл кылулары фарыз иде. Берәү Аллаһ ‎
иңдергән китап белән хөкем итмәсә, гамәл кылмаса, андый кешеләр фасыйклар. ‎
‎(Тәүрат, Инҗил белән гамәл кылмыйча залим, фәсыйк һәм кәфер булдылар. Коръән ‎
белән гамәл кылмаучыларга да шул хөкем).‎
‎48. Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның ‎
хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге ‎
белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! ‎
Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән ‎
хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә ‎
күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар ‎
күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер ‎
юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән ‎
Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз ‎
гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга ‎
чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер ‎
дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни ‎
Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидегәт ‎
гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр.‎
‎49. Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм ‎
өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән ‎
җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ ‎
иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан ‎
саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки ‎
Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе ‎
гөнаһлары өчен аларны гәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән ‎
гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар.‎
‎50. Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен ‎
телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил ‎
итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит ‎
Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем ‎
итүче булырмы? Әлбәттә, юк!‎
‎51. Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә ‎
аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр ‎
берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ ‎
кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында ‎
туры юл, әлбәттә, юк!)‎
‎52. Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган ‎
мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп ‎
килә торган гәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга ‎
тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр ‎
зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар ‎
мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ‎
ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр.‎
‎53. Монафикъларның яшерен эшләре ачылгач, аларның монафикъ икәнлекләрен ‎
белмәгән мөэминнәр гаҗәпләнеп әйттеләр: "Әйә ий мөэминнәр! Без сезнең, динегездә, ‎
сезнең белән бергә чын мөэминнәрбез дип, Аллаһ исеме белән ныклап ант итүчеләр ‎
шулармы? Чын монафикъ булсалар да, без чын мөселманнарбыз, дип, Аллаһ исеме ‎
белән ант итәләрме?" - дип. Ул монафикъларның бөтен гамәле җуелды, Аллаһуның ‎
нигъмәтләреннән киселеп, хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.‎
‎54. Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак динен ташлап мөртәт булса, Аллаһ ‎
алар урынына үзенә сөекле һәм Аллаһуны сөюче каумне тиздән китерер, алар ‎
мөэминнәргә йомшак күңелле, кәферләргә каты күңелле булырлар. Алар Аллаһ юлында ‎
сугышырлар, ислам динен куәтләр өчен бөтен көчләрен куярлар һәм куркытып шелтә ‎
кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Аларның шундый булулары Аллаһуның ‎
юмартлыгыдыр, Ул аны теләгән кешесенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе.‎
‎55. Аллаһ әйткәннән башкача булмас, ий мөэминнәр! Һәр эшегездә ярдәм бирүче ‎
хуҗагыз Аллаһудыр, иярергә тиешле булган остазыгыз Аллаһуның расүледер һәм сезгә ‎
дус булырга яраклы кешеләр - рөкүг, сәҗдә кылып намаз укучы һәм зәкят бирүче хак ‎
мөэминнәрдер.‎
‎56. Югарыда әйтелгәнчә, берәү Аллаһуга нык бирелсә һәм расүленә дә ныклап иярсә ‎
һәм чын мөэминнәргә эчкерсез дус булсалар, алар Аллаһ гаскәрләредер, Аллаһ ‎
гаскәрләре, әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән җиңүчеләр.‎
‎57. Ий мөэминнәр! Сездән элек китап бирелгән мөшрикләрне һәм Аллаһуга ‎
ышанмаучы кәферләрне дус тотмагыз! Алар сезнең динегезне уенга саныйлар һәм ‎
мәсхәрә кылалар. Аллаһудан куркыгыз! Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз! Әгәр ‎
хак мөэмин булсагыз.‎
‎58. Әгәр сез азан әйтеп кешеләрне намазга чакырсагыз, азанны һәм намазны уенга ‎
саныйлар вә мәсхәрә итәләр, алар бу эшләрен эшлиләр хакны аңламаганнары өчен. ‎
‎(Башкаларның да аңламаучы булуын телиләр).‎
‎59. Әйт: "Ий китап әһелләре! Бездән үч алырга телисезме фәкать Аллаһуга һәм үзебезгә ‎
иңдерелгән Коръәнгә һәм элек иңдерелгән китапларга ышанганыбыз өчен генә? ‎
Әлбәттә, сезнең күпләрегез фасыйклар", - дип.‎
‎60. Әйт: "Әйә сез яһүдләр! Сез яманлаган мөселманнардан да яманрак кешеләрдер". ‎
Хәбәр биримме эшләренә карата Аллаһ хозурында тиешле җәзаны алу йөзеннән? Алар ‎
яһүдләр. Аллаһ аларны ләгънәт кылды һәм аларга ачуланды һәм дә бәгъзеләренең ‎
сүрәтен маймыл сүрәтенә, бәгьзеләренең сүрәтен дуңгыз сүрәтенә алыштырды. Алар ‎
шайтанга ияреп Аллаһудан башкага гыйбадәт кылдылар. Ул яһүдләр хак юлдан ерак ‎
китеп ныграк адашучылар һәм ахирәттә иң яман урын алар урыныдыр.‎
‎61. Әгәр монафикълар сезнең янга керсәләр: "Иман китердек, мөселманбыз", - диләр, ‎
әмма үзләре сезнең янга кергәндә дә һәм сезнең яннан чыкканда да имансызлардыр. ‎
Аллаһ белүчерәк монафикъларның күңелләрендә булган нәрсәне.‎
‎62. Янә күрәсең алардан күбрәге гөнаһлы эшләргә һәм хәрам ашарга ашыгалар, нинди ‎
кабахәт эштер аларның кылган эшләре.‎
‎63. Әгәр яһүдләрнең дингә бирелгән заһитләре вә дини галимнәре аларны Аллаһуга ‎
каршы булган яман сүзләрдән һәм хәрам ашауларыннан ныклап тыйган булсалар, ‎
нинди яхшы булыр иде! Ләкин тыймадылар. Аларның кылган эшләре бик тә яман.‎
‎64. Яһүдләр әйттеләр: "Аллаһуның кулы багъланган саран", - дип. Аллаһ әйтте: "Бәлки ‎
аларның кулы багланган, Аллаһ юлына һәм мохтаҗларга малларын бирмиләр", - дип, ‎
һәм ләгънәт ителделәр Аллаһуга тиешсез сүзне әйткәннәре өчен. Бәлки Аллаһуның ‎
кулы ачык, ул юмарт, теләгән бәндәләренә үзе теләгәнчә бирер. Сиңа Раббыңнан ‎
иңдерелгән Коръән хөкемнәре яһүдләрнең күпләренә хакны инкяр итүне һәм ‎
азгынлыкны арттырыр. Янә кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны вә ачуны алар ‎
арасына салдык. Һәркайчан алар сугыш өчен хәйлә утлары кабызсалар, Аллаһ аны ‎
сүндерде. Алар җир өстендә тырышып төрле бозыклыкны кылырлар, Аллаһ ‎
фәсәтчеләрне һич тә сөйми.‎
‎65. Әгәр китап әһелләре иман китереп Коръән белән гамәл кылсалар һәм Коръән ‎
хөкемнәрен бозудан саклансалар, әлбәттә, әүвәлдәге гөнаһларын җуяр идек һәм ‎
нигъмәтләр иясе булган җәннәтләргә кертер идек.‎
‎66. Әгәр алар Тәүратны һәм Инҗилне үзгәртмичә гамәл кылган булсалар, аннары ‎
Раббыларыннан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылган булсалар, әлбәттә, өстән дә, аяк ‎
асларыннан да киң ризык ашар иделәр. Алардан туры мөэминнәр дә бар, ягъни ‎
Коръәнне кабул итеп, аның белән гамәл кылучылар, аларның күбрәкләренең кылган ‎
эшләре бик яман, ягъни үз китапларын да үзгәрттеләр, Коръәнне дә кабул итмәделәр.‎
‎67. Ий Аллаһуның расүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ‎
ирештер! Әгәр Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһ йөкләгән пәйгамбәрлек ‎
бурычын үтәгән булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң - пәйгамбәрлек бурычын ‎
үтәмәгән булырсың. Аллаһ сине дошман кешеләрнең шәреннән саклар, мөшрикләрдән ‎
курыкма, үз эшеңне эшлә! Имансыз кешеләрне Аллаһ, әлбәттә, туры юлга күндермәс.‎
‎68. Әйт: "Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм ‎
Раббыгыздан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы", - дип. Ий ‎
Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның ‎
күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр ‎
итүләре өчен хәсрәтләнмә!‎
‎69. Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, ‎
кояшка яки йолдызларга табынучылар - алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, ‎
Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә гәзаб куркынычы булмас ‎
һәм алар көенмәсләр.‎
‎70. Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип гәһед алдык һәм аларга ‎
рәсүлләр күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган ‎
Аллаһуның гадел хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, ‎
бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя вә Зәкәряне).‎
‎71. Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки гәзаб ирешмәс дип хисап ‎
кылдылар. Туры юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары ‎
саңгырау булды. Аннары Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. ‎
Янә аларның күбрәге күзсез һәм саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган ‎
эшләрен.‎
‎72. Мәрьям угълы Гыйсаны Аллаһ диючеләр тәхкыйк кәфер булдылар. Бәни Исраилгә ‎
Гыйса әйтте: "Минем һәм сезнең Раббыбыз булган Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз", - дип. ‎
Бер кеше Аллаһуга мәхлукны тиңдәш кылса, тәхкыйк Аллаһ ул кешегә җәннәтне хәрам ‎
кылды һәм аның кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче булмас.‎
‎73. Аллаһ өчнең берсе диючеләр, дөреслектә, кәфер булдылар. Тиңдәше вә охшашы ‎
булмаган Аллаһудан башка һич Илаһә юк. Аллаһ өчнең берсе диючеләр шул ‎
сүзләреннән тыелмасалар, ягъни тәүбә итмәсәләр, әлбәттә, аларны рәнҗеткүче гәзаб ‎
тотачак.‎
‎74. Әйә ул кәферләр бозык игътикатларыннан Аллаһуга тәүбә итмәсләрме? Һәм ‎
шундый зур гөнаһлары була торып, Аллаһудан ярлыкауны сорамаслармы? Әгәр тәүбә ‎
итеп, Аллаһуның берлегенә иман китереп, һәм Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, ‎
Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле.‎
‎75. Мәрьям угълы Гыйса Аллаһуның расүле булудан башка һичкем түгел, аларга хәтле ‎
дә рәсүлләр килеп үттеләр, бар да кеше затларыдыр һәм Гыйсаның анасы Мәрьям ‎
Аллаһуга һәм расүлгә ышанучы бик тугъры хатын, Мәрьям үзе һәм угълы Гыйса адәм ‎
иделәр. Кара аларга, Гыйса турында аятьләребезне ничек ачык бәян кылабыз! Соңра ‎
янә кара аларга, ничек тыелалар хакны кабул итүдән, ягъни көферлекне һәм адашуны ‎
ихтыяр итәләр.‎
‎76. Син аларга әйт: "Аллаһудан башкага гыйбадәт кыласызмы? Ул ясалма ‎
мәгъбүдләрегез сезгә файданы да, зарарны да ирештерә алмыйлар, ә Аллаһ ишетүче ‎
һәм белүче", - дип.‎
‎77. Әйт: "Ий китап әһелләре! Динегездә хактан башка тирән китмәгез, ягъни дәлилсез ‎
сүз сөйләмәгез һәм юлсыз гамәл кылмагыз, һәм әүвәлдә адашкан һәм күпләрне ‎
адаштырган каумнең нәфес-һавасына һәм батыл гадәтләренә иярмәгез! Алар һәммәләре ‎
дә бертигез адаштылар", - дип.‎
‎78. Бәни Исраилнең кәферләре Дауд һәм Мәрьям угълы Гыйса теле белән ләгънәт ‎
ителделәр, маймыл һәм дуңгыз булдылар. Бу җәза аларга тиешле булды зур гөнаһлары ‎
һәм хаклык чигеннән үтеп киткәннәре өчен.‎
‎79. Алар үзләре кыла торган бозык эшләрдән, батыл игътикатләрдән бер-берсен ‎
тыймадылар, нинди яманлыктыр аларның эшләгән эшләре.‎
‎80. Әлбәттә, күрәсең, ышанып дин тотучыларның күбрәкләре, кәферләр ягына авышып ‎
аларга дус булалар, нинди ямандыр ахирәттә үзләрен каршы алачак бу кәфер эшләре: ‎
Аллаһу тәгаләнең ачуы, һәм гәзабта мәңге калулары.‎
‎81. Әгәр ул динчеләр Аллаһуга пәйгамбәргә һәм пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнгә ‎
ныклап ышансалар, әлбәттә, кәферләрне дус тотмас иделәр, ләкин алардан күбрәге ‎
фасыйклар.‎
‎82. Яһүдләрне кешеләр арасында мөселманнарга иң каты дошман итеп табарсың һәм ‎
мөшрикләрне мөселманнарга каты дошман итеп табарсың. (Мөшрикләрнең иң зурысы: ‎
мәҗүсиләр һәм коммунистлардыр). Без - насара диюче бер җәмәгатьне мөселманнарга ‎
дусрак - күңелләре белән якынрак табарсың, алар арасында галимнәр, габитләр ‎
булганы өчен, әлбәттә, алар Коръән сүзләрен ишеткәндә һич тәкәбберләнмәсләр.‎
‎83. Әгәр алар расүлгә иңдерелгән аятьләрне ишетсәләр күзләреннән яшь агадыр хакны ‎
‎- хак дип тануларыннан, һәм алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз - Аллаһ! Иман китердек, ‎
безләрне синең берлегең белән шәһадәт бирүчеләр белән бергә язгыл", - дип.‎
‎84. "Ни булган безгә Аллаһуга һәм үзебезгә килгән хак Коръәнгә ышанмаска, безгә ни ‎
булган? Әлбәттә, ышанабыз һәм Раббыбыз изгеләр белән бергә җәннәткә кертер дип ‎
өмет итәбез", - диделәр.‎
‎85. Аллаһу тәгалә, аларның иман китереп мөселман булганнары һәм әйткән хак сүзләре ‎
өчен асларыннан елгалар агучы җәннәтләрне бирде, алар анда мәңге калырлар. Ул ‎
Җәннәтләр изгелек кылучыларның җәзасы.‎
‎86. Кәфер булган кешеләр безнең аятьләребезне ялганга тоттылар - алар җәһәннәм ‎
әһелләре.‎
‎87. Ий мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам ‎
кылмаган һәм Аллаһ сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә сызыктан ‎
үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми.‎
‎88. Вә ашагыз Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыклардан һәм үзегез ышанган ‎
Аллаһудан куркыгыз, сызыктан тышкары үтүдән сакланыгыз!‎
‎89. Аллаһ, сезне гәзаб кылмас уйнап әйткән антларыгыз өчен аны үтәмәсәгез, мәгәр ‎
гәзаб кылыр шәригать буенча ант ителгән дөрес урында - ант итеп тә ул ант үтәлмәсә. ‎
Ул үтәлмәгән антның кәффарәте: ун мескенгә аш ашатмак өй әһелләрегез ашаган ‎
ризыкның уртача булганы белән, яки ун мескенгә кием кидермәк, яки бер кол азат ‎
итмәк, боларны эшләргә көче җитмәсә, тоташ өч көн ураза тотар. Бу йөкләтелгән эшләр ‎
үтәмәгән антларыгызның кәффарәте, антларыгызны, әлбәттә, үтәгез! Әнә шулай Аллаһ ‎
үзенең хөкемнәрен сезгә ачык итеп аңлата, шаять шатланып, Аллаһуга шөкер итәрсез.‎
‎90. Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, ‎
сынымнарга гыйбадәт итү - Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ‎
ырымлану - багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак ‎
эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! ‎
Саклансагыз, шаять котылырсыз - өстенлек табарсыз.‎
‎91. Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда ‎
дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә ‎
Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше ‎
булган - нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!‎
‎92. Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез! һәм шайтан эше булган ‎
нәҗесләрдән сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, ‎
расүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генә тиешле.‎
‎93. Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре ‎
өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр ‎
кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге ‎
гамәлләрне - яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя.‎
‎94. Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, ‎
кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә ‎
‎- күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң ‎
берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, ‎
әлбәттә, аңа рәнҗеткүче гәзаб булыр.‎
‎95. Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! ‎
Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның ‎
кәффарәте - сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән ‎
чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап ‎
фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер - үтерелгән ‎
хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар ‎
тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе - бер көн уразага хисаб ителер. Бу - кәффарәт ‎
ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ ‎
гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау ‎
хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ гәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу ‎
иясе.‎
‎96. Суда яшәгән хайваннарны ауламак һәрвакыт хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә ‎
сезгә хәләл ителде, диңгезләрдә йөрүчеләргә файдаланырлык тәгам булсын өчен балык ‎
вә башка ризык булырдай нәрсәләре диңгезнең сезгә хәләл булды. Ләкин суда үлгән ‎
балык хәләл түгел. Сезгә хәрам ителде кыр-урман хайваннары ихрамда хәлегездә. ‎
Аның хозурына кайтачак Аллаһудан куркыгыз, аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!‎
‎97. Аллаһу тәгалә мәсҗид Хәрамдагы Кәгъбәне мөселманнарга кыйбла кылды, аның ‎
белән ислам дине һәм мөселманнар каим булып яшәр, сугышу хәрам булган айларны, ‎
корбан чалуны һәм мәсҗид Хәрамдагы яки хаҗдагы ачык гәләмәтләрне мөселманнар ‎
файдасына кылды. Коръәндәге бөтен хәбәрләр сезгә сөйләнә - дөреслектә Аллаһу ‎
тәгаләнең җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләрне белгәнлеген белүегез өчен, әлбәттә, ‎
Аллаһ һәрнәрсәне белүче.‎
‎98. Бик яхшы белегез ки: Аллаһ, үзенә итагать итмәгәнлекләрдән каты гәзаб белән үч ‎
алучы һәм тәүбә итүчеләрне ярлыкаучы, рәхимле.‎
‎99. Расүл г-мнең бурычы фәкать Аллаһ хөкемнәрен һич үзгәртмичә кешеләргә ‎
ирештерү генә. Аллаһ сезнең, күрсәтеп һәм яшереп эшләгән эшләрегезне яхшы белә.‎
‎100. Әйт: "пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас", - дип, гәрчә сине нәҗеснең ‎
күплеге гәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз - нәҗес һәм батыл ‎
эшләрдән сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз - котылырсыз.‎
‎101. Ий мөэминнәр! Тиешсез сораулар бирмәгез, әгәр сорауыгызга җавап бирелсә - ул ‎
җавап сезне кайгыга салыр, әгәр Коръән иңеп торган вакытта яшерен нәрсәләр турында ‎
сорасагыз аның җәвабы бирелер, тиешсез нәрсәләр турында сораганнарыңызны Аллаһ ‎
гафу итте инде, сорамагыз! Аллаһ ярлыкаучы, юаш.‎
‎102. Сездән әүвәлге каумнәрдә пәйгамбәрләренә шундый сораулар бирделәр - ‎
сорауларына җавап бирелгәч, соңра җавапны инкяр итеп, кәфер булып әверелделәр.‎
‎103. Аллаһ, кешеләрнең кулындагы хайваннарга: Бәхирә, Саибә, Вәсыйлә, Хам дип ‎
исем бирмәде һәм аларны хәрам да кылмады, ләкин кәферләр Аллаһуга ялганны ‎
ифтира кылдылар "бу хайваннарны Аллаһ хәрам кылды", дип, аларның күпләре ‎
аңламыйлар.‎
‎104. Әгәр ул җаһилләргә әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл ‎
гамәленә килегез", - дип, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда, нинди ‎
гамәлдә тапсак, шул безгә җитә, алар юлыннан чыкмыйбыз", - дип. Аллаһ әйтте: "Әйө ‎
аларның ата-бабалары хаклыктан һичнәрсә белмәүче һәм туры юлга да күнелмәүче ‎
иделәр түгелме?" - дип.‎
‎105. Ий мөэминнәр! Сезгә лязем үзегезне төзәтмәк һәм туры юлда нык тормак! Әгәр ‎
Коръән, юлында берләшеп таза торсагыз, адашкан кеше сезгә зарар итә алмас. ‎
Җыйналып кайтачак урыныгыз Аллаһу хозурында, кылган эшләрегездән хәбәр бирер.‎
‎106. Ий мөэминнәр! Әгәр берегезгә үлем якынлашса, васыятьләрегезне әйткәндә ‎
үзегездән ике гадел кеше шаһит булсыннар, яки мөселман булмаган ике кеше шаһит ‎
булсыннар сәфәрдә йөрегәнегездә үлем хәсрәте ирешсә. Әгер шәһитләрнең эше ‎
низагълы булса, яки алардан шикләнсәгез, намаздан соң ике шаһитне алып калыгыз, ‎
үлгән кешенең васыятен вә калдырган әманәтен ачыклар өчен, Аллаһ исеме белән акт ‎
итеп әйтсеннәр: "Антыгыз белән дөнья малым ихтияр итмәбез, гәрчә әманәт тапшырган ‎
кеше якын кардәшебез булса да, һәм Аллаһ үтәүне фарыз иткән Шәһадәтне яшермибез, ‎
әгәр алдалан ант итсәк, Аллаһуга гөнаһлылардан булырбыз", - дисеннәр.‎
‎107. Тикшергән чакта бу ике шаһитнен үзләре йөкләп алган әманәтләренә хыянәт ‎
иткәнлекләре ачыкланса, булган хәлне дөрес сөйләр өчен алардан гаделрәк ике кеше ‎
шаһит булырлар. Алар Аллаһ исеме илә ант итеп әйтерләр: "Безнең Шәһадәтебез ‎
әүвәлге ике шаһитнең Шәһадәтеннән дөресрәк, шәһитлегебездә дөреслектән чыкмабыз, ‎
әгәр дөреслектән читкә чыксак, әлбәттә, залимнәрдән булырбыз", - дип.‎
‎108. Мәетнең васыяте хакындагы шәһадәттә күрсәтелгән хөкемебез - шаһитләрнең ‎
турылык илә шаһит булулары өчен иң якын бер юл, яки шәһитлек эшләрендә ялган ‎
сөйләүләре сәбәпле эш икенче гадел шәһитләргә тапшырылгач, хыянәтләре өскә чыгып ‎
хурлыкка төшүдән курыксыннар өчен гадел хөкемдер. Аллаһудан куркыгыз - аның ‎
гадел хөкемнәрен бозудан сакланыгыз һәм сезнең файдагызга сөйләгән сүзләрен ‎
тыңлагыз! Аллаһу тәгалә, хыянәтче фәсыйкларны туры юлга күндерми.‎
‎109. Кыямәт көнендә Аллаһ расүлләрне җыяр өммәтләрен хөкем итәр өчен, Аллаһ ‎
алардан сорар: "Сезнең Аллаһ хөкемнәрен ирештерүегезне өммәтләрегез ничек кабул ‎
ит-теләр?" - дип, Рәсүлләр әйтте: "Без аларның хәлен белмибез, бездә гаепне белә ‎
торган белем юк. Ий Раббыбыз, әлбәттә, Син бөтен яшерен эшләрне белүчесең", - дип.‎
‎110. Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса, без сиңа һәм анаңа ‎
биргән нигъмәтне бүген сөйлә! Җәбраил илә сиңа куәт биргәнебезне, кешеләр белән ‎
бишектә һәм пәйгамбәр булгач хикмәтле сүзләр белән сөйләшүеңне, мин сиңа язарга ‎
өйрәткәнемне, ислам хөкемнәрен, тәүратны, инҗилне өйрәткәнемне, янә минем әмерем ‎
илә кош сурәтен ясап аңа өрер идең, аннары минем әмерем илә кош булып очар иде, ‎
янә минем әмерем илә сукырларны күзле итәр идең һәм ала тәнле кешеләрне ‎
сәламәтләндерер идең, дәхи бәни Исраилнең мәкереннән сине коткарганымны һәм син ‎
аларга инҗил хөкемнәре вә ачык могҗизалар белән килгәч, аларның ышанмаучылары, ‎
бу сихердән башка һичнәрсә түгел, дип инкяр иткәннәрен сөйләп бир, хәтерләренә ‎
төшер", - дияр Аллаһу тәгалә.‎
‎111. Ий хәварийон! Миңа һәм расүлемә иман китерегез, дип вәхи кылсам хәварийоннар ‎
әйттеләр: "Иман китердек ий Гыйса, безнең мөселман булганлыгыбызга шаһит бул", - ‎
дип.‎
‎112. Хәварийоннар әйттеләр: "Ий Гыйса, синең Раббыңның, безгә күктән аш яулыгы ‎
белән ризык иңдерергә көче җитәме?" - дип. Гыйса әйтте: "Аллаһудан куркыгыз - ‎
гәзабыннан сакланыгыз, үзегезне бәла-казага салмагыз! Әгәр хак мөэминнәрдән ‎
булсагыз".‎
‎113. Алар әйттеләр: "Күктән иңгән ризык белән ризыкланырга һәм күңелебезнең ‎
карарлануын телибез, дәхи мин Аллаһуның расүле дигән сүзеңнең хаклыгын белмәкче ‎
булабыз, янә ул ризыкның Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шәһитләрдән булуыбызны ‎
телибез", - дип.‎
‎114. Мәрьям угълы Гыйса әйтте: "Ий тәрбиячебез - Аллаһ! Безгә күктән аш яулыгы ‎
белән ризык иңдер - ризык иңгән көн әүвәлгеләребезгә дә һәм ахыргыларыбызга да ‎
бәйрәм көне булсын! Янә минем пәйгамбәрлегемә дә дәлил булсын! Ий Раббыбыз ‎
безне ризыкландыр, син, әлбәттә, ризыкландыручыларның иң хәерлесесең", - дип. ‎
‎(Күктән ризык иңгән көн якшәмбе иде, шуның өчен якшәмбе көн насараның бәйрәме ‎
булып калды).‎
‎115. Аллаһу тәгалә әйтте: "Мин, әлбәттә, сез сораган ризыкны күктән иңдерүчемен, бу ‎
ризык сезгә иңгәннән соң Сезләрдән берәрегез хыянәт итсә, яки шөкер итүне һәм ‎
Аллаһудан иңдерелгәнне инкяр кылып кәфер булса, ул кешене галәмнәрдә һичкемне ‎
гәзаб кылмаган каты гәзаб белән гәзаб кылырмын", - дип.‎
‎116. Янә Аллаһу тәгалә кыямәт көнендә әйтер: "Ий Мәрьям угълы Гыйса! Син ‎
кешеләргә әйттеңме, мине һәм анамны Аллаһудан башка Илаһә тотыгыз", - дип. Гыйса ‎
әйтте: "Ий Раббым! Син һәрбер кимчелектән пакьсең, синең хакта миңа муафикъ түгел ‎
сүзне әйтмәк лаек түгелдер, әгәр андый сүзләрне әйткән булсам, әлбәттә, син аны ‎
беләсең. Я Рабби, син минем күңелемдә булган нәрсәне, әлбәттә, беләсең әмма мин ‎
синдә булган нәрсәне белмимен. Әлбәттә, Син яшерен нәрсәләрне бик яхшы белүчесең.‎
‎117. Янә Гыйса: "Ий Раббым! Мин аларга Син әмер иткәннән башканы әйтмәдем, бәлки ‎
мине вә сезне тәрбия итүче Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, дидем. Дәхи мин алар ‎
арасында булганда бөтен эшләренә шаһит булдым, мине күккә күтәреп үтергән чагыңда ‎
Син аларны күзәттең. Бит Син һәрнәрсәгә шаһитсың", - диде.‎
‎118. Әгәр аларны гәзаб кылсаң - кылырсың үз бәндәләреңдер, вә әгәр аларны ‎
ярлыкасаң, әлбәттә, син көчле һәм гадел хакимсең.‎
‎119. Аллаһу тәгалә әйтер: "Бу көндә чын мөэминнәрнең, Коръәнгә вә сөннәткә муафикъ ‎
‎- дөрес динне тотучы мөселманнарның дөреслеге файда бирер. Аларга җимеш ‎
агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләр булыр, алар анда мәңге калырлар, Аллаһ ‎
алардан разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Җәннәтләргә кереп, анда ‎
мәңге калу - иң зур бәхеткә ирешү.‎
‎120. Җирдәге вә күкләрдәге һәм алар арасында булган нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең ‎
мөлкедер, Аның һәрнәрсәгә көче җитә.‎

‎[6] ӘНГӘМ (ТЕРЛЕК) СҮРӘСЕ - 165 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Чын мактау - җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуга хас, янә ул караңгылыкны һәм ‎
яктылыкны бар кылды. (Ике төрле яктылыкны бар кылды: берсе табигать яктылыгы - ‎
кояш, ут кеби. Икенчесе: гакыл, фикер яктылыгы - Коръән, сөннәт яктылыгы кеби. Вә ‎
ике төрле караңгылыкны бар кылды: берсе табигать караңгылыгы: кояшсызлык, ‎
утсызлык кеби. Икенчесе гакыл, фикер караңгылыгы - имансызлык, динсезлек кеби.) ‎
Бу хәлдән соң кәферләр, Коръән яктылыгыннан качып, имансызлык караңгылыгына ‎
кереп, Аллаһудан башканы илаһә тотарлар.‎
‎2. Аллаһ беренче атагыз - Адәм г-мнең тәнен балчыктан халык кылды, соңра ‎
һәрберегезгә гомер билгеләде вә һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл аның хозурында. ‎
Шуннан соң да сез Аллаһ эшләренә шик тотасыз.‎
‎3. Ул Аллаһ, җирдә вә күкләрдә эш кылучы, хөкем йөртүче Илаһә, сезнең ачык вә ‎
яшерен эшләрегезне һәм нәрсә кәсеп иткәнегезне дә белә.‎
‎4. Кәферләргә Раббының аятьләреннән бер аять килсә, ягъни бер могъҗиза яки Коръән ‎
аяте килсә, алар аны инкяр итәләр.‎
‎5. Аларга һәркайчан чын иманга, хак дингә өндәүче Коръән аятьләре килсә, алар аны - ‎
ялган диделәр. Коръәнне вә мөселманнарны мәсхәрә кылып көлүләренең җәзасы аларга ‎
тиздән килер.‎
‎6. Әллә күрмиләрме? Алардан элек күпме кәферләрне һәлак кылдык, җир өстендә сезне ‎
урнаштырмаган яхшы урынга аларны урынлаштырдык һәм күктән яңгырны да аларга ‎
кирәгенчә генә иңдердек, янә аларга бакчалары астыннан ага торган елгалар кылдык, ‎
алай да иман китермәделәр, аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек, һәм алардан сон, ‎
урыннарына башка кешеләрне урынлаштырдык.‎
‎7. Әгәр кәферләр соравы буенча Коръән аятьләрен сиңа кәгазь битләренә яздырып ‎
иңдергән булсак, аны кәферләр куллары илә тотар иделәр, аннары, бу - сихердән башка ‎
нәрсә түгел, дип инкяр итәр иделәр.‎
‎8. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә фәрештә иңгән булсачы, аның хак ‎
пәйгамбәр икәнлеген безгә әйтер иде", - дип. Аллаһ әйтте: "Әгәр без аларга фәрештә ‎
иңдерсәк, әлбәттә, аларны һәлак итү белән эш тәмам булыр иде, фәрештә иңгәннән соң ‎
аларга һичнәрсә өчен вакыт бирелмәс".‎
‎9. Әгәр пәйгамбәрне фәрештәдән кылсак, әлбәттә, аны ир кыяфәтендә кылыр идек, алар ‎
кешеләр кигән киемне кияр иделәр.‎
‎10. Синнән әүвәлге пәйгамбәрләр дә шулай мәсхәрә кылындылар, аларга да мәсхәрә ‎
кылганнары хәтле мәсхәрә ителергә, хөкем итенделәр, җәзасын алырлар.‎
‎11. Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм яхшылап карагыз! Аллаһ вә расүлләр хакында ялган ‎
сөйләүчеләрнең хәле ничек тәмам булган?" - дип. (Мөшрикләр, Мухәммәд г-мне ‎
мәсхәрә кылып, төрлечә золым итеп тә кешеләрне исламга чакырудан туктата алмагач, ‎
патша итәбез, күп мал бирәбез, ташла бу эшеңне, диделәр). Аллаһу тәгалә аларга ‎
түбәндәге аять белән җавап бирде.‎
‎12. Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать - Аллаһу ‎
тәгаләнеке", - дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә ‎
йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк - кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ ‎
һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы ‎
кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар.‎
‎13. Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу ‎
тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче.‎
‎14. Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ‎
ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ‎
ризыкланмый - аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче ‎
мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", - ‎
диген!‎
‎15. Әйт: "Әгәр мин бидегәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең ‎
хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең гәзабыннан куркамын", ‎
‎- дип.‎
‎16. Хисаб көнендә берәүдән гәзаб алынса - гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ ‎
рәхмәт кылды. Ул көндә гәзабтан котылу - ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ‎
ирешүдер.‎
‎17. Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ‎
ачучы булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, ‎
әлбәттә, Аллаһ һәр эшкә кадир.‎
‎18. Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем ‎
йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар.‎
‎19. Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак - дип сора! Әлбәттә, "әшһәдү ‎
әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит ‎
булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар ‎
хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән ‎
сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителде - сезне һәм һәрбер ‎
Коръән ирешкән каумне Аллаһ гәзабы белән куркытмаклыгым өчен", - дип. (Курыккан ‎
кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше ‎
Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын ‎
бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә ‎
бар дип шәһадәт бирмимен", - дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул - тиңдәше, иптәше юк бер ‎
генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", - ‎
дип.‎
‎20. Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. ‎
Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр.‎
‎21. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә ‎
залимрәк кеше бармы? Залимнәр, шиксез, Аллаһ гәзабыннан котыла алмаслар.‎
‎22. Кыямәт көнендә һәммәләрен дә хөкемгә җыярбыз, соңра әйтербез мөшрикләргә: ‎
‎"Аллаһуның тиңдәше бар дип низаглашкан илаһәгыз кайда, күрсәтегез", - дип.‎
‎23. Мөшкирләр хөкем ителгәндә: "Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда ‎
мөшрикләрдән булмадык", - дип үзләренең мөшриклекләрен инкяр итүләре үзләренә ‎
фетнә булыр - ягъни дөньяда киреләнеп мөшриклек белән мөбтәлә булдылар, ахирәттә ‎
шул гаепләрен инкяр итеп, гәзаб өстенә - гәзабны кәсеп итәрләр.‎
‎24. Карагыл! Ничек үз өсләренә ялган сөйлиләр ягъни Аллаһу хозурына баргач та ‎
хакны катлап-катлап инкяр итеп, үзләренең ялганчы икәнлекләрен үзләре ныгыталар. ‎
Аллаһуга ифтира кылып, Аллаһудан башканы илаһә тоткан нәрсәләре алардан бизде.‎
‎25. Алардан кайберләре синең сүзеңне тыңларлар, ләкин сүзнең төп мәгънәсенә ‎
төшенмәсләр, шул сәбәпле Аллаһ хөкемнәрен кабул итмәсләр. Соңра күңелләренә ‎
аңламаулык пәрдәсен кордык, аңламаслар, колакларына ишетмәүлек пәрдәсен кордык, ‎
хак сүзне ишетмәсләр. Әгәр алар Аллаһуның могҗизаларын күрсәләр, берсенә дә ‎
ышанмыйлар, бу Коръән әүвәлгеләрдән калган хикәяләрдән башка нәрсә түгел диюче ‎
кәферләр, хәтта яныңа килсәләр хакны инкяр итеп, ялганны яклап синең белән ‎
бәхәсләшәләр.‎
‎26. Ул динсезләр, исламны кабул итүдән, Коръән белән гамәл кылудан кешеләрне ‎
тыялар һәм үзләре дә Коръәннән бик ераклар. Алар бу эшләре белән аңламыйча, ‎
үзләрен генә һәлак итәләр, ләкин сизмиләр.‎
‎27. Әгәр аларның җәһәннәм уты эчендә тукталып, калганнарын күрсәң, бик әче хәсрәт ‎
белән әйтерләр: "Ий кәшки без дөньяга кире кайтарылсакчы, Раббыбызның аятьләрен ‎
инкяр итмәгән булсакмы һәм Коръән белән гамәл кылып камил мөэмин булган ‎
булсакмы", - дип.‎
‎28. Бәлки аларның әүвәлдә яшереп эшләгән эшләре ахирәттә ачыкланыр. Әгәр алар ‎
дөньяга кире кайтарылсалар, әлбәттә, әүвәлдә Аллаһ тыйган көферлек вә азгынлык ‎
юлларына төшәр иделәр, әгәр дөньяга кире кайтарылсак, Коръән белән гамәл кылып, ‎
камил мөэмин булыр идек - дигән сүзләрендә, әлбәттә, ялганчылардыр.‎
‎29. Ул имансызлар, дөньяда яшәвебездән башка яшәү юк, үлгәннән соң терелүчеләрдән ‎
түгелбез, диләр.‎
‎30. Әгәр Аллаһу хозурында хөкем ителү өчен басып торганнарын күрсәң, шул вакытта ‎
Аллаһ әйтер: "Әйә! Үлгәннән соң терелү хак булмадымы?" - дип. Алар әйттеләр: ‎
‎"Бәлки, ий Раббыбыз, үлгәннән соң терелү хак булды", - дип. Инде аларга Аллаһ әйтер: ‎
‎"Алай булгач Коръәнне вә үлгәннән соң терелүне инкяр итүегез сәбәпле җәһәннәм ‎
гәзабы татыгыз", - дип.‎
‎31. Үлгәннән соң терелеп, Аллаһуга хөкемгә баруны инкяр итеп, Аллаһ йөкләгән ‎
бурычларны үтәмәүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар. Көтмәгәндә алар өстенә кыямәт ‎
килсә, шул вакытта әйттеләр: "Вәй-үкенеч! Безгә хәсрәт-һәлакәтлек килде бит, дөньяга ‎
алданып, ахирәткә хәзерләнмәвебез сәбәпле", - дип. Алар гөнаһларын аркаларына ‎
йөкләп, Аллаһу хозурына килерләр. Әгәһ булыгыз! Аларның дөньядан алып килгән ‎
йөкләре нинди яман йөктер.‎
‎32. Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар ‎
уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, ‎
аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, ‎
аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен ‎
бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! бу хакта гакылларыгызны ‎
эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы?‎
‎33. Тәхкыйк беләбез кәферләрнең каршы сөйләгән сүзләре - сине борчыган, ләкин ‎
борчылма! Чөнки алар сине ялганчыга чыгара алмыйлар, вә ләкин залимнәр Аллаһ ‎
аятьләрен инкяр итәләр, җәзасын татырлар.‎
‎34. Тәхкыйк синнән әүвәлге рәсүлләргә дә ялганчы диделәр, ул расүлләр, кәферләрнең ‎
аларга ялганчы диюләренә һәм җәберләүләренә сабыр итеп түзделәр, хәтта ярдәмебез ‎
имгәнче. Аллаһуның вәгъдәләрен үзгәртүче юк, аның әмерләре вакытында килер. ‎
Тәхкыйк сиңа рәсүлләрнең хәбәре килде ягъни рәсүлләргә каршы көрәшкән кәферләр ‎
Аллаһ гәзабы белән һәлак булдылар.‎
‎35. Вә әгәр кәферләрнең исламнан баш тартулары сиңа авыр булса, әгәр җиргә тишек ‎
тишәргә вә күккә менәр өчен баскыч ясарга көчең җитсә - кәферләргә могҗиза ‎
күрсәтер идең. Ягъни җир астына төшеп вә күккә менеп могҗизалар күрсәтсәң дә, иман ‎
китерәчәк түгелләр. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, әлбәттә, аларның һәммәсендә. Коръән ‎
юлына җыяр иде, ләкин теләмәде. Син җаһилләрдән - наданнардан булмагыл! Ягъни ‎
Аллаһ күндермәгән кешеләрне туры юлга - ислам диненә күндерәм дип хыялланма һәм ‎
тырышма да, булмас.‎
‎36. Хак сүзләрне - төп мәгънәсенә төшенеп, тыңлаган кешеләр генә кабул итәрләр. ‎
Дөньяда яшәгән чакларында ук мәет булып яшәгән кәферләрне Аллаһ тергезү көнендә ‎
тергезер, аннары Аллаһуга кайтырлар.‎
‎37. Кәферләр әйттеләр: "Кәшки Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлеген ‎
дөресләүче могҗиза иңдерелсәче", - дип. Син аларга әйт: "Тәхкыйк Аллаһ кадир ‎
могҗиза иңдерергә, ләкин аларның күберәге белмиләр. Ягъни могҗизага ышанмаган ‎
кешеләргә могҗизага ияреп гәзаб килгәнен белмиләр.‎
‎38. Җирдәге төрле хайваннар һәм ике канатлары белән оча торган кошлар сезнең кеби ‎
җәмәгать булудан башка нәрсә түгелләр. Ягъни үз җенесләре белән җәмәгать булып ‎
яшиләр, һәрбере үз хәлләре белән мәшгульләр һәм Аллаһуны да зекер итәләр. Ләүхүл-‎
мәхфузъдагы китапта язмыйча һичнәрсәне калдырмадык, соңра һәр мәхлук кубарылып ‎
Раббыларына кайтырлар.‎
‎39. Безнең аятьләребезне ялган диючеләр, хак сүзләрне ишетүдән саңгыраулар, хак ‎
сүзләрне сөйләүдән телсезләр, шуның өчен алар адашу караңгылыгындалар. Аллаһ үзе ‎
теләгән кешене Коръәннән гафил итеп хак юлдан адаштырыр, һәм үзе теләгән бәндәсен ‎
Коръән белән гамәл кылдырыр да - туры юлга күндерер.‎
‎40. Бидегәтче мөшрикләргә әйткел: "Беләсезме, әгәр Аллаһудан башка да Илаһә бар ‎
дигән сүзегез дөрес булса - Аллаһуның каты гәзабы яки куркынычлы кыямәт сезгә ‎
килгәндә үзегез Илаһә тоткан бер мәхлуктан ярдәм сорарсызмы? Әлбәттә, бу эшне ‎
эшләмәячәксез.‎
‎41. Бәлки сез куркынычлы вакытларда Аллаһуның үзенә түбәнчелек илә коллык ‎
күрсәтәсез һәм ярдәмне дә Аллаһудан гына сорыйсыз. Әгер Аллаһ теләсә сораган ‎
нәрсәгезгә юл ачар. Куркынычлы вакытларда ясалма, ялган илаһәгызны онытасыз.‎
‎42. Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк синнән әүвәл булган өммәтләргә дә расүлләр җибәрдек, ‎
ләкин алар инкяр иттеләр, без аларны ачлык вә башка авырлыклар белән җәзаладык ‎
шаять түбәнчелек белән Аллаһуга итагать итәрләр дип.‎
‎43. Әгәр аларга бездән авырлыклар ирешкән чакта түбәнчелек илә Аллаһуга коллык ‎
күрсәтсәләр Аллаһ аларны гәзаб кылмас иде, ләкин күңелләре имансызлыктан каралып ‎
катты һәм шайтан аларга Аллаһуга каршы булган эшләрен изге итеп күрсәтте.‎
‎44. Алар Аллаһуның вәгазьләрен һәм гәзаб белән куркытуын онытсалар - дөньяви ‎
эшләрендә уңышларга юл ачтык, хәтта алар Аллаһ биргән нигъмәт белән шатланыр һәм ‎
мактаныр булдылар, ләкин Аллаһуга шөкер итүне вә гыйбадәт кылуны оныттылар. ‎
Шул вакытта без аларны аңсыздан гәзаб белән тоттык, алар өметсезләнеп ‎
хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.‎
‎45. Золым итүче каумнең ахыры киселде. Хакыйкый мактау бөтен галәмнәрне ‎
тәрбияләүче Аллаһуга тиешле.‎
‎46. Әйт: "Ий Коръән белән гамәл кылмаучы гафилләр! Күрәсезме, фикерләп ‎
карыйсызмы? Әгәр Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне бөтенләй томалап куйса, ‎
Аллаһудан башка тагын Илаһә бармы? Бу нәрсәләрне сезгә кайтарып бирерләр. ‎
Карагыл дәлилләрне ничек ачык аңлатабыз, шуннан соң да алар аңламыйлар, хактан ‎
баш тарталар.‎
‎47. Әйт: "Күрдегезме, әгәр Аллаһ гәзабы сезгә сиздермәстән кинәт кенә килсә, яки ‎
күренеп килсә, котыла алырсызмы? Аллаһ гәзабы белән залим каумнәр генә һәлак ‎
буладыр."‎
‎48. Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм гәзабы белән куркытучы итеп ‎
кенә күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ‎
ахирәттә курку һәм кайгы булмас.‎
‎49. Аятьләребезне ялган диючеләр, аларны гәзаб тотар игътикатлары һәм эшләре бозык ‎
булу өчен.‎
‎50. Әйт: "Мин сезгә әйтмимен Аллаһ хәзинәләре минем кулымда һәм яшерен ‎
нәрсәләрне беләмен вә һәм мин фәрештәмен", - дип, ("Аллаһ хазинәләре минем кулда ‎
булса, ни сорасагыз, шуны бирер идем, яшерен нәрсәләрне белсәм, һәрбер соравыгызга ‎
җавап бирер идем, фәрештә булсам, кешеләр эшли алмаган эшләрне эшләр идем", - ‎
диде). Диндә һичкемгә, һичнәрсәгә иярмимен, мәгәр миңа Аллаһудан вәхи ителгән ‎
сүзләргә генә иярәмен. Әйт: "Күзле белән сукыр бертигез булырмы? Коръән сүзләрен ‎
аңлар өчен фикерләп карамыйсызмы?" - дип.‎
‎51. Үлгәннән соң кубарылып, Раббылары алдында хөкем ителүдән куркучыларны - ‎
җәһәннәм гәзабының катылыгы белән куркыт! Аларга анда Аллаһудан башка хуҗа һәм ‎
шәфкать итүче булмас, шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар. (Мөшрикләрнең байлары, ‎
Мухәммәд г-мгә: "Әгәр яныңнан фәкыйрьләрне кусаң, без сиңа иярербез", - диделәр. ‎
Аларның сүзенә карап янындагы фәкыйрьләрне кумакчы булды. Шул хакта түбәндәге ‎
аять инде.‎
‎52. Аллаһ ризалыгын өстәп көндезләрен вә кичләрен Раббыларына гыйбадәт кылган ‎
зәгыйфь яки фәкыйрь мөэминнәрне яныңнан кума! Ул кәферләрнең гамәленнән ‎
һичнәрсәне хисап итмәк сиңа тиеш түгел һәм синең гамәлеңнән һичнәрсәне хисап ‎
итмәк аларга тиеш түгел. Дошманнар сүзенә карап, фәкыйрьләрне яныңнан кума! Әгәр ‎
кусаң, залимнәрдән булырсың.‎
‎53. Әнә шулай фәкыйрьләр хакында байларны фетнәләндердек, ул байлар әйтсеннәр ‎
өчен: "Әйә шул фәкыйрь кешеләрне безнең арадан Аллаһ җәннәт белән ингам ‎
кылдымы", - дип. Нигъмәтләргә шөкер итүчеләрне Аллаһ белүчерәк түгелме? ‎
Нигъмәтләрнең иң зурысы ислам динедер, шөкер итүнең иң зурысы ислам динен дөрес ‎
тотудыр.‎
‎54. Әгәр безнең аятьләребезгә ышанучылар синең яныңа килсәләр, вәгазь тыңламак яки ‎
белем алмак өчен, син аларга: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын! Сезгә рәхмәт кылуны ‎
Раббыгыз өстенә алды, сездән берәү наданлык белән бозык эшләрне кылса, аннары ‎
тәүбә итеп төзәлсә, тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхимле."‎
‎55. Әнә шулай аятьләребезне кешеләргә ачык итеп бәян кылабыз азгыннарның адашу ‎
юлы ачык беленсен өчен.‎
‎56. Әйт: "Ий мөшрикләр, сез гыйбадәт кыла торган Аллаһудан башка нәрсәгә гыйбадәт ‎
кылудан мин бик каты тыелганмын Аллаһ тарафыннан", - дип, янә әйт: "Ий ‎
мөшрикләр, сезнең нәфесләрегез теләгән бозык эшләргә, ялган динегезгә, батыл ‎
гадәтләрегезгә иярәчәк түгелмен, әгәр сезгә иярсәм, тәхкыйк адаштым һәм туры юлга ‎
күнелүчеләрдән булмамын".‎
‎57. Әйт: "Мин Раббымнан күрсәтелгән дәлилләр белән генә эш кылам, ләкин сез ул хак ‎
булган дәлилләрне ялган дисез, сез таләп иткән гәзаб минем ихтыярымда түгел. Һәлак ‎
итүче гәзаб белән хөкем итү Аллаһудан башка затның көчендә түгел, Аллаһ хакны бәян ‎
кыла вә ул хакны батылдан аеручыларның хәерлесе.‎
‎58. Әйт: "Әгәр сез ашыгып таләп иткән гәзаб минем ихтыярда булса иде, әлбәттә, ‎
арабызда хөкем булып тиешле гәзабны алыр идегез, Аллаһ залимнәрнең эшен белә.‎
‎59. Яшерен нәрсәләрнең ачкычлары Аллаһ кулында, аларны Аллаһудан башка белүче ‎
булмас, вә ул корыда һәм суда булган нәрсәләрне белә, янә агачтан бер яфрак төшсә, ‎
аны ул белә, дәхи туфрак астында кечкенә бер орлык булса һәм җирнең өстендә я ‎
эчеңдә аз гына юешлек я корылык булса, әлбәттә, Аллаһ аларны алдан ук белеп, ‎
Ләүхүл-мәхфузъда язып куймыштыр.‎
‎60. Ул Аллаһ сезне кичтә-төнлә үтерә һәм көндез ни эшләгәнегезне белә, соңра ‎
рухларыгызны үзегезгә кайтарып сезне тергезер, билгеләнгән гомерегезнең мөддәте ‎
тәмам булыр өчен, гомерләрегез тәмам булгач, кайта торган урыныгыз Аллаһ алдында, ‎
аннары кылган гамәлләрегез белән Ул үзегезне таныштырыр.‎
‎61. Ул - Аллаһ коллары өстеннән кадир вә сезгә сакчы фәрештәләрең күндерер, алар ‎
сезнең гамәлегезне язарлар. Инде берегезгә үлем килсә, без күндергән фәрештәләр ‎
аның рухын алыр фәрештәләр килгәч, һич миһләт бирелмәс күз йомып-ачарга вакыт ‎
калмас.‎
‎62. Үлгәннән соң кешеләр хак хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар. Әгәһ ‎
булыгыз, хөкем итү Аллаһ эше вә ул хисап кылучыларның ашыгучырагы.‎
‎63. Әйт: "Корыда һәм диңгездә караңгылыктагы куркынычлардан сезне кем ‎
коткарыр?". Ул коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә ‎
һәлакәтлектән коткаруын сорыйсыз, әгәр бу һәлакәтлектән коткарса, әлбәттә, Аллаһуга ‎
итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрдән булыр идек, дисез.‎
‎64. Әйт: "Ул һәлакәтлекләрдән фәкать Аллаһ үзе генә коткаручы һәм авырлыклардан ‎
азат итүче, соңра Аллаһудан башканы Илаһә тотып мөшрик буласыз", - дип.‎
‎65. Әйт: "Өстегездән вә аяк астыгыздан сезгә гәзаб җибәрергә яки сезгә азган халыкны ‎
аралаштырырга Аллаһ, әлбәттә, кадир", - дип. Ягъни мөселманнарның - кәферләргә ‎
яки батыл диндә булганнарга яки ислам динен бозучы бидегәтче мөселманнарга ‎
аралашулары - шулдыр һәлакәтлек.‎
‎66. Синең каумең Коръәнне ялган диделәр, хәлбуки ул Коръән - хак. "Мин сезне дингә ‎
көчләп кертүче вәкил түгелмен", - диген.‎
‎67. Коръәндә хәбәр бирелгән һәрнәрсәнең урыны һәм вакыты бар, Коръәндә әйтелгән ‎
сүзләрнең хак икәнлеген тиздән белерсез.‎
‎68. Әгәр аятьләребезне яманлап сөйләүчеләрне күрсәң, хәтта башка сүзгә күчкәннәренә ‎
чаклы алар янында торма, кит! Вә әмма алардан киселү хакындагы Аллаһ хөкемен ‎
шайтан сиңа оныттырса, хәтереңә төшү белән кит, залим каумнәр янында тормагыл.‎
‎69. Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә лязем түгел Коръән юлында ‎
булмаган кешеләрнең эшен яки гөнаһын хисап, кылу, ләкин Аллаһ гәзабыннан ‎
саклансыннар өчен вәгазьләнү лязем.‎
‎70. Ий Мухәммәд г-м яки аның өммәте! Диннәрен уенчык итеп тоткан һәм Аллаһ ‎
хөкемнәрен җиңелгә санаган вә дөньяга алданган кешеләрдән кисел, алардан саклан! ‎
Имансыз, динсез яшәп һәлак булмасыннар өчен аларны вәгазь кыл! Бит гәзабтан ‎
котылу өчен Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа вә шәфкать итүче зат юк, Коръән ‎
белән гамәл итмәгән кеше дөньядагы бөтен байлыкны җәһәннәмнән котылу өчен бирсә, ‎
кабул булмас һәм гәзабтан чыга алмас. Әнә шундый кешеләр Коръән белән гамәл ‎
кылмыйча һәлакәтлекне кәсеп итүчеләр, исламга көферлек кылганнары өчен аларга ‎
җәһәннәм гәзабы һәм эчәргә пычрак, кайнар су булыр.‎
‎71. Әйт: "Безгә файданы да, зарарны да ирештерә алмый торган затка гыйбадәт ‎
кылыйкмы Аллаһудан башка? Аллаһ безне туры юлга күндергәннән соң бу туры юлны ‎
ташлап, әүвәлге адашуыбызга кире кайтыйкмы? Шайтаннарның алдавы белән кырда ‎
яки урманда адашып аптырап калган кешеләр кеби, ул адашып аптыраган кешенең ‎
адашмаган юлдашлары да бар, алар чакырырлар: "Кил, туры юл монда", - дип. Әйт: ‎
‎"Әлбәттә, Аллаһ Һидәяте генә Һидәят, янә бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга ‎
итагать итеп, чын мөселман булырга Аллаһудан боерылдык", - дип.‎
‎72. Янә намазларны вакытында үтәү белән боерылдык, Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз! ‎
Ул - Аллаһы ки, кубарылып аның хозурына барырсыз.‎
‎73. Ул - Аллаһ Җир вә Күкләрне халык кылды хаклык белән вә кубарылачак көнне "бар ‎
бул дияр - бар булыр", ягъни терелегез дияр - һәммә кеше терелер. Вә Аның сүзе хак, ‎
сабиттер, бул дигәне булыр. Исрафил суры өрелгән көндә бөтен кешеләр өстеннән ‎
патшалык Аныкы, Ул яшерен вә әшкәрә нәрсәләрне белүче, янә Ул гадел хөкем итүче, ‎
һәрнәрсәдән хәбәрдар.‎
‎74. Янә игътибар итегез! Ибраһим атасы Азарга әйтте: "Сынымнарны Илаһә дип белеп, ‎
аларга гыйбадәт итәсезме? Тәхкыйк сине вә каумеңне адашмакта күрәмен", - дип.‎
‎75. Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган ‎
нәрсәләрне - могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан ‎
‎- шиксез ышанучылардан булсын өчен.‎
‎76. Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ‎
ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә ‎
кылып, бу йолдыз минем Раббым", - диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына ‎
килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза ‎
түгелмен", - диде.‎
‎77. Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", - диде, Ай баегач ‎
мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән ‎
булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", - диде.‎
‎78. Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: "Бу Кояш минем Раббымдыр - барысыннан да ‎
зуррак, Илаһә булырга яраклы", - дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: "Ий ‎
каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән ‎
нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен", - дип.‎
‎79. Ибраһим әйтте: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. ‎
Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы ‎
түгелмен", - дип.‎
‎80. Ибраһимнең кауме үзләренең батыл, пычрак эшләрен яклап Ибраһим белән ‎
әрепләштеләр. Аларга Ибраһим әйтте: "Ий мөшрикләр! Аллаһ һәм Аның хөкемнәре ‎
хакында минем белән әрепләшәсезме? Хәлбуки, тәхкыйк Ул мине туры юлга күндерде ‎
‎- Аллаһ белән тиңләштергән сезнең сынымнарыгыздан һәм Намурутыгыздан ‎
курыкмыймын, мәгәр Аллаһуның миңа берәр зарар теләвеннән куркам, Раббымның ‎
белеме һәрнәрсәне чолгап алды. Әйә сез вәгазьләнмисезме?" - дип.‎
‎81. Ибраһим әйтте: "Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгыздан мин ничек куркыйм? Ә ‎
сез исә һичнәрсәгә ярамаган сынымнарыгызны Аллаһуга тиңдәш кыласыз да ‎
Аллаһудан һич курыкмыйсыз, бит Аллаһ сынымнарны Илаһә урнына тотарга ярый дип ‎
хәбәр иңдергәне юк. Ике фирканың кайсысы Аллаһ гәзабыннан имин булырга ‎
хаклырак? Ягъни Коръән юлыннан баручы хак мөэминнәр Аллаһ гәзабыннан имин ‎
булырлармы? Яки Коръән юлын күрмәүче мөшрикләрме имин булыр? Белсәгез ‎
әйтегез!‎
‎82. Иман китереп тә - иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне ‎
катыштырмаган хак мөэминнәр Аллаһ гәзабыннан имин булачаклар һәм алар туры ‎
юлга күнегүчеләр.‎
‎83. Күңеле саф, иманы көчле һәм дине дөрес булган мөселман гына Аллаһ гәзабыннан ‎
имин булачагына китергән дәлилебез - көчле дәлил, без аны Ибраһимгә бирдек, саф ‎
иманы, дөрес дине һәм хак эше белән өскә чыкканлыгын мөшрик кауме күрсен өчен. ‎
‎(Ибраһим пәйгамбәр һичкемнән курыкмыйча Намрут каумен исламга өндәгән өчен ‎
Намрут патшаның ачуы килеп, тау хәтле ут яндырып, Ибраһимне шул утка ташлатты. ‎
Ибраһим исә күлмәге дә көймичә уттан имин чыкты. Бу эш Ибраһимгә дәрәҗә өстенә - ‎
дәрәҗә булды. Намрутка һәм кауменә гәзаб өстенә - гәзаб булды.) Әнә шулай үзебез ‎
теләгән кешеләрнең дәрәҗәсен дөньяда да ахирәттә дә бөек кылабыз. Шиксез, синең ‎
Раббың һәрнәрсәне белеп хикмәт белән эш кылучы.‎
‎84. Ибраһимгә Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык ‎
вә Ибраһимнән элек Нухны һидәяткә салдык һәм Ибраһим нәселеннән - Даудны, ‎
Сөләймәнне, Әййүбне, Юсуфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык, һәм чын иманлы, ‎
изге гамәлле кешене әнә шулай һидәяткә салачакбыз.‎
‎85. Янә Зәкәряне, Яхъяны, Гыйсәне, Ильясны һидәяткә салдык, алар һәммәсе ‎
изгеләрдән.‎
‎86. Дәхи Исмагыйльне, Әлйәсәгьне, Юнусны, вә Лутны һидәяткә салдык, үз ‎
заманаларында бөтен дөнья кешеләреннән аларны дәрәҗәдә артык кылдык.‎
‎87. Вә ул пәйгамбәрләрне ата-бабаларыннан, балаларыннан һәм кардәшләреннән ‎
бәгъзеләрен һидәяткә салдык, аларны без сайладык һәм туры юлга күндердек.‎
‎88. Бу пәйгамбәрләрнең юлы - Аллаһу тәгаләнең изһар кылып ачык күрсәткән туры ‎
юлы. Бу юл белән үзе теләгән бәндәләрен һидәяткә салыр. Әгәр бу пәйгамбәрләр надан ‎
мөселманнар кеби бидегәт гамәлләр белән яки мөшрикләргә ияреп Аллаһуга тиңдәшлек ‎
кылып мөшрик булсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде. (Ләкин ‎
пәйгамбәрләр, бидегәт гамәлләре вә хорафат-ырымнарны дингә һич ‎
катнаштырмадылар, халыкка иярмәделәр һәм наданнарның, шәригатькә хыйлаф ‎
теләкләрен үтәмәделәр.)‎
‎89. Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә ‎
пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр ‎
итсәләр, тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның ‎
юлына беркеттек.‎
‎90. Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән ‎
хөкемнәрен өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул - Коръән бөтен ‎
дөнья кешеләре өчен вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын ‎
кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек ‎
тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере кешеләргә бирелде.)‎
‎91. Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның ‎
әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: "Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде", - дип. Син ‎
аларга әйт: "Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем ‎
яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә ‎
күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән ‎
өйрәтелдегез. Шул - Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде", - дип. Аннары аларны үз ‎
ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр.‎
‎92. Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны ‎
дөресләүче, Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның ‎
әйләнәсендәге бөтен дөнья кешеләрен Аллаһ гәзабы белән куркытмаклыгың өчен; ‎
Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, ‎
вакытында үтәрләр.‎
‎93. Аллаһуга ялган сүзне ифтира итүчедән дә залимрәк кеше бармы? Яки ул залим: ‎
‎"Миңа вәхий килде", - дип ялганнар, хәлбуки аңа һичнинди вәхий килгәне юк, яки ‎
Аллаһ иңдергән аятьләрне мин дә иңдерә алам, дияр. Әгәр залимнәрнең үлгән ‎
вакытларын күрсәң бик авыр хәлдә, каты гәзаб астында булырлар. Фәрештәләр аларга: ‎
‎"Җаннарыгызны чыгарыгыз", - дип, кулларын сузып каты сугарлар. Бүген хур итүче ‎
гәзаб белән җәза ителәсез, Аллаһуга тиешсез сүзләр әйткәнегез һәм Аның аятьләре ‎
белән гамәл кылудан тәкәбберләнгәнегез өчен.‎
‎94. Бүген тәхкыйк алдыма ялгыз килдегез, мин сезне әүвәлдә ялгыз халык кылган кеби, ‎
вә без биргән балаларыгызны, малларыгызны артыгызда калдырып киттегез һәм ‎
яныгызда шәфәгатьчеләрегезне күрмисез, Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез ‎
ахирәттә, әлбәттә, шәфәгать итәләр дип низаглаша идегез, кайда алар? Тәхкыйк бүген ‎
Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез белән сезнең арада мөнәсәбәт киселде, һәм ‎
Аллаһудан башка заттан көткән Шәфәгатьләр, бидегәт гамәлләрдән көткән сәваблар ‎
югалдылар.‎
‎95. Шиксез, Аллаһу тәгалә вак орлыкларны һәм җимеш тешләрене яручы, ягъни җиргә ‎
салган һәр орлыкны үстерүче, Ул үлектән терекне чыгарыр вә теректән үлекне ‎
чыгарыр, бу эшләрне эшләүче - Аллаһудыр, Аллаһудан ничек дүнәсез, ягъни Аңа ‎
итагать итүне ничек куясыз?‎
‎96. Ул таңны булдыручы вә төнне ял итәргә пәрдә кылды һәм кояш белән айны көн ‎
хисапларын белергә уңай кылды, бу эшләрне кылучы - кодрәт вә белем иясе Аллаһ.‎
‎97. Янә Ул - Аллаһ, сезнең өчен йолдызларны бар кылды, караңгы төннәрдә сахраларда ‎
вә диңгезләрдә йөргән вакытыгызда юл табар өчен маяк итеп. Белгән кешеләр өчен, ‎
тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык.‎
‎98. Ул Аллаһ сезне бер Адәм г-мнән күбәйтте, сезгә Аллаһ билгеләгән әҗәлегезгә ‎
чаклы дөньяда карарланмак булыр һәм үлгәннән соң кыямәт көненә чаклы икенче ‎
төрле хәлдә карарланмак булыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык аңлатып сөйләдек ‎
фәһемләп, аңлаган кешеләр өчен.‎
‎99. Ул Аллаһ, Күктән яңгыр суын иңдерде, ул су белән һәртөрле үсемлекне җирдән ‎
чыгарып үстердек һәм һәр үсә торган табигатьне яшел төстә җирдән чыгардык, алардан ‎
берсе өстенә икенчесе тезелеп үскән орлыкларны вә җимешләрне чыгарабыз, янә күп ‎
җимешле ботаклары җиргә якынлашкан хөрмә агачларын үстерәбез һәм дә йөзем, ‎
зәйтүн, анар бакчаларын үстерәбез, ул җимешләр төсе вә тәме белән бәгъзеләре бер-‎
берсенә охшаган булыр, әмма бәгъзеләре бер-берсенә охшамаган булыр. Аларның ‎
җимешләнгән вә өлгергән вакытларында карагыз! Ничек гаҗәеп җимешләнәләр һәм ‎
пешеп өлгерәләр, дөреслектә ул җимешләрнең шулай өлгерүендә - ышанучы кешеләргә ‎
Аллаһу тәгаләнең кодрәтен белергә дәлилләр бар.‎
‎100. Адашкан кешеләр җеннәрне Аллаһуга тиңдәш кылалар, хәлбуки аларны Аллаһ үзе ‎
халык кылды, янә бернинди дәлилсез Аллаһуның угълы вә кызы бар дип, ялганны ‎
Аллаһуга нисбәт кылалар. Җаһилләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан Аллаһ бик тә ‎
пакь вә андый кимчелектән бик тә югары.‎
‎101. Аллаһ, һичкайчан күчергеч алмыйча, һичкемнән киңәш вә ярдәм сорамыйча үзе ‎
башлап Җир вә Күкләрне төзүче, Аның ничек баласы булсын, бит Аның хатыны ‎
булмады, вә һәрнәрсәне Ул халык кылды, Ул һәрнәрсәне белә.‎
‎102. Бөтен барлыкны төзүче Аллаһ - Тәрбиячегездер, Илаһә булырга яраклы һичбер зат ‎
юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул һәрнәрсәне төзүче, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Вә Ул ‎
һәрнәрсә өстеннән эш башкаручы.‎
‎103. Аллаһу тәгаләне күзләр ихата кыла алмас, Аны күрергә бернинди күз кадир ‎
булмас, бәлки Аллаһ үзе күзләрне ихата кылыр, ягъни күзләрнең күрүен чолгап алыр вә ‎
Ул үткәрә күрүче һәрнәрсәдән хәбәрдар.‎
‎104. Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан гакыл, фикер күзе килде - ул Коръән кәрим, берәү ‎
шул күз белән Коръән күрсәткән туры юлны күрсә һәм шул юлдан адашмыйча барса, ‎
файдасы үзенә, әмма берәү Коръәннән һәм Коръән күрсәткән туры юлдан сукыр булса, ‎
зарары үзенәдер, юлсыз китеп адашыр һәм һәлак булыр. "Мин сезнең гамәлләрегезгә ‎
сакчы түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерәмен", - диде Мухәммәд г-м.‎
‎105. Әнә шулай аятьләребезне бәян итәбез, ягъни сезгә кирәк һәр мәсьәләне ‎
ачыклыйбыз, янә мөшрикләр: "Ий Мухәммәд, син бу Коръәнне кемнән булса да ‎
күчереп сөйлисең", - дип әйтсеннәр өчен, аларның күңелләренә ирешми торган хакны ‎
бәян кылабыз, гомумән, белә торган кешеләргә шәригать хөкемнәрен бәян ‎
кылмаклыгыбыз өчен Коръәнне иңдердек.‎
‎106. Раббыңнан иңгән Коръән хөкемнәренә ияр! Бит Раббыңнан башка итагать ‎
кылырга, коллык күрсәтергә яраклы Илаһә һич юк, вә мөшрикләрдән кисел.‎
‎107. Әгәр Аллаһ аларның мөшрик булуларын теләмәсә иде, әлбәттә, мөшрик булмас ‎
иделәр. Сине аларга сакчы яки ихтыярлы кылмадык, янә син аларны дингә көчләп ‎
кертүче вәкил түгелсең.‎
‎108. Аллаһудан башка мөшрикләр табына торган сынымнарны сүкмәгез, наданлыклары ‎
белән сезгә ачу итеп Аллаһуны сүгә башларлар. Мөшрикләргә сынымнар гыйбадәтене ‎
зиннәтле иткәнебез кеби һәр өммәткә үзләренең кылган гамәлләрен зиннәтле итеп ‎
күрсәттек, соңра аларны кайтачак урыны Аллаһугадыр, Аллаһ кылган эшләреннән ‎
хәбәр бирер.‎
‎109. Мөшрикләр, әгәр аларга Аллаһудан бер могҗиза килсә, иман китерер идек дип, ‎
Аллаһ исеме белән бик каты ант итәләр. Әйт: "Могҗиза Аллаһ ихтыярында, теләсә ‎
бирер", - дип. Ий мөэминнәр! Әгәр аларга могҗиза бирелгәч иман китерәчәкләрен ‎
ничек беләсез? Юк, могҗиза бирелсә дә иман китерәчәк түгелләр.‎
‎110. Әүвәл мәртәбәдә могҗизаны күреп тә иман китермәгәнлеге өчен инде могҗизаны ‎
күрүдән күзләрен дүндерәбез һәм аңлаудан күңелләрен авыштырабыз, инде аларны ‎
азгынлыкларында калдырабыз, туры юлны таба алмыйча хәйран булып йөрерләр.‎
‎111. Әгәр аларга күрсәтеп фәрештәләр иңдерсәк вә мәетләрне тергезеп алар белән ‎
сөйләштерсәк һәм һәрнәрсәне аларның алларына каршы куйсак, аннары ул нәрсәләр: ‎
‎"Коръән Аллаһ китабы", - дип сөйләп торсалар да имансызлар ышаначак түгелләр, ‎
мәгәр Аллаһ теләгән кешеләр иман китерәчәкләр, ләкин аларның күбрәге җаһиллек ‎
кылалар.‎
‎112. Коръән белән гамәл кылучыларның дошманнары булган кеби, әүвәлге ‎
пәйгамбәрләрнең дә яки аларның өммәтләренең дә дошманнары булды. Без аларга ‎
җени һәм адәми шайтаннарны дошман кылдык, ул шайтаннар, алдана торган зарарлы ‎
сүзләрне файдалы күрсәтеп, бер-берсен вәсвәсә кылырлар. (Мөселманнарны, гомумән, ‎
бөтен кешеләрне адаштыру өчен булган иң көчле кораллары - бидегәт гамәлләрдер). ‎
Әгәр Раббың, җени вә адәми шайтаннарның вәсвәсә кылмауларын һәм кешеләрне ‎
аздырмауларын теләсә иде, әлбәттә, вәсвәсә кылмас һәм аздырмас иделәр, ул ‎
шайтаннардан һәм аларның Аллаһуга ифтира кылган ялган сүзләреннән кисел.‎
‎113. Җени вә адәми шайтаннар, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләрен ‎
үзләре ягына аудару өчен аларга төрле ялган сүзләрне вәсвәсә кылырлар һәм кабул ‎
итсеннәр өчен вәсвәсәне күп кылырлар, аларның бу эшләре башка кешеләрнең дә ‎
үзләре кебек үк шайтан булуларын теләгәннәре өчен.‎
‎114. Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы ‎
бидегәтчеләргә әйтер: "Хак илә батыл арасын аеручы һәм сезнең белән безнең арада ‎
булган хәлне ачыклаучы Коръәнне читкә куеп, адашкан кешеләрнең ялган сүзләрен, ‎
батыл гамәлләрен диндә дәлил итеп алыйммы? Хәлбуки Аллаһу тәгалә, һәрнәрсәне ‎
яхшы төшендерүче һәм уң белән сулны ачык өйрәтүче Коръәнне сезгә иңдерде, ягъни ‎
Коръән миңа гына түгел ул сезгә дә, аның белән гамәл кылыгыз", - дип. Китап әһле ‎
яһүд вә насара, Коръәннең хаклык белән Раббыңнан иңдерелгәнлеген, әлбәттә, беләләр, ‎
ләкин белә торып инкяр итәләр, син Коръән сүзләреннән шикләнүчеләрдән булма.‎
‎115. Китергән хәбәрләре дөреслек белән, бөтен хөкемнәре гаделлек белән Раббыңның ‎
сүзләре тәмам булды. Аның сүзләрен үзгәртүче һич юк, Ул ишетүче, белүче.‎
‎116. Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте, әгәр җир өстендәге кешеләрнең күбрәгенә ‎
иярсәң, я аларга итагать итсәң ул чагында алар сине Аллаһ юлыннан адаштырырлар, ‎
чөнки күпчелек хакка иярми, бәлки сукыр занга, үлчәүсез фикергә иярә һәм алар ‎
һичкем түгелләр, фәкать хакны ялганлаучылар.‎
‎117. Дөреслектә синең Раббың белә Аның юлыннан адашкан кешене, янә Ул белә ‎
Коръән белән гамәл кылып һидәяттә булганнарны да.‎
‎118. Ий мөэминнәр! Бугазлый торган хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", ‎
дип, бугазлап кына ашагыз! Әгәр Аның аятьләренә ышансагыз. (Димәк, Аллаһ ‎
исеменнән башка бугазланган хайван итен ашаган кеше Аллаһуның аятьләренә ‎
ышанмаган буладыр).‎
‎119. Ий мөэминнәр! Хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", дип, бугазлап ‎
ашаудан сезне нәрсә тыя, нинди гозер бар? Бит Аллаһ сезгә нәрсәләр хәрәм икәнлеген ‎
ачык аңлатты. (Дуңгыз ите, бугаз каны, үлгән хайван ите, Аллаһ исеменнән башка ‎
бугазланган хайван ите һәм Аллаһудан башка берәр мәхлук өчен бугазланган хайван ‎
ите. Бу зекер ителгән нәрсәләр мөселманнар өчен һәр заманада, һәркайда да хәрам. ‎
Мәгәр бу нәрсәләрне ашарга ярый ачка үлә башлаганда үлмәс өчен генә). Әлбәттә, ‎
күпләр дәлилсез һәм нәфес азгынлыклары белән кешеләрне туры юлдан вә хәләл ‎
ризыклардан адаштырырлар. Әлбәттә, Раббың белүчерәк хәрам нәрсәләрне хәләлгә ‎
чыгарып, читтән үтүчеләрне.‎
‎120. Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә куегыз, ‎
эшләмәгез! Гөнаһны кәсеп итүчеләр нинди юл белән кәсеп итсәләр дә гөнаһлары өчен ‎
тиздән җәза кылынырлар.‎
‎121. Бугазлаганда бисмилләһи Аллаһу әкбәр, дип әйтелмәгән хайван итен һич тә ‎
ашамагыз! Кәфер бугазлаганны ашау, әлбәттә, бик яман эш, аны ашаган кеше ‎
фасыйктыр, Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас. Шайтаннар үзләренең дусларын ‎
сезгә каршы котыртырлар, бисмилләсез бугазланган хайван итен ашарга ярый дип ‎
сезнең белән тартышсыннар өчен, әгәр аларга итагать итсәгез, ягъни кәфер бугазлаган ‎
хайван итеп ашасагыз, әлбәттә, мөшриксез.‎
‎122. Әйә бер кеше мәет мисалында имансыз, белемсез иде. Без аны Коръән белән ‎
тергездек һәм аңа мәгърифәт - һидәят нурын бирдек, шул нур белән кешеләр арасында ‎
ислам динен яктыртып йөрер, наданлык һидәятсезлек караңгылыгында калып шул ‎
караңгылыктан чыкмый торган кеше белән бертигез булырмы? Әнә шулай Коръән ‎
белән гамәл кылучыларга яхшы эшләре зиннәтле күренсә, кәферләргә Аллаһуга каршы ‎
булган начар эшләре зиннәтле булып күренде.‎
‎123. Әнә шулай һәрбер шәһәрдә залим хуҗаларны - түрәләрне бар иттек, шул ‎
шәһәрләрдә мәкерлекләр кылсыннар өчен, кылган мәкерлекләренең зарары, ‎
һәлакәтлеге үзләренә булачак, ләкин сизмиләр.‎
‎124. Әгәр кәферләргә аять килсә, алар әйтәләр: "Аллаһуның рәсүлләренә бирелгәннең ‎
охшашы үзебезгә бирелгәнгә чаклы һич тә иман китермәбез", - дип. Пәйгамбәрлекне ‎
кайда, кемгә бирергә икәнлекне Аллаһ үзе белүчерәктер. Тәкәбберләнеп Аллаһуга ‎
каршы мәкерлекләр кылганнары өчен тиздән Аллаһ алдында рисвайлык һәм каты гәзаб ‎
ирешер.‎
‎125. Аллаһу тәгалә, бер кешене һидәяткә - диндә туры юлга салырга теләсә, ислам дине ‎
өчен аның күкрәген ачып куяр, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ‎
ул кешенең күкрәген тар, күңелен хактан шикләнүче кылыр, шуннан соң бу кеше, ‎
күкрәге тар булу сәбәпле, хаклыктан тыгызланып - Аллаһ хөкемнәрен яратмыйча, гүя ‎
күккә чыгардай булыр. Әнә шулай Аллаһу тәгалә, Коръән аятьләренә ышанмаган яки ‎
ышанып та аның белән гамәл кылмаган кешеләрнең күңелләренә көферлек, мөшриклек ‎
яки монафикълык нәҗесен салыр.‎
‎126. Бу - Коръән кәрим, ачык мәгънәле бөтен аятьләре белән кешеләр өчен Раббыңның ‎
хак туры юлыдыр. Тәхкыйк аятьләребезне ачык бәян кылдык - яхшы аңлаттык ‎
вәгазьләнүчеләр өчен.‎
‎127. Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылган хак мөселманнарга Раббылары хозурында ‎
тынычлык, иминлек йорты җәннәтләр бар, вә Ул - Аллаһ кылган изге гамәлләре буенча ‎
аларның хуҗалары.‎
‎128. Аллаһу тәгалә кыямәт көнне кешеләрне һәм җеннәрне һәммәсен бер урынга җыяр ‎
һәм әйтер: "Ий җен таифәсе! Үзегезгә ияртеп күп кешеләрне аздырдыгыз", - дип. Вә ‎
җеннәргә дус булган кешеләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз! Без бер-беребездән ‎
файдаландык, ягъни җеннәр безне аздырып теләкләренә ирештеләр, без аларның ‎
вәсвәсәсе белән гөнаһлы эшләрне эшләп нәфесләребез теләгәнне үтәдек һәм шул ‎
рәвештә яшәгәнебез хәлдә аңсыздан син билгеләгән әҗәлләребезгә ирештек", - дип. ‎
Аллаһ әйтер: "Сезнең урыныгыз җәһәннәм уты анда мәңге калырсыз, мәгәр Аллаһ ‎
мәңгегә калмауны теләгән кеше мәңгегә калмас.‎
‎129. Шайтан дусларын җәһәннәмгә салганыбыз кеби дөньяда бәгъзе залим каумне ‎
икенче залим каумгә ирекле кылырбыз Аллаһуга карышып азгынлыкны кәсеп ‎
иткәннәре өчен.‎
‎130. Ий җен вә кеше Таифәләре! Сезгә безнең аятьләребезне укучы һәм менә шушы ‎
куркынычлы көнегезгә юлыгачагыгыз белән куркытучы расүлләр үз җенесегездән ‎
килмәдеме? Динсезләр әйтерләр: "Бәли бүген без үз зарарыбызга шәһадәт бирәбез", - ‎
дип, аларны дөнья тереклеге алдады һәм кәфер икәнлекләре белән шәһадәт бирделәр.‎
‎131. Раббыңның расүлләр күндереп үзенең бөтен хөкемнәрен белдерүе - Аллаһ ‎
хөкемнәреннән хәбәрсез кешеләрне золым белән һәлак итмәссезлеге өчендер.‎
‎132. Дөньяда кылган саваплары вә гөнаһлары өчен ахирәттә һәр кеше өчен җәннәтләрдә ‎
һәм җәһәннәмдә төрле дәрәҗәләр булыр, Раббың кешеләрнең кылган эшләреннән ‎
гафил түгел.‎
‎133. Синең Раббың байдыр, кешеләрнең гамәлләренә мохтаҗ түгел вә Ул рәхмәт иясе. ‎
Әгәр Аллаһ теләсә Аңа итагать итмәгәнегез өчен сезне юк итәр дә, сезнең урыныгызга ‎
үзе теләгән затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка каум балаларыннан бар иткән кеби.‎
‎134. Әлбәттә, Аллаһудан вәгъдә ителгән гәзаб киләчәк, вә сез гәзабтан котылу өчен ‎
Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз.‎
‎135. Коръән белән гамәл кылучыларга әйт: "Ий каумем! Үзегез теләгән урында, үзегез ‎
теләгәнчә батыл гамәлләрегезне кылыгыз! Тәхкыйк мин Раббым кушкан хак ‎
гамәлләрне кылучымын, тиздән эшләрегезнең нәтиҗәсен белерсез. Җәннәт йорты кемгә ‎
булачагын ахирәттә хисаб көнендә белерсез, әмма залимнәр исә, әлбәттә, Аллаһ ‎
гәзабыннан котыла алмаслар.‎
‎136. Мөшрикләр, Аллаһ үстергән игеннәрдән, дүрт аяклы хайваннардан Аллаһуга өлеш ‎
кылдылар, үз белдекләре белән бу иген вә бу хайван Аллаһ өлеше булыр, вә бу иген ‎
һәм бу хайван сынымнарыбызның өлеше булыр диделәр, сынымнары өчен билгеләгән ‎
игеннәрен вә хайваннарын Аллаһ юлына бирмәс иделәр, әмма Аллаһ өлеше дип ‎
билгеләгән иген вә хайваннарын, яхшы булсалар, сынымнары юлына бирер иделәр. ‎
Диндә булмаган нәрсәләрне Аллаһ исеменнән эшләүләре нинди кабахәт эш.‎
‎137. Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп ‎
күрсәткән кеби, шайтан мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә изге эш итеп күрсәтте, ‎
бу кабахәт эшләре белән аларны һәлак итмәк вә Ибраһим г-мнән калган хак динне ‎
шөбһәле итеп күрсәтмәк өчен, әгәр Аллаһ теләсә алар бу эшне эшләмәс иделәр, инде ‎
Син аларны вә аларның ифтира кылуларын куй! Аллаһуга тапшыр.‎
‎138. Сынымнар өчен билгеләнгән иген вә хайваннар хәрам, ул нәрсәләрне һичкем ‎
ашамас мәгәр без теләгән кешеләр, ягъни сынымнарга хезмәт итүчеләр генә ашар, дип ‎
нәфес теләкләре белән батыл хөкемнәр чыгардылар вә бәгъзе хайваннарга утыру, ‎
аркасына әйберләр йөкләү хәрам булды, дип кырга чыгарып җибәрәләр, дәхи хайванны ‎
бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә сынымнар исемен әйтеп бугазларлар һәм Аллаһ ‎
шулай кушты дип, Аллаһуга ялганны ифтира кылырлар, шуның өчен Аллаһ тиздән ‎
аларны каты гәзаб белән җәза кылыр.‎
‎139. Янә әйттеләр: "Бу хайваннарның карнындагы туачак балалары ирләребезгә генә ‎
хәләл булып, хатыннарыбызга хәрамдыр, әгәр үлсә, ул үлгән хайван иргә дә, хатынга да ‎
хәләл булыр", - дип, батыл хөкемнәрен дин хөкемнәре дип сыйфатлаганнары өчен ‎
тиздән җәза кылырбыз, бит Аллаһ хөкем итүче вә белүче.‎
‎140. Белемсез ахмаклык белән үз балаларын үзләре үтерүчеләр тәхкыйк һәлак булдылар ‎
һәм Аллаһ ризык кылып аларга хәләл нәрсәләрне үзләренә хәрам кылган кешеләр дә ‎
һәлак булдылар, бу эшләрне Аллаһ шулай кушты дип Аллаһуга ялганны ифтира ‎
кылганнары хәлдә. Тәхкыйк алар адаштылар һәм туры юлны табучы булмадылар.‎
‎141. Аллаһу тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм ‎
игеннәрне төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә ‎
охшаган вә охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч һәрберсенең җимешләрен ‎
ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен садака итеп бирегез! Аллаһ биргән ‎
ризыкларны бернинди юл белән әрәм-шәрәм итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итүчеләрне һич ‎
сөйми.‎
‎142. Янә хайваннардан йөкләр күтәрә торганын һәм йоннарыннан түшәк ясала ‎
торганын халык кылдык, вә ашагыз-эчегез Аллаһ ризыкландырган хәләл-пакь ‎
ризыклардан вә шайтан эзенә иярмәгез! Ул сезгә ачык дошман.‎
‎143. Аллаһу тәгалә, сезнең өчен дүрт пар - сигез җенесне халык кылды, аларны сезгә ‎
хәләл итте: куй-сарыктан бер парны, кәҗәдән бер парны. Әйт: "Аллаһ, куй вә кәҗә ‎
иркәкләрен һәм ана куйны вә ана кәҗәне хәрам кылдымы? Яки куй вә кәҗә карнындагы ‎
бәрәннәрне хәрам кылдымы? Әгәр боларны хәрам кылган булса, дәлилләрегезне миңа ‎
күрсәтегез дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", - дип.‎
‎144. Янә Аллаһ, сезнең өчен ата дөяне вә ана дөяне һәм үгез белән сыерны халык ‎
кылды һәм хәләл итте. Әйт: "Ата дөяне вә үгезне һәм ана дөя белән сыерны яки ‎
аларның карыннарындагы балаларын Аллаһ хәрам кылдымы? Әйә сез шаһит ‎
булдыгызмы Аллаһуның бу хакта васыять әйткән чагында, ягъни Аллаһуның: "Бу ‎
хайваннарны сезгә хәрам кылдым", - дигән сүзен ишеттегезме? Наданлык белән ‎
дәлилсез кешеләрне адаштыру өчен Аллаһуга ялганны ифтира кылган кеше хәтле ‎
залим-залимрәк кеше булырмы? Әлбәттә, Аллаһу тәгалә залимнәрне туры юлга салмас.‎
‎145. Әйт: "Аллаһудан миңа вәхий кылынган Коръәндә тапмыймын ашаучыга ризык ‎
йөзеннән хәрам нәрсәне, мәгәр үлгән хайван, бугазлаганда аккан кан, дуңгыз ите һәм ‎
бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә башка берәр мәхлук исемен әйтеп бугазлаган ‎
хайван ите, боларны хәрам дип таптым", - дип, берәү ашарга һичнәрсә тапмыйча ачка ‎
үлү ихтималы булганда зарурат хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Бу хәлдә, әлбәттә, ‎
Раббың ярлыкаучы һәм рәхимле.‎
‎146. Дәхи яһүдләргә һәрбер тырнаклы хайванны хәрам кылдык, янә сыер вә куй ‎
майларын аларга хәрам кылдык, мәгәр сыер белән куйның арка майларын, эчәкләре ‎
өстендәге майларны вә сөякләренә аралашкан майны аларга хәләл иттек, бу хөкемебез ‎
аларга җәза булды явызлыклары өчен вә Без тәхкыйк сүзебездә вә хөкемебездә туры ‎
торучыбыз.‎
‎147. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр кәферләр сине ялганчы дисәләр, син аларга әйт: ‎
‎"Раббыгыз киң рәхмәт иясе, сезне дөньяда" гәзаб кылырга ашыкмас, әмма ахирәттә ‎
Аллаһуның гәзабы залим каумнәрдән кире китмәс."‎
‎148. Мөшрикләр тиздән әйтерләр: "Әгәр Аллаһ теләгән булса иде безнең мөшрик ‎
булмавыбызны, үзебез дә һәм ата-бабаларыбыз да Аллаһуга һичнәрсәне тиңдәш ‎
кылмаган булыр идек һәм Аллаһ хәрам кылмаган нәрсәләрне берсен дә хәрам кылмаган ‎
булыр идек", - дип. Соңгы мөшрикләр пәйгамбәрләрне ялганга тоткан кеби, әүвәлге ‎
мөшрикләр дә ялганга тоттылар, хәтта гәзабыбызны татыганчы. Әйт: "Сүзләрегезне вә ‎
кылган эшләрегезне дөресләргә дәлилләрегез бармы? Әгәр булса, безгә чыгарып ‎
күрсәтегез! Сез хак булган дәлилләргә иярмисез, фәкать сукыр җаныгызга иярәсез, янә ‎
сез һичкем түгел, мәгәр ялганчыларсыз."‎
‎149. Хак булган көчле дәлил - Аллаһ дәлиле, әгәр Аллаһ теләсә иде, әлбәттә, ‎
һәммәләрегезне дә туры юлга күндерер иде.‎
‎150. Әйт: "Хайваннардан вә игеннәрдән Аллаһ кайберләрен хәрам кылды дип шәһадәт ‎
бирүче шәһитләрегезне китерегез, әгәр Аллаһ хәрам дип әйткән булса, дәлилне ‎
күрсәтсеннәр", - дип. Ялганга шәһадәт бирсәләр, әмма син алар белән бергә шәһадәт ‎
бирмә, ягъни ялган сүзләрен тәсдыйк кылма, вә аятьләребезне ялган диюче һәм ‎
ахирәткә ышанмаучыларның нәфис һаваларына иярмә, алар кылганны кылма, әле алар ‎
үзләрен тәрбия кылучы Аллаһуны сынымнары белән бертигез күрәләр.‎
‎151. Әйт: "Килегез минем яныма, Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне сезгә укырмын, ‎
Аллаһуга һичкемне һичнәрсәне тиңдәш кылмаска һәм ата-анага изгелек итәргә әмер ‎
кылды, дәхи ач булудан яки тәрбияләп үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны ‎
үтермәгез диде, бит сезне дә вә балаларыгызны да Без ризыкландырабыз, һәм зина кылу ‎
кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да ‎
якын бармагыз, һәм дә Аллаһ кеше үтерүне хәрам кылды, кеше үтермәгез, мәгәр ‎
үтерергә тиешле булса гына үтерегез! Бу эшләр белән Раббыгыз сезгә васыять вә әмер ‎
кылды, шаять аңларсыз.‎
‎152. Дәхи ятим бала малына якын бармагыз, мәгәр гаделлек белән барыгыз, ягъни үз ‎
малларын үзләре генә файдалансын өчен ятимнәр эшенә катнашыгыз, үсеп ‎
җиткәннәренә чаклы малларын саклагыз, үсеп җитсәләр, малларын үзләренә ‎
тапшырырсыз, янә сәүдә эшләрендә, алыш-бирешләрдә һәр төрле үлчәүләрегез төзек ‎
булсын һәм гадел үлчәгез! Аллаһ һичкемгә көче җитмәгәнне йөкләми, мәгәр көче ‎
җиткәнне генә, хөкем иткәндә якын кардәшләрегез булса да, гаделлек белән хөкем ‎
итегез вә Аллаһуга биргән гәһедләрегезне үтәгез! Болар Аллаһуның сезгә васыяте вә ‎
вәгазе, шаять вәгазьләнерсез.‎
‎153. Коръән белән күрсәткән бу юлым тәхкыйк сезнең өчен туры юлымдыр, шул туры ‎
юлга керегез! Вә мин күрсәткән юлдан башка юлга кермәгез, әгәр башка юлларга ‎
керсәгез, ул юллар сезне Аллаһ юлыннан аерырлар. Мәсәлән, бидегәт гамәлләр Аллаһ ‎
юлыннан башка юлдыр. Аллаһ сезгә Коръән белән юл күрсәтеп, шул юлдан барырга ‎
әмер кылды, әмма башка юлга китүдән тыйды, шаять башка юлга китеп һәлак булудан ‎
сакланырсыз.‎
‎154. Соңра Мусага изге гамәл кылучылар өчен һәрнәрсәне тулысынча аңлатучы ‎
китапны бирдек, ул китап һидәят һәм рәхмәт итеп бирелде, шаять Раббыларына ‎
юлыгачакларына ышанырлар.‎
‎155. Без иңдергән бу Коръән аның белән гамәл кылучыга мөбарәк, шулай булгач, аның ‎
һәр хөкеменә иярегез, әмма башка юлга китеп адашудан сакланыгыз, шаять рәхмәт ‎
ителерсез.‎
‎156. Сезгә Коръәнне иңдердек, ахирәттә хисаб көнендә: "Ий Раббыбыз, син бездән ‎
әүвәл ике таифәгә, ягъни яһүд белән насарага китап иңдердең, без аларның Тәүрат, ‎
Инҗилне укуларыннан гафил булдык", - дип әйтмәвегез өчен.‎
‎157. Яки әгәр безгә китап иңдерелгән булса, әлбәттә, яһүд вә насарага караганда да ‎
туры юлга күнегүчәнрәк булыр идек, дип әйтмәвегез өчен Коръәнне иңдердек, бит ‎
тәхкыйк Раббыгыздан сезгә һәрнәрсәне ачыклаучы Коръән исемле китап, ул аның ‎
белән гамәл кылучыларга һидәят вә рәхмәт булып килде, Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ‎
ялган диюче кеше хәтле залимрак кеше булырмы? Вә ул залим Коръән белән гамәл ‎
кылудан баш тарта. Аятьләребездән баш тарткан кешеләрне ягъни хәрамнардан ‎
сакланмау, фарызларны үтәмәү аятьләрдән баш тарту була, тиздән алардан яман гәзаб ‎
белән җәза кылырбыз баш тартканнары өчен.‎
‎158. Аллаһудан Коръән килгәннән соң да аның белән гамәл кылмыйча тагын нәрсә ‎
көтәләр? Әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмыйча, гәзаб фәрештәнең килүен көтәләр, ‎
яки Раббының гәзәб белән килүен көтәләр, яки кыямәт көне кеби Раббыңның бәгъзе ‎
галәмәтләрен көтәләр. Раббыңның бәгъзе галәмәтләре килгән көндә һичкемнең иман ‎
китерүе файда бирмәс, ягъни үлем куркынычларын күргәч кенә, яки картлык ‎
зәгыйфьлегенә ирешкәч кенә иман китереп маташуның һич файдасы булмас, яки ‎
әүвәлрәк иман китергән, ләкин хәрамнардан тәүбә итмәгән һәм фарызларны үтәмәгән, ‎
коры иман сүзләрен әйтеп яшәве янә файда бирмәс, әйт: "Көтегез Аллаһ гәзабын", - ‎
дип. Без, әлбәттә, аларны гәзаб белән көтәбез.‎
‎159. Тәкъвасыз мөселманнар, Аллаһ төзеп биргән хак динне төрле кисәкләргә бүлделәр ‎
һәм төрле батыл мәзһәб ияләре булдылар, ий Мухәммәд г-м, син аларның һичбер ‎
эшләре турында соралачак түгелсең. Аларның эшләре Аллаһуга тапшырылмыштыр, ‎
соңра Аллаһ үзләренә кылган эшләре белән хәбәр бирер.‎
‎160. Бер мөэмин Аллаһу хозурына изге гамәлләр белән килсә, ул мөэмингә изгелекләре ‎
ун тапкыр арттырылыр, вә бер кеше явыз эшләр белән килсә, кылган гөнаһы ‎
бәрабәрендә генә җәза кылыныр һәм алар гөнаһларын арттыру белән золым ‎
ителмәсләр.‎
‎161. Әйт: "Ий Мухәммәд г-м, "Раббым мине күндерде чын туры юлга, кыямәткә каим ‎
булган хак дингә күндерде һәм батылдан хак тарафына нык авышкан Ибраһим ‎
милләтенә күндерде. Ул - Ибраһим мөшрикләрдән булмады, ягъни Аллаһуга һичкемне, ‎
һичнәрсәне тиңдәш итмәде.‎
‎162. Әйт: "Укыган намазларым вә бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы ‎
өчен генә эшләнәләр вә тере булуым һәм үлмәклегем бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы ‎
Аллаһу тәгалә эшедер.‎
‎163. Аллаһуның һич тиңдәше юк, вә мин һичкемне һичнәрсәне аңа тиңдәш кылмаска, ‎
фәкать Аллаһуга гына халис кол булырга Аның тарафыннан боерылдым һәм мин ‎
мөселманнарның әүвәлемен".‎
‎164. Әйт: "Аллаһудан башка бер мәхлукны үземне тәрбия итүче итеп алыйммы? Бөтен ‎
вөҗүднең, бөтен мәхлукның тәрбиячесе Аллаһ үзе генә була торып, һәрбер кеше ни ‎
кылса да үзе өчен генә кыладыр һәм гөнаһ йөген йөкләүче кеше башка һичбер кешенең ‎
гөнаһ йөген йөкләп алмас, соңра кайтачак урыныгыз Аллаһ хозурында, Аллаһ динендә ‎
ихтилаф кылышканыгыз белән үзегезгә хәбәр бирер.‎
‎165. Сезләрне Җиргә халифә итүче Аллаһ дәрәҗәләрдә бәгъзеләрегезне ‎
бәгъзеләрегездән югары күтәрде, сезгә биргән нигъмәтләре хакында барыгызны да ‎
сынамак өчен. Дөреслектә, Синең Раббың итагать итмәгәннәрдән ашыгып үч алучыдыр ‎
вә, әлбәттә, Ул итагать белән төзәлгәннәрне ярлыкаучы, рәхимле.‎

‎[7] ӘГЪРАФ (ПӘРДӘ) СҮРӘСЕ - 206 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Мәгънәсен Аллаһу тәгалә белә.‎
‎2. Бу - Коръән сиңа иңдерелгән китап, Коръән хакында күңелеңдә шик булмасын, ‎
Аның белән гөнаһларны куркытмаклыгың вә мөэминнәрне вәгазь кылмаклыгың өчен ‎
иңдердек.‎
‎3. Барчагыз да Раббыгыздан иңдерелгән Коръәнгә иярегез вә Коръәннән башка ‎
Вәлиләргә иярмәгез! Ләкин бик аз вәгазьләнәсез.‎
‎4. Китабыбызга иярмәгәннәре өчен күпме шәһәр халыкларын һәлак иттек, шәһәрләргә ‎
гәзабыбыз кич эчендә килде, яки көндез ял иткән вакытларында килде.‎
‎5. Безнең гәзабыбыз аларга килгәндә, башка дәгъвәләре булмас, мәгәр: "Аллаһуга ‎
карышып үзебезгә үзебез залим булуыбыз сәбәпле бу гәзаб безгә килде", - дип ‎
әйтүләре булыр.‎
‎6. Бездән үзләренә расүлләр күндерелгән каумнәрдән, әлбәттә, сорарбыз: "Расүлләр ‎
сезгә безнең хөкемнәрне ирештерделәрме", - дип, янә рәсүлләрдән дә, әлбәттә, ‎
сорарбыз: "Безнең, хөкемнәребезне ирештердегезме? Каумегез кабул иттеме", - дип.‎
‎7. Ул каумнәргә кылган эшләрен белеп сөйләрбез вә Без алардан гаиб булмадык, бәлки ‎
һәрвакыт яннарында хазир булдык.‎
‎8. Хисаб көнендә булачак савап илә гөнаһны үлчәү мизаны хак, берәүнең үлчәүдә ‎
савабы авыр килсә, алар гәзабтан котылып, өстенлек табучылар.‎
‎9. Вә берәүнең үлчәүдә савабы аз килсә, андый кешеләр һәлак булучылар, гамәл ‎
кылмыйча аятьләребезгә золым иткәннәре өчен.‎
‎10. Тәхкыйк Без сезне Җир өстенә урынлаштырдык, ничә төрле файдалану куәтен ‎
бирдек вә Җир өстендә тереклек итүегез өчен кирәк нәрсәләрнең барын да бар иттек, ‎
ләкин бик аз вакытта шөкер итәсез.‎
‎11. Тәхкыйк төп атагыз - Адәмне балчыктан халык кылдык, соңра күркәм сурәтле ‎
иттек, моннан соң фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә карап сәҗдә кылыгыз", - дип, ‎
фәрештәләр Адәмне хөрмәтләп сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул ‎
сәҗдә кылучылардан булмады.‎
‎12. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис! Мин сине Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине ‎
сәҗдә кылудан ни нәрсә тыйды?" - дип. Иблис әйтте: "Мин аңардан артыграк, чөнки ‎
мине уттан яраттың, әмма Адәмне балчыктан яраттың".‎
‎13. Аллаһ әйтте: "Алай булса, җәннәттән чык! Аллаһуның кушканына карышып ‎
җәннәттә сиңа тәкәбберләнү һич дөрес булмас, чык аннан, хур вә рисвайлар ‎
җөмләсеннәнсең".‎
‎14. Иблис әйтте: "Ий Раббым, мине үтермә, кубарылачак көнгә чаклы яшәргә дөньяда ‎
миңа ирек бир".‎
‎15. Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни ‎
кыямәткәчә, яшә", - дип.‎
‎16. Иблис әйтте: "Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап ‎
аздырмак өчен туры юлың өстендә утырачакмын.‎
‎17. Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңларыннан вә ‎
сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың".‎
‎18. Аллаһу тәгалә әйтте: "Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! ‎
Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне ‎
тутырачакмын".‎
‎19. Аллаһ әйтте: "Ий Адәм, үзең вә хатының - Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән ‎
урыннан ашагыз, әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән ‎
булырсыз".‎
‎20. Аларга шайтан вәсвәсә кылды аларның ябык гаурәтләрен ачмак өчен һәм әйтте: ‎
‎"Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне яки җәннәттә мәңге калуыгызны ‎
теләмәгәне өчен сезне ошбу агачтан тыйды", - дип.‎
‎21. "Тәхкыйк мин сезгә яхшылыкны телимен", - дип ант итте Иблис.‎
‎22. Алдап аларны агачка якын китерде. Алар агачтан ашадылар, гаурәтләре ачылды вә ‎
җәннәт яфраклары белән гаурәтләрен капларга ашыктылар, аларга Раббылары ‎
кычкырды: "Әйә! Мин сезне ошбу агачтан тыймадыммы? Вә тәхкыйк шайтан сезгә ‎
ачык дошман, сакланыгыз, дип әйтмәдемме?" - дип.‎
‎23. Адәм вә Хәва әйттеләр: "Ий Раббыбыз, үзебезгә золым кылдык, әгәр безне ‎
ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, бәхетсезләрдән булачакбыз", - дип.‎
‎24. Аллаһ әйтте: "Ий Адәм белән Иблис бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә Җиргә ‎
иңегез! Сезгә торачак урын һәм әҗәлегезгәчә файдаланачак җай Җирдә."‎
‎25. Аллаһ әйтте: "Җирдә тереклек итәрсез вә Җирдә үләрсез һәм Җирдән ‎
чыгарылырсыз."‎
‎26. Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, ‎
янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык - саклану киеме ‎
хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр ‎
вәгазьләнерләр.‎
‎27. Ий Адәм балалары! Ата-анагызны җәннәттән чыгарган кеби, шайтан сезне фетнәгә ‎
салмасын, аларның киемнәрен салдырып гаурәтләрен үзләренә күрсәтер өчен аларны ‎
алдады. Тәхкыйк шайтан һәм аның гаскәре сезне күрәләр, сез аларны күрмәгән ‎
урыннан, әлбәттә, шайтаннарны ышанмаучыларга дус кылдык.‎
‎28. Кайчан фәхеш эшне кылсалар: "Ата-бабаларыбызның бу эшне эшләгәннәрен күрдек ‎
һәм Аллаһ әмер кылды бу эшләрне кылырга", - диләр, әйт: "Аларга Аллаһ андый ‎
фәхеш эшләргә әмер кылмый, белмәгәнегезне Аллаһуга ифтира кылырга ничек ‎
оялмыйсыз", - дип.‎
‎29. Әйткел: "Раббым һәр эштә гадел булырга өндәп әмер бирде вә һәр мәсҗидтә ‎
йөзләрегезне кыйблага юнәлдерегез вә динне Аллаһ ризалыгы өчен генә ихлас тотып, ‎
Аңа гына гыйбадәт кылыгыз! Әүвәлдә юктан бар булганыгыз кеби, үлгәннән соң ‎
терелеп бар булырсыз", - диде.‎
‎30. Аллаһу тәгалә бер фирканы туры юлга күндерде вә бер фирканы рисвай итеп аларга ‎
заләләт сабит булды, чөнки алар Аллаһудан башка шайтаннарны дус итеп алдылар, ‎
шулай булса да алар: "Без туры юлга күнелгән кешеләр", - дип зан итәләр.‎
‎31. Ий Адәм балалары! Һәр сәҗдә кыла торган урында гаурәтләрегезне каплар өчен ‎
зиннәтле киемнәрегезне алып киегез, ашагыз вә эчегез, ләкин исраф кылмагыз, тәхкыйк ‎
Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми.‎
‎32. Әйт: "Аллаһу тәгалә бәндәләренә биргән зиннәтле киемнәрне кем хәрам кылды вә ‎
ризыктан пакь, ләззәтле булганнарын кем хәрам кылды?" Әйт: "Ул зиннәтле киемнәр вә ‎
хуш булган ризыклар дөньяда вакытта иман китергән мөэминнәргә, кыямәт көнендә ‎
махсус мөэминнәргә, кәферләргә мәхрүмнәрдер". Әнә шулай аятьләребезне ачык ‎
аңлатабыз хакны белгән кешеләр өчен.‎
‎33. Әйт: "Раббым фәхеш эшләрне күрсәтеп эшли торганын да, яшерен эшли торганын ‎
да хәрам кылды, күрсәтеп эшли торганы: су буенда ирләр вә хатыннар бергә су керү, ‎
кояшта кызыну кеби эшләр, яшерен булганы - зина кылу эшләредер. Янә гөнаһлы ‎
эшләрне, хаксыз золым итү, тәкәбберләнүне, мәхлукны Аллаһуга тиңдәш кылырга ‎
ярый дип, Аллаһудан аять иңмәгән көйгә һәм Аллаһ хакында белмәгәнне сөйләүне ‎
хәрам кылды", - дип.‎
‎34. Һәрбер өммәтнең билгеләнгән әҗәле бар, әгәр аларга әҗәлләре килсә, бер сәгать ‎
иртә килмәс һәм бер сәгатькә кичекмәс.‎
‎35. Ий Адәм балалары! Һәркайчан сезгә минем рәсүлләрем килсә һәм аятьләремне сезгә ‎
укысалар, берәрегез аятьләремә иярсә һәм төзәлсә, әлбәттә, аларга курку вә көенү ‎
булмас.‎
‎36. Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр һәм Аллаһуга каршы ‎
тәкәбберләнделәр, алар җәһәннәм кешеләре, анда мәңге калырлар.‎
‎37. Аллаһуга ялганны ифтира кылган, яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә ‎
залимрәк кеше бармы? Әлбәттә, юк! Ул кешеләргә Коръәндә әйтелгән гәзаблардан ‎
үзләренең өлеше ирешер, хәтта әҗәл фәрештәләре килеп аларның җаннарын алырлар ‎
һәм әйтерләр: "Аллаһудан башка гыйбадәт кылган затларыгыз кайда", - дип, ‎
мөшрикләр әйттеләр: "Ялган Илаһәләребез бездән гаиб булдылар - югалдылар", - дип, ‎
‎"Тәхкыйк кәфер булдык", - дип үзләренең зарарына шәһадәт бирерләр.‎
‎38. Аллаһ әйтер: "сездән әүвәл үткән, үзегез кеби адашкан җәмәгать эченә керегез, ул - ‎
җәмәгать җеннәрдән вә кешеләрдән, һәммәгез дә җәһәннәм утына керегез", - дип. ‎
Һәркайчан җәһәннәмгә бер җәмәгать керсә, андагы дустына ләгънәт укыр, хәтта ‎
җәһәннәмгә җыелып бетсәләр, иярүчеләре ияртүче башлыкларына әйтер: "Ий ‎
Раббыбыз! Безне менә шулар аздырды, безгә караганда ут гәзабын аларга ике өлеш бир! ‎
Аллаһ әйтер: "һәммәгезгә дә ике өлеш бар, ләкин белмисез".‎
‎39. Башлыклары үзләренә ияргән кешеләргә әйтерләр: "Сезнең бездән артык ‎
фазыйләтегез булмады, ягъни көферлектә бертигезбез", - дип, кәферне кәсеб итүегез ‎
сәбәпле гәзабны татыгыз!‎
‎40. Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр вә аятьләребез белән гамәл кылудан ‎
тәкәбберләнделәр, аларга Күк ишекләре ачылмас, ягъни азрак изгелекләре булса, ул да ‎
кабул булмас һәм җәннәткә кермәсләр, хәтта дөя энә күзеннән чыкканчы, ягъни дөянең ‎
энә күзеннән чыгуы мөмкин булмаса, аларның да җәннәткә керүе мөмкин түгел. ‎
Залимнәрне әнә шулай җәза кылырбыз.‎
‎41. Аларга җәһәннәм утыннан булган түшәк һәм өсләрендә уттан пәрдә бар. Әнә шулай ‎
җәза кылырбыз залимнәрне.‎
‎42. Бәгъзе кешеләр иман китереп изге гамәлләр кылдылар, һичкемгә көче җитмәгән ‎
йөкне йөкләмибез, мәгәр көче җиткәнне генә. Алар җәннәт ияләре, анда мәңге ‎
калачаклар.‎
‎43. Без аларның күңелләрендә булган хөседне суырып алдык, аларның аяк асларыннан ‎
елгалар агар, әйтерләр: "Безне бу җәннәткә күндерүче Аллаһуга мактау булсын, әгәр ‎
Аллаһ күндермәсә, үзебез белеп күнелүче булмас идек, тәхкыйк Раббыбызның ‎
рәсүлләре дөньяда безгә хак аятьләрне китерделәр, без Аллаһуның рәхмәте белән кабул ‎
иттек", - дип. Аларга нида кылыныр: "Бу җәннәт белән варис ителдегез кылган ‎
гамәлләрегез өчен", - дип.‎
‎44. Җәннәт әһеле, җәһәннәм әһеленә әйтер: "Тәхкыйк без Аллаһ вәгъдә кылган ‎
җәннәтне менә инде таптык, сез дә Раббыгыз вәгъдә кылган җәһәннәмне таптыгызмы ‎
инде?" Алар: "Әйе, таптык", - диярләр. Алар арасыннан берәү: "Аллаһуның ләгънәте ‎
залимнәргә тиешле булды", - дип кычкырыр.‎
‎45. Ул - җәһәннәм әһелләре, кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, мөселманнарның алар ‎
ягына үзгәрүләрен телиләр һәм ахирәтне инкяр итәләр иде.‎
‎46. Җәннәт белән җәһәннәм арасында пәрдә бар, ул пәрдә өсләреңдә ирләр бар, ул ‎
ирләр җәннәт вә җәһәннәм кешеләрен йөзләреннән танырлар, чөнки җәннәт кешесенең ‎
йөзе ак, җәһәннәм кешесенең йөзе кара булыр. Ул ирләр җәннәт кешеләренә ‎
кычкырырлар тынычлык һәм һәлакәтлектән котылмак сезгәдер, дип, үзләре һәмишә ‎
җәннәткә кермәгән булырлар һәм җәннәткә керүне өмет итеп торырлар.‎
‎47. Әгъраф-Пәрдә өстендәге ирләрнең күзе җәһәннәм әһеле тарафына төшсә: "Ий ‎
Раббыбыз! Безне залим каумнәр белән бергә кылмагыл", - диярләр.‎
‎48. Янә Әгърафдагы ирләр, залим ирләрне галәмәтләре белән танырлар һәм әйтерләр: ‎
‎"Дөньяда җыйган малыгыз вә тәкәбберләнүегез бүген сезгә файда бирмәде", - дип.‎
‎49. "Ий сез җәһәннәм әһелләре! Дөньяда вакытта хәзрәти Билал бик көчле иманлы ‎
булып та, кол яки ярлы булганы өчен генә әнә шундыйларга Аллаһ рәхмәтен ‎
ирештермәс", - дип ант итеп әйтә идегез, хәлбуки алар җәннәттәләр. Ә сез хур булып ‎
җәһәннәмдәсез", - диярләр. Шул вакытта көчле иманлы ярлы мөселманнарга: ‎
‎"Җәннәткә керегез! Сезгә курку булмас һәм кайгылы да булмассыз", - диелде.‎
‎50. Тәмуг әһеле, җәннәт әһелләренә нида кылыр: "Ий җәннәт әһелләре! Безгә җәннәттән ‎
су коеп бирегез, яки Аллаһ сезне ризыкландырган җимешләрдән бирегез", - дип. ‎
Җәннәт әһелләре сез сораган нәрсәләрне Аллаһ сезгә хәрам кылды диярләр.‎
‎51. Алар хак динне җиңелгә вә уенга санадылар һәм аларны дөнья байлыгы алдады, ‎
бүген без дә аларны җәһәннәмгә салып онытырбыз, бу көннәренә юлыгачакларын ‎
онытканнары һәм аятьләребезне инкяр иткәннәре өчен.‎
‎52. Тәхкыйк Без аларга китап белән килдек, ул китапны белеп, ачык аңлатып бәян ‎
кылдык, ул Коръән һидәят вә рәхмәт аның хаклыгына ышанып гамәл кылучы ‎
мөэминнәр өчен.‎
‎53. Коръән белән гамәл кылмаучылар көтмиләр һичнәрсәне, мәгәр Коръәндә хәбәр ‎
бирелгән Аллаһуның гәзабын көтәләр, Коръән хәбәр биргән кыямәт көне килсә, ‎
дөньяда вакытта Коръәнне онытып йөргән кешеләр әйттеләр: "Тәхкыйк Раббыбызның ‎
рәсүлләре безгә хакны китергән булганнар икән, без кабул итмичә һәлак булган ‎
икәнбез, әйә безгә шәфәгать итүчеләр бармы? Булса безгә шәфәгать итәр иделәр, яки ‎
безгә дөньяга кире кайту бармы? Әгәр кире кайтсак, әүвәлдә кылган эшләребездән ‎
башка яхшы эшләрне кылыр идек", - дип. Тәхкыйк бөтен гамәлләрен шайтан юлына ‎
сарыф итеп һәлак булдылар, вә алардан Аллаһуга тиңдәш кылган затлары гаеп ‎
булдылар.‎
‎54. Тәхкыйк Раббыгыз - Аллаһ, алты көн эчендә Җирне вә Күкләрне төзеде, соңра ‎
боерыгы Гәрешкә карарланды. Аллаһу тәгалә төн караңгысы белән көнне каплар, ул төн ‎
көнне ашыгып өстәр, ягъни туктамыйча бер-бер артлы килеп торырлар, Кояш, Ай вә ‎
йолдызлар Аллаһ әмере буенча йөриләр, әгаһ булыгыз! Халык кылмак, һәр эшкә әмер ‎
бирмәк Аллаһ эше түгелме? Барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ бәрәкәт иясе булды.‎
‎55. Аллаһуга зарыйлык кылып, хаҗәтләрегезне сорагыз! Сорауда чиктән чыгучыларны ‎
Аллаһ, әлбәттә, сөйми. (Мәсәлән: тәүбә итеп төзәлмичә җәһәннәм гәзабыннан имин ‎
булуны сорау һәм фарыз, ваҗеб вә сөннәт гамәлләрен үтәмичә җәннәт сорау һич тә ‎
дөрес булмый).‎
‎56. Пәйгамбәрләр җибәреп ислах кылганнан соң Җир өстендә бозыклык кылмагыз! ‎
Газабыннан куркып, рәхмәтен өмет итеп Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз һәм ‎
хаҗәтләрегезне сорагыз! Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, ‎
Аллаһуның рәхмәте якын.‎
‎57. Ул - Аллаһ, яңгырдан алда җил җибәрер, рәхмәте белән шатландырмак өчен, хәтта ‎
ки ул җил, яңгырлы авыр болытны алып килсә, сөрербез ул болытны үлгән-үләнсез ‎
шәһәр өстенә, ул шәһәргә яңгырны яудырырбыз вә ул яңгыр белән төрле җимешләрне ‎
чыгарырбыз, әнә шулай мәетләрне чыгарырбыз, шаять вәгазьләнерсез.‎
‎58. Ул яңгыр белән җире яхшы булган шәһәрнең үләннәре, игеннәре үсәр тәрбияче - ‎
Аллаһ әмере илә (яхшы җир яңгырдан файдаланган кеби, яхшы кешенең күңеле ‎
Коръәннән файдаланыр), җире начар булган шәһәрнең үләне вә игеннәре чыкмас-‎
үсмәс, мәгәр кыйналып, зәгыйфь булып бик аз үсәр (Имансыз кешенең яки начар ‎
кешенең күңеле Коръәннән файдаланмас, Аның хак сүзләрен ишетмәс, бәгъзе вакыт ‎
ишетсә дә - көчләнеп кенә ишетер, әмма кабул итмәс). Әнә шулай нигъмәтләребезгә ‎
шөкер итүче каумнәр өчен аятьләребезне ачык бәян кылабыз.‎
‎59. Тәхкыйк Нухны кауменә расүл итеп җибәрдек, әйтте: "Ий каумем! Фәкать Аллаһуга ‎
гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһудан башка сезнең Илаһәгез юк, каһәре зур булган ‎
туфан көненең гәзабы сезгә ирешер дип куркам", - дип.‎
‎60. Нух кауменең аксакаллары әйтте: "Ий Нух! Без сине тәхкыйк адашкансың дип ‎
күрәбез", - дип.‎
‎61. Нух әйтте: "Ий каумем! Миндә адашмаклык юк, ләкин барча галәмне тәрбия ‎
кылучы - Аллаһуның расүлемен."‎
‎62. Сезләргә Раббымның хөкемнәрен ирештерермен вә сезләрне үгет-нәсыйхәт ‎
кылырмын һәм Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне белермен.‎
‎63. Әйә сез арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә ‎
гәҗәбләнәсезме? Ул китап килде Аллаһ гәзабы белән сезне куркытмак өчен, һәм ‎
Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланырга юл күрсәтер өчен килде, вә тәкъвалык ‎
кылганыгыздан соң Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклегегез өчен.‎
‎64. Кауме Нухны ялганчы диделәр, Нухны вә аңа ияргән мөселманнарны көймәдә ‎
туфан суыннан коткардык вә аятьләребезне ялган диючеләрне туфан суында батырдык, ‎
тәхкыйк алар хакны күрми торган сукыр булдылар.‎
‎65. Вә Гад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Һуд әйтте: "Ий ‎
каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһудан башка Илаһәгыз юк, әйә ‎
Аллаһ гәзабыннан курыкмыйсызмы", - диде.‎
‎66. Һудның кауменнән кәфер булганнары әйтте: "Ий Һуд, без сезне наданлыкта вә ‎
диваналыктасың дип беләбез һәм дә сине ялганчы дип зан кылабыз", - дип.‎
‎67. Һуд әйтте: "Ий каумем! Миндә диваналык юк, ләкин мин барча галәмне тәрбия ‎
кылучы Аллаһуның расүлемен,‎
‎68. сезгә Раббымның хөкемнәрен ирештерәмен вә мин сезне яхшылыкка өндәп үгет-‎
нәсыйхәт кылучы сүземдә ышанычлы пәйгамбәрмен."‎
‎69. Әйә гәҗәбләнәсезме арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә, ‎
ул китап сезне Аллаһ гәзабы белән куркытыр өчен иңдерелде, янә хәтерләгез, Нух ‎
каумен һәлак иткәннән соң Аллаһ сезне алар урынына китерде һәм сезне халык ‎
кылынышыгызда куәт белән артык кылды, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен ‎
хәтерегездә саклагыз, шаять гәзабтан котылырсыз.‎
‎70. Әйттеләр: "Ий Һуд! Безләрне бер Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз дип боерырга ‎
килдеңме? Вә аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарны ташлагыз, дип әйтергә ‎
килдеңме? Безгә вәгъдә кылган гәзабыңны китер, әгәр дөрес сөйләүче булсаң", - дип.‎
‎71. Һуд әйтте: "Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан гәзаб вә ачуның килмәге тиешле булды, әйә ‎
сез үзегез вә аталарыгыз Аллаһ дип атаган сынымнарыгыз хакында минем белән ‎
низаглашасызмы? Бит Аллаһ сынымнарга гыйбадәт кылуның дөреслеге хакында ‎
һичбер дәлил иңдермәде, башыгызга киләчәк һәлакәтне көтегез! Мин дә сезнең белән ‎
бергә үземә тиешле дәрәҗәләрне көтүчеләрдәнмен".‎
‎72. Һудны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык үз рәхмәтебез белән вә аятьләребезне ‎
ялган диючеләрнең нәселен кистек, һәлак итеп бетердек, чөнки алар иман ‎
китермәделәр.‎
‎73. Вә Сәмүд кауменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, әйтте: "Ий ‎
каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Сезнең Аллаһудан башка Илаһәгыз ‎
юк (Сәмүд кауме Салих пәйгамбәрдән могҗиза итеп, ошбу таштан дөя чыгар, диделәр, ‎
Салих дога кылды, дөя чыкты, ләкин алар һаман иман китермәделәр). Тәхкыйк сезгә ‎
Аллаһудан минем пәйгамбәрлегемә галәмәт килде, ошбу дөя сезгә галәмәт өчен ‎
җибәрелгән дөядер, аңарга ирек бирегез, Аллаһ җирендә ашасын, явызлык белән аңарга ‎
кул тидермәгез, юкса сезгә рәнҗеткүче гәзаб ирешер.‎
‎74. Гад каумен һәлак иткәннән соң сезне халифә кылды вә сезне Хәҗаз белән Шам ‎
арасында булган җирләргә урынлаштырды, йомшак балчыклардан сарайлар, тауларны ‎
тишеп өйләр ясыйсыз, Аллаһу тәгаләнең нигъмәтләрен хәтерегезгә алыгыз вә Аллаһ ‎
хөкемнәрен бозып җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез.‎
‎75. Салих кауменнән тәкәбберләнүче олугълары әйтте Салихка иман китергән зәгыйфь ‎
мөэминнәргә: "Салихның пәйгамбәр икәнлегенә ышанасызмы?" Мөэминнәр әйттеләр: ‎
‎"Салих белән бирелгән могҗизага ышанабыз", - дип.‎
‎76. Тәкәбберләнеп иман китермәгәннәре әйттеләр: "Сез иман китергән нәрсәләрне без ‎
инкяр итүчеләрбез", - дип.‎
‎77. Үзләре сорап алган дөяне үтерделәр һәм Раббыларының әмеренә каршы ‎
тәкәбберлек кылдылар вә: "Ий Салих, безгә вәгъдә кылган гәзабыңны китер, әгәр ‎
рәсүлләрдән булсаң", - диделәр.‎
‎78. Һәм аларны зилзилә - каты селкетү тотты, йортларыннан чыга да алмыйча һәлак ‎
булдылар.‎
‎79. Аннары Салих г-м аларны ташлап китте вә әйтте: "Мин сезгә пәйгамбәрлегемне ‎
ирештердем һәм үгет-нәсыйхәт кылдым, ләкин сез сезнең файдагызга нәсыйхәт ‎
кылучыны сөйми торган каум икәнсез. (Шуннан соң Салих г-м Мәккәгә барып, үлгәнче ‎
анда торды).‎
‎80. Вә Лутны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте кауменә: "Әйә сез фәхеш ‎
эшне кыласызмы? Бу фәхеш эшне сездән элек галәмдә һичкем кылмады".‎
‎81. Тәхкыйк сез хатыннарны ташлап ирләргә шәһвәт белән якынлык кыласыз бәлки, ‎
әлбәттә, сез хактан үткән каумсез.‎
‎82. Лут кауменең җавабы башкача булмады, мәгәр әйттеләр: "Лутны һәм иптәшләрен ‎
шәһәрегездән чыгарыгыз, чөнки алар үзләрен пакь дип бездән җирәнгән булалар", - ‎
дип.‎
‎83. Лутны вә әһелене коткардык, мәгәр хатынын коткармадык - һәлакәттә ‎
калучылардан булды.‎
‎84. Вә алар өстенә таш яудырдык, гыйбрәт күзең илә карагыл явыз кәферләрнең ахыр ‎
хәле ничек булды?‎
‎85. Вә Мәдйан шәһәренә кардәшләре Шөгәебне пәйгамбәр итеп җибәрдек. Кауменә ‎
әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз! Аллаһудан башка сезнең ‎
Илаһәгыз юк. Тәхкыйк сезгә Аллаһудан ачык могҗизалар килде, үлчәүләрегездә ‎
тигезлек кылыгыз, кешеләргә нәрсә сатканда да ким үлчәмәгез вә Аллаһ рәсүлләр ‎
җибәреп, Җир өстендә төзеклек кылганы соңында сез анда бозыклыклар кылмагыз! Бу ‎
хөкемнәр сезнең өчен хәерле, әгәр хак сүзгә ышанучылардан булсагыз.‎
‎86. Мөэминнәрне куркытып Аллаһ юлыннан туктатыр өчен вә Аллаһуга ышанган ‎
кешеләрне Аның юлыннан барырга ирек бирмәс өчен һәм ислам динен үзгәртеп бозар ‎
өчен һәрбер юл өстендә, ягъни мөселманнарның дини эшләре өстендә утырмагыз вә ‎
һәм Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтен, ярдәмен хәтерләгез! Бит әүвәлдә аз идегез, ‎
Аллаһ сезне күбәйтте, вә игътибар илә карагыз! Аллаһуга вә расүлгә карышып ‎
бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?‎
‎87. Шөгәеб әйтте: "Сезләрдән мин китергән Аллаһ хөкемнәренә ышанучы таифә вә ‎
ышанмаучы таифә булса, сез, ышанучылар, сабыр итеп түзегез, хәтта Аллаһ арабызда ‎
хөкем иткәнгәчә! Ул хакимнәрнең иң хәерлесе.‎
‎88. Шөгәеб кауменнән ышанмаучы тәкәбберләре әйтте: "Ий Шөгәеб үзеңне вә сиңа ‎
ияреп иман китергәннәрне шәһәребездән чыгарырбыз, яки безнең динебезгә ‎
кайтарылырсыз", - дип. Шөгәеб әйтте: "Без сезнең динегезне яратмасак та батыл ‎
динегезгә безне көчләп кайтарырсызмы? Юк кайтара алмассыз", - дип.‎
‎89. Шөгәеб әйтте: "Аллаһ, үзенең рәхмәте белән безне сезнең батыл динегездән ‎
коткарганы соңында янә шул батыл дингә кайтыйкмы? Әгәр сезнең батыл динегезгә ‎
кире кайтсак, Аллаһуга әллә ниләрне ифтира кылган булырбыз, безгә сезнең батыл ‎
динегезгә кайтмак һич тә дөрес булмас, мәгәр тәрбиячебез - Аллаһ теләсә генә, ләкин ‎
батыл дингә кайтуны Аллаһ, әлбәттә, теләми. Аллаһу тәгалә һәрнәрсәне белеме белән ‎
чорнап алды, без Аллаһуга тәвәккәл кылдык, сездән курыкмыйбыз. Ий Раббыбыз! ‎
Безнең белән кәйбер каумебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, ‎
әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесесең.‎
‎90. Шөгәеб кауменнән олугъ кәферләре әйттеләр: "Әгәр Шөгәебкә иярсәгез тәхкыйк ‎
шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз", - дип. Ягъни ислам диненә керүдән үз каумнәрен ‎
үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар.‎
‎91. Ул кәферләрнең башына зилзилә купты вә өйләреннән дә чыга алмыйча бөгелеп ‎
төшеп һәлак булдылар.‎
‎92. Шөгәебне ялганчы диюче кәферләр шәһәрләреңдә гүя тормаган да кеби булдылар, ‎
Шөгәебне ялганчы диюче кәферләр һәлак булучылар.‎
‎93. Шөгәеб, әйтте: "Ий каумем! Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештердем һәм сезне ‎
үгет-нәсыйхәт кылдым, инде мин Аллаһуга ышанмаган вә миңа дошман булган ‎
кәферләрнең һәлак булулары өчен ничек кайгырыйм?"‎
‎94. Шәһәрләргә һич пәйгамбәрләр җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк тә инкяр иткәннәре ‎
өчен ул шәһәр кешеләрен бәла-каза белән мөбтәлә кылдык, шул эшебезне белсәләр, ‎
шаять Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүдән туктарлар, түбәнчелек илә Аллаһуга кайтырлар.‎
‎95. Соңра авыр хәлләрен яхшы хәлгә алыштырдык, хәтта ки үзләре вә маллары ‎
күбәйде, ләкин янә шөкер итмәделәр вә әйттеләр: "Бәла-казаның ирешүе дә, ‎
шатлыкның ирешүе дә пәйгамбәрләргә каршылык күрсәткәннән түгел, бәлки табигать ‎
гадәтедер, ата-аналарыбызга да бәла-каза ирешкән", - дип, аларны кинәттән тоттык, ‎
сизмичә дә калдылар.‎
‎96. Әгәр шәһәр кешеләре иман китереп, Аллаһуга тәкъвалык кылсалар иде, әлбәттә, ‎
аларга Җирдән вә Күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек, ләкин Аллаһ хөкемнәрен ялган ‎
диделәр, аларны гәзаб белән тоттык көферлекне кәсеб иткәннәре өчен.‎
‎97. Әйә имин булырлармы Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүче шәһәрләр кешеләре йоклаган ‎
хәлләрендә Безнең гәзабыбызның килүеннән?‎
‎98. Яки ул шәһәрләр кешеләре имин булырлармы аларга гәзабыбызның килүеннән ‎
көндез уен-көлкедә булган вакытларыңда?‎
‎99. Яки алар Аллаһуның хәйлә-мәкереннән имин булырлармы? Һичбер инсафлы кеше ‎
Аллаһ мәкереннән курыкмыйча имин тормас, мәгәр һәлак буласы каумнәр генә Аллаһ ‎
мәкереннән курыкмыйча тыныч торырлар.‎
‎100. Халыклары һәлак булган Җиргә соңыннан хуҗа булган кешеләргә Аллаһу ‎
тәгаләнең: "Әгәр теләсәк, гөнаһлары өчен һәлак итәрбез һәм күңелләрен мөһерләрбез, ‎
аннары хак сүзне ишетми торган булырлар", - дигән хәбәре килмәдеме?‎
‎101. Ий Мухәммәд г-м! Ошбу үзебез һәлак иткән шәһәр хәбәрләрен сиңа сөйлибез. ‎
Тәхкыйк рәсүлләре аларга ачык дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, иман китерер ‎
булмадылар әүвәлдә Аллаһ аятьләрен ялган дигәннәре өчен. Әнә шулай Аллаһ ‎
кәферләрнең күңелләрен мөһерләр, һичнәрсә аңламаслар.‎
‎102. Ул кәферләрнең күбрәген гәһедле тапмадык, бәлки гәһедсез вә вәгъдәсез таптык вә ‎
тәхкыйк аларның күбрәген камил фасыйклар таптык.‎
‎103. Вә югарыда сөйләнгән пәйгамбәрләрдән соң Фиргаун белән аның олыларын хак ‎
дингә өндәр өчен хәзрәти Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек аятьләребез вә ‎
могҗизаларыбыз белән, без җибәргән нәрсәләргә золым кылдылар. Гыйбрәт күзе илә ‎
карагыз, бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?‎
‎104. Муса Фиргаунга әйтте: "Ий Фиргаун, мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуның ‎
расүлемен.‎
‎105. Аллаһуга хак булмаган сүзне миңа әйтмәү тиешле, мәгәр хак сүзне әйтү миңа ‎
ваҗебдер. Раббыгыздан мин сезгә ачык могҗизалар китердем, ий Фиргаун, минем ‎
белән Ягъкуб балаларын җибәргел!" (Фиргаун, Ягькуб балаларын авыр эшләрдә ‎
эшләтеп, үзенә гыйбадәт кылдырып тота иде. Шуның өчен Муса аларны алып китәргә ‎
теләде).‎
‎106. Фиргаун әйтте: "Әгәр могҗиза китергән булсаң, ул могҗизаны хәзер күрсәт, күрик, ‎
әгәр мин пәйгамбәр дигән сүзендә дөрес булсаң", - дип.‎
‎107. Муса таягын җиргә салды, шул вакыт таяк зур ала елан булды, барчасы качтылар. ‎
Фиргаун үтенгәч, Муса таягын тотты, янә таяк булды.‎
‎108. Янә Муса изүеннән кулын чыгарды, шул вакыт аның кулын кояш кеби ялтырый ‎
торган итеп күрделәр.‎
‎109. Фиргаун кауменең олылары әйттеләр: "Тәхкыйк бу Муса бик оста сихерчедер", - ‎
дип.‎
‎110. "Сезне Мысырдан куып чыгармакчы була, бу хакта нинди киңәш бирәсез", - ‎
диделәр.‎
‎111. Фиргаунга әйттеләр: "Муса белән кардәш Һарунның эшләрен ашыктырма вә ‎
шәһәрләргә кешеләр җибәр, Муса янына җыелсыннар.‎
‎112. Сиңа һәр оста сихерчене китерерләр", - дип.‎
‎113. Сихерчеләр Фиргаунга җыелып килделәр вә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк, ‎
әлбәттә, безгә бәясе кирәк булыр", - дип.‎
‎114. Фиргаун әйтте: "Әгәр җиңсәгез, әлбәттә, сезгә бәясе булыр һәм, әлбәттә, минем ‎
якыннарымнан булырсыз", - дип.‎
‎115. Сихерчеләр әйттеләр: "Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ‎
ташлыйкмы?"‎
‎116. Муса әйтте: "Сез ташлагыз", ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен ‎
сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ‎
ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр.‎
‎117. Мусага: "Таягыңны җиргә ташла", - дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, ‎
зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде.‎
‎118. Хаклык өскә чыгып аларның сихергә таянып эшләгән ялган эшләре батыл булды - ‎
юкка чыкты.‎
‎119. Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар.‎
‎120. Фиргауннең сихерчеләре Мусаның могҗизасын күргәч, иман китерделәр һәм ‎
Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.‎
‎121. "Бөтен галәмне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек", - диделәр. (Фиргаун: ‎
‎"Миңа иман китердегезме", - дип сорады).‎
‎122. Сихерчеләр: "Муса вә Һарунның Раббысына иман китердек", - диделәр.‎
‎123. Фиргаун әйтте: "Мин рөхсәт бирмичә Мусага иман китерәсезме? Тәхкыйк сез ‎
шәһәрдән хәйлә-мәкер корып килгәнсез, ул шәһәрдән халыкны чыгармаклыгыгыз өчен, ‎
бик тиз белерсез сезгә ни кылганымны".‎
‎124. "Әлбәттә, мин сезнең уң кул вә сул аякларыгызны, яки сул кул вә уң аякларыгызны ‎
кисәрмен, соңра барчагызны асармын".‎
‎125. Сихерчеләр әйттеләр: "Ассаң - асарсың, Аллаһуга кайтабыз, синең асуыңнан ‎
курыкмыйбыз".‎
‎126. Ий Фиргаун! Син безне шелтә кылмыйсың, башка нәрсә өчен мәгәр шелтә кылсаң ‎
Раббыбыздан килгән аятьләргә иман китергәнебез өчен генә. Ий Раббыбыз! Фиргаун ‎
кылган гәзабка чыдарга безгә сабырлык бир һәм безне мөселман булган хәлебездә үтер! ‎
‎(Фиргаун, иман китергән сихерчеләрне әйткәнчә гәзаблап үтерде. Карагыз! Иманнары ‎
нинди көчле булган Фиргаунның гәзаблап үтерүеннән һич курыкмаганнар, ‎
иманнарыннан кире дүнмәгәннәр).‎
‎127. Фиргаун кауменнән олылары әйттеләр: "Ий Фиргаун! Мусаны вә аның каумен җир ‎
өстендә бозыклык кылсыннар һәм сиңа вә сынымнарыңа гыйбадәт кылуны куйсыннар ‎
өчен аларны калдырасыңмы? Ягъни үтерергә кирәк", - диделәр. Фиргаун әйтте: тиздән ‎
кыз балаларын калдырып, ир балаларын үтерербез без, әлбәттә, алардан өстенбез, ‎
көчлебез", - дип.‎
‎128. Муса, үзенең кауменә әйтте: "Аллаһудан ярдәм сорагыз һәм залимнәрнең ‎
золымына чыдагыз! Бит Җир Аллаһу тәгаләнеке, ул Җиргә Үзе теләгән бәндәсен хуҗа ‎
кылыр, эшнең ахырындагы шатлык вә уңыш тәкъва мөэминнәргә".‎
‎129. Муса кауме әйтте: "Ий Муса! Без син килгәнче дә бу Фиргаун кауменнән күп ‎
золым күрдек һәм син килгәч тә золым күрмәктәбез", - дип. Муса әйтте: "Раббыгызның ‎
сезнең дошманнарыгызны тиздән һәлак итмәклеге өметле һәм алар урынына сезне ‎
халифә итмәклеге, Аллаһ сезне күзәтер, ничек эш кылырсыз икән!"‎
‎130. Тәхкыйк Фиргаун каумен ачлык белән вә бакча җимешләрен уңышсыз итү белән ‎
бәлаләндердек, вәгазьләнеп иман китерсеннәр өчен.‎
‎131. Әгәр аларга шатлык, байлык килсә: "Бу безгә тиешле, үзебезнең яхшылыгыбыздан ‎
килде, әгәр яманлык ирешсә бу яманлык, Муса белән аның иярченнәреннән", - дип ‎
шомланырлар. Әгаһ булыгыз, аларның шомланулары Аллаһу хозурында, әмма аларга ‎
ирешкән яманлык үзләренең кәсебе өчен Аллаһудан ирешә, ләкин күбесе Аллаһудан ‎
ирешә дип белмәсләр.‎
‎132. Фиргаун кауме кәферләр әйттеләр: "Безне сихерләр өчен берәр галәмәт китерсәң ‎
дә, без барыбер сиңа ышанучы кешеләр түгелбез".‎
‎133. Аларга су баскынын, саранча, бет, бакаларны һәм кан җибәрдек, боларны аерым-‎
аерым ачык гәламәтләр итеп җибәрдек. Бу галәмәтләрне күргәннең соңында да ‎
тәкәбберләнеп, азган кәфер кауме булдылар.‎
‎134. Аларга Аллаһуның гәзабы килгәндә әйттеләр: "Ий Муса! Безнең өчен Раббыңа ‎
дога кыл, Ул сиңа дога кыл дип әмер иткәне өчен! Әгәр безнең өстебездәге гәзабны ‎
җибәрә алсаң, әлбәттә, сиңа иман китерербез һәм Ягъкуб балаларын да синең белән, ‎
әлбәттә, җибәрербез", - дип.‎
‎135. Муса догасы аркасында алардан гәзабны алсак киләсе гәзаб вакытында, шул ‎
вакытта алар гәһедләрен сындыралар - сүзләрендә тормыйлар.‎
‎136. Аларны суга батырып алардан үчебезне алдык, аятьләребезне ялган диеп аннан ‎
гафил булганнары өчен, ягъни Ислам диненең хаклыгыннан да вә үзләренә киләчәк ‎
гәзабтан да гафилләр. (Фиргаун, Ягъкуб балаларына шәһәрдән чыгып китәргә рөхсәт ‎
бирмәгәч, Муса г-м Ягъкуб балалары белән төнлә шәһәрдән чыгып китәләр. Фиргаун ‎
сизеп артларыннан куа чыкты. Муса бер зур су буена килеп җиткәч таягы белән суга ‎
сукты һәм суда 12 юл булды, шул юлдан чыктылар. Фиргаун атлы гәскәре белән килеп ‎
җитеп, шул юллардан кергәннәр иде, су аларны кысып батырып һәлак итте).‎
‎137. Фиргаун заманасында загыйфь саналган Ягъкуб балаларын мәшрыйк тарафында ‎
булган шам-шәрифкә вә мәгъриб тарафында Палестин җирләренә хуҗа кылдык, ул ‎
шәһәрләрне без бәрәкәтле кылдык һәм Ягькуб балалары сабыр иткәннәре өчен аларга ‎
Аллаһ тарафыннан вәгъдә ителгән яхшы сүзләр вә ярдәм тәмам булды. Фиргаун үзе вә ‎
кауме төзегән биналарны һәм күтәреп ясаган бакчаларын һәлак иттек.‎
‎138. Ягъкуб балаларын дәрьядән үткәрдек, дәрьядән үтеп киткәч, сынымга табынучы ‎
каум янына бардылар һәм сынымнарга кызыктылар: "Ий Муса! Син дә безгә шундый ‎
сыным ясап бир", - диделәр. Муса әйтте: "Тәхкыйк сез бик надан каумсез, шунлыктан ‎
мәгънәсез сүзләрне сөйлисез".‎
‎139. Ий каумем! Аларның эшенә кызыкмагыз, Аллаһу тәгалә аларны сынымнары белән ‎
бергә һәлак итәчәк һәм аларның кылган гамәлләре һәммәсе батыл, яраксыз.‎
‎140. Янә әйтте: "Аллаһудан башканы сезнең Илаһә кылырга өстәрменме? Вә Ул сезне ‎
заманыгызда бөтен кешеләрдән артык кылды.‎
‎141. Ий Ягъкуб балалары! Без сезне Фиргаун кауменнән коткардык, алар сезне каты ‎
гәзаб белән гәзаб кылыр иделәр, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны ‎
үтерер иделәр. Ошбу эшләрдә Аллаһ тарафыннан олугъ бәла вә сынау бар сезнең өчен.‎
‎142. Мусаны тур тавында утыз кичә вә утыз көн тотмак белән вәгъдә кылдык, вә ул ‎
утыз көнне янә ун көн кушып тәмам иттек, Раббысының вәгъдәсе кырык кичтә тәмам ‎
булды. Муса, Тур тавына киткәндә кардәше Һарунга әйтте: "Каумем арасында минем ‎
урынымда кал һәм аларның эшләрен төзек кыл вә бозыклык кылучылар юлына кермә!"‎
‎143. Муса вәгъдә кылынган урыныбызга килгәч, Раббысы аңа сөйләде, ягъни ‎
сөйләштеләр, Муса Аллаһуны күрергә теләп әйтте: "Ий Раббым! Миңа күрен, мин сиңа ‎
карыйм", - дип. Аллаһ әйтте: "Юк мине күрә алмассың, ләкин тауга карагыл, әгәр тау ‎
урынында тора алса, мине күрерсең". Мусаның Раббысы тауга һәйбәт нурын төшергәч, ‎
тауны кисәкләр кылды, вә Муса һушы китеп егылды, Муса гакылына килгәч әйтте: "Ий ‎
Раббым! Сине һәрбер кимчелектән пакьсең дип беләмен, сиңа тәүбә иттем вә мин ‎
өммәтем арасында иң әүвәлге мөэминмен".‎
‎144. Аллаһ, Мусага әйтте: "Ий Муса! Кешеләргә пәйгамбәр итеп җибәрербез вә үзем ‎
белән сөйләшергә сине ихтыяр кылдым. Без биргән китапны куәт белән тот, вә Без ‎
биргән нигъмәтләргә шөкер итүчеләрдән бул".‎
‎145. Мусага тәүрат такталарында һәрнәрсәне яздык, вәгазьне вә һәрнәрсә бәян иттек, ‎
аны ал куәт белән, һәм каумеңә дә Тәүрат белән гамәл кылырга боер, Тәүратның ‎
күркәмрәк хөкемнәрен алсыннар! Мин сезгә тиздән күрсәтермен фасыйклар йорты ‎
җәһәннәмне, Тәүрат хөкемнәрен бозып фәсыйк булмагыз!‎
‎146. Җир өстендә хаксыз тәкәбберләнеп йөрегән кешеләрне бик тиз аятьләребездән ‎
дүндерербез - хак сүзләрдән күңелләрен биздерербез! Әгәр алар могҗизаларны ‎
күрсәләр - ышанмаслар, әгәр хак юлны күрсәләр, аны үзләренә юл итеп алмаслар, әгәр ‎
азгынлык, адашу юлын күрсәләр - аны үзләренә юл итеп алалар. Аларның шундый ‎
булуы ялганлап аятьләребезне инкяр кылганнары вә аятьләрнең хикмәтеннән гафил ‎
булганнары өчен.‎
‎147. Аятьләребезне вә ахирәткә барачакларын ялган диючеләрнең эше, гамәле җуелды ‎
‎- файдасы калмады. Аларга җәза булырмы? Әлбәттә, булыр кылган эшләре буенча ‎
гына.‎
‎148. Муса тауга киткәч, кауме алтын-көмештән бозау ясадылар, ул бозауның тавышы ‎
бар иде, бозау шулай ясалган иде - аңарга җил кереп, эченнән тавыш чыга иде. Әйә ‎
алар күрмиләрме бозау алар белән сөйләшми һәм аларны туры юлга күндерергә дә көче ‎
җитми. Гәҗәб, һичнәрсәгә ярамаган нәрсәне Илаһә тоттылар һәм шуның өчен залим ‎
булдылар.‎
‎149. Аларның кулларына сугылгач һәм шиксез адашканлыкларын белгәч, әйттеләр: ‎
‎"Әгәр безгә Раббыбыз рәхмәт кылмаса һәм гөнаһларыбызны ярлыкамаса, әлбәттә, һәлак ‎
булучылардан булырбыз!"‎
‎150. Муса кауме янына ачу вә кайгы белән кайткач әйтте: "Мин киткәч нинди кабахәт ‎
эш эшләгәнсез! Раббыгызның эшендә ашыктыгызмы? Аллаһ вәгъдә кылган кырык ‎
көнне көтәргә күпсендегезме?" Вә ачуыннан кулындагы Тәүрат такталарын ташлады ‎
һәм кардәше Һарун г-мнең сакалыннан тотып үзенә тартты. Һарун әйтте: "Ий анам улы ‎
кардәшем! Тәхкыйк бу каум мине зәгыйфькә санады һәм бозау ясауларыннан ‎
тыйганым өчен мине үтерә башладылар, минем өчен дошманнарны шатландырма вә ‎
мине залим каумнәр җөмләсеннән санама!"‎
‎151. Муса әйтте: "Я Рабби! Мине вә кардәшем Һарунны ярлыка вә безне рәхмәтеңә ‎
кергез! Син рәхим кылучыларның иң рәхимлесесең!"‎
‎152. Бозауны Аллаһ тотучыларга дөньяда Аллаһуның ачуы вә хурлык иреште. Әнә ‎
шулай җәза кылачакбыз "Аллаһуның тиңдәше бар", дип, ифтира кылучыларны.‎
‎153. Бозык эшләрне эшләүчеләр, тәүбә итеп гамәл кылу -нияте белән Коръәнгә иман ‎
китерсәләр, шуның соңында Раббың, әлбәттә, ярлыкаучы, рәхимле.‎
‎154. Мусаның ачуы басылгач, әүвәлдә атып ташлаган Тәүрат такталарын кулына алды. ‎
Ул Тәүратта Аллаһудан курыккан кешеләр өчен һидәяткә күнелү тәртипләре һәм ‎
Аллаһуның рәхмәте язылган иде.‎
‎155. Муса, тауга барганда кавеме эченнән җитмеш ирне үзе белән алды. Ул ирләрне ‎
зилзәлә тоткач, ягъни Аллаһуның тауга төшкән нуры белән көеп үлгәч, Муса әйтте: "Ий ‎
Раббым! Әгәр ул ирләрне вә мине һәлак итәргә теләсәң, әлбәттә, аларның миңа юлдаш ‎
булуларыннан элек һәлак итәр идең. Я Рабби! Безләрдән гакылсызлар кылган эш өчен ‎
безне һәлак итәрсеңме? Аларның Сине күрергә теләүләре Үзең теләгән бер фетнә ‎
сынаудыр, аның белән Үзең теләгән кешене адаштырырсың вә Үзең теләгән кешене ‎
һидәяткә салырсың. Син генә безнең ярдәмчебезсең, безне ярлыка вә рәхмәт кыл! Син ‎
ярлыкаучыларның иң хәерлесесең!"‎
‎156. Я Рабби! Безгә һидәятле күркәм тормышны нәсыйб ит! Һәм ахирәттә күркәм ‎
тормышны бир! Тәхкыйк без Синең хөкемнәреңә итагать иттек, туры юлыңа күнелдек! ‎
Аллаһу тәгалә әйтте: "Үзем теләгән кешегә гәзабымны ирештерермен һәм рәхмәтем дә ‎
киңдер, һәрнәрсәне сыйдырды. Ул рәхмәтебезне кәфердән вә Аллаһ хөкемнәрен ‎
бозудан сакланучы тәкъва кешеләргә бик тиз бирербез, ул тәкъва кешеләр зәкятләрен ‎
бирерләр һәм Безнең аятьләребезгә ышанырлар.‎
‎157. Укый-яза белмәгән рәсүлебез - Мухәммәд г-мгә ияргән кешеләргә рәхмәтебез ‎
ирешер, кулларындагы тәүрат, инҗил китапларында рәсүлнең сыйфатлары язылганын ‎
табарлар, Мухәммәд г-м, аларны гөнаһлы эшләрдән тыяр вә саваплы эшләргә өндәр, ‎
яхшы-пакь нәрсәләрне аларга хәләл кылыр, зарарлы-пычрак нәрсәләрне аларга хәрам ‎
кылыр, аларда булган авырлыкны вә диннәрендәге каты хөкемнәрне алардан бетерер, ‎
расүлгә ышанып, аны зурласалар вә аңа ярдәм итсәләр һәм ул китергән һидәят ‎
яктылыгы булган Коръән хөкемнәренә иярсәләр, алар - өстенлек табучылар.‎
‎158. Әйт: "Ий кешеләр! Тәхкыйк мин барчагызга - бөтен дөнья кешеләренә Аллаһудан ‎
җибәрелгән рәсүлмен". Җир вә күкләр байлыгы Аллаһ мөлке, Аллаһудан башка Илаһә ‎
һич юк, Ул тергезә вә үтерә, Аллаһуга һәм укый-яза белмәгән рәсүленә ышаныгыз! Ул ‎
‎- расүл, Аллаһуга вә аның сүзләренә ышана, аңа иярегез, шаять туры юлга күнәрсез!‎
‎159. Муса кауменнән бер җәмәгать бар, алар кешеләрне хак дингә өндәрләр һәм хаклык ‎
белән гаделлек кылырлар.‎
‎160. Без Ягькуб балаларын унике кабиләгә бүлдек вә Мусаның кауме су сораганда Без ‎
Мусага вәхий кылдык: "Таягың белән ташка сук", ул таштан унике чишмә акты, ‎
тәхкыйк һәр кабилә үзенең чишмәсен белде вә аларны кояш кыздырмасын өчен болыт ‎
белән күләгәләдек һәм ширбәт илә кош итен иңдердек вә: "Ашагыз без биргән яхшы ‎
ризыклардан", - дидек. Алар безгә золым кылмадылар, ләкин ризыклар хакында Аллаһ ‎
хөкеменә хыянәт итеп, үзләренә золым иттеләр.‎
‎161. Янә хәтерләгез шуны! Аларга әйтелде: "Ошбу шәһәрдә торыгыз һәм ул шәһәрдә ‎
теләгәнегезчә ашагыз вә: "Я Рабби, хаталарыбызны ярлыка", - дип әйтегез, вә шәһәр ‎
капкасыннан кергәндә түбәнчелек белән керегез!" Шулай булсагыз, хаталарыгызны ‎
ярлыкарбыз, изгелек кылучыларга нигъмәтләребезне арттырып бирербез.‎
‎162. Аларның залимнәре алыштырды шәһәргә кергәндә әйтер өчен Аллаһ өйрәткән ‎
сүзне башка сүзгә. Золым итүләре сәбәпле без аларга күктән гәзаб җибәрдек.‎
‎163. Ий Мухәммәд г-м! Дәрья буена утырган авыл халкының хәленнән сорагыл! Алар ‎
шимбә көн Аллаһ хөкемен боздылар, балыклар шимбә көн яр буена килеп суның өстенә ‎
чыгар иделәр, әмма башка көнне су өстенә чыкмас иделәр. (Яһүдләр, гыйбадәт өчен вә ‎
бәйрәм итәр өчен үзбелдекләре белән җомга көн урнына шимбә көнне билгеләделәр. ‎
Шул сәбәпле Аллаһ аларга шимбә көнне гыйбадәтне генә фарыз итеп дөнья эшен вә ‎
балык тотуны хәрам кылды. Алар шимбә көнне су өстенә чыккан балыкларны елымнар ‎
белән чорнап куеп, икенче көнне ала торган булганнар. Бу эшләре аларның Аллаһуга ‎
каршы хәйлә-мәкерләре иде). Бозыклык кылучы фәсыйкларны әнә шулай сыныйбыз.‎
‎164. Шимбә көн балык тотарга катнашмаган бер таифә, балык тотучыларга каршылык ‎
күрсәткән кешеләргә әйтте: "Аллаһ һәлак итәчәк яки каты гәзаб кылачык каумне нигә ‎
вәгәзьлисез?" Вәгәзьләүчеләр әйттеләр: "Раббыгызга гозер күрсәтер өчен вәгәзьлибез, ‎
бәлки вәгазьләнеп, шимбә көн балык тотудан туктарлар".‎
‎165. Ишеткән вәгазьне онытып, яки инкяр итеп, залимнәр шимбә көнне балык тоткан ‎
чакларында балык тотудан тыеп, вәгазь сөйләүчеләрне коткардык, балык тотучы ‎
залимнәрне каты гәзаб белән тоттык Аллаһуга каршы бозыклык кылганнары өчен.‎
‎166. Тыелган эштән тыелудан тәкәбберләнгән чакларында Без аларга әйттек: "Хур ‎
булганыгыз хәлдә маймыл булыгыз!" Маймыл булдылар.‎
‎167. Янә хәтерләгез, Раббыгыз әйтте: "Ягъкуб балалары өстенә кыямәт көненә чаклы ‎
каты гәзаб кылучыны, әлбәттә, җибәрербез, тәхкыйк Раббың тиз үч алучы вә тәүбә ‎
итүчегә рәхимле вә ярлыкаучы".‎
‎168. Без аларны күп фиркаләргә бүлдек, алар арасында изгеләре бар, ягъни ислам динен ‎
кабул итүчеләре һәм башкачалары да бар, ягъни залимнәре. Без аларга күп нигъмәтләр, ‎
күп яхшылыклар вә күп яманлыклар, гәзаблар бирдек, шаять кәфердән иманга ‎
кайтырлар дип.‎
‎169. Әүвәлге яһүдләр урынына икенче төрле яһүдләр калды, алар Тәүратка ия булдылар ‎
вә Тәүрат хөкемнәрен дөнья малына алыштырдылар вә риба, ришвәт алдылар, әгәр ‎
аларга әүвәлдә алган маллары кеби мал килсә, әле дә аны алырлар, ягъни мал өчен ‎
Тәүрат хөкемнәрен үзгәртәләр һәм: "Безнең гөнаһларыбыз ярлыканыр, чөнки безнең ‎
иманыбыз бар", - диләр. Әйә алардан гәһед алынмадымы: "Аллаһуга хак сүзне генә ‎
сөйләргә", - дип? Вә Тәүрат хөкемнәрендә өйрәнделәр бит, Аллаһуга мәхлукны ‎
тиңләштерүдән һәм гөнаһлардан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Шуны ‎
яхшы аңламыйсызмы?‎
‎170. Аллаһ - китабы Коръән хөкемнәренә нык ябышып, намазларын вакытында үтәгән ‎
мөэминнәр һидәятлеләр бит. Без төзәлүче вә төзәтүче яхшы кешеләрнең изгелекләрен, ‎
әлбәттә, юк итмибез.‎
‎171. Шуны да хәтерләгез! Без тауны урыныннан сөреп яһүдләр өстенә күтәрдек, гүя ‎
алар өстендә болыт булып торды, әгәр Тәүрат белән гамәл кылырга ризалык ‎
белдермәсәләр, тауның өсләренә төшәчәген белделәр. Тәүратны куәт белән тотыгыз вә ‎
аның белән ныклап гамәл кылыгыз һәм Тәүратта булган Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ‎
ирештерегез кәфердән вә гөнаһлардан сакланмаклыгыгыз өчен!‎
‎172. Янә хәтерләгез, Раббың Адәм балаларының аркасыннан балаларын алды, ягъни ‎
һәрбер бала атасының арка суыннан дөньяга килделәр вә бу эшкә үзләрен шаһит итте ‎
һәм әйтте: "Әйә Мин түгелме сезнең Раббыгыз?" Кешеләрнең рухлары әйтте: "Бәлки, ‎
әлбәттә, безнең Раббыбыз Синсең" вә сезнең, бу сүзегезгә шаһит булдык һәм ‎
‎"Раббыбыз хакында һичнәрсә белмәдек - гафил булдык", дип, кыямәт көнендә ‎
әйтмәвегез өчен Коръән белән хәтерегезгә төшердек.‎
‎173. Яки тәхкыйк бездән әүвәл аталарыбыз мөшрик булдылар, без аларның балалары ‎
булып, алардан соң алар юлыннан йөредек. Әйә Син безне аталарыбызның батыл-ялган ‎
гамәлләре өчен һәлак итәсеңме, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән ‎
сезгә барын да төшендердек.‎
‎174. Әнә шулай аятьләрне ачык аңлатып бәян кылырбыз, шаять кешеләр азгынлык ‎
эшләрен, адашу юлларын ташлап Аллаһуга вә Коръән юлына кайтырлар!‎
‎175. Кешеләргә без Аңа аятьләр биргән бер кешенең хәбәрен укы! Ул кеше Без биргән ‎
аятьләрдән аерылды вә шайтан аны үзенә ияртте, залим һәм азгыннардан булып китте.‎
‎176. Әгәр теләгән булсак, ул кешене биргән аятьләребез белән бөек дәрәҗәгә күтәрер ‎
идек, ләкин ул дөньяга бирелде һәм нәфесенә иярде, аның мисалы эт кеби ки, этне ‎
орышсаң да, орышмасаң да телен салындырыр. Ошбу мисал: "Безнең аятьләребезне ‎
ялган диючеләрнең, ягъни Коръән белән вәгазьләнмәүче вә аның белән гамәл ‎
кылмаучы кешеләрнең, мисалы. Коръәндәге хәбәрләрне сөйлә, шаять фикерләп ‎
аңларлар.‎
‎177. Аятьләребезне ялган диюче кешеләрнең мисалы нинди яман мисал: "Эт кебиләр", ‎
‎- диелде. Хакны инкяр итүләре белән үзләренә-үзләре золым кылыр булдылар.‎
‎178. Аллаһу тәгалә кемне туры юлга салса, ул кеше, әлбәттә, туры юлдадыр. Ул кемне ‎
адаштырса, Ул адаштырган кешеләр һәлак булучылар.‎
‎179. Тәхкыйк кешеләрдән вә җеннәрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның ‎
гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне ‎
күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайван ‎
кебиләр, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда ‎
гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә ‎
хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар.‎
‎180. Аллаһуның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога кылыгыз! Әмма ‎
Аллаһуга тиешсез исем бирүчеләрдән качыгыз! Аллаһуга тиешсез исем биргәннәре ‎
өчен җәза кылынырлар.‎
‎181. Без бар кылган кешеләрдән бер җәмәгать бардыр ки, кешеләрне Коръән белән ‎
гамәл кылырга чакырырлар һәм үзләре дөреслек белән Коръән өйрәткәнчә гамәл ‎
кылырлар.‎
‎182. Аятьләребезне ялган диюче кешеләрне акырындык илә гәзабка тартырбыз, үзләре ‎
белмәгән яктан.‎
‎183. Вә аларга миһләт - бераз вакыт бирербез, алар исә алданып һаман гөнаһта ‎
булырлар, бит Минем тотмагым мәхкәм вә тазадыр.‎
‎184. Әйә алар фикерләп, уйлап карамыйлармы? Үзләренең юлдашлары Мухәммәд г-м ‎
диваналык юклыкны? Ул Аллаһу карышканнарны җәһәннәм гәзабы белән куркытучы ‎
гына, ә дингә көчләүче түгел.‎
‎185. Әйә ул кәферләр җир вә күкләрнең төзелешенә игътибар илә карамыйлармы? Әгәр ‎
фәһемләп карасалар, әлбәттә, аларны төзүче Аллаһуны белер иделәр вә җирдәге ‎
төзелешләргә дә карамыйлармы? Вә әҗәлләре ихтимал бик якындыр, аңа да ‎
карамыйлармы? Инде Коръәнгә иман китермәсәләр нәрсәгә иман китерерләр?‎
‎186. Аллаһ, бер кешене адашу юлына салса, аны туры юлга салучы булмас, Аллаһ ‎
аларны азгынлыкларында калдырыр, ни дә эшли алмыйча хәйран булып йөрерләр.‎
‎187. Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: ‎
‎"Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш ‎
итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына ‎
аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан - кинәттән килер. Гүя син кыямәттән ‎
хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ‎
ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр".‎
‎188. Әйт: "Мин үземә файданы да вә зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһ эшедер, ‎
Ул нәрсә теләсә - миңа шул ирешер. Әгәр Мин яшерендәге файдаларны белә торган ‎
булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ‎
ирешмәс иде. Бит Мин - фәкать кәферләрне җәһәннәм белән куркытучы вә ‎
мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүчемен".‎
‎189. Сезне бер Адәм г-мнән халык кылучы вә Адәмнең сул кабыргасыннан хатыны ‎
Һаваны бар итүче Аллаһ, ул Һава илә Адәмнең күңеле карар тапсын өчен. Кайчан Адәм ‎
Һавага якынлык кылды исә, Һава җиңел йөкле булды, Һава ул йөк белән ничә вакытлар ‎
үткәрде, йөге авырайгач Адәм вә Һава икәүләп тәрбиячеләре булган Аллаһуга дога ‎
кылдылар: "Ий Раббыбыз, әгәр безгә бер яхшы бала бирсәң, әлбәттә, шөкер ‎
итүчеләрдән булыр идек".‎
‎190. Аллаһу тәгалә аларга яхшы бала биргәч, аларга бирелгән балада Аллаһуга ‎
бернәрсәне шәрик кылдылар, ягъни шайтан коткысы белән баланың исемен Гәбдүл-‎
хәрис куштылар, шайтан колы дигән сүз. Аллаһу тәгалә мөшрикләр кылган ‎
ширекләрдән пакь.‎
‎191. Ул мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән нәрсәләрне Аллаһуга тиң ‎
кылалармы? Бәлки ул нәрсәләр үзләре халык кылынганнар.‎
‎192. Вә ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир түгелләр вә ул нәрсәләр ‎
үзләренә да ярдәм кыла алмаслар.‎
‎193. Әгәр мөшрикләрне һидият - туры юлга өндәсәгез, алар сезгә һич иярмәсләр, сезгә ‎
барыбердер, аларны һидәяткә өндәсәгез дә, яки дәшмичә тик торсагыз да сезгә ‎
иярмәсләр.‎
‎194. Ий мөшрикләр, тәхкыйк Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар, ‎
сезнең кебек үк мәхлуклардыр, ул сынымнарыгыздан дога кылып сорагыз, ‎
сораганыгызны бирсеннәр! Әгәр аларны Илаһә тотуда эшегез дөрес булса.‎
‎195. Әйә ул сынымнарның йөрергә аяклары бармы? Тотарга куллары бармы? Күрергә ‎
күзләре бармы? Һәм ишетергә колаклары бармы? Әлбәттә, берсе дә юк. Әйт: ‎
‎"Үзегезнең Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгызны чакырыгыз, аннары миңа һич ‎
миһләт - вакыт бирмичә хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз".‎
‎196. Тәхкыйк минем ярдәмчем миңа Коръән иңдерүче Аллаһу тәгалә. Вә Ул - Аллаһ, ‎
изге яхшы бәндәләрен саклар.‎
‎197. Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнар сезгә ярдәм итәргә кадир ‎
түгелләр һәм үзләренә дә ярдәм итә алмаслар.‎
‎198. Әгәр мөшрикләрне Коръән юлына чакырсагыз, аны ишетмәсләр. Вә күрерсең, алар ‎
сиңа карарлар, ләкин хакны күрмәсләр.‎
‎199. Ий Мухәммәд! Синең эшең гафу сораучыларны гафу итү булсын вә яхшылыкка ‎
өндәү булсын! Һәм хакны аңламаучы җаһилләрдән-наданнардан кисел, алар белән ‎
булышма!‎
‎200. Әгәр Аллаһ кушкан эшләрдән сине туктатыр өчен сиңа шайтанның вәсвәсә-низагы ‎
килсә, Аллаһуга сыгын! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә белүче.‎
‎201. Әгәр тәкъва мөэминнәргә шайтаннан вәсвәсә ирешсә, шул вакыт ярдәм сорап ‎
Аллаһуны зекер итәрләр, шундый хәлдә басыйрәт илә, ягъни күреп, белеп эш ‎
кылырлар.‎
‎202. Шайтаннар, наданнарны азгынлыкка өндәделәр соңра өндәүләрендә һич кимчелек ‎
кылмыйлар.‎
‎203. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр син аларга вәхий белән аять китермәсәң, мөшрикләр ‎
әйтәләр: "Үз күңелеңнән чыгарып бир, бит башка вакытларда шулай кыласың". Син ‎
аларга әйт: "Раббымнан миңа иңдерелгән Коръәнгә генә иярәмен. Бу Коръән ‎
Раббыбыздан килгән басыйрәт-гакылга күз вә ышанучы каумнәр өчен һидәят һәм ‎
рәхмәт".‎
‎204. Коръән укылганда яки Коръәннән вәгазь сөйләнгәндә ихлас тыңлагыз, сүз ‎
сөйләмичә, эш эшләмичә тик торыгыз! Шулай итсәгез, шаять, рәхмәт кылынырсыз.‎
‎205. Эчеңнән генә Раббыңны зекер ит түбәнчелек вә курку илә һәм сөйләшүдә ‎
кычкырудан түбәнрәк тавыш белән зекер ит, иртәләрдә вә кичләрдә гафилләрдән ‎
булма!‎
‎206. Тәхкыйк Раббың хозурында булган фәрештәләр Аллаһуга гыйбадәт кылырга ‎
зурланмыйлар вә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтәләр һәм Аллаһуга сәҗдә кылалар. ‎
‎(Бу аятьтән соң сәҗдә кылу ваҗеб).‎

‎[8] ӘНФӘЛ (ТАБЫШ) СҮРӘСЕ - 75 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәрби-табыш малы хакында сорыйлар. (Бәдер сугышында ‎
мөселманнар җиңеп, кәферләр кача башлагач, мөселманнардан бер таифә кәферләрне ‎
куа китте, бер таифә расүл г-мне саклап калды, бер таифә табыш алу белән мәшгуль ‎
булды. Соңра бар да бер урынга җыелгач, мал хакында низаглаштылар. Бу аять шул ‎
хакта инде). Әйт: "Табыш малы Аллаһуга вә рәсүлгәдер, ягъни кайда кую алар ‎
ихтиярында". Мал хакында низагълашудан Аллаһудан куркыгыз вә арагызны төзәтегез ‎
һәм Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Әгәр хак мөэмин булсагыз.‎
‎2. Хак мөэминнәр әнә шулардыр: кайчан Аллаһ зекер ителсә, күңелләре йомшарып, ‎
Аллаһудан куркырлар вә һәркайчан аларга Аллаһуның аятьләре укылса, ул аятьләр ‎
аларның иманнарын арттырыр һәм алар һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл кылырлар.‎
‎3. Ул - мөэминнәр, намазларын вакытында торгызырлар вә Без биргән малдан ‎
мохтаҗларга садака бирерләр.‎
‎4. Алар хак мөэминнәр. Аларга Раббылары хозурында дәрәҗәләр вә ярлыкамак һәм ‎
җәннәт нигъмәтләре бардыр.‎
‎5. Расүл г-м табыш малын бүлеп биргәч, бәгъзе мөселманнар риза булмадылар. Синең ‎
мал бүлүеңне мәкрүһ күрүләре Раббың сине бәдер сугышына чыгаруны мәкрүһ ‎
күрүләре кебидер. Тәхкыйк мөэминнәрдән бер җәмәгать сугышка чыгуны мәкрүһ ‎
күрделәр.‎
‎6. Хак булган эштә синең белән низаглашалар, аларга мәсьәлә ачыкланганнан соң ‎
аларның сугышны мәкрүһ күрүләре - гүя аларны туп-туры күренеп торган үлемгә алып ‎
баралар.‎
‎7. Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе ‎
кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван ‎
Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны ‎
вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән ‎
аларны бетерергә тели.‎
‎8. Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә ‎
каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.‎
‎9. Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул ‎
итте һәм әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ‎
ярдәм итәчәкмен", - дип.‎
‎10. Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм ‎
күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. ‎
Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә ‎
хикмәт иясе.‎
‎11. Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап ‎
куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез ‎
вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан: ‎
‎"Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була ‎
алмадыгыз", - дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да ‎
шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ‎
ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны ‎
комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката.‎
‎12. Раббың фәрештәләргә вәхий кылганда әйтер: "Тәхкыйк мин мөэминнәрне сезнең ‎
белән куәтләрмен, мөэминнәрне мәхкәмлеккә беркетегез, җиңәчәкләрен белсеннәр. ‎
Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырмын, ий мөэминнәр! Сугышта кәферләрнең ‎
муенына һәм һәр буыннарына сугыгыз!"‎
‎13. Бу җәза аларга Аллаһуга вә Аның рәсүленә каты каршылык күрсәткәннәре өчендер. ‎
Бер мән Аллаһуга вә Аның рәсүленә каршылык кылса, әлбәттә, Аллаһ үч алуда каты ‎
гәзаблыдыр.‎
‎14. Ий мөшрикләр, үтерелмәк сезгә җәзадыр, ул гәзабны татыгыз! Ул гына түгел, ‎
ахирәттә мөшрикләргә ут гәзабе булачак.‎
‎15. Ий мөэминнәр! Әгәр кәферләргә юлыксагыз, алардан куркып артка таба качмагыз!‎
‎16. Кем дә булса ул көндә кәферләрдән куркып артка таба качса, качкан вакытында ‎
кире әйләнеп сугышка катнашу нияте булмаса, яки башка мөселманнар гаскәренә ‎
кушылып сугышу нияте булмаса, тәхкыйк ул кеше үзенә Аллаһуның ачуын лязем итте ‎
вә аның урыны җәһәннәм, нинди яман урындыр. (Бәдер сугышы башланганда ‎
Мухәммәд г-м, мөшрикләргә каршы бер уч туфрак атты, шуның белән мөшрикләрнең ‎
күрүләре вә гайрәтләре зәгыйфьләнде. Мөселманнар гайрәт белән сугышып җитмеш ‎
мөшрикне үтерделәр, җитмешне әсиргә алдылар. Мин фәлән хәтле үтердем, мин фәлән ‎
хәтле әсиргә алдым дип мактанып кайткан чакларында Аллаһу тәгалә әйтте:‎
‎17. "Аларны сез үтермәдегез, ләкин Аллаһ үтерде, туфрак аткан чакта син атмадың, ‎
ләкин Аллаһ атты". Аллаһуның туфрак атмак изгелеге вә ярдәме белән мөселманнарны ‎
сынамак өчен булды, бит Аллаһ сезнең догагызны ишетүче вә ничек эшләргә икәнне ‎
белүче.‎
‎18. Аллаһуның сезгә ярдәме кәферләргә һәлакәттер! Әлбәттә, Аллаһ кәферләрнең ‎
хәйлә-мәкерләрен җимерүче.‎
‎19. Ий мөшрикләр! "Я Аллаһ кайсы таифә сиңа сөекле булса, шул таифәгә ярдәм бир", ‎
‎- дип соравыгызга мөселманнарның сезне җиңүе җавап булды. Әгәр пәйгамбәргә ‎
каршы сугышудан туктасагыз, үзегезгә хәерледер. Әгәр кайтып сугышсагыз - без дә ‎
сугышабыз. Җәмәгатегез ни чаклы күп булса да сезгә һич файда бирмәс, чөнки Аллаһ ‎
мөэминнәр беләндер.‎
‎20. Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә Аллаһ әмерләреннән ‎
баш тартмагыз - качмагыз! Чөнки Аллаһ хөкемнәрен ишетеп торасыз.‎
‎21. Монафикълар кеби булмагыз ки, алар Коръән сүзләрен ишетәбез диләр, ләкин ‎
үзләре ишеткәч, Коръән сүзләрен-хөкемнәрен кабул итмиләр.‎
‎22. Тәхкыйк Аллаһ хозурында хайваннарның явызрагы: хакны сөйләргә телсез, хак ‎
сүзне ишетергә колаксыз булган һичнәрсә аңламый торган кешеләрдер.‎
‎23. Әгәр Аллаһ аларда яхшылык барлыгын белсә, ягъни аларның күңелендә яхшы ният ‎
булса, әлбәттә, аларга хак сүзне ишеттереп аңлатыр иде, күңелләрендә яхшы ният ‎
булмагач, Аллаһ аларга хак сүзләрне ишеттерсә дә, аны аңлаудан һәм кабул итүдән баш ‎
тартып качачаклар.‎
‎24. Ий мөэминнәр! Аллаһ вә расүл сүзләрен кабул итегез, кайчан күңелләрегезне ‎
тергезүче Коръәнгә чакырсалар! Вә яхшы белегез, Аллаһ ир белән күңеле арасындадыр, ‎
ягъни кешенең күңелендәге ниятенә вә игътикаденә карата эш йөртер. Вә яхшы белегез, ‎
хөкем ителер өчен кайтмак Аңадыр. Бу аятьтән мәгълүм булды ки, Коръән ‎
тәрбиясеннән башка кешенең күңеле мәеттер. Күңеленең мәет булуын теләмәгән кеше ‎
Коръән белән тәрбияләнсен һәм аның белән гамәл кылсын!‎
‎25. Зарары фетнәне булдыручыга гына булмыйча, бәлки зарары барыгызга да була ‎
торган фетнәне булдырудан сакланыгыз! Белегез ки, әгәр Аның боерыкларын ‎
үтәмәсәгез, әлбәттә, Аллаһ каты гәзаб белән үч алучыдыр.‎
‎26. Мәккә мөшрикләре арасында яшәгән вакытыгызда аз булуыгыз сәбәпле көчсез ‎
идегез, шуны хәтерләгез! Аңсыздан килеп басарлар, алып китәрләр дип куркадыр ‎
идегез, Аллаһ сезне Мәдинә шәһәренә күчерде дә ярдәме белән куәтләде һәм пакь ‎
ризыклар белән сезне ризыкландырды, шаять шөкер итәрсез.‎
‎27. Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә хыянәт итмәгез һәм үзара әманәтләрегезгә дә ‎
хыянәт итмәгез, вәхәлән ки, аның хыянәт икәнен үзегез беләсез.‎
‎28. Янә белегез, малларыгыз вә балаларыгыз фетнәдер, әмма Аллаһ юлында ‎
булганнарга Аллаһ хозурында олугъ нигъмәтләр бар, малларыгызны вә көчләрегезне ‎
Аллаһ юлына тотыгыз! Вә балаларыгызга дини тәрбия бирегез, ләкин аларга ‎
серләрегезне сөйләмәгез.‎
‎29. Ий мөэминнәр! Әгәр Аллаһудан куркып Аның хөкемнәрен бозудан саклансагыз, ‎
Аллаһ сезгә хак белән батыл арасын аера белмәкне бирер вә гөнаһларыгызны җуяр вә ‎
сезне ярлыкар. Бит Аллаһ олугъ юмартлык иясе.‎
‎30. Ий Мухәммәд г-м! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! ‎
Алар җыелып киңәш иттеләр: "Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә ‎
шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк", - дип. Соңра үтерергә дигән киңәшне ‎
кабул итеп, унике кабиләдән берәр кеше хәзерләп, төнлә үтермәкче булдылар. Расүл г-‎
м, Әбүбәкер белән икесе шул төнне Мәккәдән чыгып тау тишегенә кереп качалар. ‎
Шулай итеп алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит ‎
Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге.‎
‎31. Аларга аятьләребез укылса әйтәләр: "Тәхкыйк ишеттек, әгәр теләсәк без дә мондый ‎
аятьләрне укыр идек. Сез укыган аятьләр - әүвәлгеләрдән калган әкияттән башка ‎
һичнәрсә түгелдер", - дип.‎
‎32. Янә хәтердә алар әйттеләр: "Ий Аллаһ! Бу Коръән чыннан да синнән иңдерелгән ‎
булса, безнең өстебезгә күктән таш яудыр яки безгә рәнҗеткүче гәзаб җибәр", - дип.‎
‎33. Аллаһ аларны гәзаб кылмас син алар эчендә булган вакытта һәм дә тәүбә итеп гафу ‎
сорасалар да гәзаб кылмас иде.‎
‎34. Инде аларны гәзаб кылудан Аллаһуны нәрсә тыяр? Чөнки алар мөэминнәрне ‎
Кәгъбәтулладан тыялар үзләре Кәгъбәгә лаек булмадылар, ул Кәгъбәгә тәкъва ‎
мөэминнәр генә лаектыр, ләкин күпләре белмиләр.‎
‎35. Аларның Кәгъбә янында үтәгән намаз-гыйбадәт дигәннәре һичнәрсә булмады, мәгәр ‎
сызгырмак вә кул чапмак булды. Татыгыз гәзабны Коръән юлына кермичә кәфер ‎
булганыгыз өчен.‎
‎36. Кяферләр мал биреп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, диннән тыяр өчен ‎
малларын бирерләр, соңра ул маллары үзләренә хәсрәт булыр, аннары җиңелерләр. ‎
Аннары кәферләр җәһәннәмгә барыр өчен кубарылырлар.‎
‎37. Вә Аллаһ нәҗес кәферләрне пакь мөэминнәрдән аерыр өчен һәм бәгъзе нәҗес ‎
кәферләрне бәгъзе нәҗес мөшрикләргә кушар өчен, яки бер пычрак нәрсәне икенче ‎
пычрак нәрсәгә кушар өчен Коръәнне иңдерде, сугышны фарыз итте һәм ‎
мөселманнарга ярдәм бирде. Кәферләр бөтен пычракны җыеп үзләштерделәр, шуның ‎
өчен алар җәһәннәмлек вә алар һәлак булучылар.‎
‎38. Кәферләргә әйт: "Әгәр алар көферлектән вә сугыштан туктап һәм тәүбә итеп ‎
исламны кабул итсәләр үткәндәге гөнаһлары гафу ителер, әгәр мөселманнар белән ‎
сугышу өчен кире сугышка кайтсалар яки көферлекләрендә калсалар, тәхкыйк андый ‎
кәферләрне Аллаһу тәгаләнең һәлак итүе булып үтте.‎
‎39. Ий мөэминнәр, кәферләр белән сугышыгыз, хәтта фетнә беткәнче вә диннең ‎
барчасы Аллаһ дине генә булганчы! Әгәр көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның ‎
эшләрен күрүчедер.‎
‎40. Әгәр алар иманнан баш тартсалар, белегез, ий мөэминнәр, тәхкыйк Аллаһ сезнең ‎
саклаучы хуҗагыздыр, алардан һич курыкмагыз! Ул - Аллаһ ни көчле вә ни камил ‎
саклаучы.‎
‎41. Вә белегез сугышта ганимәт алган нәрсәгезнең биштән берсе Аллаһуга вә Аның ‎
рәсүленәдер, калган дүрт өлеше расүлгә якынлыгы булган кешеләргә, ятимнәргә, ‎
мескеннәргә вә мөсафирләргә бирелер, әгәр Аллаһуга һәм бәдер сугышында хак белән ‎
батыл аерылган көндә иңдерелгән аятьләргә ышансагыз, ул көндә мөшрикләр гаскәре ‎
белән мөэминнәр гаскәре бер-берсенә каршы юлыктылар. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.‎
‎42. Менә сез чокырның Мәдинәгә якын тарафында булдыгыз, әмма кәферләр чокырның ‎
Мәккә тарафында булдылар, кәрван сездән түбән иде. Әгәр сугышка чыгу өчен алдан ‎
вәгъдә куешкан булсагыз, әлбәттә, вәгъдәләрегезне үтәүдә төрлечә булыр идегез, ләкин ‎
вәгъдә куешмасагыз да Аллаһ сезне сугышка җыйды, әүвәлдә тәкъдир кылынган эшне ‎
тәмам итмәк өчен, һәлак булган кешеләрнең һәлакәте - ачык аңлатканнан соң гына ‎
булсын өчен һәм иман белән терелгән кешенең терелүе дә - ачык аңлатканнан соң гына ‎
булсын өчен. Шиксез, Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче һәм әхвәлләрегезне белүче.‎
‎43. Аллаһ сиңа төш күрсәткәндә кәферләрне аз итеп күрсәтте, әгәр алар сиңа күп итеп ‎
күрсәтсә, әлбәттә, куркар идегез вә үзара низаглашыр идегез, ләкин Аллаһ сезне бәдер ‎
сугышыңда низаг фетнәсеннән сәламәт кылды. Тәхкыйк Аллаһ күңелдәге нәрсәләрне ‎
белүче, арагызда низаг булмасын өчен кәферләрне сезгә аз күрсәтте.‎
‎44. Янә кәферләр белән очрашкан көнегездә Аллаһ аларны сезгә бик аз итеп күрсәтте, ‎
тәкәбберләнеп килсеннәр өчен сезне дә кәферләргә аз күрсәтте. Аллаһ мөэминнәргә ‎
ярдәм бирелсен дип, электән кылган хөкемене тәмам итәр өчен шулай кылды. ‎
Эшләрнең барчасы Аллаһуга кайтыр.‎
‎45. Ий мөэминнәр! Кайчан сез сугышта кәферләр гаскәренә юлыксагыз, урыныгызда ‎
таза торыгыз, качмагыз вә Аллаһуны күп зекер итегез, шаять җиңәрсез, өстен ‎
булырсыз.‎
‎46. Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итегез! Вә үзара низаглашмагыз, әгәр ‎
низаглашсагыз көчегез, гайрәтегез китәр, таралырсыз, бәлки сабыр булыгыз! Аллаһ, ‎
шиксез сабырларга ярдәм бирәчәк.‎
‎47. Кураеш кәферләре халык арасында шөһрәтебез артсын дип сугышка рия белән ‎
тәкәбберләнеп чыктылар, сез алар кеби булмагыз! Алар кешеләрне Аллаһ юлыннан ‎
тыялар, Аллаһ алар кылган эшне белә, эшләренә карата җәзасын бирер.‎
‎48. Шайтан кәферләргә Аллаһуга каршы булган эшләрен яхшы эш итеп күрсәтте вә ‎
әйтте: "Кешеләрдән бүген сезне җиңә алучы юк, мин сезгә ярдәмчемен", - дип, Мәккә ‎
кәферләрен мөселманнарга каршы батырландырды. Ике гаскәр бер-берсен күргәч, ‎
шайтан кәферләргә әйтте: "Мин сез күрмәгәнне күрәмен, Аллаһудан куркамын, Аллаһ ‎
каты гәзаб кылучы, шуның өчен мин сездән бизәмен", - дип артка качты.‎
‎49. Мөселманнарның азлыгын күргәч, монафикълар вә күңелләрендә Аллаһуга ‎
каршылык чире булган кешеләр әйттеләр: "Бу мөселманнарны диннәре алдады бит", - ‎
дип. Берәү Аллаһуга тәвәккәл кылып ислам динен дөресләп тотса, ул кеше алданучы ‎
түгел. Бит Аллаһ һәр эштә җиңүче вә мәслихәтчә эш кылучы.‎
‎50. Ий Мухәммәд г-м! Әгәр фәрештәләрнең кәферләр җаннарын алганнарыны күрсәң ‎
иде, әлбәттә, бер зур куркыныч эш күрер идең, фәрештәләр, кәферләрнең йөзләренә вә ‎
аркаларына сугалар вә: "Көйдергүче гәзабны татыгыз!" - диярләр.‎
‎51. Ошбу гәзаб үзегез кылган явыз эшләрегезнең җәзасыдыр. Аллаһу тәгалә гөнаһсыз ‎
бәндәләренә, әлбәттә, золым кылмый.‎
‎52. Бу кәферләрнең сыйфаты: Фиргаун кауме вә болардан әүвәлге каумнәр кебиләр, ул ‎
каумнәр Аллаһуның аятьләренә ышанмадылар, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен гәзаб ‎
белән тотты. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә куәтле вә үч алуда каты гәзаблыдыр.‎
‎53. Аларга бу гәзаб шул сәбәпледер: Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртми, ул ‎
каум үзләрен үзгәрткәнгә чаклы. Ягъни бер каум начарлыкны ташлап яхшылыкка үзе ‎
теләп чыкмаса, Аллаһ әлбәттә, көчләп чыгармый, вә бер каум яхшылыкны ташлап ‎
яманлыкка чыкмаса, әлбәттә, Аллаһ көчләп чыгармый. (Вә шуңа бинән татарлар, динне ‎
ташлап, аздылар, әгәр үзләре теләп дингә кермәсәләр, Аллаһ көчләп кертәчәк түгел. ‎
Әлбәттә, Аллаһ ишетүче вә белүче).‎
‎54. Кәферләрнең һәлакәте: Фиргаун кауменең һәлакәте вә аларның элгәрге каумнәрнең ‎
һәлакәте кеби. Алар Раббиларының аятьләрен ялган диделәр, Без аларны гөнаһлары ‎
өчен һәлак кылдык, вә Фиргаун каумен суга батырдык, чөнки алар барчасы залим ‎
иделәр.‎
‎55. Дөньядагы хайваннарның иң яманы: Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган ‎
кешеләр, алар иман китерәчәк түгелләр.‎
‎56. Кәферләр белән гәһед-килешү ясасаң, соңра алар гәһед кылган саен гәһедләрен ‎
бозалар, алар гәһедләрен бозудан һич курыкмыйлар.‎
‎57. Әгәр син сугышта җиңсәң, арттан ярдәмгә килә торган кәфер гаскәренә курку сал, ‎
курыксалар килмәсләр, ихтимал вәгазьләнерләр, ягъни иман китереп тәүбә итәрләр.‎
‎58. Әгәр син бу каумнең арагызда булган гәһедегез-ки-лешүегезгә хыянәт итүләреннән ‎
курыксаң, гаделлек белән гәһедне боз да вә бозганыңны аларга белдер! Дөреслектә ‎
Аллаһ хыянәтне һич сөйми.‎
‎59. Кәферләр рәсүлдән алга чыктык дип хисаб итмәсеннәр! тәхкыйк алар Аллаһу ‎
тәгаләне гаҗиз кыла алмаслар.‎
‎60. Кәферләр белән сугышу өчен көчегез җиткән хәтле куәт белән хәзерләнегез вә ‎
яхшы атлар хәзерләгез! Шундый хәзерлек белән Аллаһ дошманнарын вә үзегезнең ‎
дошманнарыгызны куркыта алырсыз вә гарәп кәферләреннән башка кәферләрне дә ‎
куркытырсыз, башка кәферләрне сез белмисез, аларны Аллаһ белә. Сезнең Аллаһ ‎
юлына биргән атларыгыз, дөяләрегез, коралларыгыз һәм башка нәрсәләрегезгә сәвабы ‎
камил бирелер вә аларның савабын киметеп сезгә золым итү булмас.‎
‎61. Әгәр кәферләр, тыныч яшәү солыхын ясарга теләсәләр син дә солых ясарга риза бул ‎
һәм Аллаһуга тәвәккәл кыл! Тәхкыйк Аллаһ һәр сүзегезне ишетүче вә һәрбер эшегезне ‎
белүче.‎
‎62. Әгәр кәферләр ялган солых белән алдарга теләсәләр сине, алай да курыкма! Сине ‎
сакларга, әлбәттә, Аллаһ үзе җитәдер, Ул - Аллаһ сине үзенең ярдәме вә мөэминнәр ‎
белән куәтләрдер.‎
‎63. Янә Аллаһ, бер-берсенә дошман булган кешеләрнең күңелләренә өлфәт салып ‎
дусландырды, әгәр син аларны дусландырмак өчен бөтен дөнья байлыгы биреп ‎
күңелләрен өлфәтләндерә алмас идең, ләкин Аллаһ аларның күңелләренә өлфәт салды ‎
да, җыелышып сиңа ярдәмдә булдылар. Шиксез, Аллаһ көчле вә хәким.‎
‎64. Ий пәйгамбәр! Сиңа ярдәм итәргә Аллаһ Үзе вә сиңа ияргән мөэминнәр җитәдер.‎
‎65. Ий пәйгамбәр! Мөэминнәрне сугышка кызыктыр! Әгәр сездән чыдамлы егерме ‎
ирләр булса, алар ике йөз кәферне җиңәрләр, әгәр сездән чыдамлы йөз ир булса, алар ‎
мең кәферне җиңәрләр, ул кәферләр ярдәм Аллаһудан икәнлекне аңламаулары өчен.‎
‎66. Хәзер инде Аллаһ сезгә җиңеллек кылды, чөнки сезнең арагызда зәгыйфьләр ‎
барлыгын Аллаһ белде, сездән чыдамлы бер йөз кеше булса, ике йөз кәферне җиңәрләр, ‎
әгәр сездән мең чыдамлы кеше булса, ике мең кәферне җиңәрләр Аллаһуның ярдәме ‎
белән, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергәдер.‎
‎67. Кулга төшкән әсирләрне мал алып азат итәргә пәйгамбәргә һич дөрес булмый, хәтта ‎
кәферләрне күп үтергәннәренә чаклы сез мөселманнар дөнья малын телисез, Аллаһ ‎
сезнең өчен ахирәтне тели, Аллаһ көчле вә хәкимдер.‎
‎68. Әгәр хаталык кылучылар гафу ителәләр дигән сүз Аллаһудан булмаса иде, әлбәттә, ‎
әсир өчен алган малыгыз өчен сезгә олугъ гәзаб ирешкән булыр иде.‎
‎69. Алган ганимәт малларыгыздан хәләл, пакь булганы хәлдә ашагыз! Вә Аллаһудан ‎
куркыгыз, Аңа карышудан сакланыгыз! Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎70. Ий пәйгамбәр! Кулыгызда булган әсирләргә әйт: "Әгәр Аллаһ сезнең күңелегездә ‎
яхшы ният барлыгын белсә, сездән алынган малга караганда Аллаһ сезгә яхшыракны ‎
бирер. Малыгызны алганга һич тә кайгырмагыз, фәкать күңелегезне яхшыртыгыз! ‎
Шулай итсәгез, Аллаһ сезне ярлыкар. Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎71. Әгәр ул әсирләр сиңа бер хыянәт итүне теләсәләр, тәхкыйк алар моннан элек ‎
Аллаһуга да хыянәт иттеләр, шуның өчен бәдер сугышында сине көчле кылдык. Аллаһ ‎
белүче вә хәким.‎
‎72. Тәхкыйк иман китереп Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вә Аллаһ юлында маллары вә ‎
җаннары белән җиһад кылган һәм дә күчеп килгән мөэминнәрне өйләренә кертеп ярдәм ‎
иткән кешеләр - алар бер-берсенә дуслар вә кардәшләрдер. Иман китереп тә Мәккәдән ‎
Мәдинәгә күчмичә калган кешеләргә сезнең һич валилегегез юк, варис тә булмыйсыз, ‎
аларны сакламыйсыз, хәтта күчкәннәренә чаклы. Әгәр алар дин хакында ярдәм ‎
сорасалар, аларга ярдәм бирмәк сезгә лязем буладыр, мәгәр сезнең белән солых кылган ‎
кәферләр өстенә барырга ярдәм сорасалар, ул чагында ярдәм итмисез! Аллаһ сез ‎
кылган эшләрне күрүче.‎
‎73. Кәферләр бер-берсенә дуслардыр әгәр Аллаһ кушканнарны үтәмәсәгез җирдә ‎
фетнәләр чыгар вә зур бозыклыклар булыр, ягъни иман ягы зәгыйфьләнер, кәфер ягы ‎
куәтләнер.‎
‎74. Иман китереп дин өчен күчкән вә Аллаһ юлында җиһад иткән кешеләр дәхи күчеп ‎
килгән мөэминнәрне өйләренә иңдереп ярдәм күрсәткән кешеләр - алар хак мөэминнәр, ‎
аларга мәгъфирәт вә хуш ризыклар булыр.‎
‎75. Күчеп киткән кешеләрдән соң иман китергән кешеләр күчеп килсәләр һәм сезнең ‎
белән бергә сугыш кылсалар, алар сезнең җәмәгатегездәндер, ягъни мөэминнәрдер. ‎
Араларында кардәшлек якынлыгы булган кешеләр Аллаһ хөкемендә бер-берсенә ‎
Варисләрдер, алар булганда, башка кеше мирас малын алмас. Әлбәттә, Аллаһ ‎
һәрнәрсәне белә.‎

‎[9] ТӘҮБӘ СҮРӘСЕ - 129 АЯТЬ‎

Бу сүрә кәферләргә каһәр белән иңде, шуның өчен бисмилла язылмады.‎
‎1. Ий мөселманнар! Мөшрикләр белән булган гәһдегез-со-лыхыгыз Аллаһ вә Аның ‎
расүле тарафыннан сындырыладыр.‎
‎2. Ий мөшрикләр, дүрт ай иркенләп йөрегез! Дүрт айдан соң мөселманнардан имин ‎
булмассыз. Мөшрикләр, белегез ки, сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз, янә белегез, ‎
әлбәттә, Аллаһ кәферләрне рисвай-хур кылачак.‎
‎3. Хаҗ-Әкбәр көнендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән кешеләргә белдерү: тәхкыйк ‎
Аллаһ вә Аның расүле мөшрикләрдән бизүчеләр. Аллаһуга карышып һаман кәфер ‎
булудан тәүбә итсәгез - үзегез өчен хәерле, әгәр тәүбәдән баш тартсагыз - бит ‎
Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз. Кәферләргә Аллаһуның каты гәзабы булачагы белән ‎
сөенечле хәбәр бир!‎
‎4. Мәгәр тыныч яшәргә мөшрикләр белән солых ясаган булсагыз, соңра аларда ‎
солыхны бозмаслар вә сезнең зарарыгызга һичкемгә ярдәм итмәсәләр, аларның ‎
солыхларын билгеләгән вакытына чаклы дәвам иттерегез! Аллаһ, әлбәттә, солыхны ‎
бозудан сакланучыларны сөя.‎
‎5. Әгәр сугыш хәрам булган айлар үтеп китсә, мөшрикләрне кайда тапсагыз, шунда ‎
үтерегез вә аларны тотып әсир алыгыз вә шәһәрләрен мөхасара кылыгыз, ягъни чолгап ‎
тотыгыз һәм аларның һәр үтә торган юлларында саклап торыгыз! Әгәр тәүбә итеп иман ‎
китерсәләр вә намазларын үтәсәләр һәм дә зәкятләрен бирсәләр, аларны коткарыгыз ‎
һәм юлларында ирекле кылыгыз! Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎6. Мөшрикләрдән берәү килеп синнән имин булуын сораса, аңа иминлек бир Аллаһу ‎
тәгаләнең сүзләрен ишетсен өчен, әгәр Аллаһ сүзләреннән баш тартса килгән җиренә ‎
җибәр! Бу хөкем - алар Аллаһ хөкемнәрен белмәүләре сәбәпле синең хозурыңа килеп ‎
ишетсеннәр өчендер.‎
‎7. Аллаһ һәм Аның расүле хозурында мөшрикләрнең ничек гәһеде булсын, чөнки ‎
үзләрендә гәһед юк вәгъдәләрендә тормыйлар, мәгәр мәсҗид-Хәрам хозурында сезгә ‎
гәһед кылган мөшрикләргә генә Аллаһуның гәһеде бар. Алар сезгә кайсы урында ‎
сүзләрендә торсалар, сез дә шул урыннарында сүзегездә торыгыз! Аллаһу тәгалә, ‎
әлбәттә, Аның хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланучы тәкъва кешеләрне сөя.‎
‎8. Әгәр алар сезне җиңсәләр, әлбәттә, сезнең гәһедегезгә вә башка хәлегезгә карамаслар ‎
иде, алар сезне фәкать авызлары белән риза кылалар, әмма, күңелләре сүзләреннән ‎
башка якта калыр, аларның күбрәге фасыйклар.‎
‎9. Алар Аллаһ аятьләрен аз акчага саталар, ягъни дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен ‎
үзгәртәләр яки яшерәләр, һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, тәхкыйк кылган ‎
эшләре нинди ямандыр.‎
‎10. Алар мөэминнәр хакында кардәшлекне вә гәһедне сакламаслар, әнә шулардыр ‎
хактан читкә үтүчеләр.‎
‎11. Әгәр исламны кабул итеп, Аллаһуга каршы эшләреннән кайтып, намазларны ‎
үтәсәләр вә зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер. Әнә шулай ‎
аятьләребезне ачык бәян итәбез хакны белгән кешеләргә.‎
‎12. Гәһед кылганнан соң антларын боздылар вә динегезне яманлап каршылык ‎
күрсәтсәләр, ул вакытта мөшрикләрнең башлыкларын үтерегез, әлбәттә, алар ‎
гәһедләрен үтәмиләр, шаять үлемнән куркып, Аллаһуга каршылашудан туктарлар.‎
‎13. Антларын сындырган вә расүлне шәһәрдән куып чыгарырга ниятләгән кәферләр ‎
белән сугышмассызмы? Әлбәттә, сугышыгыз! Солыхны бозуны алар беренче ‎
башладылар, әйә алардан куркырсызмы? Сезгә Аллаһудан гына курку ляземдер, әгәр ‎
камил мөэмин булсагыз!‎
‎14. Мөшрикләр белән сугышыгыз, Аллаһ аларны сезнең кулыгыз белән гәзаб кылыр, вә ‎
аларны рисвай кылыр, аларны җиңәргә сезгә ярдәм бирер вә мөэминнәрнең күңеленә ‎
Коръәң белән шифа бирер.‎
‎15. Вә ул мөэминнәрнең күңелләрендәге ачуларын җибәрер, Аллаһ үзе теләгән ‎
бәндәсен тәүбә иттертеп гөнаһларын гафу итәр, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә хикмәт ‎
белән эш кылучы.‎
‎16. Сезләрдән Аллаһ юлында ислам файдасына тырышкан, көрәшкән, хәтта сугышкан ‎
кешеләрне Аллаһ белмидер дип уйлыйсызмы? Вә Аллаһудан, Аның рәсүленнән һәм хак ‎
мөэминнәрдән башканы дус тотмагыз, чын мөселманнарны Аллаһ белми дип ‎
уйлыйсызмы? Кәферләрне, динсезләрне дус тоткан мөселманнардан Аллаһ һич разый ‎
булмас, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар.‎
‎17. Кәферләргә кәгъбәне төзәтүләрендә аларга сәваб булмас үзләренең кәфер икәнлеге ‎
белән шәһадәт биреп торган хәлләрендә, аларның бөтен эшләре вә гамәлләре батыл, ‎
һичберсенә сәваб юк, алар җәһәннәмдә мәңге калачаклар.‎
‎18. Мәсҗидләр ясап сәваб алучы, фәкать Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм ‎
намазларын вакытында укып зәкятләрен биргән, һичкемнән курыкмыйча Аллаһудан ‎
гына курыккан хак мөэминнәрдер, бу эшләрне эшләгән кешеләрнең һидәяттә булулары ‎
өметле.‎
‎19. Әйә сез мәсҗид-Хәрамны төзәтеп, хаҗиларга су эчереп йөргән мөшрикләрне, ‎
Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһ юлында ислам өчен сугыш кылган ‎
хак мөэминнәр белән бертигез саныйсызмы? Юк бертигез санамагыз, алар Аллаһ ‎
хозурында һич тә бертигез булмаслар. Аллаһ үзенә карышкан залимнәрне туры юлга ‎
салмас.‎
‎20. Иман китереп дин өчен күчеп киткән вә Аллаһ юлында малы, җаны белән ‎
көрәшкән, сугышкан мөэминнәрнең Аллаһу хозурыңда дәрәҗәләре олугъдыр һәм алар ‎
өстенлек табып изге теләкләренә ирешкән кешеләрдер.‎
‎21. Аллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм ‎
җәннәтләрдә даими булгучы нигъмәтләр бар дип шатландыра.‎
‎22. Алар җәннәтләрдә мәңге калырлар, шиксез Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар.‎
‎23. Ий мөэминнәр! Аталарыгызны вә кардәшләрегезне дус тотмагыз әгәр алар иманны ‎
ташлап имансыз, динсез булуны ихтыяр итсәләр. Әгәр Сезләрдән берәү динсез ‎
кардәшләрен дус тотса алар залимнәр.‎
‎24. Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең аталарыгыз, кардәшләрегез, ‎
хатын кабиләләрегез, кәсеп иткән малларыгыз, арзан булудан курыккан сәүдәләрегез вә ‎
разый булып торган йортларыгыз Аллаһудан вә Аның рәсүленнән һәм Аллаһ юлында ‎
сугышудан сөеклерәк булса, Аллаһудан гәзаб килгәнне көтегез! Аллаһ, Аның ‎
хөкемнәренә хыйлафлык кылучы фәсыйкларны, әлбәттә, туры юлга салмас.‎
‎25. Аллаһ, сезгә күп урында вә хөнәен көнендә ярдәм бирде, ул хөнәен көнендә сезне ‎
үзегезнең күплегегез гәҗәбләндерде, ягъни без мөшрикләргә караганда бик күпбез, ‎
җиңелмәбез дидегез, хәлбуки күплегегез сезгә һич файда бирмәде, киң җир сезгә тар ‎
булды, соңра артка таба качтыгыз.‎
‎26. Соңра Аллаһ расүлгә вә мөэминнәргә рәхмәте белән тынычлык вә батырлык бирде ‎
вә сез күрми торган гаскәр, ягъни биш мең фәрештә иңдерде вә мөшрикләрне сезнең ‎
кулыгыз белән гәзаб кылды, мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.‎
‎27. Соңра Аллаһ үзе теләгән кешегә рәхмәт кылып, тәүбәсен кабул итәп гафу итәр, ‎
Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎28. Ий мөэминнәр! Мөшрикләр, әлбәттә, нәҗестән башка нәрсә түгелләр, бу елдан соң ‎
мәсҗид-Хәрамга якын бармасыннар. Сахәбәләр, мөшрикләр киткәч: "Кем белән сәүдә ‎
кылырбыз?" - дип сорадылар. Аллаһ әйтте: "Әгәр фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ ‎
теләсә үзенең байлыгыннан сезне бай кылыр". Аллаһ белүче вә хикмәт белән эш ‎
кылучы.‎
‎29. Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китермәгән кешеләр белән сугышыгыз вә Аллаһ ‎
һәм Аның расүле хәрам кылган нәрсәләрнең хәрамлыгына ышанмаган вә хак дин - ‎
исламны дин итеп алмаган кешеләр белән сугышыгыз! Алар китап бирелгән ‎
кешеләрдер, кимсетелгән хәлдә үз куллары белән җәза-түләү биргәнчегә чаклы алар ‎
белән сугышыгыз!‎
‎30. Яһүд әйтте: "Гөзәер Аллаһуның угълы", - дип, Насара әйтте: "Гыйса Аллаһуның ‎
угълы", - дип. Аларның авызлары белән әйтергә ошбу сүзләре элекке кәферләр сүзенә ‎
охшый, Аллаһ аларны ләгънәт кылсын - һәлак итсен! Аллаһудан, хактан качып кая ‎
баралар?‎
‎31. Алар Аллаһуны ташлап үзләренең галимнәрен яки Заһидләрен Раббылары итеп ‎
алдылар вә Мәрьям угълы Гыйсаны да илаһә тоттылар, хәлбуки үзләре дә, вә алар ‎
илаһә тоткан затлар да Аллаһуга гына гыйбадәт кылу белән боерылмыш иделәр, ‎
Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гынадыр, Аллаһ мөшрикләр тиңләштергән ‎
мәхлукка тиң булу кимчелегеннән пакь, пакь дип беләмен.‎
‎32. Яһүд вә насара Аллаһу тәгаләнең нурын авызлары белән сүндермәкче булалар, ‎
ләкин Аллаһ теләмәс үзенең нурын тәмам итүне, кәферләр яратмасалар да.‎
‎33. Барча диннәрдән өстен кылыр, һидәят вә хак дин белән расүл җибәрүче дә Ул - ‎
Аллаһу тәгаләдер, гәрчә мөшрикләр мәкруһ күрсәләр дә.‎
‎34. Ий мөэминнәр! Белегез, яһүд вә насара галимнәренең күбрәге батыл юл белән ‎
кешеләр малын ашыйлар һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан, ягъни ислам диненнән ‎
тыялар. Янә бар шундый кешеләр алтын вә көмешне җыеп асырарлар, Аллаһ юлына ‎
һич тә бирмәсләр, аларга рәнҗеткүче гәзаб булачагы белән хәбәр бир.‎
‎35. Кыямәт көнендә җыйган ул алтын-көмешләре җәһәннәм утында кыздырылып ‎
маңгайларына, вә кабыргаларына, вә аркаларына басылыр һәм әйтелер: болар дөньяда ‎
вакытта үзегез өчен асыраган алтын вә көмешләрегез. Инде саранлык белән җыеп ‎
саклаган малыгызның гәзабын татыгыз.‎
‎36. Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән ‎
бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, ‎
Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золым ‎
кылмагыз вә барчагыз бер булып мөшрикләр белән сугышыгыз, бер-берегезгә ярдәмдә ‎
булыгыз, ташламагыз! Мөшрикләр сезнең белән барчасы бер булып сугышканнары ‎
кеби, вә белегез, Аллаһ тәкъвадыр белән бергә.‎
‎37. Әгәр сугыш хәрам айга туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче хәләл айга күчерү ‎
‎- фәкать ышанмауны арттырудыр, ягъни мөшрикләрнең сугышулары хәрам булган айга ‎
туры килсә, ул айның хәрамлыгын икенче айга күчереп, сугышуларын дәвам итәрләр ‎
иде, хәрам айны үзгәртү - кәферләрнең азгынлыгын арттырыр, хәрам айны күчерүне ‎
бер елга хәтле хәләл санарлар вә икенче елда хәрам булган айны хәрам санарлар, ‎
Аллаһу тәгалә хәрам кылганча булсын өчен, Аллаһ хәрам кылган айларны хәләлгә ‎
санадылар. Аларның бу явыз эшләре үзләренә яхшы эш булып күренде, кәферләрне ‎
Аллаһ һидәяткә салмас.‎
‎38. Ий мөэминнәр! Сезгә ни булды? "Ислам динен куәтләр өчен Аллаһ юлына сугышка ‎
чыгыгыз?" дип әйтелгәч, авыраеп җиргә салынасыз, ягъни Тәбүк сугышына чыгарга ‎
әмер булганда, җәйнең бик эссе вакыты булганга күрә, Сәхабәләр сугышка чыгарга ‎
авырсындылар, юкса ахирәтне ташлап дөнья тереклегенә генә алданасызмы? Бит ‎
ахирәт нәрсәләрне янында дөнья нәрсәләре - бик аз нәрсәдер.‎
‎39. Әгәр Аллаһ кушкан сугышка чыкмасагыз, Аллаһ сезне рәнҗеткүче гәзаб белән гәзаб ‎
кылыр вә сезне үзенә итагатьле кавемгә алыштырыр. Аллаһуга һичнәрсә дә зарар итү ‎
алмассыз, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә.‎
‎40. Әгәр сез Мухәммәд г-мгә ярдәм бирмәсәгез, тәхкыйк Аллаһ аңарга ярдәм бирде. ‎
Чөнки аны мөшрикләр ике кешенең берсе булганы хәлдә Мәккәдән чыгардылар, ягъни ‎
Әбүбәкер белән качып чыктылар, вә сәүр исемле тау тишегенә кереп яшеренделәр, ‎
мөшрикләр эзләп тау башына менгәч, Әбүбәкер курыкты, Мухәммәд г-м: "Ий ‎
Әбүбәкер, кайгырма, Аллаһ безнең белән, зарар тидермәс", - диде. Аллаһ Мухәммәд г-‎
мгә карар вә куәт иңдерде, янә сез күрмәгән гаскәр белән аны куәтләде, Аллаһ ‎
мөшрикләрнең сүзләрен түбән кылды, Аллаһ сүзе исә югарыдыр, Аллаһ җиңүче вә ‎
хөкем итүче.‎
‎41. Җиңел күрсәгез дә, авыр күрсәгез дә сугышка чыгыгыз вә Аллаһ юлында малыгыз, ‎
җаныгыз белән сугышыгыз! Бу сугышта сезгә яхшылык бар, әгәр белсәгез.‎
‎42. Әгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак булмыйча ‎
уртача гына булса, әлбәттә, алар сиңа ияреп сугышка барыр иделәр. Ләкин аларга ‎
мәшәкатьле сәфәр ерак булды, шуның өчен монафикълар калдылар һәм Аллаһ исеме ‎
белән ант итеп сиңа гозер күрсәтәләр, "әгәр мөмкин булса без дә сезнең белән сугышка ‎
чыгар идек, ләкин гозеребез бар", - диләр. Ялган сүзләре белән үзләрен һәлак итәләр, ‎
Аллаһ беләдер, әлбәттә, алар - ялганчылар.‎
‎43. Аллаһ синнән хаталыкны гафу итте! Син ни өчен аларга сугыштан калырга рөхсәт ‎
бирдең? Туры кешеләрнең турылыгы ачыкланганчы көтәргә идең, ул вакытта кемнәр ‎
ялганчы икәнлеген белер идең.‎
‎44. Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән кешеләр синнән рөхсәт сорамаслар Аллаһ ‎
юлында мал вә җан белән сугыша торган сугышка бармый калырга. Аллаһ Аның ‎
хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъваларны белә.‎
‎45. Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанмаган кешеләр сугыштан калырга синнән рөхсәт ‎
сорарлар һәм күңелләреңдә шик булган кешеләр үзләренең шикләнүләре белән хәйран ‎
калып йөрерләр.‎
‎46. Әгәр синең белән сугышка чыгарга теләкләре булса иде, әлбәттә, сугышка кирәк ‎
нәрсәләрне хәзерләр иделәр, тик ятулары теләкләре яклыгына дәлилдер, ләкин Аллаһ ‎
аларның сугышка чыгуларын мәкруһ күрде, аларны куркаклык вә ялкаулык белән ‎
чолгады, аларга шайтан тарафыннан әйтелде: "Өйдә утырып калучылар белән бергә ‎
калыгыз", - дип.‎
‎47. Әгәр алар сезнең белән чыксалар да арагызда бозыклык кылып зарардан башканы ‎
арттырмаслар иде, арагызда фетнә булдыруны гына карап йөрерләр иде. Дәхи арагызда ‎
сезнең зарарыгызга сүз йөртүчеләр дә бар. Аларның сугышка чыкмаулары хәерле ‎
булды. Аллаһ галимнәрне белүче.‎
‎48. Тәхкыйк ошбу Тәбук сугышыннан элек тә фетнәне булдырырга теләделәр, сине ‎
фетнәгә салу өчен һәрбер эштә хыйлаф эш кылдылар, хәтта хаклык килеп Аллаһуның ‎
мөэминнәргә ярдәме бирелеп, Аллаһ дине заһир булганга чаклы, гәрчә ислам диненең ‎
өскә чыгуын мөшрикләр вә монафикълар яратмасалар да.‎
‎49. Янә кайберләре әйтер: "Ий расүлүллаһ! Миңа сугыштан калырга рөхсәт биргел! ‎
Мине фетнәгә салмагыл, чөнки мин хатыннарны бик тә яратам, сугышка чыксам, ‎
хатыннарга бәйләнермен дип куркам", - дип. Ий Мухәммәд г-м, әгаһ бул! Алар ‎
күңелләрендә монафикълык чире булган өчен фетнәгә төштеләр. Җәһәннәм, әлбәттә, ‎
кәферләрне вә монафикъларны чорнап алучы.‎
‎50. Әгәр сиңа Раббыңнан ярдәм, табыш кеби нәрсә ирешсә, аларны кайгыга сала, әгәр ‎
сиңа сугышта кайгы ирешсә, алар әйтәләр: "Әле дә ярый без алдан үзебезгә кирәк эшне ‎
кылдык, әгәр сугышка чыккан булсак, безгә дә бу кайгы ирешкән булыр иде", - дип һәм ‎
сөйләшкән урыннарыннан шатланышып китәрләр.‎
‎51. Әйт: "Безгә Аллаһ тәкъдир кылган нәрсәдән башка нәрсә ирешмәс. Ул - Аллаһ ‎
безнең хуҗабыз вә ярдәмчебез". Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл ‎
кылсыннар, эшләрен Аллаһуга тапшырсыннар!‎
‎52. Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең ‎
килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең ‎
өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен ‎
көтәбез: йә Аллаһудан гәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән гәзаб кылыр - ‎
һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез.‎
‎53. Ий Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: "Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз ‎
малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк ‎
кавем булдыгыз.‎
‎54. Аларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга ‎
вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм ‎
садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды.‎
‎55. Кәферләрнең маллары һәм балалары күплеге сине гаҗәпләндермәсен. Аллаһ аларны ‎
маллары белән дөньяда ук гәзаб кылырга тели, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ‎
ахирәттә гәзабның катысы булыр.‎
‎56. Ул монафикълар без сезнең белән бергә мөэминнәрбез дип Аллаһ исеме белән ант ‎
итәләр, хәлбуки үзләре сезнең кеби мөэмин түгелләр, ләкин алар сездән куркалар, ‎
шуның өчен телләре белән сезне юаталар.‎
‎57. Әгәр сакланырлык елга яки тау тишеген тапсалар, яки җирдә керерлек бер урынны ‎
тапсалар, әлбәттә, ул урынга йөгергән хәлләрендә барыр иделәр, шул чаклы сездән ‎
куркалар.‎
‎58. Ул монафикълардан бәгъзесе садака хакына сиңа тел тидерер. Әгәр аларга садака ‎
бирелсә, риза булырлар, әгәр бирелмәсә - ачуланырлар.‎
‎59. Әгәр алар Аллаһ вә Аның расүле биргән нәрсәгә разый булсалар иде вә әйтсәләр ‎
иде: "Безгә Аллаһ җитә, Аның хөкеменә без разыйларбыз, әлбәттә, Аллаһ үзенең ‎
юмартлыгыннан вә Аның расүле безгә бирерләр, без Аллаһуга бирелеп Аңардан өмет ‎
итәбез" - дип, әлбәттә, хәерле булыр иде.‎
‎60. Садакалар - фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят ‎
җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: ‎
тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ‎
ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мөсафирләргәдер, шул күрсәтелгән ‎
урыннарга бирмәк Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче.‎
‎61. Монафикълардан расүл г-мне теле белән рәнҗетүче кешеләр әйтәләр: "Ул нәрсә ‎
ишетсә шуңа ышанучан", - дип. Син аларга әйт: "Сезнең хәерле сүзләрегезне генә ‎
ишетеп ышанучыдыр, әмма сез әйткәнчә ни ишетсә, шуңа ышанучы түгел, Аллаһуга вә ‎
мөэминнәргә ышаныр вә Сезләрдән мөэмин булганнарга рәхмәттер, әмма расүллаһны ‎
рәнҗетүчеләргә рәнҗеткүче гәзаб булачак".‎
‎62. Ул монафикълар Аллаһ исеме илә ант итәләр, сезне риза кылмак өчен, әгәр хак ‎
мөэмин булсалар Аллаһуны вә Аның расүлене риза кылмаклары хаклырактыр, ягъни ‎
Аллаһуга итагать итеп Аллаһуның ризалыгын алсыннар вә расүлгә итагать итеп ‎
рәсүлнең ризалыгын алсыннар!‎
‎63. Әйә алар белмиләрме Аллаһ вә Аның расүле белән каршылашкан кешегә мәңгегә ‎
җәһәннәм уты булачагын? Һәм җәһәннәмдә мәңге калу иң зур рисвайлык - бәхетсезлек ‎
икәнен белмиләрме?‎
‎64. Монафикълар алар зарарына берәр сүрә иңүдән куркалар, ул сүрә белән син аларга ‎
күңелләрендәге бозык ниятләре белән хәбәр бирәсең. Ләкин монафикълар үзләрен ‎
тәнкыйть иткән аятьләрне төрлечә мәсхәрә кылалар, син аларга әйт: "Мәсхәрә кылыгыз, ‎
тәхкыйк Аллаһ сез куркып торган нәрсәләрне ачып күрсәтәчәк".‎
‎65. Әгәр син алар Аллаһуны, аятьләрне вә расүлне кимсетеп сөйләшеп торган ‎
чакларында сорасаң, ни сөйлисез, дип, алар әйтерләр: "Үзара уйнап-көлеп сөйләшәбез", ‎
‎- дип, син аларга әйт: "Әйә сез Аллаһуны вә Аның аятьләрен вә Аның расүлен мәсхәрә ‎
кыла идегез түгелме? (Шуннан соң монафикълар гозер күрсәтеп, расүлүлладан гафу ‎
сорарга килделәр).‎
‎66. Гозер күрсәтмәгез, иман китереп мөселман булганыгыздан соң Аллаһуга каршы ‎
барып кәфер булдыгыз! Сездән тәүбә итүчеләрне гафу итсәк тә, сездән тәүбә итмәгән ‎
таифәне гәзаб кылырбыз бозык булганнары өчен.‎
‎67. Монафикъ ирләр вә монафикә хатыннар бер-берсенә охшашлар: алар кешеләрне ‎
имансызлыкка вә бозык эшкә өндәрләр, чын иманнан, хак диннән вә изге гамәлләрдән ‎
тыярлар һәм кулларын Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирүдән тыярлар, алар ‎
Аллаһуны оныттылар, Аллаһ та, җәһәннәмгә салгач, аларны онытыр. Тәхкыйк ‎
монафикълар - фасыйклар.‎
‎68. Монафикъ ирләргә, монафикә хатыннарга һәм кәферләргә Аллаһ җәһәннәм утын ‎
вәгъдә кылды, - анда мәңге калырлар. Аллаһ аларны ләгънәт кылды, һәм аларга - ‎
даими гәзаб булыр. (Монафикъ булу өчен кәферләргә чын күңелдән дус булу җитә, яки ‎
мөселманнар өстеннән кәферләргә шикаять итү җитә).‎
‎69. Ий монафикълар вә кәферләр! Сездән элек булган кешеләргә ягъни кәферләргә ‎
җәһәннәм булган кеби, сезгә дә булды ул элекке кәферләр көч вә куәттә сездән артык ‎
иделәр, аларның малы да, вә балалары да сезнекеннән күбрәк иде, алар ахирәттәге ‎
өлешләре белән дөньяда файдаландылар. Инде сез дә ахирәт өлешегездән дөньяда ‎
файдаланыгыз, сездән әүвәлгеләр өлешләре белән дөньяда файдаланганнары кеби, вә ‎
әүвәлгеләр чумган кеби, сез дә батыл гамәлләргә чумдыгыз. Әнә шундый кешеләрнең ‎
гамәлләре дөньяда һәм ахирәттә батыл - файдасыз булды! Вә һәлак булачак кешеләр ‎
шулардыр!‎
‎70. Ул - кәферләргә һәм монафикъларга әүвәлге кешеләрдән: Нух, Гад, Сәмуд ‎
кавемнәренең хәбәре килмәдеме? Явызлыклары өчен аларны ничек һәлак иттек! Янә ‎
аларга Ибраһим кавеменең вә Мәдйән шәһәрендәге Шөгаеб кавеменең һәм шәһәрләре ‎
өсте аска әйләнеп төшкән Лут кавеменең хәбәрләре килмәдеме? Аларның расүлләре ‎
көчле дәлилләр вә ачык аңлатмалар илә килделәр. Аллаһу тәгалә аларга золым кылыр ‎
булмады, ләкин алар үзләренә золым кылдылар.‎
‎71. Мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар вә ярдәмчеләр: алар ‎
кешеләрне иманга, дингә вә яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыклардан тыярлар, ‎
намазларын вакытында үтәп, зәкятләрен бирерләр вә һәр эштә Аллаһуга һәм Аның ‎
рәсүленә итагать итәрләр, шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк Аллаһ ‎
‎- галиб вә хәким.‎
‎72. Аллаһ тәгалә Коръән белән гамәл кылучы мөэмин ирләргә вә мөэминә хатыннарга ‎
асларыннан елгалар агучы җәннәтләр хәзерләде, алар анда мәңге калырлар, вә Гәден ‎
җәннәтләрендә яхшы урыннар хәзерләде, вә аларга Аллаһуның ризалыгы булыр, Аның ‎
ризалыгы һәрнәрсәдән олугъ. Бу әйтелгәннәр зур теләккә - мәңгелек бәхеткә ‎
ирешмәкләр.‎
‎73. Ий Мухәммәд г-м! Кәферләр вә монафикълар белән сугыш кыл вә аларга катылык, ‎
гайрәт күрсәт! Аларның кайтачак урыны - Җәһәннәм, нинди яман урын!‎
‎74. Монафикълар: "Әйткән сүзләрен әйтмәдек", - дип Аллаһ исеме белән ант итәләр, ‎
тәхкыйк алар кәфер сүзен сөйләделәр, аннары: "Сөйләмәдек", - дип акланырга ‎
тырыштылар, вә мөселман булганнарыннан соң кәфер булдылар, вә үзләре ирешә ‎
алмаслык нәрсәне кас кылдылар. Монафикъларның мөселманнарга дошманлыклары: ‎
Аллаһу тәгалә үз юмартлыгы белән рәсүлне һәм мөселманнарны бай кылганы өчен. ‎
Әгәр тәүбә итсәләр, үзләре өчен хәерле булыр иде, әгәр тәүбәдән баш тартсалар, Аллаһ ‎
аларны дөньяда һәм ахирәттә рәнҗеткүче гәзаб белән гәзаб кылыр, аларны гәзабтан ‎
коткару өчен җир йөзендә вәли һәм ярдәмче табылмас.‎
‎75. Ул монафикълардан: "Әгәр Аллаһ үзенең юмартлыгыннан безгә байлык бирсә, ‎
садака бирер идек һәм, әлбәттә, изгеләрдән булыр идек", - дип Аллаһуга гәһед ‎
кылучылары бар.‎
‎76. Кайчан Аллаһ аларга рәхмәтеннән байлык бирсә, саранланалар, ул байлыкның ‎
хакын чыгарудан баш тарталар.‎
‎77. Ялган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһу ‎
тәгалә аларның күңеленә Аллаһуга юлыгачак көннәренә чаклы нифак - монафикълык ‎
чирен салды.‎
‎78. Әйә алар белмиләрме Аллаһу тәгалә аларның тышларын да вә эчләрен дә ‎
белгәнлегене? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә яшерен нәрсәләрне белә.‎
‎79. Аллаһуга итагать итеп садака бирүче мөэминнәрне яманлап, шелтә кылалар ‎
монафикълар, шулай ук ярлы мөэминнәрнең биргән аз гына булган садакаларын ‎
гаепләп, мәсхәрә кылалар. Аларны Аллаһ мәсхәрә кылыр һәм аларга рәнҗеткүче гәзаб ‎
булыр.‎
‎80. Монафикълар расүл г-м алдына килеп: "Безнең өчен Аллаһудан гафу сора", - ‎
диделәр. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Мухәммәд г-м! Монафикълар өчен Аллаһудан ‎
ярлыкауны кирәк сора, кирәк сорама - алар өчен җитмеш мәртәбә истигъфар кылсаң да ‎
Аллаһ аларны ярлыкамас. Ярлыканмаулары - Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер ‎
булганнары өчен, дөреслектә Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас.‎
‎81. Расүл г-мгә карышып сугышка чыкмаган монафикълар шатландылар, Аллаһ ‎
юлында җаннары һәм маллары белән сугышуны мәкрүһ күрделәр, бер-берсенә бу кызу ‎
көндә сугышка барып йөрмә, диделәр. Син аларга әйт: "Җәһәннәм уты тагын да ‎
эссерәк", әгәр аңласалар.‎
‎82. Алар дөньяда аз гына көлсеннәр! Вә ахирәттә күп еласыннар! Кәсеп иткән ‎
икейөзлелекнең җәзасы өчен.‎
‎83. Әгәр сине Аллаһ сугыштан сәламәт монафикълар янына кайтарса, икенче сугышка ‎
чыгарга синнән рөхсәт сорасалар, аларга әйт: "Минем белән сугышка мәңге чыкмассыз, ‎
вә минем белән бергә һичбер вакытта дошман белән сугышмассыз, әүвәл мәртәбәдә ‎
өйдә калырга риза булган идегез, хәзер дә өйдә калучылар белән бергә утырып ‎
калыгыз".‎
‎84. Әгәр алардан берсе үлсә, мәңге җеназа намазын укыма һәм каберенә дә барып ‎
басма, ягъни монафикълар мәетенең бер эшенә дә катнашма, чөнки алар каршылык ‎
күрсәтеп Аллаһуга һәм Аның рәсүленә кәфер булдылар һәм тәүбә итмичә, фәсыйк ‎
хәлләрендә үлделәр.‎
‎85. Аларның маллары һәм балалары сине гәҗәбләндермәсен, Аллаһ аларны дөньяда ‎
маллары белән гәзабларга телидер, вә кәфер хәлләрендә җаннары чыгар, ахирәттә ‎
җәһәннәм гәзабы булыр.‎
‎86. Аллаһуга иман китерегез, расүлүлла белән сугышка чыгыгыз, дип, бер сүрә ‎
иңдерелсә, ул монафикъларның байлары синнән сугышка чыкмаска рөхсәт сорыйлар: ‎
‎"Безгә өйдә калырга рөхсәт бирсәнә! Калучылар белән бергә без дә өйдә утырып калыр ‎
идек", - диләр.‎
‎87. Алар өйдә калучы хатын һәм балалар белән бергә өйдә калырга риза булдылар, ‎
күңелләренә монафикълык чире беркетелде, иңде алар үзләренә нәрсә файдалы вә ‎
нәрсә зарарлы - шуны да аңламаслар.‎
‎88. Ләкин расүл г-м вә аның белән мөэминнәр Аллаһ юлында маллары һәм җаннары ‎
илә сугышырлар. Аларгадыр җәннәттәге яхшы нәрсәләр, алардыр бәхеткә ирешүчеләр.‎
‎89. Аллаһу тәгалә, аларга асларыннан татлы елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләде, ‎
алар анда мәңге калырлар. Бу - иң зур уңыш.‎
‎90. Бәдәвий гәрәбләренең монафикълары, үзләрен гозерле күрсәтеп, сугышка чыкмаска ‎
Расүл г-мнән рөхсәт сорарга килделәр һәм алардан Аллаһуны һәм расүлне ялган ‎
диючеләре сугышка чыкмыйча калдылар. Аларның кәферләренә Аллаһудан гәзаб тиз ‎
ирешер.‎
‎91. Зәгыйфь, авыруларга, һәм сугыш кирәк-яракларын алырга көче җитмәгән ‎
фәкыйрьләргә сугыштан калулары өчен гөнаһ юктыр, әгәр Аллаһуга һәм рәсүленә ‎
ихласлы булсалар! Изге гамәлле хак мөэминнәрне гәзаб кылырга юл юктыр. Аллаһ ‎
ярлыкаучы, рәхимле.‎
‎92. Янә шуларга гөнаһ юк, алар синең алдыңа килеп: "Йә расүлүллаһ! Безнең ‎
һичнәрсәбез юк, әгәр безгә ат һәм сугыш коралларын бирсәң, без дә сугышка барыр ‎
идек", - диделәр. Син аларга: "Сезне утыртып сугышка җибәрергә һичнәрсә таба ‎
алмыйм", - дидең. Шул вакытта алар күзләреннән яшьләр агызып кайтып киттеләр, ‎
сугышка чыгу өчен мал тапмауларының кайгысыннан.‎
‎93. Бай булып та сугыштан калу өчен рөхсәт сораган монафикъларны гәзаб кылырга юл ‎
булыр. Алар өйдә калучылар белән калырга риза булдылар, Аллаһ аларның ‎
күңелләренә мөһер басты, инде алар Аллаһ хөкемнәренә хыянәт итүнең һәлакәтлек ‎
икәнен белмәсләр.‎
‎94. Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган гозер ‎
күрсәтеп маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә ‎
белдерде. Аллаһу тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ‎
ачык вә яшерен эшләрне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез ‎
белән сезне хәбәр кылыр".‎
‎95. Кайчан сугыштан алар янына кайтсагыз, алар Аллаһ белән ант итәләр, ‎
кимчелекләрен гафу итүегез өчен: "Алардан бизегез! Тәхкыйк алар - нәҗесләр, вә ‎
урыннары җәһәннәмдер, җәза йөзеннән, монафикъ булганнары өчен.‎
‎96. Алар сезгә ант итеп акланырга тырышалар алардан риза булуыгыз өчен. Сез ‎
алардан риза булсагыз да, фәсыйк кешеләрдән Аллаһ һич тә разый булмас.‎
‎97. Бәдәвий гәрәбләре, көферлектә вә монафикълыкта тагы да куәтлерәкләр һәм алар ‎
Аллаһ Үзенең расүленә иңдергән хөкемнәрне белмәскә бик лаеклыдыр, чөнки алар ‎
кырда яшиләр. Аллаһ белеп эш кылучы вә гадел хөкем итүче.‎
‎98. Бәдәвий гәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһ юлына биргән маллары юкка чыкты дип ‎
беләләр, вә сезгә бәла-каза килүне көтәләр. Үзләренең башларына яман бәла-каза ‎
киләчәк. Аллаһ аларның сүзләрен ишетүче вә эшләрен белүче.‎
‎99. Бәдәвий гәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаналар һәм Аллаһ ‎
юлына биргән маллары - Аллаһуга якын булырга сәбәп дип беләләр һәм биргән ‎
маллары белән расүлүллаһның догасын өстиләр. Әгаһ булыгыз! Аларның Аллаһуга ‎
якын булу өчен биргән садакалары, әлбәттә, Аллаһуга якын булуга сәбәптер, Аллаһ ‎
аларны бик тиз рәхмәтенә кертер, шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎100. Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннәрдән ярышта әүвәл алга чыгучылар, ягъни ‎
Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдә һәм ислам динен куәтләү юлында һәрвакыт алда ‎
йөргән Мөһаҗирләр, һәм яхшылыкта Мөһаҗирләргә иярүче төп Мәдинәле ансарлар - ‎
ярдәм итүчеләр, һәм аларга ияргән башка мөселманнар, алардан Аллаһ разый булды ‎
һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Вә аларга асларыннан елгалар ага торган ‎
җәннәтләр хәзерләнде, алар анда мәңге калырлар. Җәннәтләргә кереп анда мәңге калу - ‎
зур уңышка: мәңгелек бәхеткә ирешүдер.‎
‎101. Сезнең тирәгездә булган бәдәвий гәрәбләре арасында монафикълар бар, вә Мәдинә ‎
әһелесеннән дә бәгъзеләре икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. ‎
Аларның эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә гәзаб кылырбыз: яшерен ‎
булган бозык эшләрен ачып хурлыкка төшерербез, вә яман үлем белән үтерербез. ‎
Аннары ахирәттә олугъ гәзабка кайтарылырлар.‎
‎102. Вә алардан икенчеләре, гөнаһларын танып, тәүбә иттеләр һәм бозык эшләрен яхшы ‎
эшләр белән капладылар. Шаять Аллаһ аларга рәхмәт итеп тәүбәләрен кабул итәр, ‎
Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎103. Әнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, ‎
аларны биргән садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм ‎
аларга дога кыл, тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә ‎
белүче.‎
‎104. Әйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм ‎
садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул ‎
итүче вә рәхмәт кылучы.‎
‎105. Әйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр ‎
сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга ‎
кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр.‎
‎106. Әнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә ‎
аларны гәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел ‎
хөкем итүче.‎
‎107. Янә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына ‎
мәсҗид бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен ‎
арттыру өчен, вә мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә ‎
Аның расүленә каршы сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: "Бер мәсҗид ‎
бина кылыйк та шунда бөтен киңәшләребезне кылырбыз", - дип мәкерлек белән ‎
мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр ‎
сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның гаскәр белән килүен үз ‎
мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м аларның мәсҗиден ‎
җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: "Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек", - дип ‎
Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: "Алар ялганчылар", - дип, Аллаһ шәһадәт бирә.‎
‎108. Монафикълар төзегән мәсҗидтә мәңге намаз укыма, әүвәл көннән башлап ‎
Аллаһудан курку нигезенә төзелгән расүлүллаһ мәсҗидендә намаз укымак тиешлерәк, ‎
ул мәсҗидтә су белән дөнья кереннән, ислам белән күңел кереннән пакьләнүне яратучы ‎
ирләр бардыр. Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәндә су белән, игътикадтә Коръән белән ‎
пакьләнүчеләрне сөя.‎
‎109. Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ‎
ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки ‎
бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни ‎
Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми ‎
торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, ‎
шулай ук бидегәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә ‎
җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы ‎
залимнәрне һидәяткә салмас.‎
‎110. Син аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ‎
ягъни малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья ‎
малыннан киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.‎
‎111. Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, ‎
алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, ‎
мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, ‎
берәү Аллаһуга биргән гәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! ‎
Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе - ‎
олугъ бәхеткә ирешмәк.‎
‎112. Алар гөнаһлардан тәүбә итәрләр, ихлас гыйбадәт кылырлар, һәрвакыт Аллаһуга ‎
хәмед әйтеп рузә тотарлар, рөкүгъ сәҗдә кылып намаз укырлар, яхшы эшләргә ‎
өндәрләр, бозык эшләрдән тыярлар. Вә Аллаһ хөкемнәрен сакларлар. Аллаһ сызган ‎
сызыктан тышкары чыкмаслар. Әнә шундый мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр!‎
‎113. Пәйгамбәргә вә мөэминнәргә, мөшрикләр, кәферләр вә динсезләргә Аллаһудан ‎
гафу сорап дога кылмак һич дөрес түгел, гәрчә алар ата-аналары вә башка кардәшләре ‎
булсалар да, аларның җәһәннәмгә керәчәкләре белән хәбәр бирелгәннән соң. ‎
Хәрәмнәрдән сакланмаган, фарызларны үтәмәгән кешеләр барысы да шул хөкемгә ‎
керәләр.‎
‎114. Әмма Ибраһим г-мнең мөшрик булган атасына истигъфар кылуы баштан ‎
истигъфар кылырга вәгъдә кылганы өчен генә иде. Атасының Аллаһ дошманы икәнлеге ‎
Ибраһимгә беленгәч, атасыннан вә аңа дога кылудан бизде. Тәхкыйк Ибраһим ‎
җәһәннәм гәзабыннан куркып аһ-ваһ итүче вә шәфкать итүче юаш.‎
‎115. Аллаһу тәгалә бер каумне туры юлга салганнан соң аларны туры юлдан ‎
адаштырыр булмады, хәтта аларга нинди нәрсәләрдән сакланмак лязем иткәнне бәян ‎
иткәнгәчә. Ягъни кыйбла Бәйтүл-Мөкаддәстән авышканын бәян итеп аять килгәч, ‎
әтрафтагы мөселманнар, белмичә, һаман Бәйтүл-Мөкаддәскә карап намаз укыдылар, бу ‎
аять шундыйларның гафу ителәчәкләрен белдермәк өчен иңдерелде. Тәхкыйк Аллаһ ‎
һәрнәрсәне белүче.‎
‎116. Җир вә күкләр барчасы Аллаһу тәгаләнеке, Ул үтерер вә тергезер, сезгә Аллаһудан ‎
башка хуҗа вә ярдәмче юк.‎
‎117. Тәхкыйк Аллаһ пәйгамбәрнең вә аңа ярдәм белән ияргән Мөһаҗирләрнең һәм ‎
ансарларның авыр сәгатьләрдә пәйгамбәргә ярдәм иткәннәре өчен һәр кимчелекләрен ‎
кичерде. Алардан бер таифәнең Тәбүк сугышына чыкмаска авышканнан соң, аларны да ‎
кичерде, чөнки алар күңелләрен яхшыртып, сугышка чыктылар, әлбәттә, Ул рәхимле вә ‎
шәфкатьле мөэмин бәндәләренә.‎
‎118. Янә өч кешене гафу итте, алар Кәгәб бин Малик, Һилал бин Өмия, Мүррә бин ‎
Рабиглар, алар гозерсез Тәбүк сугышына чыкмадылар, шуның өчен мөселманнар ‎
алардан киселделәр, һичберсе аларга якын бармады, бу эш аларга бик авыр булды. ‎
Кайгылары катылыктан хәтта аларга киң җир тар булды, вә күңелләре дә тараеп-‎
кысылды, алар уйладылар Аллаһ гәзабыннан котылырга юл юклыгын һәм Аллаһуның ‎
үзенә генә ялварырга тиеш икәнлекне бик яхшы белделәр. Соңра аларга рәхмәт кылды, ‎
тәүбә итсеннәр өчен, тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхимле.‎
‎119. Ий мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы ‎
тугъры кешеләр белән бергә булыгыз!‎
‎120. Мәдинә халкына вә Мәдинә тирәсендәге сахрә гәрәбләренә, расүлүллаһтан ‎
бүленеп сугыштан калу һич тә дөрес түгел вә расүлне ташлап үзләрен генә саклауга ‎
кызыкмасыннар, аларга бу әмер шуның өчендер, әгәр һәрвакыт расүлүллаһ белән бергә ‎
булсалар, Аллаһ юлында аларга ачлык, мәшәкать, сусау ирешмәс вә кәферләрне ‎
ачуландырырлык вә эчләрен пошырырлык бер урынны тапмаслар һәм дошманнан алар ‎
зарарына һичнәрсә ирешмәс мәгәр расүл белән бергә булсагыз, аның бәрабәренә аларга ‎
изге гамәл язылыр. Тәхкыйк Аллаһ яхшылык кылучыларның әҗерен җуймас.‎
‎121. Әгәр алар аз гына булса да Аллаһ ризалыгы өчен бернәрсә садака кылсалар, вә ‎
сугыш барганда бер чокыр алга чыксалар, болар өчен аларга саваб язылыр, Аллаһу ‎
тәгалә аларны кылган гамәлләренең күбрәге белән изге җәза кылыр өчен. (Сахәбәләр ‎
бар да сугышка чыга торган булгач, укытырга кеше калмаган).‎
‎122. Мөэминнәрнең барчасы да сугышка чыгулары дөрес түгел, әгәр һәрбер фиркадән ‎
бер таифә сугышка чыкмасалар, дин белемен өйрәнмәк вә өйрәтмәк өчен дәхи сугышка ‎
киткән кешеләр кайткач аларга өйрәтмәк өчен, шаять сугышка киткән кешеләр дә ‎
вәгазьләнерләр иде.‎
‎123. Ий мөэминнәр! Үзегезгә якын кәферләр белән сугыш кылыгыз! Алар сездә куәт вә ‎
катылыкны тапсыннар өчен, вә белегез Аллаһ, әлбәттә, Аңа гөнаһлы булудан ‎
сакланучы кешеләр белән бергә.‎
‎124. Әгәр Коръәннән бер сүрә иңдерелсә, монафикъларның бәгъзеләре әйтәләр: "Бу ‎
сүрә кайсыгызның иманын арттырыр", - дип көләләр. Әмма Коръәнгә ышанган ‎
кешеләргә иманны арттыра, алар сүрә иңгәнгә шатланалар.‎
‎125. Әмма күңелләрендә бозык игътикад булу сәбәпле авыру күңелле монафикъларга ‎
кәфер өстенә кәферне арттырадыр, вә имансыз хәлләрендә үлеп тә китәләр.‎
‎126. Ул монафикълар белмиләрме, елда бер-ике мәртәбә алар фетнәләнәләр, ягъни ‎
эшләре ачыла, шулай да тәүбә итмиләр һәм вәгазьләнмиләр, гыйбрәтләнмиләр.‎
‎127. Коръәннән бер сүрә иңгәндә алар бер-берсенә карашалар вә әйтешерләр: кем дә ‎
булса сезне күрмиме? Ягъни мөселманнар безнең аларга каршы булган эшебезне ‎
белмәгән иделәр дип, һаман куркып яшәмәктәләр. Соңра алар Коръәннән дүнделәр, ‎
Аллаһ аларның күңелләрен хактан кайтарды, һичнәрсә аңламый торган кавем ‎
булганнары өчен.‎
‎128. Ий кешеләр, тәхкыйк сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһуга карышуыгыз ‎
аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен бик тырышучы, мөэминнәргә ‎
шәфкатьледер.‎
‎129. Шуның соңында да иманнан вә Коръәннән баш тартсалар, син аларга әйт: "Миңа ‎
Аллаһ җитә, бит Аллаһудан башка һич Илаһә юк, мәгәр Ул гына, Аңарга гына тәвәккәл ‎
кыламын вә Ул олугъ Гәрешнең Раббысы".‎

‎[10] ЙУНУС СҮРӘСЕ - 109 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Ошбу сүрәләр хаклык белән хөкем итүче Коръән аятьләре.‎
‎2. Үзләреннән бер иргә: "Кешеләрне куркыт, вә Коръән белән гамәл кылучы ‎
мөэминнәргә Раббылары хозурында бөек дәрәҗәләр булачагы белән шатландыр", - дип ‎
вәхий кылуыбыз кешеләргә гәҗәбме? Кәферләр әйтәләр: "Әлбәттә, бу Коръән - ачык ‎
сихердер".‎
‎3. Тәхкыйк сезнен, Раббыгыз җир вә күкләрне алты көндә төзеп тәмам итте, соңра ‎
игътибарын Гәрешкә беркетте, бөтен вөҗуд белән җитәкчелек иткәне хәлдә. Ахирәттә ‎
шәфәгать итүче булмас, мәгәр Аның рөхсәте соңында гына булыр. Ошбу эшләрне ‎
кылучы Раббыгыз - Аллаһ, аңар гыйбадәт кылыгыз! Әйә сез Коръән белән ‎
вәгазьләнмәссезме?‎
‎4. Кыямәт көнне кайтачак урыныгыз Аллаһ алдындадыр, Аллаһуның вәгъдәсе хак. Ул ‎
башлап халык кылыр, соңра үтереп янә тергезер, иман китереп, яхшы эшләрне кылган ‎
кешеләргә гаделлек белән күркәм җәзалар бирер өчен. Дәхи кәферләргә көферлекләре ‎
өчен рәнҗеткүче гәзаб, вә кайнар сасы сулар булачак.‎
‎5. Көндез кояшны, кич айны нур-якты кылучы зат та Аллаһу тәгаләдер, елларны вә ‎
башка хисапларны белмәгебез өчен ул айга урыннар билгеләде. Аллаһ, бу нәрсәләрне ‎
бушка гына төземәде, мәгәр хаклык белән төзеде, ягъни Аллаһ төзегән нәрсәләрдән ‎
файдаланган һәрбер кеше җаваплы. Аллаһ хакны - хак дип белүчеләргә дәлилләрне ‎
ачык бәян кыла.‎
‎6. Көн белән төннең бер-берсенә хыйлаф булып аллы-артлы килеп-китеп торуларында ‎
һәм җирдә вә күкләрдә Аллаһ төзегән нәрсәләрдә, әлбәттә, Аллаһ гәзабыннан курыккан ‎
кешеләр өчен гыйбрәтләр һәм вәгазьләр бар.‎
‎7. Дөньяга бирелеп, дөнья тереклегеннән генә карар табып, Безгә юлыгуны теләмәгән ‎
гафил кешеләр.‎
‎8. Аларның урыннары ут, шуны кәсеп иткәннәре өчен.‎
‎9. Иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Аллаһ иманнары белән туп-туры ‎
җәннәтләр юлына күндерер, ул җәннәтләр нигъмәтләр белән тулган булыр һәм ‎
асларыннан елгалар агып торыр.‎
‎10. Җәннәтләрдә аларның әйтәчәк сүзләре: "Ий Аллаһ -Син һәр кимчелектән пакьсең", ‎
‎- дип әйтү булыр, һәм бер-берсенә бүләкләре "сәлам" булыр, вә аларның ахыр сүзләре: ‎
‎"Мактау бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһуга тиешле", - дип әйтмәк булыр.‎
‎11. Әгәр Аллаһу тәгалә бәндәләренең яхшы эшләре өчен савабны ашыктырган кеби, ‎
аларның бозык эшләре өчен гәзабны да ашыктырса иде, әлбәттә, бозык эшне эшләү ‎
белән үлүләре хөкем ителер иде. Безнең хозурыбызга килүгә ышанмаган кешеләрне ‎
һәлак итмичә, азгынлыкларында хәйран итеп калдырырбыз.‎
‎12. Әгәр Аллаһуга итагать итмәгән динсез кешегә берәр катырак зарар ирешсә, ятып ‎
яки утырып, яки басып бездә дога кыладыр, кайчан Без аның зарар вә кайгысын ‎
бетерсәк, гүя аңа ирешкән зарар өчен безгә дога да кылмаган кеби булып әүвәлге ‎
азгынлыгына төшә. Әнә шулай хак юлдан чыккан кешеләрнең кылган бозык эшләре ‎
үзләренә яхшы булып күренә.‎
‎13. Тәхкыйк сездән әүвәл килеп золым кылган кавемне Без һәлак иттек, моннан ‎
гыйбрәт алыгыз! Рәсүлләре аларга ачык могҗизалар, вә ислам диненең гадел хөкемнәре ‎
белән килделәр, шулай да иман китермәделәр. Шуның кеби гөнаһка чумган кешеләрне ‎
җәза кылачакбыз. ‎

‎14. Соңра алар урынына сезне хуҗа кылдык, нинди эшләр кылачагыгызны күзәтеп ‎
тармаклыгыбыз өчен, эшләрегез нинди булса, Безнең дә җәзабыз шул булыр.‎
‎15. Ачык мәгънәле аятьләребез укылганда Безгә килеп юлыгачакны теләмәгән кәферләр ‎
әйттеләр: "Безгә Коръәннән башка китап китер яки Коръәнне үзгәрт", - дип. Син аларга ‎
әйт: "Үзлегемнән Коръәнне алыштырмак яки хөкемнәрен үзгәртмәк миңа һич тә ‎
мөмкин түгел, чөнки ул Аллаһ сүзе, мин үзем дә Аллаһ миңа вәхий кылган хөкемнәргә ‎
генә иярәмен, әгәр мин Раббыма андый гөнаһны кылсам, алдыбызда булачак олугъ ‎
‎"кыямәт" көненең гәзабыннан куркамын".‎
‎16. Син аларга әйт: "Әгәр Аллаһ кушмаса вә теләмәсә иде, мин сезгә Коръәнне укымас ‎
идем һәм аның хөкемнәрен сезгә өйрәтмәс идем. Тәхкыйк пәйгамбәр булганчы, мин ‎
сезнең арагызда кырык ел тордым, Аллаһ кушмагач, ул дәвердә мин сезгә һичнәрсә ‎
укымадым, шуны фикерләп карамыйсызмы?"‎
‎17. Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки Аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә ‎
залимрәк кеше булырмы? Залимнәр Аллаһ гәзабыннан һич котыла алмаслар.‎
‎18. Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да вә зарар да ирештерә алмый торган ‎
сынымнарга гыйбадәт кылалар һәм әйтәләр: "Бу сынымнар Аллаһ хозурыңда безнең ‎
шәфәгатьчеләребез", - дип. Син аларга әйт: "Сез Аллаһуга җирдәге вә күкләрдәге Үзе ‎
белмәгән нәрсәләрдән хәбәр бирәсезме? Ягъни Аның тиңдәше булып та Үзе белми, сез ‎
беләсезме? Мөшрикләр тиңдәш кылган нәрсәләрдән Аллаһ пакь вә бик бөек дәрәҗәдә.‎
‎19. Пәйгамбәр килгәнче дөньядагы кешеләр бер генә төрле иде, ягъни бар да мөшрик ‎
иделәр, Мухәммәд г-м килгәч, берсе мөэмин, берсе мөшрик - икегә бүленделәр. ‎
Залимнәрне гәзаб кылуда гәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, ‎
Коръән хөкемнәрендә ихтилаф кылышкан кешеләрне Аллаһ һәлак итәр иде.‎
‎20. Янә алар әйтәләр: "Мухәммәдкә пәйгамбәрлегене белдерә торган бер галәмәт ‎
иңдерелсәче, иман китерер идек", - дип. Син аларга әйт: "Сез сораган яшертен ‎
нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хас, әгәр иман китермәсәгез, галәмәт көтмәгез, бәлки ‎
Аллаһудан гәзаб көтегез! Мин дә сезнең белән сезгә гәзаб килгәнен көтүчеләрдәнмен".‎
‎21. Әгәр Без кешеләргә зарар күргәннәреннән соң рәхмәт кылып яхшылык бирсәк, ‎
мәсәлән, ачлык соңында байлык бирсәк, фетнә сугыш соңында тынычлык бирсәк, шул ‎
вакытта алар, шөкер итеп, Аллаһуга гыйбадәт кылыр урынына Безнең аятьләребезгә ‎
мәкерләр кылалар. Әйт: "Аллаһ мәкер кылуда тизрәк мәкер кылучы, Аның мәкере ‎
көчле. Тәхкыйк фәрештәләребез сезнең кылган мәкерләрегезне язарлар, тиешле ‎
җәзасын күрерсез".‎
‎22. Сезне төрле сәбәпләр белән җирдә вә суда йөртүче зат Аллаһ, хәтта сез зур ‎
корабларда булсагыз, ул корабларны яхшы җил йомшак кына алып китсә, шул хәлдә ‎
шатланып кына барганда көчле җил чыгып, төрле яктан дулкын килсә һәм чорнап алган ‎
дулкын һәлакәтлеге килде дип белсәләр, шул вакыт алар Аллаһ диненә кайтып, ихлас ‎
Аллаһуга дога кылырга тотыналар: "Йә Рабби, әгәр безне бу һәлакәттән коткарсаң, ‎
әлбәттә, нигъмәтләреңә шөкер кылучылардан булырбыз", - диләр.‎
‎23. Аллаһ әгәр аларны коткарса, шуннан соң алар җир өстендә бозыклык кыла ‎
башлыйлар. Ий кешеләр! Бозыклыгыгыз үз зарарыгызга, дөньяда файдалануыгыз бик ‎
аздыр, соңра Безнең хозурымызга кайтарылачаксыз, шул вакытта кылган эшләрегез ‎
белән сезгә хәбәр бирербез.‎
‎24. Дөньяда яшәүнең мисалы: Без күктән иңдерелгән яңгыр суы кеби, ул яңгыр белән ‎
кешеләр вә хайваннар ашый торган нәрсәләр аралашып үссәләр, хәтта җир матур ‎
чәчәкләрен чыгарып зиннәтләнеп китсә, кешеләр хәзер без файдаланабыз дип торганда, ‎
үскән нәрсәләрнең һәммәсен һәлак итмәк өчен Безнең әмеребез көндез яки кич белән ‎
килсә, Без аларны киселмеш камыл кеби кылырбыз да, гүя ул үсемлекләр кичә ‎
булмаган кеби булып калыр. Әнә шулай фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәтле ‎
аятьләребезне бәян кылабыз.‎
‎25. Аллаһу тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган ‎
җәннәтләргә чакыра вә үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга ‎
күндерде. (Аллаһу тәгаләнең җәннәтләргә чакыруының тәртибе һәм җәннәтләр юлы ‎
Коръән Кәримдер).‎
‎26. Дөньяда Аллаһуга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә ‎
яхшылык, җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһу тәгаләнең диндарын күрү ‎
булыр, аларның йөзләрен һич карарлык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. ‎
Җәннәт кешеләре әнә шулардыр, алар анда мәңге калырлар.‎
‎27. Әмма бозыклыкны кәсеп итүчеләр, ягъни имансыз, динсез булуны яки башка ‎
гөнаһларны кәсеп итүчеләр, аларга үзләренең бозыклыгы кеби җәһәннәм гәзабы ‎
булачак, аларны төрле хурлыклар каплар, аларны Аллаһ гәзабыннан саклаучы кеше ‎
булмас, аларны гүя караңгы кичнең бер кисеге каплаган кеби чырайлары кара булыр, ‎
утка керәсе кешеләр әнә шулар, алар анда мәңге калырлар.‎
‎28. Бер көнне һәммә кешеләрне каберләрдән кубарырбыз, соңра әйтербез: мөшрикләргә ‎
үзегез һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез урыныгызда гына торыгыз! Аларның ‎
араларында булган дуслыкны бетерегез, сынымнары әйтерләр: "Сез безгә гыйбадәт ‎
кылмадыгыз, безгә гыйбадәт кылыгыз дип без сезгә кушмадык", - дип.‎
‎29. "Сезнең белән безнең арада шаһит булырга Аллаһ җитә, тәхкыйк сезнең безгә ‎
гыйбадәт кылуыгыздан без гафил булдык", - диярләр.‎
‎30. Шул вакытта һәркем нинди эш кылган булса, һәммәсе ачыкланыр вә үзләренең хак ‎
хуҗалары булган Аллаһуга кайтарылырлар вә Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре ‎
югалыр.‎
‎31. Сорагыл: "Җир вә күк тарафыннан кем ризыкландыра? Яки хуҗа булып сезгә күз вә ‎
колакларны кем бирә? Дәхи үлектән терекне һәм теректән үлекне кем чыгара, кемнең ‎
көче җитә? Вә бөтен эшләр белән кем җитәкчелек итә? Алар әйтер: "Аллаһ". Әйт: ‎
‎"Шулай булгач Аллаһудан курыкмыйсызмы? Әлбәттә, куркыгыз!"‎
‎32. Ошбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан ‎
соң, адашудан башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты ‎
киреләнәсез, хакны ташлап кайда бармакчы буласыз?‎
‎33. Аллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз ‎
дә дөресләнде!‎
‎34. Мөшрикләргә әйт: "Сезнең сынымнарыгыз мәхлукларны бар итеп соңра үтереп янә ‎
тергезүчеләрме? Араларында шул эшне эшләүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Бәлки ‎
кешеләрне халык кылучы, соңра үтереп янә тергезүче фәкать Аллаһу тәгалә. Ул - ‎
Аллаһуга ничек ялганны ифтира кыласыз?‎
‎35. Янә әйт: "Сезнең сынымнарыгыздан хак юлга күндерүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, ‎
юк! Хак юлга фәкать Аллаһу тәгалә үзе генә күндерә! Хак юлга күндерүче Аллаһуга ‎
иярергә, баш ияргә тиешлеме? Яки селкенергә дә хәленнән килми торган сынымнарга ‎
баш ию тиешлеме? Яки Аллаһ күндермәсә туры юлны үзе өчен генә дә таба алмаган ‎
ишаннарга иярергә, аларга баш ияргә тиешлеме? Ни булды сезгә, батыл эшне ‎
кыласыз?"‎
‎36. Зан итү, ягъни дәлилсез уйлау, яки нәфес теләгәнчә хөкем итү - дөреслекнең һичбер ‎
өлешенә ирештермәс. Дөреслектә, Аллаһ аларның ни, эшләгәннәрен белә.‎
‎37. Бу Коръән Аллаһудан башка бер кеше уйлап чыгарган китап дип ифтира ителә ‎
торган нәрсә түгел, ләкин Аллаһудан әүвәлге китапларны дөресләгәне хәлдә һәм ‎
шәригать хөкемнәрен ачык бәян иткән хәлдә иңдерелде, Коръәннең бөтен галәмне ‎
тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелгәнлегендә һич шик юк.‎
‎38. Әйә ул мөшрикләр, Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган да, аннары Аллаһ ‎
иңдерде дип ялган сөйлиләрме? Әйт: "Әгәр Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарган ‎
булса, сез дә Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булганнарны барчасын да ‎
чакырыгыз да, бергәләшеп, бер сүрә китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз".‎
‎39. Бәлки алар үзләре аңлап һәм белеп бетерә алмаган нәрсәне гафиллек белән ялган ‎
диделәр һәм аларга Коръәннең тәэвиле дә килмәде, аңламыйча гафил калдылар. ‎
Болардан алдагылар да пәйгамбәрләрен ялган диделәр. Карагыл, залимнәрнең ахыры ‎
ничек булды? Башка залимнәрнең дә ахыры шулай булачак.‎
‎40. Аларның бәгъзеләре Коръәнгә ышаналар, бәгъзеләре Коръәнгә ышанмыйлар. Синең ‎
Раббың Коръәнгә ышанмыйча бозыклык кылучы фәсыйкларны белүчерәк.‎
‎41. Әгәр алар сине ялганчы дисәләр, әйт: "Миңа үз гамәлем, сезгә дә үз гамәлегез вә сез ‎
минем кылган эшемнән бизүчесез, мин дә сез кылган эштән бизүчемен".‎
‎42. Алардан бәгъзеләре синең Коръән укыганыңны тыңларлар, ләкин Аллаһ сүзе ‎
икәнлегенә иман китермәсләр. Син аларга хак сүзне ишеттерермен дип уйлыйсыңмы, ‎
алар саңгырау булып һичнәрсә аңламасалар да?‎
‎43. Аларның кайберләре сиңа маңгай күзе белән карыйлар, ләкин хакны күрмиләр, әйә ‎
син сукырларга хак юлны күрсәтә алырсыңмы? Гәрчә алар хак юлга күз салмый торган ‎
булсалар да.‎
‎44. Аллаһ кешеләргә берничек тә золым итмәс, ләкин Аллаһуга карышып, кешеләр ‎
үзләренә золым итәрләр.‎
‎45. Кешеләрне каберләрдән кубаргач, дөньяда көндез бер сәгать тә тормаган кеби ‎
булырлар, дөньядагы кеби үзара танышырлар. Терелеп, Аллаһуга юлыгуны инкяр ‎
иткән кешеләр тәхкыйк һәлак булдылар, алар туры юлга кәнелмәделәр.‎
‎46. Аларга вәгъдә кылган гәзабларның бәгъзесен сиңа күрсәтсәк күрсәтербез, яки синең ‎
җаныңны алганнан соң гәзаб кылырбыз. Аларның кайтачак җирләре безгәдер, соңра ‎
алар кылганның барчасын Аллаһ күрүче, җәзасын бирер.‎
‎47. Вә һәр кавемнең расүле бар, кыямәт көнне рәсүлләре килеп, аларның бөтен ‎
эшләреннән шәһадәт бирсә, араларында гаделлек белән хөкем булыр һәм савабны ‎
киметеп, яки гөнаһны арттырып, аларга золым итү булмас, ягъни үзләре белән нәрсә ‎
алып барсалар, җәзасы шул булыр.‎
‎48. Кәферләр көлеп әйтәләр: "Вәгъдә кылган кыямәт көнегез һәм гәзабыгыз кайчан ‎
була? Әгәр дөрес сөйләүче булсагыз безгә әйтеп бирегез".‎
‎49. Әйт: "Мин үзем дә Аллаһ теләгеннән башка үземә файданы булдырырга һәм ‎
зарардан имин булырга кадир түгелмен. Барча кешеләргә дә Аллаһ хөкеменә кайту ‎
өчен билгеләнгән вакыт бар. Кайчан вакытлары җитсә, бер сәгать ашыгып килмәс вә ‎
бер сәгать соңга калмас.‎
‎50. Әйт: "Беләсезме, сезгә көндез яки кич Аллаһуның гәзабы килсә, кәферләр ул ‎
гәзабның кайсына ашыгырлар?"‎
‎51. "Әйә сез башыгызга гәзаб килгәч кенә аңа ышанырсызмы? Менә хәзер иман ‎
китердегез, әмма гәзаб килмәс борын мәсхәрә кылып, ул гәзабның килүен ашыктыра ‎
идегез".‎
‎52. Соңра җәһәннәм сакчылары залимнәргә әйтте: "Мәңгелек гәзабны татыгыз. Сез ‎
һичнәрсә өчен түгел, мәгәр үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз өчен гәзаб кылынасыз".‎
‎53. Кәферләр синнән сорыйлар: "Бу Коръән хакмы?" Әйт: "Аллаһ белән ант итеп ‎
әйтәмен, бу Коръән, әлбәттә хак, сез Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз!"‎
‎54. Әгәр җир өстендәге бетен байлык залим кешеләрнеке булса иде, кыямәт көнне ‎
үзләрен гәзабтан сатып алыр өчен барчасын бирер иделәр, ләкин гәзабтан котыла ‎
алсалар вә гәзабны күргән вакытларында хәсрәтләрен яшерерләр. Араларында гаделлек ‎
белән хөкем тәмам булыр, тиешлесеннән артык җәза биреп золым ителмәсләр.‎
‎55. Әгаһ булыгыз, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр, әлбәттә, Аллаһ мөлке. Янә әгаһ ‎
булыгыз, Аллаһуның вәгъдәсе хак, ләкин кешеләрнең күбрәге аны белмиләр.‎
‎56. Ул - Аллаһ тергезә вә үтерә һәм кыямәт көнне барчагыз Аның хозурына ‎
кайтарылырсыз.‎
‎57. Ий кешеләр! Тәхкыйк тәрбиячегез булган Аллаһудан сезгә вәгазь булып Коръән ‎
килде, ул күңелдәге имансызлык, наданлык авыруларына шифа, күңелен аның белән ‎
шифалаган кешеләргә һидәят һәм мөэминнәргә рәхмәт.‎
‎58. Ий Мухәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән ‎
Коръән белән сөйлә һәм Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен ‎
һәм аның белән гамәл кылганнары өчен шатлансыннар. Коръән белән гамәл кылу алар ‎
җыйган малдан хәерлерәк.‎
‎59. Әйт: "Әйә күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез ‎
илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез ‎
белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира ‎
кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира.‎
‎60. Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешеләрнең кыямәт көнендә башларына киләчәк ‎
эш хакында уйлары ничек икән? Тәхкыйк Аллаһу тәгалә кешеләр өчен, әлбәттә, ‎
юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр Аның нигъмәтләренә шөкер итмиләр, һаман ‎
азгынлыкталар.‎
‎61. Син бер эштә булсаң, яки Коръәннән бер сүрә укысаң, яки берәр гамәл кылсагыз, ‎
шул эшләрегезне башлаган вакытыгызда без хәзербез вә күреп торабыз. Дәхи ‎
Раббыңнан яшерен булмас җирдә вә күкләрдә тузан бөртеге хәтле нәрсә, ул нәрсә - ‎
кирәк тузан бөртегеннән зур булсын, кирәк -кечкенә булсын, барчасы өммүл-китапта ‎
язылмыш.‎
‎62. Әгаһ булыгыз, әлбәттә, Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар көенмәсләр.‎
‎63. Ул Аллаһуның дуслары хак ышану белән ышандылар һәм һәрвакыт Аллаһуга ‎
тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән һәм бидегәт, хорафат гамәлләрдән ‎
һәрвакыт сакландылар вә фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризасы өчен генә ‎
үтәделәр.‎
‎64. Аларга дөньяда һәм ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләренә алышынмак юк, Ул ‎
ни әйтсә шул була, Аллаһуга дус булу - мәңгелек бәхеткә ирешү.‎
‎65. Кәферләрнең яман сүзләре сине хафа кылмасын, бит өстенлекнең барчасы Аллаһу ‎
тәгаләнеке, Ул - ишетүче вә белүче.‎
‎66. Әгаһ булыгыз, җирдәге вә күкләрдәге мәхлуклар Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһуга ‎
тиңдәш итеп кешеләр ияргән сынымнар да Аллаһу тәгаләнеке. Аларның сынымнарга ‎
ияреп, алардан ярдәм сораулары дәлил белән түгел, фәкать сукыр хыялга иярү генә, янә ‎
алар хакны инкяр итеп ялганны ихтыяр итүчеләр.‎
‎67. Тынычланып ял итәр өчен караңгы төннәрне, вә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне күреп ‎
кәсеп итәр өчен якты көннәрне яратучы Аллаһу тәгалә. Тәхкыйк бу әйтелгәннәрдә ‎
хакны ишетә белгән кешеләр өчен ачык дәлилләр вә могҗизалар бар.‎
‎68. Мөшрикләр: "Аллаһ бала тудырды", - диләр. Аллаһу тәгалә бала тудыру ‎
кимчелегеннән бик пакь вә Ул бай -һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, җирдә вә күкләрдә булган ‎
нәрсәләр бар да аныкы. Аллаһ бала тудырды дияргә сезнең һич дәлилегез юк, әзегез ‎
белмәгән нәрсәне Аллаһуга ифтира кылып сөйлисезме?‎
‎69. Әйт: "Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кешеләр Аллаһ гәзабыннан котылачак ‎
түгелләр".‎
‎70. Дөньяда аз гына файдаланырлар да, соңра кайтачак җирләре - Безгә. Анда аларга ‎
каты гәзабны татытырбыз кәфер булганнары өчен.‎
‎71. Гыйбрәтләнсеннәр яки вәгазьләнсеннәр өчен аларга Нух г-м кавеменең хәбәрен ‎
укы. Нух г-м үз кавеменә әйтте: "Ий кавемем, әгәр минем сезнең арада тормаклыгым ‎
һәм Аллаһуның аятьләре белән сезне вәгазь кылмаклыгым сезгә авыр вә уңайсыз булса, ‎
мин Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тапшырылдым, Аллаһуга тиңдәш ‎
кылганнарыгызны җыегыз вә миңа каршы хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз. Ләкин белеп ‎
эшләгез, мәкерегез үзегезгә кайгы булып әверелмәсен, инде миңа кыласы эшегезне ‎
кылыгыз, миңа аз гына да вакыт бирмәгез.‎
‎72. Әгәр сез хак диннән баш тартсагыз, бит мин сездән Аллаһ хөкемнәрен ‎
ирештергәнем өчен дөнья малын сораганым юк, минем эшемнең әҗере фәкать ‎
Аллаһуда һәм дә мин мөселман булырга Аллаһудан боерылдым".‎
‎73. Нухны кавеме һаман да ялганчы диделәр, кәферләрне һәлак итеп, Нухны вә аның ‎
белән булган мөэминнәрне көймәгә менгезеп, Туфан суыннан котылдырдык. Вә Туфан ‎
суы белән һәлак булганнар урынына Нух белән исән калганнарны җир өстенә халифә ‎
кылдык һәм аятьләребезне ялган диючеләрне Туфан суына батырып, һәлак иттек. Бел, ‎
башларына киләчәк гәзаб белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең ахыры ничек ‎
булды?‎
‎74. Нухтан соң яшәгән кешеләргә дә рәсүлләр күндердек, алар да кавемнәренә дәлилләр ‎
вә могҗизалар белән килделәр, ләкин әүвәлдәге кавемнәр үз пәйгамбәрләрен ялган ‎
диюләре сәбәпле, болар да үз пәйгамбәрләренә ышанмадылар. Хак юлдан читкә үтеп ‎
китүчеләрнең күңелен инде аңламасын өчен мөхерлибез.‎
‎75. Әүвәлге рәсүлләрдән соң Муса белән Һарунны аятьләр вә могҗизалар илә ‎
Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, алар тәкәбберләнделәр, кабул итмәделәр, вә ‎
азган кәферләрдән булдылар.‎
‎76. Аларга Безнең хак могҗизаларыбыз килсә, алар әйттеләр: "Болар барчасы - ачык ‎
сихерләр генәдер".‎
‎77. Муса әйтте: "Аллаһудан килгән хак могҗизага каршы шул сүзләрегезне әйтәсезме? ‎
Әйә бу могҗизалар сихерме? Бит сихерчеләр Аллаһ гәзабыннан котылачак түгелләр."‎
‎78. Кәферләр әйттеләр: "Сез безне аталарыбыз тоткан диннән туктатыр өчен һәм җир ‎
өстендә үзегез генә баш булыр өчен килдегезме? Без сезгә иман китерәчәк ‎
түгелләрбез".‎
‎79. Фиргаун үзенең ярдәмчеләренә әйтте: "Барча маһир - оста сихерчеләрне җыеп миңа ‎
китерегез".‎
‎80. Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: "Сихерләп китергән ‎
нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!"‎
‎81. Сихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: "Сезнең бу ‎
нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл - көчсез кылыр, ‎
тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!"‎
‎82. Аллаһу тәгалә хак эшнең хаклыгын дөресләр үзенең сүзе белән, гәрчә кәферләр ‎
мәкрүһ күрсәләр дә.‎
‎83. Муса кавеменең яртысы Фиргауннең вә аның олугъларының фетнәсеннән яки ‎
үтерелүеннән куркып Мусага иман китермәделәр, мәгәр курыкмаучылары иман ‎
китерделәр, чөнки Фиргаун Мысыр җирендә бик тәкәббер, бик усал иде вә ул ‎
явызлыкта чиктән аша китте, хәтта: "Мин - Аллаһ" дия башлады.‎
‎84. Муса, кавеменең Фиргауннән курыкканын күргәч, әйтте: "Ий кавемем! Әгәр ‎
Аллаһуга иман китереп ислам динен тотучы мөселман булсагыз, Аллаһуга тәвәккәл ‎
кылыгыз! Фиргауннән курыкмагыз!"‎
‎85. Мусага ияргән мөселманнар әйттеләр: "Аллаһуга тәвәккәл кылдык, ий Раббыбыз, ‎
безләрне залимнәр кулына фетнә кылмагыл".‎
‎86. Вә безләрне кәфер булган Фиргаун кавеменнән коткаргыл, үзеңнең рәхмәтең ‎
белән!"‎
‎87. Муса илә Һарунга вәхий кылып әйттек: "Кавемегезгә Мысырда өйләр хәзерләгез вә ‎
ул өйләрегезне мәсҗидләр кылыгыз һәм намазларыгызны шул өйләрегездә үтәгез, вә ‎
мөэминнәрне шатландыр, аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт булачак".‎
‎88. Муса әйтте: "Ий Раббым! Кешеләрне аздырмак өчен Фиргаунгә вә аның ‎
олугъларына дөньяда зиннәт һәм мал биргәнсең. Ий Раббыбыз, син аларның ‎
малларыны һәлак итеп, күңелләрен каралт ки, һәлак итүче гәзабны күрмичә иман ‎
китермәслек булсыннар".‎
‎89. Аллаһ әйтте: "Тәхкыйк сезнең догаларыгыз кабул ителде, боерылган эшегездә туры ‎
торыгыз һәм хакны белми торган наданнарга һич иярмәгез".‎
‎90. Бәни Исраилне дәрья аркылы үткәрдек, тәкәбберлек вә дошманлык белән алар ‎
артыннан Фиргаун вә аның гаскәре куып чыктылар. Бәни Исраил өчен ачылган су ‎
аралыгына кереп бата башлагач, Фиргаун әйтте: "Иман китердем, гыйбадәт кылырга ‎
яраклы Илаһә юк, мәгәр Бәни Исраил иман китергән Аллаһу тәгалә генәдер вә мин ‎
мөселманнарданмын".‎
‎91. Аллаһ әйтте: "Хәзер иман китерәсеңме? Башта Аллаһуга гасый булдың һәм ‎
бозыклык кылучылардан идең".‎
‎92. Сездән соң киләчәк кешеләргә гыйбрәт булсын өчен тәнегезне бүген су өстенә ‎
чыгарабыз. Ләкин кешеләрнең күбрәге Безнең гыйбрәтләнерлек аятьләребездән ‎
гафилләр, һич вәгазьләнмиләр.‎
‎93. Бәни Исраилне Фиргауннән коткаргач, тәхкыйк яхшы урыннарга куеп хуш ‎
ризыклар бирдек вә Әрихә, Кәнган шәһәрләренә кергездек. Алар ихтилаф ‎
кылышмадылар, мәгәр расүлләр аларга хак хөкемнәрне китергәннән соң ихтилаф ‎
кылыштылар. Аларның ихтилаф кылган нәрсәләре хакында Раббың гаделлек белән ‎
кыямәт көнне хөкем кылыр.‎
‎94. Әгәр Без сиңа иңдергән китап хакында шиктә булсаң, иңгән китапларны синнән ‎
әүвәл укучылардан сора: аларның китабында синең хакта хәбәр бар. Тәхкыйк хак ‎
булган Коръән сиңа Раббыңнан килде, шикләнүчеләрдән булма.‎
‎95. Дәхи Аллаһу тәгаләнең аятьләрен ялган диючеләрдән булмагыл, юкса ‎
хәсрәтләнүчеләрдән булырсың.‎
‎96. Раббыңның бер кавемне гәзаб кылырмын дигән сүзе дөресләнгәч, әлбәттә, ул кавем ‎
иман китермәс.‎
‎97. Хәтта аларга төрле могҗизалар килсә дә, рәнҗеткүче гәзабны күрмичә, иман ‎
китермәсләр.‎
‎98. Йунус г-м кавеменнән башка һичбер кавемнең гәзабны күргәч кенә китергән ‎
иманнары файда бирмәде. Чөнки Йунус кавеме иман китергәч, алардан дөнья гәзабын ‎
бетердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык. Йунус кавеменә әйтте: "Әгәр иман ‎
китермәсәгез, өч көн эчендә сезнең өстегезгә Аллаһудан гәзаб киләчәк", - диде. Алар ‎
башта ышанмадылар. Йунус араларыннан чыгып китте. Өч көн булгач, күктә утлар ‎
күренә башлады. Шул вакыт куркып, Йунусны эзләргә тотындылар, ләкин тапмадылар. ‎
Гәзаб утлары якынлаша башлагач, һәммәләре дә иман китереп тәүбә иттеләр. Соңра ‎
Аллаһ гәзабны кире алды.‎
‎99. Әгәр Раббың теләсә иде, әлбәттә, җир йөзендәге кешеләр барчалары иман китерер ‎
иделәр. Әйә син Мухәммәд г-м, барча кешеләрне ышандыру өчен аларны көчләр ‎
идеңме?‎
‎100. Аллаһ теләгеннән башка иман китерергә һичкемгә мөмкин түгел. Хак белән ‎
батылны аеру өчен гакылын эшләтмәгән кешеләргә Аллаһ кәфер-имансызлык ләззәтен ‎
салыр.‎
‎101. "Җир вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт кыла торган нәрсәләрнең ‎
хисабы да юк, игътибар илә карагыз", - диген. Иман китермәгән кешеләргә могҗизалар ‎
да, вә Аллаһ гәзабы белән куркыту да һич файда бирмиләр.‎
‎102. Хәзерге кәферләр, әүвәлге кәферләргә килгән гәзаблы авыр көннәрне көтәләр. Әйт: ‎
‎"Ни көтсәгез дә көтегез, Аллаһудан сезгә гәзаб киләчәк көн бар, көтегез. Мин дә сезнең ‎
белән бергә сезгә гәзаб килүен көтәм".‎
‎103. Соңра Без рәсүлебезне вә аларга ияргән мөэминнәрне коткарырбыз. Мөэминнәрне ‎
коткармак Безгә тиеш вә лязем булды.‎
‎104. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий адәмнәр, әгәр сез, мин китергән диннең хаклыгына ‎
шикләнер булсагыз, тәхкыйк мин гыйбадәт кылмыймын Аллаһудан башка сез гыйбадәт ‎
кыла торган сынымнарга, ләкин сезнең җаныгызны ала торган Аллаһуга гыйбадәт ‎
кыламын һәм мин мөэминнәрдән булырга боерылдым.‎
‎105. Дәхи ихлас күңел белән хак тарафында булган дингә йөзеңне юнәлдер, дип ‎
боерылдым һәм дә, әлбәттә, мөшрикләрдән булма, дип боерылдым.‎
‎106. Дәхи сиңа файда да, зарар да итә алмаган сынымнарга гыйбадәт итмә, дип ‎
боерылдым". Әгәр син бу эшләрне эшләсәң, әлбәттә, залимнәрдән булырсың.‎
‎107. Әгәр Аллаһ сиңа бер зарарны бирсә, ул зарарны синнән алырга Аңардан башка зат ‎
юк, әгәр сиңа бер нигъмәт бирергә теләсә, Аның юмартлыгыннан биреләчәк нигъмәтне ‎
кире алучы юк. Бәндәләреннән үзе теләгәннәренә бирер ул нигъмәтне. Вә Ул ‎
ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎108. Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий кешеләр, тәхкыйк Раббыгыздан чын иманны, хак ‎
динне өйрәтүче, җәннәтләр юлын күрсәтүче Коръән Кәрим килде, берәү Коръән белән ‎
гамәл кылып туры юлны тапса, файдасы фәкать үзенә, вә берәү Коръән белән гамәл ‎
кылмыйча адашса, әз башына адашты. Ләкин мин сезне дингә көчләүче вәкил ‎
түгелмен".‎
‎109. Ий Мухәммәд г-м, үзеңә вәхий ителгән Коръән хөкемнәренә ияр, вә сабыр ит - ‎
чыда, хәтта Аллаһ үзе хөкем иткәнче. Вә Ул хөкем итүчеләрнең хәерлесе.‎

‎[11] ҺУД СҮРӘСЕ - 123 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Ошбу китапның аятьләре мәхкәмдер, һич үзгәртелмәс, үзгәртергә һичкемнең кече ‎
җитмәс, хөкем итүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булучы Аллаһудан иңдерелеп, анда ‎
һәрнәрсәнең хөкеме бәян ителде.‎
‎2. Аллаһудан башка һичкемгә, һичнәрсәгә табынмыйча, фәкать Аллаһуга гына ‎
гыйбадәт кылырга Коръән белән юл күрсәтелде, тәхкыйк мин сезне Коръән белән гамәл ‎
кылсагыз - җәннәт белән шатландыручы һәм Коръән белән гамәл кылмасагыз - ‎
җәһәннәм гәзабы белән куркытучы Аллаһудан күндерелгән пәйгамбәрмен.‎
‎3. Дәхи гөнаһларыгыз өчен Аллаһудан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга ‎
кайтыгыз! Шулай булсагыз, Аллаһ сезне дөньяда күркәм файдаландыру илә ‎
файдаландырыр, билгеле әҗәлегезгә чаклы, һәм яхшылыкта юмартлык кылганнарга ‎
Аллаһ нигъмәтләре белән юмартлык кылыр. Әгәр Коръән белән гамәл кылудан баш ‎
тартсагыз, мин сезгә олугъ көн "кыямәт"нең каты гәзабы ирешер дип куркамын, дип, ‎
сезне кайгыртучы рәсүлмен.‎
‎4. Ахирәттә кайтачак җирегез Аллаһуга вә һәрнәрсәгә кадир.‎
‎5. Әгаһ бул, мөшрикләр Аллаһудан яшерер өчен сиңа булган дошманлыкларын ‎
күңелләрендә яшерәләр. Әгаһ бул, алар төнлә киемнәренә төренеп яткан вакытларыңда ‎
яшергән вә ачык кылган эшләрен Аллаһ белер. Тәхкыйк Аллаһ күңелләрдәге нәрсәне ‎
белүче.‎
‎6. Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында, дәхи аларның торачак җирләрен вә ‎
үлгәч күмеләчәк җирләрен белер. Барчасы Ләүхүл Мәхфуздәге китапта язылмыш.‎
‎7. Аллаһ җир вә күкләрне алты көндә төзеде, аңа хәтле Аллаһуның Гәрше су өстендә ‎
иде, әнә шул тәртиптә Аллаһ дөньяны төзеде изге гамәлдә сезне сынамак өчен, ягъни ‎
кем яхшылыкны күп кылган вә кем явызлыкны күп кылган, ахирәттә шуны күрсәтмәк ‎
өчен. Әгәр син аларга үлгәннән соң, әлбәттә, тереләсез дисәң, алар бу Коръән ачык ‎
сихердән башка нәрсә түгел диләр.‎
‎8. Әгәр Без алардан гәзабны кичектерсәк, мәсхәрә кылып, киләсе гәзаб килсен инде, ‎
нәрсә тыя ул гәзабны килүдән, диләр. Әгаһ булсыннар, әгәр килсә, ул гәзаб алардан ‎
кире китмәс, үзләре мәсхәрә кылган гәзаб алар өстенә, әлбәттә, киләчәк.‎
‎9. Әгәр кешегә башта рәхмәтебездән нигъмәт биреп, соңра ул нигъмәтне алсак, әлбәттә, ‎
ул кеше Аллаһудан өметсез булып кәфер була.‎
‎10. Әгәр бер кешегә башта зарар биреп, соңра зарарны алып нигъмәт бирсәк, әлбәттә, ‎
ул кеше зарарны бүтән күрмәс төсле итеп, "тәхкыйк зарарлы нәрсә миннән китте", ‎
дияр! Вә ул, әлбәттә, шатланыр һәм тәкәбберләнер, баштагы хәлен онытыр.‎
‎11. Мәгәр бәла-казага чыдап изге гамәлләр кылучыларга Аллаһуның ярлыкавы вә олугъ ‎
җәннәт нигъмәтләре булачак.‎
‎12. Тәхкыйк син куярсың үзеңә вәхий ителгән бәгъзе хөкемне һәм кәферләрнең: ‎
‎"Кәшки аңа күктән фәрештә иңсә иде, яки аңа байлык килсә иде", - дигән сүзләренә ‎
кайгырасың. Ягъни мөшрикләр Мухәммәд г-мнән сынымнарыбызны гаепләмә дип ‎
үтенделәр, шуннан соң сынымнарны гаепләмәс булды. Аллаһу тәгалә пәйгамбәрне бу ‎
эше белән "бәгъзе хөкемне куясыңмы", дип, тәнкыйть итте. Синең пәйгамбәрлек эшең ‎
фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү, иманга көчләү синең эшең түгел. Аллаһ ‎
һәрнәрсәгә вәкил.‎
‎13. Әйә ул мөшрикләр: "Мухәммәд үзе уйлап чыгарды да аннары Аллаһуга ифтира ‎
кыла", - дип әйтәләрме? Син әйт: "Сез дә Коръән сүрәләре кеби ун сүрә китерегез дә ‎
аннары шуны Аллаһуга ифтира кылыгыз һәм Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин ‎
булган нәрсәләрне ярдәмгә чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз!"‎
‎14. Әгәр алар син әйткәнне кабул итеп Коръән сүрәсенә охшаган сүрә китерергә ‎
көчләре җитмәсә, белегез, Коръән Аллаһ белеме илә иңдерелде, янә белегез, Аллаһудан ‎
башкага кол булырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Әйә инде сез ‎
Аллаһуга вә Коръәнгә ышанып мөселман буласызмы?‎
‎15. Берәү дөнья тереклеген генә вә дөнья тормышының матурлыгын теләсә, Без аларга ‎
дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә ‎
кимчелек китерелмәс.‎
‎16. Әмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас вә дөнья эшләре һәлак булыр, вә ‎
бидегәт гамәлләре батыл булыр.‎
‎17. Чагыштырып карагыз, Мухәммәд г-м Раббысыннан килгән дәлилләр белән генә эш ‎
кылучы булса, вә Аллаһудан шаһит булучы Җәбраил г-м кирәк саен аятьләрне аңа укып ‎
торса иде, шул аять нәфесенә яки шайтанга ияргән кәферләр белән бертигез булырмы? ‎
Ул Җәбраил г-м кешеләргә рәхмәт вә һидәят булучы тәүратны Мусага килеп укыган ‎
иде, Коръәнгә ышанучылар тәүратка да ышаналар, Коръәнгә ышанмаган кешенең ‎
урыны җәһәннәм утыдыр, үзе хәзерләгәндер. Син Коръәннән шикләнүче булмагыл. ‎
Коръәннең Раббыңнан килгәнлеге, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге Коръәнгә ‎
ышанмыйлар.‎
‎18. Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Ул ‎
залимнәр кыямәт көндә хөкемгә Раббыларына китерелерләр вә аларга шаһит булган ‎
пәйгамбәрләр әйтерләр: "Без аларга Аллаһ хөкемнәрен ирештердек, менә шул кешеләр ‎
Раббиларына ялганны ифтира кылдылар, Аллаһуның тиңдәше вә баласы бар дип". Әгаһ ‎
булыгыз, Аллаһуның ләгънәте галимнәргәдер.‎
‎19. Ул залимнәр кешеләрне Аллаһ юлыннан тыярлар вә Ислам динен загыйфьләтергә ‎
тырышырлар, алар ахирәтне инкяр итүче бик яман кешеләр. (Әгаһ булыгыз, без хәзер ‎
әнә шундый залимнәр арасында яшибез. Кем Коръәнгә каршы сөйли, яки кем Коръән ‎
белән гамәл кылучы мөселманнарга тыгызлана - шулар залимнәр. Аларга дус булган ‎
кеше дә залим була, сакланыгыз!)‎
‎20. Ул залимнәр җирдә Аллаһуга каршы эш кылып, яки качып Аллаһуны гаҗиз кыла ‎
алмаслар, Аллаһудан башка аларга ярдәмче, дуслар булмас. Аларга гәзаб ике өлеш ‎
бирелер, чөнки алар Аллаһ сүзләренә колак салмадылар һәм Аллаһ эшләренә һич ‎
карамадылар.‎
‎21. Алар үзләрен үзләре һәлак иттеләр, һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре алардан ‎
качты, күзләренә күренмәде.‎
‎22. Шик юк, алар ахирәттә, әлбәттә, һәлак булучылар.‎
‎23. Иман китереп яхшы эшләрне кылган һәм Раббыларының боерыкларын үтәүдә ‎
түбәнчелек булган кешеләр җәннәт әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.‎
‎24. Мөэминнәр белән кәферләрнең мисалы: саңгырау һәм сукыр илә күрүче һәм ‎
ишетүче кешеләр кебиләр, ягъни мөэмин хакны ишетә һәм күрә дә, кәфер исә хакны ‎
ишетми һәм күрми дә. Шул ике фирка бертигез булырмы? Әлбәттә, тигез булмас, әйә ‎
шуны аңлап вәгъдәләнсәгезче!‎
‎25. Тәхкыйк Без Нухны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек: әлбәттә, мин сезне Аллаһ ‎
гәзабы белән ачык куркытучымын.‎
‎26. "Башка һичкемгә түгел, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз", - дип хәбәр ‎
бирәмен, тәхкыйк мин куркамын сезгә каты гәзаблы көннең килүеннән.‎
‎27. Кауменең кәфер булган олугълары әйтте: "Ий Нух, син безнең кеби адәмсең, бездән ‎
артык җирең юк, дәхи сиңа ияргән кешеләр дә арабызда иң түбән кешеләрдер һәм безгә ‎
караганда сездә дә бернинди артыклык күрмибез, бәлки без сезне ялганчылар дип ‎
уйлыйбыз". ‎

‎28. Нух әйтте: "Ий каумем, беләсезме, әгәр сөйләгән сүзләремнең хаклыгына ‎
Аллаһудан куәтле дәлилләрем булса, янә Аллаһ сезгә бирмәгән нигъмәт вә рәхмәтне ‎
миңа бирсә, инде сез хак динне мәкруһ күрә торып, мин аны сезгә көчләп кабул ‎
иттерергә кадир булырмынмы?‎
‎29. Ий каумем! Хак динне өйрәткәнем өчен мин сездән мал сорамыйм, сезгә исламны ‎
өйрәтүемнең әҗерен фәкать Аллаһу тәгалә үзе бирәчәк, дәхи мин иман китереп, миңа ‎
ияргән кешеләрне ташлаучы түгелмен, ул мөэминнәр Раббыларына юлыгачакларын, ‎
әлбәттә беләләр, ләкин мин сезне бик надан каумнәр дип күрәмен ки, хак динне дә, ‎
Аллаһуга кайтачагыгызны да белмисез.‎
‎30. Ий каумем, әгәр мин фәкыйрьләрне янымнан кусам, ярдәм биреп, Аллаһ гәзабыннан ‎
мине кем коткарыр, шуны уйлап вәгазьләнмисезме".‎
‎31. Мин сезгә әйтмимен: "Минем кулымда Аллаһ хәзинәләре бар вә яшертен эшләрне ‎
беләмен һәм мин фәрештәмен", - дип. "Һәм сезнең күзегезгә яман күренгән ‎
фәкыйрьләргә Аллаһ рәхмәт кылмас, нигъмәт бирмәс", - дип тә әйтмим, аларның ‎
күңелләрендәге иманны вә мәгърифәтне Аллаһ белә, әгәр мин фәкыйрьләрне ‎
кимсетсәм, әлбәттә, залимнәрдән булырмын.‎
‎32. Кәферләр әйттеләр: "Ий Нух, тәхкыйк син безнең белән бәхәсләштең һәм безнең ‎
белән бәхәсләшүеңне бик күп кылдың, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсаң, вәгъдә ‎
кылган гәзабыңны өстебезгә китер".‎
‎33. Нух әйтте: "Ул гәзабны әгәр теләсә, фәкать Аллаһ үзе китерер, гәзаб килгәндә сез ‎
Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз".‎
‎34. Әгәр мин сезне вәгазь кылырга теләсәм дә минем вәгазем сезгә һич файда бирми, ‎
әгәр Аллаһ сезне аздырырга теләсә - аздырыр. Ул сезнең Раббыгыз, ни теләсә - шуны ‎
эшләр, вә ахырда Аңа кайтарылырсыз".‎
‎35. Яки алар бу сүзләрне Мухәммәд Аллаһуга ифтира кылып ялган сөйли диләрме? Ә ‎
син аларга әйт: "Әгәр ифтира кылып ялган сөйләсәм, бит гөнаһы да үземә булыр, ләкин ‎
мин сез эшли торган гөнаһлы эшләрдән бизүчемен".‎
‎36. Дәхи Нухка вәхий булды: синең каумеңнән иман китерәселәре иман китерделәр, ‎
инде калганнары иман китермәсләр, аларның кылган кабәхәт эшләре өчен ‎
кайгырмагыл!"‎
‎37. "Вә көймә яса, Безнең күз алдыбызда һәм Безнең өйрәтүебез белән, ләкин мөселман ‎
булмаган кешеләр өчен Безгә дога кылмагыл аларны гәзабдан коткар, дип, чөнки ул ‎
залимнәр Туфан суына батып һәлак булачаклар".‎
‎38. Нух көймә ясый башлады, һәркайчан олугълары Нух яныннан үтеп китсәләр, ‎
пәйгамбәр балтачы булган, дип, төрлечә көлеп мәсхәрә кылып үтәләр иде. Нух әйтте: ‎
‎"Бүген сез безне мәсхәрә кылсагыз, иртәгә без сезне мәсхәрә кылырбыз, сез мәсхәрә ‎
кылган кеби.‎
‎39. Кемгә рисвай кылучы гәзаб килгәнен тиздән белерсез, һәм кемгә мәңгелек гәзаб ‎
булачагын белерсез!"‎
‎40. Безнең гәзаб белән әмеребез килеп, хәтта җирдән су кайнап чыга башлагач, әйттек: ‎
‎"Ий Нух, һәр хайваннан ирле хатынлы итеп берәр пар һәм иман китергән кешеләрне вә ‎
өй җәмәгатеңне көймәгә алып кер, мәгәр алар хакында Аллаһудан "алар көферлек ‎
кылдылар" дигән сүз булган бер хатының илә бер угълың көймәгә кермәсләр". Әмма ‎
Нухка бик аз кешеләр иман китерделәр.‎
‎41. Нух әйтте: "Көймәгә Бисмилләһ әйтеп керегез, бу көймәнең йөреше вә туктавы ‎
Аллаһ теләге белән булыр, дип әйтегез! Тәхкыйк минем Раббым мөэминнәрне ‎
ярлыкаучы вә рәхмәт итүче".‎
‎42. Ул көймә аларны күтәреп таулар кеби зур дулкыннар эчендә йөрер. Көймәгә ‎
кермичә бер читтә торучы угълын чакырды: "Ий угълым, безнең белән көймәгә кер, ‎
кәферләрдән булмагыл".‎
‎43. Угълы әйтте: "Бу судан тау башына чыгып котылырмын". Нух әйтте: "Бүген Аллаһ ‎
гәзабыннан коткаручы юк, сине тау да коткара алмас, мәгәр Аллаһ рәхмәт кылган ‎
кешеләр генә көймәгә менеп котылырлар", - дип. Соңра араларына дулкын төшеп ‎
аларны аерды вә карышкан угълы суга батыл һәлак булды.‎
‎44. Вә Аллаһ тарафыннан әйтелде: "Ий җир, суыңны киптер вә, ий күк, суыңны ‎
туктатгыл", - дип. Су кимеде, һәлак буласы кешеләр тәмам һәлак булып бетте вә көймә ‎
Җудий тавына барып туктады, вә әйтелде: "Залим кешеләргә Аллаһуның рәхмәтеннән ‎
ераклыктыр", - дип.‎
‎45. Нух нида кылып әйтте: "Ий Раббым! Угълым минем җәмәгатемнән, җәмәгатеңне ‎
коткарырмын дигән хак вәгъдәң бар вә син хәкимнәрнең дә хәкимерәгесең".‎
‎46. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Нух, угълың синең җәмәгатеңнән түгел, тәхкыйк ‎
угълыңны миннән соравың, ягъни аңа дога кылуың яхшы эш түгел, белмичә, дәлилсез ‎
миннән сорамагыл, әлбәттә, мин сине наданнардан булмаска өндимен.‎
‎47. Нух әйтте: "Ий Раббым, сиңа сыгынамын, мине саклагыл үзем белмәгән нәрсәне ‎
синнән сораудан, әгәр Син мине ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, мин һәлак ‎
булучылардан булырмын".‎
‎48. Әйтелде: "Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш вә сиңа һәм синең ‎
белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең ‎
нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, ‎
аларга Бездән рәнҗеткүче гәзаб ирешер".‎
‎49. Бу хәбәрләр яшерен булган хәбәрләрдән, ягъни алардан хәбәрегез юк иде, хәзер ‎
аларны сезгә вәхий кылабыз, Без вәхий кылмас борын син үзең дә вә каумең дә бу ‎
хәбәрләрне белми идегез. Син кәферләрнең җәберләүләренә һәм ялганчы диюләренә ‎
сабыр ит, чыда, бит эшнең ахырындагы уңыш вә шатлык гөнаһтан сакланучы тәкъва ‎
кешеләргә.‎
‎50. Гад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Һуд әйтте: "Ий каумем ‎
Аллаһуга итагать итегез, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Сезгә Аңардан башка һич Илаһә юк. ‎
Сез хак эшне эшләүче түгел, мәгәр Аллаһуга ялганны ифтира кылучыларсыз.‎
‎51. Ий каумем, сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем ‎
эшемнең әҗере үземне юктан бар итүче. Аллаһу тәгалә кулында. Шуны да ‎
аңламыйсызмы? Ягъни Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз да әҗерне дә Аңардан гына ‎
сорагыз!‎
‎52. Ий каумем, Аллаһудан ярлыкавын сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз, ‎
шулай булсагыз Аллаһ сезгә бер-бер артлы яңгыр яудырыр вә куәтегез өстенә ‎
куәтегезне арттырыр, кәфер булып иманнан качмагыз!‎
‎53. Кауме әйтте: "Ий Һуд, син безгә пәйгамбәрлегеңә дәлил вә могҗиза китермәдең, ‎
синең сүзеңә карап без үзебезнең сынымнарыбызны ташлаучылар түгелбез һәм сиңа ‎
ышанучы да түгелбез".‎
‎54. Ий Һуд, без сиңа шуны әйтәбез: "Син безнең сынымнарыбызга сүз тидергәнсең дә, ‎
аларның бәгъзесеннән сиңа зарар ирешеп, дивана булгансың, шуңа күрә юк-бар ‎
сүзләрне сөйлисең". Һуд әйтте: "Тәхкыйк мин сезгә Аллаһуны шаһит кыламын, сез дә ‎
шаһит булыгыз, мин әлбәттә, сезнең Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегездән ‎
бизүчемен.‎
‎55. Аллаһудан башкадан бизүчемен, миңа һичвакыт миһләт бирмичә, сынымнарыгыз ‎
белән бергә барчагыз миңа каршы мәкерлек белән теләгән эшегезне кылыгыз!‎
‎56. Тәхкыйк мине вә сезне тәрбия кылучы Аллаһуга тәвәккәл кылдым. Ул - Аллаһ җир ‎
өстендәге барча хайванга хуҗа, алар өстеннән ничек теләсә, шулай эш кылыр. Тәхкыйк ‎
минем Раббым туры юлга күндерүче.‎
‎57. Әгәр Аллаһуга иман китерүдән баш тартсагыз, Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештерү ‎
өчен җибәрелгән булсам, тәхкыйк мин сезгә аларны ирештердем. Әгәр иман китерүдән ‎
һаман баш тартсагыз, Аллаһ сезне юк итәр дә сезнең урынга яхшы каумне китерер, сез ‎
Аңа һичнәрсә белән дә зарар итә алмассыз. Тәхкыйк минем Раббым һәрнәрсәне үзе ‎
саклаучы".‎
‎58. Аларга гәзаб вакыты җиткәч, рәхмәтебез белән Һудны вә иман китереп аңа ‎
ияргәннәрне гәзабтан коткардык һәм аларны ахирәтнең каты гәзабыннан коткардык.‎
‎59. Ошбу сөйләгәннәр Гад каумедер ки, Раббыларының аятьләрен инкяр иттеләр вә ‎
рәсүлләргә гөнаһлы булдылар һәм һәрбер азган тәкәбберләрнең вә хакка каршы ‎
кешеләрнең әмерләренә иярделәр.‎
‎60. Алар явыз эшләре өчен дөньяда һәм ахирәттә ләгънәткә лаек булдылар. Әгаһ ‎
булыгыз, дөреслектә Гад кауме үзләренең Раббыларына кәфер булдылар. Әгаһ ‎
булыгыз, Һуд кауме Гадкә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булды.‎
‎61. Вә Сәмуд халкына кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте: "Ий ‎
каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз, Аңардан башка сезгә Илаһә юк, Ул сезне җирдән ‎
яратты вә җирдә торырга гомер бирде, Аңардан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп, Аңа ‎
кайтыгыз! Тәхкыйк Раббымның рәхмәте дога кылучыларга, әлбәттә, якын".‎
‎62. Әйттеләр: "Ий Салих, син пәйгамбәрлек дәгъвәсен кылуыңнан элек арабызда бер ‎
өметле егет идең. Ә инде хәзер безне аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарга ‎
гыйбадәт кылудан тыясыңмы? Тәхкыйк без син өндәгән дин вә Аллаһуның бер генә ‎
булуы хакында шиктәбез, аларның син әйткәнчә дөрес булуында шикләнәбез".‎
‎63. Салих әйтте: "Уйлап карагыз, мин сезгә Раббым тарафыннан пәйгамбәрлегемә ачык ‎
дәлилләр белән килгән булсам вә Ул миңа рәхмәтен биргән булса, шуннан соң ‎
шикләнергә урын каламы? Инде мин үземә күп нигъмәт бирүче Раббыма гөнаһлы ‎
булсам, ягъни Ул әйткәнчә эш кылмыйча, сез әйткәнчә эш кылсам, ул вакытта мине ‎
Аның гәзабыннан кем коткарыр? Әгәр сез әйткәнчә эш кылсам, әлбәттә, үземә ‎
һәлакәттән башка һичнәрсәне арттыра алмам!"‎
‎64. Янә әйтте: "Ий каумем, бу дөя минем пәйгамбәрлегемә дәлил булган дөядер. (Чөнки ‎
Салихтан кауме: "Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, дога кылып ошбу таштан дөя чыгар", - ‎
диделәр. Салих г-м Аллаһудан сорады һәм, таш ярылып, дөя чыкты). Ул дөягә ихтыяр ‎
бирегез, Аллаһ җирендә ашасын вә аңа һичбер зарар тидермәгез, әгәр зарар тидерсәгез, ‎
үзегезгә бик тиз гәзаб ирешер".‎
‎65. Ләкин Салихны тыңламадылар, дөяне үтерделәр, Салих әйтте: "Өч көн торып ‎
урыныгызда файдаланыгыз, соңра сезгә гәзаб ирешер: бу вәгъдә ялган вәгъдә түгел".‎
‎66. Газабыбыз килгән көнне үз рәхмәтебез белән Салихны вә иман китереп, аңа ияргән ‎
мөэминнәрне коткардык. Тәхкыйк синең Раббың Аңа карышканнарны гәзаб кылуда ‎
куәтле вә җиңүче.‎
‎67. Дөяне үтерүче залимнәрне бер каты тавыш тотты, шул тавыш белән барчалары ‎
урыннарында һәлак булдылар.‎
‎68. Гүя алар дөньяда аз гына да тормаган кеби булдылар. Әгаһ булыгыз, тәхкыйк Сәмуд ‎
халкы Раббыларына кәфер булдылар, әгаһ булыгыз, Аллаһ рәхмәтеннән Сәмуд халкына ‎
ерак булмаклыктыр.‎
‎69. Тәхкыйк Безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим г-‎
мгә килеп сәлам бирделәр. Ибраһим сезгә дә сәлам булсын, диде. Озакка сузмыйча, ‎
Ибраһим майда пешергән бозауны кунаклар алдына алып килде.‎
‎70. Кунаклар кулларын бозауга сузмагач, Ибраһим аларны яратмыйча, хәтта болар ‎
караклар, дип уйлады вә алардан шикләнеп куркуга төште. Фәрештәләр әйттеләр: "Син ‎
бездән курыкма, тәхкыйк без Лут кауменә һәлак итәр өчен җибәрелгән фәрештәләрбез".‎
‎71. Ибраһим г-мнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның ‎
куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы ‎
белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип.‎
‎72. Ул - хатын әйтте: "Вәй нинди гәҗәб! Карт карчык булганым хәлдә бала ‎
тудырырмынмы? Ошбу минем ирем дә карт инде, без карт кешеләрдән бала булмагы ‎
бер гәҗәп эштер.‎
‎73. Фәрештәләр әйттеләр: "Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнәсезме? Ий ‎
пәйгамбәрлек заһир булган өй кешеләре! Сезгә Аллаһуның рәхмәте вә бәрәкәте ‎
булачак. Ул - Аллаһ эшләгән эшләрендә макталырга тиешле булган бик олугъ бер зат".‎
‎74. Ибраһим г-мнән курку беткәч һәм аңа бала булачагы белән шатлыклы хәбәр дә ‎
булгач, Лут кауме хакында безнең белән бәхәсләшәдер, ягъни фәрештәләр Лут каумен ‎
һәлак итәбез дигәч, бит алар арасында мөселманнары да бар, аларны да һәлак итәсезме, ‎
дип.‎
‎75. Тәхкыйк Ибраһим шәфкатьле вә Аллаһудан куркып әһ-вәһ итүче һәм тәүбә белән ‎
Аллаһуга кайтучы.‎
‎76. Җәбраил г-м әйтте: "Ий Ибраһим! Лут кауме хакында бәхәсләшүдән туктагыл, ‎
тәхкыйк Раббыңнан аларга гәзаб белән әмер килде, шиксез аларга гәзаб килүчедер, ‎
инде ул килүче гәзаб алардан һич тә кире китмәс.‎
‎77. Илче фәрештәләребез Лут хозурына килгәч, Лут фәрештәләр хакында кайгыга ‎
калды, чөнки фәрештәләр бик чибәр егетләр кыяфәтендә килделәр. Лут аларның ‎
фәрештә икәнлекләрен белмәде, хәтта алар хакында күкрәге кысылды, күңеле сынды вә ‎
әйтте: "Бу көн авыр көн, ни булыр инде". Лутның бер явыз хатыны: "Лутка бик чибәр ‎
кунак егетләре килде, барып файдаланыгыз", - дип залимнәр арасына хәбәр таратты.‎
‎78. Әлеге азган халык Лут өенә йөгерешеп килделәр, моннан элек тә алар яман эшләрне ‎
кылдылар. Аларның яман эшләре шул: яшь егетләрне кызлар итеп кулланырлар иде. ‎
Лутның кунаклары янына йөгерешеп килүләре дә шуның өчен иде. Лут аларга әйтте: ‎
‎"Ий каумем, менә минем сезгә кызларым, никахлап алыгыз да, якынлык кылыгыз, алар ‎
сезне гөнаһтан пакьләрдер. Аллаһудан куркыгыз, хәләл бар чагында хәрамнан ‎
сакланыгыз, мине кунакларым хакында рисвай кылмагыз! Әйә сезнең арагызда бу яман ‎
эшнең кабахәтлеген белүче бер ир юкмы? Әгәр арагызда гакыллы ир булса, сезне бу ‎
эштән тыяр иде.‎
‎79. Әйттеләр: "Ий Лут, үзең беләсең, синең кызларында безнең хәҗәтебез юк, дәхи ‎
безнең нәрсә теләгәнебезне дә беләсең ки, без синең кунакларыңны телибез".‎
‎80. Лут әйтте: "Әгәр минем сезгә куәтем җитсә иде, яки бер куәтле җәмәгатькә ‎
мөрәҗәгать итәргә көчем булса иде, әлбәттә, мин сезне ни эшләргә белер идем".‎
‎81. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, без Раббыңның илчеләребез, каумең сиңа һич зарар ‎
кыла алмас, син кичнең бер вакытыңда өй җәмәгатеңне алып чыгып кит, сездән ‎
һичберегез аерылып калмасын, мәгәр залимнәр ягына авышкан хатыныңны алып ‎
чыкма, тәхкыйк кәферләргә килә торган гәзаб хатыныңа да ирешер. Дөреслектә бу ‎
кәферләрнең гәзаб кылынырга вәгъдәләре таң вакытыдыр, әйә таң якын түгелме? ‎
Җәбраил г-м шәһәрләрен канаты белән күтәреп, аннары әйләндереп җиргә ташлады, ‎
һәммәсе һәлак булдылар.‎
‎82. Аларга гәзаб белән әмеребез килгәч, шәһәрләрен астын өскә әйләндердек һәм алар ‎
өстенә таш яудырдык, ул ташлар кыздырылган булыр.‎
‎83. Раббың хозурында гәзаб ташы дип галәмәтләнмештер. Ул ташлар башка залимнәргә ‎
дә ерак түгел.‎
‎84. Вә Мәдйән халкына пәйгамбәр итеп кардәшләре Шөгәебне җибәрдек. Ул әйтте: "Ий ‎
каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Ул Аллаһудан башка сезнең Илаһәгыз юк. Дәхи ‎
бер нәрсәне үлчәп кешегә биргәндә, килограмм үлчәвендә дә, литр яки берәр савыт ‎
үлчәвендә дә киметеп үлчәмәгез! Тәхкыйк мин сезне бик байлыкта күрәмен, һәм сезнең ‎
өчен куркамын кыямәт көненең чолгап алучы гәзабыннан.‎
‎85. Ий каумем, үлчәүләрегезне гаделлек белән үлчәгез! Вә үлчәүләрдә кешеләр ‎
әйберләрен киметмәгез вә җир өстеңдә бозыклык кылып йөрмәгез!‎
‎86. Әгәр хак мөэмин булсагыз, кәсебләрегездә һәм сәүдәләрегездә Аллаһ калдырган ‎
файда аз булса да, сезнең өчен хәерледер, әмма үлчәүне киметеп алган файда хәерсез - ‎
хәрамдыр. Мин сезгә сакчы түгелмен, һәр эшегезне күзәтеп бетерә алмам, үз эшегезне ‎
үзегез карагыз!‎
‎87. Кәферләр әйттеләр: "Ий Шөгәеб! аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарыбызны ‎
ташларга һәм үзебезнең малларыбызда үзебез теләгәнчә эш кылуны ташларга синең ‎
намазың кушамы? Көлеп әйттеләр: әлбәттә, син шәфкатьле вә туры юлга күнүче бер ‎
кешесең".‎
‎88. Әйтте: "Ий каумем, уйлап карагыз, әгәр мин Раббымнан көчле дәлилләр белән ‎
килгән булсам һәм мине үзеннән яхшы ризык белән ризыкландырса вә мин сезне ‎
нәрсәләрдән тыйсам, ул нәрсәләрне үзем эшләргә теләмим, мин сезгә һичнәрсә ‎
теләмим, мәгәр көчем җиткән хәтле эшегезне хак юлга салырга телим, сезне ислах ‎
кылуда миңа уңышка ирешмәк юк, инсаф белән Аңа кайтамын.‎
‎89. Ий каумем, миңа карышмагыз, миңа карышуыгыз Нух кауменә, яки Һуд кауменә, ‎
яки Салих кауменә ирешкән гәзаб кеби гәзаб ирешүгә сәбәп булмасын! Бит Лут ‎
кауменең һәлакәте сездән ерак түгел, сакланыгыз!‎
‎90. Раббыгыздан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк минем ‎
Раббым тәүбә итеп төзәлүчеләргә шәфкатьле вә аларны сөюче".‎
‎91. Кауме әйттеләр: "Ий Шөгәеб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм ‎
арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең иман китергән иярченнәрең булмаса ‎
иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек вә синең безгә көчең җитә торган түгел".‎
‎92. Шөгәеб әйтте: "Ий каумем, миңа ияргән мөэминнәр хәтере өчен Аллаһ әмерләрен ‎
артыгызга куясыз. Тәхкыйк минем Раббым сез кылган эшләрне белүче вә үзегезне ‎
чолгап алучы.‎
‎93. Ий каумем, сез урыныгызда үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз ‎
гамәлемне кылырмын вә кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы гәзаб килгәнене тиздән ‎
белерсез. Көтегез Аллаһ гәзабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган ‎
гәзабны көтүчемен".‎
‎94. Гәзаб килергә әмеребез булгач, Шогәебне вә аңа ияргән мөэминнәрне үзебезнең ‎
рәхмәтебез белән гәзабтан коткардык. Әмма залим кәферләргә Җәбраилнең тавышы ‎
иреште, өйләре эчендә ябышып каттылар.‎
‎95. Гүя алар йортларында һич тормадылар. Сәмуд кауменә Аллаһуның рәхмәтеннән ‎
ераклык булган кеби, Мәдйән халкына да Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык ‎
булгучыдыр.‎
‎96. Тәхкыйк ачык дәлилләребез вә могҗизаларыбыз белән Мусаны пәйгамбәр итеп ‎
җибәрдек.‎
‎97. Фиргаунга вә аның олугъларына, алар Фиргаунга вә аның әмеренә ияргән иделәр, ‎
Фиргаунның эше хак вә яхшы түгел, бәлки һәммә эше батыл иде.‎
‎98. Фиргаун кыямәт көнендә җәһәннәмгә кауменнән алда килер, каумен ияртеп ‎
җәһәннәмгә алып керер. Аларның килгән урыннары нинди яман урындыр.‎
‎99. Аларга дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт яуды. Нинди ямандыр аларга бирелгән урын.‎
‎100. Сиңа сөйләгән ошбу хәбәрләр шәһәр вә авыл хәбәрләреннәндер. Ул шәһәрләрнең ‎
бәгъзеләре хәзер дә бар, вә бәгъзеләре юк, һәлак булганнар.‎
‎101. Без аларга һич золым кылмадык, ләкин алар үзләренә үзләре золым кылдылар ‎
Раббыңның гәзабы килгәч, аларның Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган ‎
сынымнары аларга һич файда бирмәде вә саклый алмады, вә һәлакәткә төшүдән башка ‎
сынымнары аларга һичнәрсә арттырмады.‎
‎102. Әнә шулай Раббыңның кешеләре азган шәһәрне гәзаб белән тотуы бик тиз вә бик ‎
каты.‎
‎103. Югарыда сөйләнгән хәбәрләрдә ахирәт гәзабыннан куркучылар өчен гыйбрәтләр ‎
бар, ул кыямәт көне кешеләрнең барчасы җыела торган көндер, вә ул көндә һәр мәхлук ‎
Аллаһу хозурында хазер булыр.‎
‎104. Ул көнне вакытлыча гына, дөнья беткәнче генә кичектерәбез.‎
‎105. Кыямәт көне килеп җитсә, һичкем сөйләшә алмас, мәгәр Аллаһ изин биргән кеше ‎
генә сөйләшер, бәс ул көндә кешеләрнең кайберләре яхшы вә кайберләре явыздыр.‎
‎106. Әмма явыз бәхетсезләр утта булырлар, аларга анда гәзабның катылыгыннан яман ‎
тавыш белән кычкыру вә ыңгырашу булыр.‎
‎107. Ахирәтнең җире вә күкләре даим булган хәлдә алар да җәһәннәмдә мәңге ‎
калырлар, мәгәр Раббыңның теләге белән генә мөэмин булган кешеләр мәңге калмас. ‎
Әлбәттә, синең Раббың кылырга теләгән эшен кылучы.‎
‎108. Вә әмма яхшы мөселманнар җәннәтнең җире вә күкләре даими булган хәлдә ‎
җәннәттә мәңге калырлар, мәгәр җәннәткә керә алмый торырлар Раббың теләгән ‎
гөнаһлы мөэмин кешеләр, ул җәннәт мөэминнәргә Аллаһудан һич бетми торган ‎
бүләктер.‎
‎109. Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләрнең дине вә гамәле батыл-ялган икәнлектә һич тә ‎
шикләнмә, әлбәттә, бөтен эшләре батылдыр, аталары сынымга гыйбадәт кылган кеби ‎
болар да сынымга гыйбадәт кылалар. Аларның гәзабтан булган өлешләрен һич ‎
киметмичә, үзләренә бирербез.‎
‎110. Тәхкыйк Без Мусага китап бирдек, ул китап хакында ихтилаф булды - кайбер ‎
кешеләр ышандылар вә кайбер кешеләр ышанмадылар. Әгәр Раббыңның вәгъдәсе ‎
булмаса иде, кәферләрнең гәзабын кичектерү белән, әлбәттә, аларны һәлак итмәк өчен ‎
хөкем булыр иде, тәхкыйк кәферләр Коръәннең Аллаһ китабы икәнлектә ‎
шикләнмәктәләр.‎
‎111. Аларның барчасына да Раббың, кылган эшләренең җәзасын тулысынча бирер, ‎
Аллаһ аларның кылган эшләреннән, әлбәттә, хәбәрдар.‎
‎112. Ий Мухәммәд г-м, үзең һәм сиңа ияреп тәүбә иткән мөэминнәр! Эшләрегездә ‎
Аллаһ боерганча туры булыгыз! Һәм Аллаһуга гөнаһлы булмагыз, ягъни Аның бер ‎
хөкемен дә бозмагыз! Дөреслектә Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүче.‎
‎113. Залимнәр, кәферләр, монафикълар, мөшрикләр, фасыйклар һәм җаһилләр ягына ‎
авышмагыз, аларга иярмәгез, алар кылган эшләрне кылмагыз, аларга һич тә дус ‎
булмагыз! Әгәр алар ягына авышсагыз, ул вакытта сезне җәһәннәм уты тотар, ‎
Аллаһудан башка сезгә дус юк, Аңа дус булырга тырышыгыз! Әгәр Аллаһуга дус ‎
булмыйча залимнәргә дус булсагыз, соңра Аллаһ гәзабыннан котылырга сезгә ярдәм ‎
ителмәс.‎
‎114. Көннең ике тарафында намазларыңны укыгыл, ягъни таң, өйлә, икенде намазлары ‎
вә кичен - ахшам, йәстү намазларын укыгыл! Тәхкыйк төрле яхшылыклар, әлбәттә, ‎
явызлыкларны җуялар, югарыда сөйләнгән Аллаһ сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә ‎
вәгазь нәсыйхәттер.‎
‎115. Сабыр кыл, чыдамлы бул Аллаһ юлыңда сабит булу өчен, әлбәттә, чыдамлык ‎
кирәк һәм изгелек кыл! Аллаһ изгелек кылучыларның савабларын һич җуймас.‎
‎116. Кәшки булсачы арагызда сездән әүвәл һәлак булган каумләрдән калган гакыл ‎
белем ияләре, кешеләрне җир өстендә бозыклык кылудан тыяр иделәр, мәгәр алар ‎
арасыннан азларын гына гәзабтан коткардык, кешеләргә әмер мәгъруф кылганнары ‎
өчен. Әмма залимләр үзләренә бирелгән дөнья байлыгына гына иярделәр һәм, азып, ‎
кәфер булдылар.‎
‎117. Шәһәрләр кешеләре иманлы, динле яхшы кешеләр булганлары хәлдә Раббың ‎
золым итеп аларны һич һәлак итәр булмады.‎
‎118. Әгәр Раббың теләсә иде бөтен кешеләрне бер генә диндә кылыр иде. Кешеләр ‎
һаман да Аллаһ хөкемләрен бозып, диндә төрле юлларга китмәктәләр.‎
‎119. Мәгәр Раббың рәхмәт иткән хак мөэминләр Аллаһ хөкемләрен бозмаслар вә ‎
Коръән белән күрсәтелгән тугъры юлдан тышкары һич тә чыкмаслар, әнә шул хак ‎
мөэминнәрне Аллаһ халык кылды исламның хаклыгын күрсәтер өчен, Аллаһ динен ‎
бозучы бидегәтче җенләр вә бидегәтче кешеләр белән, әлбәттә, җәһәннәмне ‎
тутырачакмын дигән хөкеме белән Раббыңның сүзе тәмам булды.‎
‎120. Расүлләр хәбәрләреннән хикәя итсәк, һәрберсендә синең күңелеңдә сабит булырга ‎
кыйссалар иңдерәбез, вә ошбу сүрәдә килде сиңа хак хәбәрләр вә мөэминләргә вәгазь ‎
һәм гыйбрәтләр.‎
‎121. Иман китермәгән кешеләргә әйт: "Үз урынларыгызда кыласы явыз эшләрегезне ‎
кылыгыз! Мин дә үз эшемне кылучымын.‎
‎122. Көтегез Аллаһ хөкемен, без дә сезнең һәлак булуыгызны көтәбез".‎
‎123. Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләр Аллаһу тәгаләнеке, вә барча эш Аңарга ‎
кайтыр, Ул - Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Ул - Аллаһуга тәвәккәл кыл! Сезнең ‎
кылган гамәлләрегездән Раббың гафил түгел.‎

‎[12] ЙУСУФ СҮРӘСЕ - 111 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Әлиф ләм ра. Бу - сүрәдәге аятьләр ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.‎
‎2. Тәхкыйк Без Җәбраилне иңдердек гарәб теле белән Коръән укымак өчен, шаять ‎
Коръәнне укып мәгънәсен аңларсыз. (Яһүдләр сорадылар: "Ягъкуб балалары ни өчен ‎
Кәнган шәһәреннән Мысырга күчеп килделәр", - дип. Бу сүрә шул сорауга җавап бирә).‎
‎3. Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа Коръәнне вәхий итеп кыйссаларның күркәмрәген ‎
хикәять кылабыз, гәрчә башта ул кыйссалардан хәбәрсез булсаң да.‎
‎4. Йусуф атасына әйтте: "Ий атам, мин тешемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән ‎
кояш көлеп миңа сәҗдә кылдылар".‎
‎5. Атасы әйтте: "Ий угълым, син тешеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, ‎
хөседләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмләргә ачык ‎
дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр.‎
‎6. Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа ‎
төш юрауны өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам ‎
итеп бирер, моннан элек бабаларың Исхак белән Ибраһимгә нигъмәтен тәмам итеп ‎
биргән кеби, әлбәттә, синең Раббың кемгә нәрсә бирергә икәнлекне белүче вә кирәгенчә ‎
эш кылучы".‎
‎7. Тәхкыйк сораучыларга Йусуф вә аның кардәшләренең, кыйссаларында, әлбәттә, ‎
гыйбрәтләр бар.‎
‎8. Йусуфның олугъ кардәшләре әйттеләр: "Әлбәттә, Йусуфны вә аның кардәше ‎
Биняминне атабыз бездән артыграк сөя, без кәсебче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без ‎
тәрбиялибез, Йусуфлардан бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. ‎
Тәхкыйк атабыз безнең хакта ачык ялгышадыр".‎
‎9. Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йусуфны үтерегез, яки билгесез ‎
бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич ‎
карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз".‎
‎10. Араларыннан берсе әйтте: "Йусуфны үтермәгез! Аны кое төбенә салыгыз! Бәгъзе ‎
мосафирлар аны табып алырлар вә ерак җиргә алып китәрләр, үзегез дә тынарсыз, әгәр ‎
шул эшне кылыр булсагыз, шуннан да яхшысы булмас". Бу киңәшкә бар да риза булып, ‎
Йусуфны сорарга аталары янына килделәр.‎
‎11. Әйттеләр: "Ий атабыз, Йусуф хакында ни өчен безгә ышанмыйсың? Без аңа фәкать ‎
яхшылык телибез.‎
‎12. Йусуфны иртәгә безнең белән сәхрәгә җибәр, төрле җимешләр ашап, уйнап йөрер, ‎
без аны, әлбәттә, сакларбыз аңа бер зарар да ирешмәс".‎
‎13. Аталары әйтте: "Йусуфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин ‎
аңардан башка сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез ‎
Йусуфтан гафил йөрерсез".‎
‎14. Әйттеләр: "Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, ‎
әлбәттә, хәсрәттә булырбыз, Йусуфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр".‎
‎15. Кайчан Йусуфны алып киттеләр, аны кое төбенә салырга итфак кылдылар һәм ‎
күлмәген салдырып, үзен кое төбенә төшерделәр, күлмәген сорагач: "Унбер йолдыз, ай ‎
вә кояш бирсенләр" - дип көлделәр, Без Йусуфка вәхий кылдык: "Бу җәфалардан, ‎
әлбәттә, бер көнне котылырсың да сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең", - ‎
дип, ләкин алар Йусуфка вәхий кылганыбызны сизмиләр.‎
‎16. Вә шул көнне кич белән елашып аталарына килделәр.‎
‎17. Әйттеләр: "Ий атабыз, без Йусуфны әйберләребез янында калдырып, үзебез йөгерү ‎
ярышына киткән идек, без әйләнеп килгәнче Йусуфны бүре ашаган, ий атабыз син безгә ‎
ышанмыйсың, гәрчә без дөрес сөйләсәк тә".‎
‎18. Йусуфның күлмәген ялган канга буяп аталарына китереп бирделәр. Аталары әйтте: ‎
‎"Юк Йусуфны бүре ашамагандыр, бәлки нәфесегез бер хәйләне сезгә яхшы итеп ‎
күрсәткәндер дә сез аны кылгансыз, инде миңа күркәм сабырлык кирәк! Сезнең ‎
хәйләгезгә каршы Аллаһудан ярдәм сорыймын".‎
‎19. Йусуфны салган коега якын җиргә кәрван килде, су ташучыларын коега су алырга ‎
җибәрделәр, сучы чиләген коега төшерде вә Йусуф, чиләккә ябышып, коедан чыкты, су ‎
ташучы юлдашларына әйтте: гаҗәп бер матур угылдыр, нинди сөенеч безгә. Бу бала ‎
сатлык мал, үзебез сатарбыз дип сөйләштеләр, ягъни коедан табылганлыгын бөтен ‎
кәрванга әйтмичә: "Кое янындагы кешеләр Мысырга алып барып сатар өчен бирделәр", ‎
‎- диделәр, аларның кылган эшләрен Аллаһ белүче.‎
‎20. Шул вакыт Йусуфның агалары килде һәм Йусуфны аз акчага кәрван кешеләренә ‎
саттылар, Йусуфны сатканда да күңелләре һаман йомшармады, аны кызганмадылар, ‎
бәлки сатып алучыларга төрлечә яманлап сөйләделәр. Кәрванчылар Йусуфны Мысырга ‎
алып барып саттылар. Йусуфны Мысыр патшасының беренче вәзире Гәзиз күп акчага ‎
сатып алды.‎
‎21. Мысыр вәзире Гәзиз хатыны Зөләйхагә әйтте: "Бу баланың урынын күркәм кыл, ‎
яхшы тәрбиялә, шаять без аңардан файда күрербез, яки аны үзебезгә бала итәрбез. ‎
Сатып алучы Гәзизгә сөекле күрсәткәнебез кеби Йусуфны Мысыр җиренә ‎
урынлаштырдык, анда вәзир кылмак вә төш юрау белемен өйрәтмәк өчен, Аллаһ үз ‎
эшендә галибдер, җиңүчедер теләгәнчә эш кылыр, ләкин күбрәк кешеләр белмиләр ‎
Аллаһу тәгаләнең затын вә сыйфатын.‎
‎22. Йусуф үсеп бәләгатькә ирешкәч, Без аңа хикмәт вә белем бирдек, әнә шулай яхшы ‎
эшләрне эшләүчеләргә изге җәза бирәчәкбез.‎
‎23. Вәзир хатыны Зөләйха үз өеңдә Йусуфтан ялынып вә ялварып нәфесе теләгәнне ‎
үтәвен таләп итте вә барча ишекләрне бикләде һәм ий Йусуф, кил минем яныма, мине ‎
мәхрүм итмә диде. Йусуф әйтте: "Бу эштән Аллаһуга сыгынамын, тәхкыйк тәрбиячем ‎
Гәзиз миңа хөрмәт күрсәтте, торачак җиремне күркәм кылды, инде мин аңар ничек ‎
хыянәт итим! Бу эшне кылсам залимләрдән булырмын бит, әлбәттә, залимләр Аллаһ ‎
гәзабыннан котыла алмаслар".‎
‎24. Тәхкыйк Йусуфны үзенә якынлык кылдырырга теләде Зөләйхә, вә Йусуф та ‎
Зөләйхәгә касд кылган булыр иде, әгәр Раббысының галәмәтләрен күрмәгән булса, ‎
ягъни шул вакытта Аллаһ аңа атасын күз алдына китерде, әнә шулай галәмәт күрсәттек ‎
Йусуфтан яман вә фәхеш эшне җибәрмәк өчен, чөнки ул Безнең ихлас колларыбыздан.‎
‎25. Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йусуф Зөләйхәдән котылыр өчен йөгерде, ‎
Зөләйхә Йусуфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йусуфның күлмәгенең артыннан ‎
тотып үзенә тартты, күлмәк ертылды. Йусуф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһ ‎
кодрәте белән ачыла бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйхәнең ире ‎
Гәзизгә очрадылар. Зөләйхә үзенең иренә әйтте: синең хатыныңа яман касд кылган ‎
кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә, төрмәгә бикләү яки рәнҗеткүче гәзаб булыр".‎
‎26. Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен ‎
дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: ‎
‎"Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф ‎
сүзе ялган булыр. ‎

‎27. Әгәр Йусуфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйхә сүзе ялган булып, ‎
Йусуф сүзе дөрес булыр".‎
‎28. Кайчан Зөләйхәнең ире Йусуфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, ‎
Зөләйхәгә әйтте: "Бу эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатынларның хәйләсе олугъ".‎
‎29. Гәзиз әйтте: "Ий Йусуф, бу эштән баш тарт, халыкка фаш итмә. Син Зөләйхә тәүбә ‎
ит, миннән гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк син хаталанучылардан булгансың". Бу эш ‎
Мысырга җәелде, хатынлар бик күп сөйләделәр.‎
‎30. Мысырда бер төрле хатынлар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан ‎
якынлык кылуын үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйхәне ачык ‎
азгынлыкта күрәбез, чөнки Гәзизне ташлап, колны сөя башлаган".‎
‎31. Зөләйхә ул хатынларның гаепләп сөйләгәнләрен ишеткәч, аларны кунакка чакырып ‎
кешеләр җибәрде вә алар өчен яхшы урынлар вә хуш тәгамлар хәзерләде, кунаклар ‎
килеп ашарга утыргач, һәрберсенә үткен пычаклар бирде вә әйтте: "Ий Йусуф, ул ‎
хатынлар янына чык", - дип. Хатынлар Йусуфны күргәч, бик олугъ эш санадылар вә ‎
янларына утыртырга теләделәр һәм Йусуфтан күзләрен ала алмыйча, тагам кисәбез ‎
дип, кулларын кискәләп бетерделәр вә әйттеләр: "Аллаһ пакьтер, бу кеше түгелдер, бу ‎
һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", - дип.‎
‎32. Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында гәеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес ‎
мин аның белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра ‎
Зөләйхә хатынлардан үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", - дип, ләкин хатынлар ‎
бар да Зөләйхә теләгәнне теләделәр. Зөләйхә әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны ‎
эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә, зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән ‎
кешеләрдән булыр".‎
‎33. Йусуф әйтте: "Ий Рабби! Мине чакырган зинага караганда миңа зиндан яхшырак, ‎
әгәр ул хатынларның хәйләләрен миннән үзең бетермәсәң, ул вакытта мин аларга ‎
авышырмын вә ярамаган эшне эшләп җаһилләрдән булырмын".‎
‎34. Йусуфның догасын Раббысы кабул кылды һәм Йусуфтан ул хатынларның хәйләсен ‎
җибәрде, дөреслектә Ул сүзләрне ишетүче вә хәлләрне белүче.‎
‎35. Йусуфның күлмәге арттан ертылганлыгын вә сабый баланың шәһадәт биргәнен һәм ‎
хатынларның кулларын кискәннәрен күргәч, Йусуфның гәебе юклыгы барчаларына да ‎
ачыкланды, шулай булса да азга гына Йусуфны зинданга салырга булдылар.‎
‎36. Вә аның белән бергә ике егет тә зинданга керде. Берсе хәмер ясаучы, икенчесе - ‎
икмәкче иде, алар төш күрделәр. Аларның берсе әйтте: "Мин төшемдә хәмер ‎
сыкканымны күрдем". Вә икенчесе әйтте: "Мин төшемдә икмәк күтәреп йөрегәнемне ‎
күрдем, ул күтәргән икмәгемнән кошлар ашый имеш. Ий Йусуф ул төшнең тәгъбире ‎
нәрсә безгә сөйләп бир? Тәхкыйк без сине яхшы кеше дип беләбез".‎
‎37. Йусуф әйтте: "Мин сезгә башта, ашый торган ризыкларыгыз алдыгызга килмәс ‎
борын, ул ризыкларның нинди ризык икәнлеге белән хәбәр бирермен, бу эшем вә төшкә ‎
тәгъбир ясавым Раббымның өйрәтүе беләндер, тәхкыйк мин Аллаһуга һәм дә ахирәткә ‎
ышанмаган кешеләрне ташладым, алардан киселдем.‎
‎38. Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр ‎
мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә ‎
булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп ‎
кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһуга шөкер итмиләр.‎
‎39. Йусуф әлеге төш күрүче ике егетне башта вәгазьләргә теләде һәм аларга әйтте: "Ий ‎
зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич ‎
тиңдәше булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһуга ‎
гыйбадәт кылу хәерлеме? Әлбәттә, бер генә Аллаһуга гыйбадәт итү хәерле.‎
‎40. Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем ‎
биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул ‎
сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу ‎
хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, ‎
Ул - Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине - хак дин, ‎
ләкин күп кешеләр белмиләр".‎
‎41. Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез ‎
зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә ‎
башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", - диделәр. ‎
Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча ‎
булыр".‎
‎42. Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: ‎
‎"Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине ‎
чыгарсын". Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә ‎
еллар зинданда калды.‎
‎43. Бервакыт патша үзенең дусларына әйтте: "Мин төшемдә җиде симез сыер күрдем, ‎
аларны җиде арык сыерлар ашый, имеш, дәхи җиде кипкән башаклар вә җиде яшел ‎
башаклар күрдем. Ий җәмәгать, әгәр төш юрый белсәгез, минем төшемне юрагыз, ‎
тәгъбир итегез!"‎
‎44. Патшаның дуслары әйттеләр: "Бу төш саташу гына, без андый саташу төшләрнең ‎
тәгъбирен белмибез".‎
‎45. Зинданнан чыккан хәмерче, аңардан патшага әйтергә үтенеп калган күп еллардан ‎
соң Йусуфның сүзен исенә төшереп, патшага әйтте: "Мине зинданга җибәрегез, аннан ‎
кайтып бу төшнең тәгъбирен сезгә сөйләрмен", җибәрделәр, Йусуф янына барды.‎
‎46. Ий дөрес сөйләүче Йусуф! Син безгә җиде симез сыер хакында җавап бир, ул симез ‎
сыерларны җиде арык сыерлар ашый, дәхи җиде яшел башак вә җиде кипкән башак ‎
хакында безгә җавап бир? Шаять мин Мысыр халкына кайтып җавабыңны сөйләрмен, ‎
шаять алар да кадереңне белеп зинданнан чыгарырлар.‎
‎47. Йусуф әйтте: "Җиде ел тоташтан иген чәчегез, җиде елда уңыш яхшы булыр, алган ‎
уңышны сукмыйча башагы вә саламы белән кибәндә сакларсыз, мәгәр үзегез ашар ‎
хәтле генә сугып алырсыз.‎
‎48. Моның соңында җиде ел ачлык еллары килер, уңышлы җиде елда җыйган ‎
игенләрегез җиде ачлык елларында ашалып бетәр, мәгәр орлык өчен саклаган аз гына ‎
игенләрегез калыр.‎
‎49. Соңра ачлык еллардан соң бер ел килер, ул елда яңгырлар явар кешеләргә игенләр ‎
вә җимешләр үсәр һәр җәһәттән иркен булыр, җимешләр сыгып, шәрәбләр ясарлар".‎
‎50. Патша әйтте: "Ул төш юраучы кешене зинданнан чыгарып миңа китерегез!" ‎
Чакыручы илче Йусуф янына килгәч, Йусуф илчегә әйтте: "Бар патшаңа кайтып әйт, ‎
мине күреп кулларын кискән хатынларның миңа карата фикерләрен белсен. ‎
Хатынларның хәйләсе вә минем хаксыз рәнҗетелгәнем ачыклансын өчен! Тәхкыйк ‎
минем Раббым аларның хәйләләрен белә.‎
‎51. Патша әйтте хатынларны җыеп: "Йусуф хакында фикерегез ничек, аның белән ‎
якынлык кылырга теләгән вакытыгызда гәеп аңардамы яки сездәме? Хатынлар ‎
әйттеләр: "Аллаһ сакласын, без Йусуфта бер явызлык та күрмәдек, ул пакьтер. Гәзиз ‎
хатыны Зөләйхә әйтте: "Менә хәзер хаклык өскә чыкты, Йусуфның миңа якынлык ‎
кылуын мин үзем өстәдем, әмма Йусуф хыянәт итмәде, аның сүзләре хак".‎
‎52. Ул хатынларның минем дөреслегем белән шәһадәт бирүләре - үзе юк чагында ‎
хатынына хыянәт итмәгәнлегемне Гәзиз белсен өчендер һәм хыянәтчеләрнең хәйләсен ‎
Аллаһ юлга салмаганлыгын белсенләр өчен.‎
‎53. Әмма шулай да булса нәфесемне дөресләмим, чөнки нәфес явызлыкка өндидер, ‎
мәгәр нәфес өндәгән явыз эшләрдән котылыр Раббым рәхмәт кылган кешеләр генә. ‎
Әлбәттә, минем Раббым ярлыкаучы вә рәхмәтле.‎
‎54. Патша әйтте: "Китерегез миңа ул Йусуфны, үземә юлдаш итәргә аны төрмәдән ‎
чыгарырмын", патша Йусуф белән сөйләшкәч хакыйкать хәлне белгәч, әйтте: "Бүген ‎
син имин булганың хәлдә безнең янда торырсың".‎
‎55. Йусуф әйтте: "Мине игенчелек эшләренә хуҗа итеп куй, әлбәттә, мин игенләрне ‎
үстерә һәм саклый беләмен, яхшы саклармын".‎
‎56. Әнә шулай Йусуфка Мысыр җирендә иркенлек бирдек, ул җирдә кайда теләсә ‎
шунда урынлашыр. Рәхмәтебезне теләгән кешеләребезгә шулай бирәбез, изге гамәлләр ‎
кылучыларның әҗерен һич җуймабыз.‎
‎57. Иман китереп, бөтен эшләрдә Аллаһуга тәкъвалык кылган хак мөэминләргә ахирәт ‎
нигъмәтләре дөнья нигъмәтләреннән яхшырак.‎
‎58. Ачлык еллары башлангач, Йусуфның агалары Кәнган шәһәреннән Мысырга ашлык ‎
алырга килделәр, ашлык сорар өчен Йусуф янына керделәр, Йусуф аларны таныды, ‎
әмма агалары Йусуфны танымадылар. Йусуф алардан сорашты: сез ничә кардәш, сез ‎
кем балалары, иген сездә дә юкмы, атагыз ни хәлдә? Алар җавап бирделәр: без ‎
Ибраһим нәселеннән Ягькуб пәйгамбәр балаларыбыз, барчабыз унике идек, Йусуф ‎
исемле кардәшебезне бүре ашады, Бинямин исемле кече кардәшебез атабыз янында ‎
калды без моңда унау килдек.‎
‎59. Йусуф аларга сәфәр җиһазларын хәзерләп һәрберсенә бер дөя йөге ашлык биргәч ‎
әйтте: "Атагыз янында калган кече кардәшегезне миңа алып килерсез. Күрәсез бит, мин ‎
үлчәүне хыянәтсез гадел үлчимен һәм мосафирләрне кабул итүчеләрнең хәерлесемен.‎
‎60. Әгәр ул кардәшегезне алып килмәсәгез, миндә сезнең өчен ашлык булмас һәм миңа ‎
якын да килмәгез!"‎
‎61. Әйттеләр: "Ярый, атасыннан сорарбыз аны, әлбәттә, без ул эшне эшли алабыз вә ‎
эшләрбез".‎
‎62. Йусуф үзенең хезмәтчеләренә әйтте: "Боларның ашлык өчен биргән акчаларын ‎
үзләренә белдермичә йөкләренә яшереп куегыз, өйләренә кайткач ул акчаларны, шаять, ‎
табып һәм танып алырлар һәм шул акчалары белән, шаять, янә минем яныма ашлык ‎
алырга килерләр". Һәм хезмәтчеләр шулай эшләделәр.‎
‎63. Аталарына кайткач әйттеләр: "Ий атабыз, безгә хәзер Мысырдан ашлык сатып алу ‎
тыелды, ягъни ашлык хуҗасы: "Кече кардәшегез Биняминне алып килмәсәгез, сезгә ‎
ашлык бирмим", - диде, Биняминне безнең белән җибәр ашлык алып кайтырбыз һәм ‎
Биняминне сакларбыз".‎
‎64. Аталары әйтте: "Бинямин хакында мин сезгә кичек ышаныйм? Моннан элек Йусуф ‎
хакында ышандым да, ә нәрсә эшләдегез? Шуның өчен сезгә аны бирмим, саклау ‎
йөзеннән Аллаһ хәерледер, Аңарга тапшырдым, вә Ул шәфкать итүчеләрнең иң ‎
шәфкатьлерәге".‎
‎65. Йөкләрен ачкач, ашлык өчен биргән акчаларын йөкләрендә таптылар - үзләренә ‎
кире кайтарылган. Әйттеләр: "Ий атабыз, ялган сөйләмибез, ошбу акча - ашлык өчен ‎
биргән акчабыз кире үзебезгә кайтарылган, Биняминне безнең белән җибәр, Мысырга ‎
барыйк, өй җәмәгатьләребезгә ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне дә сакларбыз, ‎
әгәр Бинямин дә барса, бер дөя йөге ашлыкны артык алырбыз, ашлык хуҗасы вәзир ‎
өчен бер дөя йөге бик аз нәрсә, авырсынмас бирер".‎
‎66. Аталары әйтте: "Әлбәттә, Биняминне сезнең белән җибәрмәмен, сәламәт кайтарып ‎
үземә тапшырырга Аллаһ исеме белән ант итеп вәгъдә биргәнегезгә чаклы". Биняминне ‎
сәламәт алып кайтып тапшырырга вәгъдәләрен биргәч, аталары әйтте: "Безнең ‎
сөйләшкән сүзләребезне Аллаһ күзәтүчедер".‎
‎67. Аталары әйтте: "Ий угылларым, Мысырга җиткәч барыгыз да бер капкадан ‎
кермәгез, төрлегез төрле капкалардан керегез! Аллаһудан килгән бәла-каза хакында бер ‎
ни белергә дә, сезгә ярдәм итәргә дә хәлемнән килмидер, һәр эш өстеннән хөкем ‎
йөретмәк Аллаһуга хастыр, шуңа баш июдән башка чара юк, мин Аллаһуга тәвәккәл ‎
иттем һәм тәвәккәл итүчеләр Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!"‎
‎68. Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда ‎
аталары Ягькубның сүзе аларга Аллаһудан килгән каза хакында һич файда бирмәде, ‎
мәгәр Ягъкубның күңелендәге теләге генә үтәлде, тәхкыйк ул Без өйрәткән нәрсәләрне ‎
белүче, шуның өчен балаларын шулай вәгазь кылды ләкин күп кешеләр белмиләр ‎
эшнең яшерен серләрен.‎
‎69. Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм ‎
алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм ‎
агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә ‎
калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник ‎
елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның ‎
белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм", - диде. Йусуф, алай ‎
булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына ‎
алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең ‎
кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен ‎
кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр ‎
өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер ‎
бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан ‎
итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол ‎
итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр.‎
‎70. Агаларының нәрсәләрен хәзерләгәч, ягъни ашлыкларын үлчәп дөяләргә йөкләгәч ‎
Йусуф, Биняминнең йөгенә бер алтын савытны яшереп куйдырды вә шул хәлдә юлга ‎
чыгып киттеләр, соңра Йусуфның хезмәтчеләреннән берсе артларыннан барып: "Ий ‎
кәрван кешеләре! Сез патшаның савытын урлагансыз", - дип кычкырды.‎
‎71. Йусуфның агалары кычкыручыга каршы килеп: "Нәрсә югалттыгыз", - сорадылар.‎
‎72. Әйттеләр: "Патшаның савытын югалттык, аны табып китергән кешегә бер дөя йөге ‎
ашлык бирелә вә ул ашлыкны тапшырырга мин өстемә аламын".‎
‎73. Әйттеләр: "Үзегез беләсез, валлаһи без Мысыр җиренә бозыклык кылырга килмәдек ‎
һәм без караклар да түгелбез".‎
‎74. Артларыннан килүчеләр әйттеләр: "Әгәр урламадык дигән сүзегез ялган булса, ‎
ягъни савыт сездән табылса, урлаучының җәзасы нәрсә булыр?"‎
‎75. Әйттеләр: "Аның җәзасы шул булыр ки, савыт кем йөгеннән табылса, шул кеше үзе ‎
патшага кол булыр. Залимнәргә без мөселманлар шундый җәза бирәбез. Йөкләрен ‎
тентү өчен барын да борып, Йусуф алдына алып килделәр.‎
‎76. Йусуф Биняминнән башка кардәшләренең йөкләреннән башлады тентүне, соңра ‎
савытны Бинямин йөгеннән табып алды. Шулай итеп, Бинямин, урлаган исемен ‎
күтәреп, Йусуф кулында калды. Кардәшен алып калыр өчен Без Йусуфка шулай хәйлә ‎
кылдырдык, Мысыр патшасының дине хөкеменчә Йусуф кардәшен алып калырга кадир ‎
түгел иде, чөнки аның динендә каракны кол итеп алып калырга ярамый иде. Әмма ‎
Ягькуб г-м шәригатеңдә каракны кол итеп алу хөкеме бар иде, шуның өчен Йусуф ‎
урлаучының җәзасын кардәшләреннән әйттерде. Ләкин Йусуф Аллаһ теләге белән ‎
хәйлә кылды, Үзебез теләгән кешене гыйлем вә хикмәт белән дәрәҗәләргә күтәрербез, ‎
һәр белем иясе кешедән өстен белемле кеше булыр.‎
‎77. Кардәшләре әйттеләр: "Бинямин урласа урлар, шул аларда ул гадәт бар, моннан ‎
элек аның кардәше Йусуф та урлаган иде. Йусуф аларның сүзләренә җавап бирмичә ‎
күңелендә саклады вә күңеленнән әйтте: "Сез Йусуфка караганда яманыраксыз, сезнең ‎
миңа ялган ялалар япканыгызны Аллаһу тәгалә белә".‎
‎78. Йусуфка әйттеләр: "Ий Гәзиз, аның өйдә карт атасы бар, аның урынына безнең ‎
беребезне алып кал, аны җибәр! Тәхкыйк без сине изгелек кылучы дип беләбез".‎
‎79. Йусуф әйтте: "Аллаһ сакласын урламаган кешене алып калудан, савытны кем ‎
йөгеннән таптык, фәкать шул кешене генә алып калабыз, әгәр башка кешене алып ‎
калсак залимләрдән булырбыз".‎
‎80. Биняминне алудан өметсез булгач, аулакта киңәш итәр өчен аерылып чыктылар. ‎
Олугълары әйтте: "Беләсезме, Биняминне сәләмәт кулына тапшырырга атагыз сездән ‎
Аллаһ исеме белән гәһед алды, вә моннан элек Йусуф хакында чиктән тыш эш кылган ‎
идегез инде, ни күзебез белән вә ни битебез белән атабызга кайтып күренербез? Мысыр ‎
җиреннән бер адым атламыймын, ягъни кайтмыймын атамнан кайтырга рөхсәт ‎
булганга чаклы, яки Бинямин хакында Аллаһудан бер хәерле хөкем булганчы, Ул - ‎
Аллаһ хәкимләрнең хәерлесе". Шуннан соң Йусуф янына барып, гаять гайрәтләнде, ‎
Биняминне алырга бик каты тырышты, ләкин барып чыкмады.‎
‎81. Йусуф әйтте: "Атагыз янына кайтыгыз, аңа әйтегез: ий атабыз, угълың бер савыт ‎
урлады, без фәкать белгәнебез һәм күргәнебез белән шәһадәт бирәбез ки, Биняминнең ‎
йөгеннән бер алтын савыт чыкты, без гаепне белә алмыйбыз.‎
‎82. Безгә ышанмасаң без булган Мысыр шәһәре кешеләреннән сорагыл һәм безгә ‎
очраган вә хәлләребезне күргән кәрван кешеләреннән сорагыл! Без, әлбәттә, бу ‎
сүзләрне дөрес сөйлибез".‎
‎83. Аталары әйтте: "Юк, дөрес сөйләмисез, бәлки нәфесегез бер яман эшне яхшы итеп ‎
күрсәткәндер дә, ә сез ул эшне Бинямингә япкансыз, инде миңа күркәм сабырлык ‎
ляземдер. Аларның барчасын Аллаһ миңа китерер дип өмет итәмен. Шиксез, Аллаһу ‎
тәгалә аларның кайда икәнен белә һәм белеп хөкем йөртә".‎
‎84. Ягъкуб г-м ачуланып алардан китте вә әйтте: "Йусуфым өчен ни олугъ хәсрәт!" Вә ‎
каты хәсрәт белән Йусуф өчен елап, ике күзенә ак төшеп сукыраймыш иде, шулай ‎
булса да һичкемгә зарланмады сабыр итте.‎
‎85. Әйттеләр: "Ий атабыз, валлаһи син һаман Йусуфны сөйлисең, болай булсаң аның ‎
өчен сырхау булырсың яки һәлак булырсың!"‎
‎86. Аталары әйтте: "Тәхкыйк мин кайгымны вә сагышымны Аллаһуга шикаять ‎
кыламын, сезгә түгел, Аллаһ белдерүе белән мин сез белмәгән нәрсәләрне беләмен.‎
‎87. Ий угылларым, Мысыр шәһәренә барып Йусуф турында вә кардәше турында ‎
сораштырып карагыз, алар хакында берәр хәбәр булмасмы, Аллаһ рәхмәтеннән ‎
өметегезне өзмәгез! Дөреслектә мөэминләр Аллаһ рәхмәтеннән өмет өзмиләр, мәгәр ‎
кәферләр өметсез булалар".‎
‎88. Алар Мысырга барып, Йусуф янына кереп әйттеләр: "Ий Гәзиз! Безгә вә өй ‎
җәмәгатьләребезгә бик каты ачлык иреште, менә сезгә төрле акчалар китердек, саф ‎
көмештән генә китерергә көчебез җитмәде, акчабызга карата безгә ашлык үлчәп бир ‎
һәм мөмкин булса садака итеп тә бир вә һәм Биняминне дә биреп җибәр, атабыз аның ‎
өчен бик хәсрәтләнә! Әлбәттә, Аллаһ садака бирүчеләргә изге җәзалар бирер. Моннан ‎
соң Йусуфның күңеле йомшарды вә үзен танытырга һәм серләрне ачарга теләде.‎
‎89. Әйтте: "Беләсезме, хәтерегездәме? Йусуфка вә аның кардәше Бинямингә җаһиллек ‎
белән ниләр кылдыгыз?"‎
‎90. Сорадылар: "Син әллә Йусуфмы?" Йусуф әйтте: "Әлбәттә, мин Йусуфмын, ошбу ‎
минем кардәшем Биняминдер, тәхкыйк Аллаһ безгә нигъмәт вә дәрәҗәләр бирде. Берәү ‎
Аллаһуга тәкъвалык кылып башына килгән бәла-казаларга сабыр итсә, әлбәттә, Аллаһ ‎
яхшы эшләрнең әҗерен җуймый".‎
‎91. Куркып калтырап әйттеләр: "Ий Йусуф, валлаһи сине Аллаһ безгә ихтыярлы вә баш ‎
кылды, шиксез, без хаталанучылардан булдык".‎
‎92. Йусуф әйтте: "Бүген сезне гаепләп битәрләү юк, курыкмагыз, мин сезне хөкем ‎
итмим. Кылган гөнаһларыгызны Аллаһ ярлыкасын, Ул бик шәфкатьле вә рәхимле!‎
‎93. Минем ошбу күлмәгемне алып кайтып атамның йөзенә ябыгыз, шуннан соң ‎
атамның күзләре ачылыр, күрә башлар, вә атамны һәм барча җәмәгатьләрегезне җыеп ‎
Мысырга минем хозурыма килегез!"‎
‎94. Угылларының кәрваны Мысырдан чыгып киткәч, аталары Ягъкуб Кәнгандә әйтте: ‎
‎"Әгәр картлыгыннан саташып сөйли дип гәепләмәсәгез, мин сезгә бер хәбәр әйтәм ки, ‎
мин Йусуф углымның исен сизәмен, исән икән".‎
‎95. Янындагылар әйттеләр: "Валлаһи син искечә һаман Йусуф белән саташасың, белеп ‎
сөйләмисең".‎
‎96. Кәрван Кәнган шәһәренә кайтып җиткәч, күлмәкне кулына тотып, шатлыклы Йусуф ‎
хәбәрен китерүче бер углы атасы янына кереп, күлмәкне атасының йөзенә куйды һәм ‎
атасының күзләре ачылды, күрә торган булды. Шул вакыт Ягъкуб г-м әйтте: "Мин сезгә ‎
әйтмәдемме Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне беләмен дип?"‎
‎97. Угыллары әйттеләр: "Ий атабыз! Тәхкыйк без хаталык кылдык вә гөнаһлы булдык, ‎
инде безне гафу ит! Һәм безнең өчен Аллаһудан ярлыкау өстәгел!"‎
‎98. Аталары әйтте: "Әлбәттә, мин сезнең өчен Аллаһудан истигъфар кылырмын. ‎
Тәхкыйк Ул - Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. Шуннан соң барчасы җыелып, ‎
җитмеш ике җан Мысыр шәһәренә күчеп киттеләр.‎
‎99. Барып җитеп Мысыр шәһәренә кергәндә Йусуф каршы алды һәм ата-анасын ‎
кочаклады вә әйтте: "Һәр бәла-казадан имин булган хәлдә, Аллаһ теләсә, Мысыр ‎
шәһәренә керегез!"‎
‎100. Йусуф үзенең Мәнзилендә ата-анасын хөрмәтләп тәхеткә утыртты, аннары ‎
Йусуфны зурлап шөкер йөзеннән барчасы сәҗдәгә егылдылар, вә Йусуф әйтте: "Ий ‎
атам, күп еллар элек күргән төшемнең тәэвиле ошбудыр, тәхкыйк Раббым бу төшемне ‎
дөрес кылды вә тәхкыйк Раббым миңа ихсан кылды, мине зинданнан чыгару белән вә ‎
сезне сәхрәдән Мысырга китерү белән минем белән кардәшләрем арасына шайтан ‎
вәсвәсә белән дошманлыкны салганы соңында, тәхкыйк Раббым теләгән нәрсәсен ‎
шәфкать белән кылучы, әлбәттә, Ул белүче вә тиешенчә эш кылучы.‎
‎101. Йә Рабби, син миңа Мысыр байлыгын бирдең вә төш юрауны өйрәттең. Йә ‎
Раббым, син җир вә күкләрне яратучысың, дөньяда һәм ахирәттә син миңа ярдәмчесең. ‎
Йә Рабби, мөселман хәлемдә җанымны ал һәм мине изге кешеләргә тоташтыр!"‎
‎102. Ий Мухәммәд г-м, бу Йусуф кыйссасы сиңа гаеп хәбәрләрдән, Без аны сиңа вәхий ‎
кылабыз, Йусуфның кардәшләре хәйлә кылып Йусуфны коега салырга киңәш иткән ‎
вакытларында син алар янында юк идең. Шулай булгач, Йусуф кыйссасын сөйләвегез ‎
пәйгамбәрлегегезгә дәлилдер.‎
‎103. Ләкин син никадәр тырышсаң да күп кешеләр иман китермәсләр.‎
‎104. Иман китерүләре өчен син алардан дөнья малын сорамыйсың, ул Коръән барча ‎
галәм вәгазьдән башка нәрсә түгел.‎
‎105. Җирдә вә күкләрдә күпме галәмәтләр бар - Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ‎
шуларны күреп-үтеп йөриләр, ләкин гыйбрәтләнүдән баш тарталар, һич игътибарга ‎
алмыйлар.‎
‎106. Аларның күбрәге иман китермәсләр, мәгәр иман китерсәләр кемне, нәрсәне булса ‎
да Аллаһуга тиңдәш кылып мөшрик булырлар.‎
‎107. Әйә алар имин булырлармы Аллаһуның көйдергүче гәзабы аларга килүдән, яки ‎
искәрмәстән кыямәт көне килүдән имин булырлармы?‎
‎108. Ий Мухәммәд г-м! Әйт: "Бу Коръән күрсәткән юл минем юлымдыр, мин шул юл ‎
белән күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакырамын һәм миңа ияргән мөэминләргә шул ‎
юл белән барыл күреп-белеп кешеләрне Аллаһуга чакыралар, вә Аллаһу тәгаләне һәр ‎
кимчелектән пакь дип беләмен һәм мин мөшрикләрдән түгелмен."‎
‎109. Синнән элек җибәргән пәйгамбәрләребез дә үз шәһәрләреннән ирләрдер. Без ‎
аларга аятьләребезне вәхий кыладыр идек. Югыйсә, фәрештә түгел иделәр. Әйә алар ‎
җир өстендә сәяхәт кылып йөрмиләрме? Әгәр йөрсәләр, күрер иделәр әүвәлге ‎
кәферләрнең ахыры ничек булганын. Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган ‎
кешеләргә ахирәт йорты хәерледер, әйә шуны аңлый алмыйсызмы?‎
‎110. Хәтта ки әүвәлге пәйгамбәрләр, өммәтләренең иманга килүләреннән өметләрен ‎
өзсәләр вә кәферләрнең, болар пәйгамбәр түгелләр, ялганчылар дигәннәрен белсәләр, ‎
ул пәйгамбәрләргә Безнең ярдәмебез килер булды, теләгән кешеләребезне һәлакәттән ‎
коткарырбыз, вә кәферләргә Безнең гәзабыбыз килсә, һич кире кайтарылмас.‎
‎111. Сөйләнгән ошбу Йусуф г-м кыйссасында, әлбәттә, гакыл ияләренә гыйбрәтләр бар. ‎
Коръән Аллаһ исеменнән сөйләнгән ялган сүз түгел, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнең үзенең ‎
сүзе, үзеннән элек иңдерелгән китапларны дөресләп иңдерелгән хак китаптыр вә ‎
һәрнәрсәнең хөкемен бәян итеп иңдерелмештер вә иман китергән кешеләргә һидәят һәм ‎
рәхмәт булсын өчен иңдерелде.‎

‎[13] РӘГЫД (КҮК КҮКРӘҮ) СҮРӘСЕ - 43 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Әлиф ләм мим ра. Ошбу - аятьләр Аллаһудан иңгән Коръән Кәрим аятьләредер. Вә ‎
Раббыңнан сиңа иңдерелгән китап, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге иман ‎
китермиләр.‎
‎2. Үзегез дә күрәсез, бер нинди терәксез күкләрне күтәрүче зат Аллаһ, соңра гәрешкә ‎
касд кылды һәм кояш вә айны үзенә буйсындырды, Аллаһ билгеләгән вакыткача ‎
йөрерләр. Барча эш белән үзе җитәкчелек итәр, вә һәр дәлилне Коръән белән бәян ‎
кылыр, шаять, ахирәттә Раббыгыз хозурына барып басачагыгызга ышанырсыз!‎
‎3. Ул - Аллаһ яратты җирне вә анда зур таулар һәм дәрьяләрне бар итте һәм дә һәр ‎
җимешләрдән ике төрлене яратты. Кич караңгылыгы белән көннең яктылыгын каплар, ‎
юк итәр. Күрсәтелгән бу нәрсәләрдә, әлбәттә, фикер ияләренә галәмәтләр бар.‎
‎4. Җир шары төрле кисәкләрдән тора, мәсәлән: бер өлеше су, бер өлеше игенлек, бер ‎
өлеше тау - урманлык вә бер өлеше комлык-сазлык, Аллаһ шулай төзегән вә җимеш ‎
бакчалары, игенләр, икешәрләп вә ялгыз үскән хөрмә агачлары - барчасы бер су белән ‎
сугарылалар, ашауда тәме белән берсен икенчесеннән артык кылырбыз. Гакылларын ‎
эшләткән кешеләр өчен бу нәрсәләрне яратуда Аллаһуның берлегенә, әлбәттә, дәлилләр ‎
бар.‎
‎5. Әгәр син аларның кыямәт көненә ышанмауларына гаҗәпләнсәң, бигрәк тә аларның: ‎
‎"Без череп туфрак булганнан соң яңадан терелербезме? Әлбәттә, терелмибез!" - дигән ‎
сүзләре гаҗәп. Алар үзләренең Раббыларына ышанмаучы кешеләр вә алар ахирәттә ‎
муенларында богаулар булачак кешеләрдер һәм алар җәһәннәм утында яначак ‎
кешеләрдер, алар җәһәннәм утында мәңге калырлар.‎
‎6. Ул ахмаклар яхшылыктан элек явызлыкны ашыктыралар, ягъни тәүбә истигъфарга ‎
ашыгыр урынына вәгъдә кылган гәзабыңны тизрәк китер, дип, үзләренә гәзабны ‎
ашыктыралар, тәхкыйк болар кеби кәферләргә Безнең гәзабларыбыз булып үтте, ‎
гыйбрәтләнеп тәүбә итүләре кирәк иде, тәхкыйк синең Раббың золым вә гөнаһ ‎
бәрабәренә камил ярлыкаучы булдыгыннан тәүбә итеп, төзәтүчеләрне гафу ит, вә ‎
шуның белән бергә синең Раббың, әлбәттә, кәферләрдән каты гәзаб белән үч алучы.‎
‎7. Коръәнгә ышанмаган кәферләр әйттеләр: "Коръәннән башка Мухәммәднең ‎
пәйгамбәрлеген дөресләүче Раббысыннан бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", - ‎
дип. Син фәкать аларны Аллаһ гәзабы белән куркытучы гына. Каумларнең һәрберсе ‎
өчен туры юлга күндерүче пәйгамбәрләре булды. Пәйгамбәрләрдән соң ислам динен ‎
яхшы белүче галимләр бар.‎
‎8. Балага йөкле булган һәр хатынның йөкләгән йөген Аллаһ белә, дәхи хатынлар ‎
карыны балага кимчелек китерсә, яки камиллек бирсә - барчасын белә. Аллаһ ‎
хозурында һәрнәрсә үлчәү беләндер.‎
‎9. Ул - Аллаһ яшерен вә әшкарәне белүче вә Аңа гакыл фикерләр ирешмәктән бик ‎
югары һәм мәхлукка ошаудан бик тә пакь.‎
‎10. Сездән берәү кирәк - сүзен кычкырып сөйләсен, кирәк - яшерен сөйләсен, Аның ‎
өчен бертигездер, вә берәү кич караңгыда яшереп эш кылсын, кирәк - көндез күрсәтеп ‎
эш кылсын - Аллаһ һәммәсен бертигез белә.‎
‎11. Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр ‎
бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен ‎
үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, ‎
аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең ‎
шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә ‎
көрәшеп Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят ‎
һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче ‎
юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас.‎
‎12. Ул - Аллаһ сезне куркытып һәм яңгыр өмет иттереп яшенне күрсәтер вә яңгыр суы ‎
белән авырайган болытларны бар кылыр.‎
‎13. Аллаһуга хәмед әйтү белән күк күкрәү тәсбих әйтер, дәхи фәрештәләр Аллаһудан ‎
куркып, тәсбих әйтерләр вә яшенне җибәрер, аны үзе теләгән кешегә тидерер, ул ‎
кәферләр Аллаһ хакында бәхәсләшкән вакытларында, вә Аның гәзабы катыдыр.‎
‎14. Аллаһу тәгаләнең дәгъвәте хак, ягъни Аның файдалы дигәне хак файдалыдыр вә ‎
Аның зарарлы дигәне хак зарарлыдыр. Аллаһудан башка сынымларга ‎
табынучыларның, һичбер сорауларына җавап бирә алмыйлар, сынымлардан ярдәм ‎
көтүчеләрнең мисалы: авызыма су килеп керсен, дип, суга таба кулын сузып торган ‎
кеше кеби ки, күпме генә суга карап кул сузып торсалар да, су авызларына килеп ‎
керәчәге юк. Ул ахмаклар җансыз сынымларга кул сузып, алардан нәрсәдер көтәләр. ‎
Кәферләрнең догалары адашудан башка нәрсә түгел.‎
‎15. Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлуклар кайберләре ихтыярын вә кайберләре ‎
ихтыярсыз Аллаһуга сәҗдә кылырлар вә иртәләрдә вә кичләрдә үзләре сәҗдә кылганда ‎
күләгәләре дә сәҗдә кылыр.‎
‎16. Әйт: җир вә күкләрнең тәрбиячесе кем? Әлбәттә, Аллаһ, диген! Әйт: әйә үзләренә ‎
дә файда яки зарар итә алмаган сынымларны ничек үзегезгә ярдәмче итә аласыз? Ул ‎
сынымларны утка салсак яна, суга салсак бата яки ага, алтын көмештән ясаган булса, ‎
караклар урлап китә. Гәҗәбә! Кеше кулындагы шул чуп Илаһә була аламы? Бу эш ‎
фәкать диваналык вә сукырлык. Инде әйт: Гыйбрәтләрне вә хакыйкатьне күрүче кеше ‎
белән һичнәрсә күрмәүче кеше бертигез булырмы? Яки караңгылык белән яктылык ‎
бертигез булырмы? Ягъни күрүче - хак мөэминдер, Күрмәүче - имансыздыр вә ‎
караңгылык - динсезлектер, яктылык - хак диндер. Яки аларның Аллаһ халык кылган ‎
нәрсәләргә охшатып халык кылучы сынымлары бармы? Әгәр булса, әлбәттә, Аллаһ ‎
халык кылган нәрсәләрне сынымлар, халык кылган нәрсәдән аера алмаслар иде. Бит ‎
Аллаһудан башка халык кылучы зат һич юк. Шулай булгач, алар мәхлукне ничек ‎
Аллаһуга тиң кыла алалар? Әйт: һәрнәрсәне халык кылучы фәкать Аллаһудыр вә Ул - ‎
Аллаһ бер генә вә көчледер.‎
‎17. Ул - Аллаһ күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микдаренчә агар булды, ‎
кечкенә булса да, зур булса да елгадагы ташу суы өстенә чыккан күбекне күтәреп агар, ‎
дәхи зиннәт өчен вә яки башка кирәк нәрсә өчен утта эретелгән алтын вә көмеш кебек ‎
төрле нәрсәләрнең дә күбеге була. Әнә шулай хак белән батылга Аллаһ мисал китерә. ‎
Ягъни эретелгән нәрсәләрнең асылы һәм су Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре ‎
батыл диннең мисалыдыр. Әмма күбекләр кибеп яраксызга чыгарлар вә эретелгән ‎
нәрсәләрнең асылы җирдә кешеләр файдасына калыр. Әнә шулай Аллаһ кешеләр өчен ‎
мисаллар китерә.‎
‎18. Аллаһу тәгаләнең Коръән белән гамәл кылырга чакыруын кабул итеп, аның белән ‎
гамәл кылган кешеләргә ахирәттә күркәм җәннәтләр булыр. Вә әмма Аллаһуның ‎
‎"Коръән белән гамәл кылыгыз" дигән әмерен кабул итмәгән һәм аның белән гамәл ‎
кылмаган кешеләр, әгәр бөтен җир байлыгы хәтле ике өлеш байлыклары булса, шул ‎
байлыкларын биреп, ахирәттә үзләрен Аллаһ гәзабыннан коткара алмас иделәр, аларга ‎
ахирәттә бик каты, бик яман хөкем булыр, вә аларның урынлары җәһәннәм - ни ‎
кабәхәт урын.‎
‎19. Әйә берәү белсә Раббыңнан иңдерелгән Коръәннең хак кәйлеген һәм аның ‎
хөкемләрен, бу кеше һичнәрсә күрмәүче сукыр белән бертигез булырмы? Коръәннең ‎
мәгънәсен аңлап вәгазьләнер фәкать саф гакыллы кешеләр генә.‎
‎20. Ул гакыллы кешеләр Аллаһуга биргән гәһедләрен саклап Коръән белән гамәл ‎
кылырлар вә гәһедләрен һич бозмаслар.‎
‎21. Вә ул гакыллы кешеләр Аллаһ шәфкать, мәрхәмәт кылырга кушкан кешеләргә ‎
шәфкать мәрхәмәт кылалар, дәхи алар Раббыларыннан куркып яхшы эшләр кылырлар, ‎
кыямәт көненең каты хисабыннан куркып явыз эшләрдән сакланырлар.‎
‎22. Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы ‎
мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ‎
ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, ‎
аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр.‎
‎23. Алар Гәден исемле җәннәтләргә керерләр, дәхи аларның аталарыннан, ‎
балаларыннан, хатынларыннан Коръән белән гамәл кылып изгелек иткәнләре дә Гәден ‎
җәннәтләренә керерләр, вә алар янына һәр ишектән фәрештәләр керерләр.‎
‎24. Әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен ‎
авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен!" Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш ‎
нигъмәт.‎
‎25. Аллаһуга итагать итәргә гәһед биргәннән соң гәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ ‎
киселмәгез, дип, әмер иткәннән соң хак мөселманлардан киселерләр һәм җир өстендә ‎
төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт - ‎
җәһәннәм.‎
‎26. Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар ‎
кылыр, әмма кәферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья ‎
байлыгы алдый торган бик аз гына нәрсә.‎
‎27. Кәферләр әйтәләр: "Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген ‎
куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", - дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе ‎
теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле ‎
инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер.‎
‎28. Ул туры юлга күндерелгән кешеләр Аллаһуга һәм Коръәнгә ышанырлар да, Аллаһ ‎
зекере вә Коръән вәгазе белән күңелләре карар табар, рәхәтләнер, әгаһ булыгыз! ‎
Әлбәттә, Аллаһ зекере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр карар табарлар.‎
‎29. Бит иман китереп тә изге гамәлләр кылган кешеләргә, шиксез, шатлык, хушлык вә ‎
Тубә агачы астында күләгәләнү булыр вә күркәм урынлар булыр.‎
‎30. Әүвәлге каумләргә пәйгамбәрләр җибәргәнебез кеби бу каумгә сине пәйгамбәр итеп ‎
җибәрдек. Без сиңа вәхий кылган Коръәнне аларга укымаклыгың өчен, ләкин алар ‎
рәхмәт иясе булган Аллаһуга кәфер булалар. Әйт: "Ул - Аллаһ минем тәрбиячем, Илаһә ‎
тотарга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Ул үзе генә, Аңа гына тәвәккәл кылдым вә Ул - ‎
Аллаһуга кайтмаклык.‎
‎31. Әгәр Коръән укымак белән таулар урынларыннан купсалар иде, яки Коръән укымак ‎
белән ерак җирләр тиз генә якын килсә иде, яки Коръән укымак белән үлгән кешеләр ‎
сөйләшсәләр иде, кәферләр һаман да иман китермәс иделәр. Ягъни шундый могҗизаны ‎
үзләре сорыйлар, әгәр күрсәтелсә аны сихер диләр. Бәлки барча эшләр Аллаһ ‎
ихтыярында, әйә мөэминләр өметләрен өзәләрме? Әгәр Аллаһ теләсә ки, бөтен дөнья ‎
кешеләрен һидәяткә салыр иде. Кыйлган явызлыклары өчен кәферләргә һәмишә бәла, ‎
фетнә ирешеп торадыр, яки ул бәла аларга якын җиргә килеп, хәтта Аллаһуның ‎
вәгъдәсе килгәнче куркуда торалар, тәхкыйк Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас.‎
‎32. Ий Мухәммәд г-м! Синнән әүвәлге рәсүлләр дә каумләре тарафыннан мәсхәрә ‎
кылындылар, шулай да азрак вакыт биреп ихтыярларына куйдык, соңра гәзаб белән ‎
тоттык, аларны тотмагым ничек каты булды?‎
‎33. Барча кешеләрнең кылган эшләреннән хәбәрдар булган Аллаһу тәгалә һичнәрсәгә ‎
ярамаган сынымлар белән бер тигез булырмы? Кәферләр сынымларын Аллаһуга ‎
тиңдәш кылдылар. Аларга әйт: "Дәлилләр белән исбат итегез, сынымларыгыз Илаһә ‎
тотып гыйбадәт кылырга яраклы нәрсәләрме? Әйә сез хәбәр бирәсезме Аллаһу ‎
тәгаләнең җирдә белмәгән нәрсәсе белән? Яки сүзнең мәгънәсен һич фикерләмичә ‎
Аллаһуның тиңдәше бар дидегезме? Бәлки кәферләргә хакка каршы хәйлә мәкерләре вә ‎
кәфер эшләре үзләренә зиннәтле күренде һәм алар кешеләрне Аллаһ юлыннан ‎
тыйдылар. Бер кешене Аллаһ адаштырса, ул кешене туры юлга күндерүче булмас.‎
‎34. Аларга дөньяда ук гәзаб булыр, әмма ахирәт гәзабы катырак, Аллаһ гәзабыннан ‎
аларны саклап калучы булмас.‎
‎35. Тәкъва мөэминләргә вәгъдә ителгән җәннәтнең мисалы: астыннан төрле елгалар ‎
агар, җимешләре дә даим булыр, вә күләгәсе дә даим булыр, шундый җәннәтләр тәкъва ‎
мөэминләрнең ахыргы урынлары. Әмма кәферләрнең ахыр урыны ут.‎
‎36. Без китап биргән яһүд вә насарадан сиңа иңгән Коръәнгә шатланучы яманлылар ‎
бар, әмма кайбер кәферләр Коръәннең бәгъзе аятьләрен инкяр итәләр. Әйт: "Мин ‎
фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга боерылдым һәм Аңа һичкемне тиңдәш ‎
итмәскә, вә Аллаһуга гына гыйбадәткә чакырамын вә кайтачак җиребез дә Аңадыр."‎
‎37. Һәм шулай Коръәнне иңдердек гарәп телендә гадел хөкем итеп, әгәр сиңа дәлилләр ‎
вә шәригать хөкемнәре килгәннән соң аларның һаваларына, батыл гадәтләренә иярсәң, ‎
Аллаһудан килгән гәзабтан сине саклаучы вә ярдәм бирүче булмас.‎
‎38. Синнән элек тә рәсүлләр җибәрдек вә аларга күп хатынлар вә күп балалар бирдек, ‎
Аллаһ теләгәндә башка һичбер расүлгә галәмәт китермәк мөмкин түгел. Барлык ‎
нәрсәнең вакыты һәркемнең әҗәле язылмыш, вакытында килер.‎
‎39. Аллаһ теләгән нәрсәсен бетерер вә теләгән нәрсәсен бар кылыр, вә китаплар анасы ‎
Ләүхүлмәхфуз - Аллаһу хозурындадыр.‎
‎40. Ий Мухәммәд г-м, кәферләргә вәгъдә иткен гәзабларыбызның бәгъзесен сиңа ‎
күрсәтербез яки аларга гәзаб килмәстән элек синең җаныңны алырбыз, сиңа ‎
йөкләтелгән нәрсә фәкать Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештермәк вә хисап кылмак, ‎
хөкем итмәк Безнең эшебез. ‎

‎41. Әйә алар күреп гыйбадәтләнмиләрме? Без кәферләрнең җирләрен әтрафларыннан ‎
киметә барабыз, Аллаһ хөкем итә, Аның хөкемен кире кайтара алучы юк, Ул бик тиз ‎
хөкем итүче.‎
‎42. Бүгенге кәферләрдән элгәреге кәферләр дә пәйгамбәрләренә хәйлә мәкерләр ‎
кылдылар, хәйлә мәкерләр һәммәсе Аллаһ ихтыярында, хәйлә белән хакны җимерә ‎
алмаслар, һәркемнең кәсеп иткән эшен Аллаһ белә, кәферләр дә тиздән белерләр, ‎
җәннәт кемгә дә җәһәннәм кемгә икәнен.‎
‎43. Кәферләр әйтерләр син расүл түгел дип, син аларга әйт: "Сезнең белән минем арада ‎
шаһит булырга Аллаһ үзе җитәдер һәм Аллаһ китабыннан хәбәре булган мөэминнәр дә ‎
минем рәсүллегемә шаһит булырлар".‎

‎[14] ИБРАҺИМ СҮРӘСЕ - 52 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Әлиф ләм ра. Ошбу китапны сиңа иңдердек кешеләрне батыл ялган дин ‎
караңгылыгыннан чыгарып, хак дин яктылыгына кертмәклегең өчен Раббыларының ‎
теләге белән галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына.‎
‎2. Җир вә күкләр мөлке Аның кулында булучы Аллаһу тәгаләдер. Кәферләргә каты ‎
гәзаб белән ни зур һәлакәтлек.‎
‎3. Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне ‎
Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен ‎
телиләр, алар хактан бик ерак адашканлар.‎
‎4. Пәйгамбәрләрне һәр заманада үз каумләреннән җибәрдек шәригать хөкемләрене үз ‎
телләрендә бәян итсеннәр өчен. Аллаһ үзе теләгән кешене һидәяткә салыр вә үзе ‎
теләгән кешене хак юлдан адаштырыр, Ул - Аллаһ көчле вә хөкемче.‎
‎5. Тәхкыйк Без Мусаны дәлилләр вә могҗизалар белән пәйгамбәр итеп җибәрдек, ‎
каумеңне батыл дин караңгылыгыннан чыгарып хак дин яктылыгына керт, дип, вә ‎
үткән каумләрнең гыйбрәтле хәлләрен сөйлә, дип, бәла-казага сабыр итеп нигъмәтләргә ‎
шөкер итүчеләргә сөйләнгән пәйгамбәрләр хәлендә гыйбрәтләр бар.‎
‎6. Муса әйтте: "Ий каумем, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Аллаһ ‎
сезне Фиргаун кауменнән коткарды, алар сезне каты гәзаблыйлар иде вә алар сезнең ‎
кыз балаларыгызны калдырып ир балаларыгызны бугазлыйлар иде, вә аларның бу ‎
эшләрендә Раббыгыздан сезгә зур бәла бар иде.‎
‎7. Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: "Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне ‎
сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем гәзабым бик каты", - дип.‎
‎8. Муса г-м әйтте: "Сез һәм җир өстендәге барча кешеләр кәфер булсагыз, Аллаһ бай, ‎
сезгә ихтыяҗе юк вә Ул мактаулы".‎
‎9. Әйә сезгә килмәдеме? Сездән элек килеп киткән Нух, Гад вә Сәмуд каумләренең ‎
хәбәрләре, Аллаһ аларны хәбәр итте вә алардан соң килгән каумләрнең дә хәбәре ‎
килмәдеме? Ул соңгы һәлак булган каумнең санын Аллаһудан башка зат белмәс, ‎
аларның рәсүлләре дәлилләр вә могҗизалар белән килде, алар рәсүлләренә ачуланып ‎
бармакларын тешләделәр һәм әйттеләр: "Сезгә җибәрелгән аятьләргә, әлбәттә, ‎
ышанмыйбыз вә сез Аңа гыйбадәт кылырга өндәгән Аллаһ хакында шикләнәбез".‎
‎10. Аларның рәсүлләре әйтте: "Әйә сез җирне вә күкләрне тезүче Аллаһуга шик ‎
тотасызмы? сезне иманга чакырадыр гөнаһларыгызны ярлыкар өчен һәм билгеләнгән ‎
әҗәлегезгә хәтле яшәтер өчен. Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез безнең кеби ‎
кешеләрсез, артык җирегез юк, аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымларыбыздан ‎
туктатырга телисез, безгә ачык гәламәтләр китерегез".‎
‎11. Аларга рәсүлләре әйтте: "Дөрес без сезнең кеби кешеләрбез, ләкин Аллаһу тәгалә ‎
бәндәләре арасыннан үзе теләгәненә ислам динен, ягъни пәйгамбәрлекне ингам кыла, ‎
безгә һич дөрес булмый, сезгә могҗиза күрсәтергә, мәгәр Аллаһ теләге белән генә ‎
күрсәтәбез, шулай булгач, мөэминләр Аллаһуга гына тәвәккәл кылсынлар!‎
‎12. Безгә Аллаһуга гына тәвәккәл итмичә һич ярамый, тәхкыйк Ул безне туры юлга ‎
күндерде, вә безгә кылган җәбер-золымларыгызга без, әлбәттә, сабыр кылабыз, ‎
тәвәккәл итүчеләр фәкать Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!‎
‎13. Кәферләре рәсүлләренә әйттеләр: "Әлбәттә, без сезне җиребездән куып чыгарырбыз ‎
яки безнең динебезгә кайтырсыз. Ул рәсүлләргә Раббылары вәхий кылды, әлбәттә, Без ‎
ул залим кәферләрне һәлак итәрбез.‎
‎14. Алардан соң, әлбәттә, сезне алар җиренә урынлаштырачакбыз, Минем бу вәгъдәм ‎
җавап бирү өчен кыямәт көнендә. Минем алдымда басып торудан вә һәм Минем гәзаб ‎
белән кылган вәгъдәмдән курыккан кешеләргә.‎
‎15. Пәйгамбәрләр кәферләргә ачуландылар һәм үзләренә Аллаһудан ярдәм сорадылар, ‎
шулай ук кәферләр дә, гәзабны күргәч, котылмак өчен Аллаһудан ярдәм сорап ‎
маташтылар, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итмәгән һәр залим һәлак булды.‎
‎16. Ул залимләрнең артында җәһәннәм гәзабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләренең ‎
тәненнән аккан сары су белән сугарылырлар.‎
‎17. Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир булмас, һәм аңа ‎
һәр әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу гәзаблардан ‎
соң янә каты гәзаб булыр.‎
‎18. Аллаһуга кәфер булган кешеләрнең мисалы: аларның гамәлләре бик каты искән ‎
җилле көндә көл очкан кеби очып бетәчәк, кәсеп иткән эшләре белән файда китерергә ‎
һич кадир булмаслар, аларның бидегәтләрдән төзелгән батыл динне тотулары ‎
хаклыктан ерак адашудыр.‎
‎19. Әйә белмисеңме Аллаһу тәгаләнең җир вә күкләрне, әлбәттә, хаклык белән бик ‎
гадел төзегәнен? Әгәр Аллаһ теләсә сезне юк итәр дә, сезнең урынга яңа халыкны ‎
китерер.‎
‎20. Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.‎
‎21. Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп ‎
йөрүче зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә ‎
әйтерләр: "Без сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, ‎
инде бүген Аллаһ гәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?" ‎
Бидегәтче муллалар кеби ияртеп адаштыручылары әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры ‎
юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез ‎
адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк - үзара бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак ‎
та, Аллаһ гәзабыннан безгә юл юк."‎
‎22. Хөкем тәмам булып, җәннәт кешеләре җәннәткә вә җәһәннәм кешеләре җәһәннәмгә ‎
кертелгәч, шайтан әйтер: "Тәхкыйк Аллаһ сезгә вәгъдә кылды, хак вәгъдәне дөньяда ‎
әйткәнләре бар да килде вә мин дә вәгъдә кылдым сезгә, вәгъдәмә хыйлафлык кылдым, ‎
ягъни җәннәткә керәсез, дип батыл дингә бидегәт гамәлләргә сезне кызыктырдым, ‎
ләкин минем сүзләремнең ялган икәнлеге бүген мәгълүм булды вә минем сезгә ‎
сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бернинди дәлилем юк иде, мәгәр мин сезне ялганга ‎
өндәдем фәкать, ә сез кабул кылдыгыз, бүген мине шелтәләмәгез, бәлки үзегезне шелтә ‎
кылыгыз! Мин сезгә ярдәм бирә алмыйм, сез дә миңа ярдәм итә алмыйсыз вә дөньяда ‎
мине Аллаһуга тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр иттем. Әлбәттә, залимләргә ‎
рәнҗеткүче гәзаб булыр".‎
‎23. Иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләр җәннәтләргә кертелерләр, ул ‎
җәннәттәге агач төпләреннән елгалар агар, алар ул җәннәтләрдә Раббыларының теләге ‎
белән мәңге калырлар, җәннәттәге кешеләрнең бер-берсенә бүләкләре сәламдер.‎
‎24. Беләсеңме "Лә Иләһә Илләллаһ" сүзенә Аллаһ нинди гаҗәп мисал китерә, ул сүз ‎
яхшы үскән агач кеби, аның тамырлары җирдә мәхкәм, ботаклары күккә үрелгән, ‎
Раббысының әмере белән җимешене һәрвакыт биреп торыр.‎
‎25. Аллаһ бәндәләренә шундый мисалларны китерә, гыйбадәтләнеп вәгазьләнсеннәр ‎
өчен.‎
‎26. Вә диндә дәлилсез ялган сүзнең мисалы: тамыры белән чыгарып җир өстенә ‎
ташланган һичбер нәрсәгә яраксыз начар агач кеби ки, һичнәрсә бирми, батыл дин дә ‎
шундыйдыр.‎
‎27. Иман китереп хак диндә булган кешеләрне Аллаһ дөньяда вә ахирәттә дәлил белән ‎
сабит булган "Лә Илаһә Илләллаһ" сүзенә беркетер, әмма иман китермәгән залимләрне ‎
Аллаһ адаштырыр, Аллаһ теләгән эшне кылыр.‎
‎28. Күрәсеңме явыз кешеләрне, Аллаһ биргән ислам динен көфергә алыштыралар, ‎
ягъни исламны кабул итмиләр, җәһәннәмгә алып бара торган батыл динне кабул ‎
итәләр, вә үзләренә ияргән каумләрен һәлакәтлек йортына салдылар.‎
‎29. Ул йорт җәһәннәмдер, анда керерләр, ни яман урын ул җәһәннәм.‎
‎30. Ул мөшрикләр, кешеләрне хак юлдан адаштырыр өчен Аллаһуга тиңдәшләр ‎
ясадылар. Аларга әйт: "Хәзер файдаланып калыгыз, теләгәнчә кыланыгыз, чөнки ни ‎
кылансагыз да кайтачак урыныгыз җәһәннәм, аңда теләгәнегезне кыла алмассыз.‎
‎31. Ий Мухәммәд г-м, минем иман китергән бәндәләремә әйт: "Дусчык вә алыш-биреш ‎
итү эше булмый торган кыямәт көне килүдән элек намазларын укысынлар вә Без ‎
биргән малдан күрсәтеп һәм яшерен садакалар бирсенләр!"‎
‎32. Җир вә күкләрне халык кылучы кодрәтле Аллаһ вә Ул, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ‎
ризык булсын өчен төрле җимешләр үстерде, вә Ул диңгезләрдә Аллаһ әмере белән ‎
йөри торган корабларны сезгә ирекле кылды, вә сезгә елгаларны ирекле кылды.‎
‎33. Дәхи ашыгып йөри торган кояш вә айдан сезне файдаландырды һәм сезне көндез вә ‎
кич белән дә файдаландырды.‎
‎34. Вә Ул - Аллаһ сезнең Сораганыгызның барчасын бирде. Аллаһ биргән ‎
нигъмәтләрне исәп-хисап итсәгез дә һич тә санап бетерә алмассыз, тәхкыйк адәм ‎
баласы Аллаһуга карышып үзенә үзе золым итүче вә көферлек кылучыдыр.‎
‎35. Ибраһим г-м әйтте: "Ий Раббым, бу Мәккә шәһәрен бәла-казалардан имин кыл вә ‎
үземне һәм балаларымны сынымларга гыйбадәт кылудан сакла!‎
‎36. Ий Раббым, ул сынымлар күп кешене адаштырдылар, кем миңа иярсә - ул минем ‎
өммәтемнәндер, вә берәү миңа иярмәсә, синең ихтыярындадыр, теләсәң - гәзаб ‎
кылырсың, теләсәң - ярлыкарсың, чөнки син ярлыкаучы рәхимлесең.‎
‎37. Ий Раббым, бәгъзе балаларымны иген үсми торган җиргә Кәгъбә янына, ягъни ‎
Кәгъбә төзеләчәк чокыр җиргә илтеп куйдым (Һаҗәр илә баласы Исмагилне), ий ‎
Раббым, аларга тәүфыйк бир намазларын үтәргә вә адәмләрнең күңеленә аларның ‎
мәхәббәтен сал, шул Кәгъбә җиренә барып сәүдә итеп, кардәшлекне арттырып ‎
тормышларын киңәйтсеннәр вә аларга җимешләрдән ризык бир, шаять Сиңа шөкер ‎
итәрләр.‎
‎38. Ий Раббыбыз Син безнең әшкәрә кылган вә яшерен кылган һәр эшебезне беләсең, ‎
бит Аллаһуга җирдә һәм күкләрдә һичбер нәрсә яшерен түгел.‎
‎39. Карт көнемдә миңа Исмагил вә Исхакны бирүче Аллаһу тәгаләгә барча мактау! ‎
Тәхкыйк Раббым догаларны ишетүче вә кабул итүче.‎
‎40. Йә Рабби минем үземне һәм балаларымны намазларны үтәүче кыл, ий Раббыбыз, ‎
догаларыбызны кабул кыл!‎
‎41. Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, кыямәт ‎
көнендә хур итмә!"‎
‎42. Ий Мухәммәд г-м, залимләр кылган эштән Аллаһуны гафил дип уйлама, һич тә ‎
гафил түгел. Фәкать ул залимләргә гәзабны кичектерәдер күзләр текәлеп торган кыямәт ‎
көненә чаклы гына.‎
‎43. Башларын бөгеп, ашыгып-ашыгып ул залимнәр чакыручыга таба килерләр вә ‎
куркуларыннан күзләре йомылмас, текәлеп торыр вә күңелләре аялаудан буштыр.‎
‎44. Дәхи адәмнәрне куркыт, аларга гәзаб килә торган көн белән, ул көндә залимнәр ‎
әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне дөньяга кайтарып аз гына яшәт, Синең әмерләреңне ‎
кабул итеп рәсүлләреңә дә иярер идек!" Аллаһ җавап бирер: "Әйә сез ант итүчеләр ‎
түгел идегезме? Безнең малыбыз бетә торган түгел вә кыямәт тә булмый", - дип.‎
‎45. Сез дөньяда үзләренә золым иткән "Гад вә Сәмуд" -залимнәр торган урында ‎
тордыгыз, вә аларны ничек гәзаб кылганлыгыбыз сезгә ачык мәгълүм иде, сезгә мисал ‎
китердек, ягъни сез дә алар кеби залимнәрсез, инде бүген дөньяга кайтуны сорап ‎
маташмагыз!‎
‎46. Хәзерге кяферләр хакка каршы мәкерлек кылсалар, әүвәлге кәферләр дә хакка ‎
каршы мәкерлек кылдылар, һәр кәфәрнең мәкере Аллаһуга мәгълүм, гәрчә аларның ‎
мәкерләре тауларны урыныннан кубарырлык зур булса да, Аллаһ мәкеренә каршы тора ‎
алмаслар.‎
‎47. Ий Мухәммәд г-м, рәсүлләренә биргән вәгъдәсенә Аллаһ хыйлафлык кылыр дип ‎
уйлама! Тәхкыйк Аллаһ көчле, залимләрдән үч алачак.‎
‎48. Кыямәт көнендә җир җирдән башка төскә керер вә күкләр күкләрдән башка ‎
төсләргә керерләр, вә кешеләр ялгыз вә кодрәт иясе булган Аллаһу хозурына ‎
кубарылырлар.‎
‎49. Ул көндә күрерсең залимнәрне - богауланган хәлләрендә бер-берсенә якын ‎
булырлар.‎
‎50. Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут ‎
каплар.‎
‎51. Аллаһуның бу гадел хөкеме һәр кешегә кылган эшенә күрә җәза бирмәк өчен, ‎
Аллаһу тәгалә, шиксез, бик тиз хисап итүче.‎
‎52. Бу сөйләүләр кешеләргә ахирәттә булачак хәлләрне белдерү һәм ирештерүдер, ‎
Аллаһуның рәхмәте вә гәзабы кемгә булачагын белеп торсыннар өчен һәм вәгазьләнеп ‎
Аллаһуга тәүбә итеп төзәлсеннәр вә гөнаһлардан саклансыннар һәм Аллаһуның бер ‎
генә икәнлеген белеп, Аңа гына гыйбадәт кылып вә гакыллы кешеләр вәгазьләнсеннәр ‎
өчен.‎

‎[15] ХИҖЕР СҮРӘСЕ - 99 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле ‎
Коръән аятьләредер.‎
‎2. Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның ‎
җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", - ‎
диярләр.‎
‎3. Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә ‎
алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр.‎
‎4. Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына ‎
һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр.‎
‎5. Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та ‎
үлмәсләр, вакытында үләрләр.‎
‎6. Мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий сиңа Коръән иңдерелгән, Мухәммәд, син, әлбәттә, ‎
мәҗнүнсең.‎
‎7. Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, сүзеңне дөресләр өчен безгә фәрештә китерсәң иде".‎
‎8. Фәрештәне иңдерсәк, фәкать хаклык белән иңдерәбез, ул вакытта аларга тәүбә итәргә ‎
вакыт бирелмәс, фәрештә килү белән аларны һәлак итәр.‎
‎9. Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз.‎
‎10. Дөреслектә Без синнән әүвәлге өммәтләргә дә хак дин белән пәйгамбәрләр ‎
җибәрдек.‎
‎11. Мәгәр аларга пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.‎
‎12. Залимнәр күңеленә шулай салырбыз ул мәсхәрәне, ягъни мәсхәрә итүне бик ‎
яратырлар.‎
‎13. Ул залимнәр Коръәнгә иман китермәсләр, әүвәлге залимнәргә гәзаб бирү гадәтебез ‎
үтте, боларга да шул гәзаб булыр.‎
‎14. Ул кяферларга күктән ишек ачсак, вә ул ишектән фәрештәләр югары менсәләр, ‎
кәферләр шуны күреп торсалар,‎
‎15. әлбәттә, әйтерләр иде: "Күзебез пәрдәләнде, бәлки без сихерләнгәнбез, Мухәммәд ‎
безне сихерләгән".‎
‎16. Тәхкыйк күктә йолдызлар халык кылдык вә караучылар өчен күкне шул йолдызлар ‎
белән зиннәтле иттек.‎
‎17. Вә ул күкне ләгънәт кылынган шайтаннан сакладык, ягъни аны күккә мендермәдек.‎
‎18. Мәгәр бер шайтан фәрештәләрнең сүзен урларга күккә менсә, ул шайтанга ‎
ялтыравыклы ут атылыр.‎
‎19. Без җирне түшәдек вә ул җир өстенә зур-зур таулар салдык вә, ул җирдә һәрберсе ‎
үзенә тиешле үлчәү белән үлчәнгән күп төрле үсемлекләр үстердек.‎
‎20. Вә ул җирдә сезгә яшәү өчен кирәк нәрсәләрне һәммәсен бар кылдык, дәхи сез ‎
аларны ашатмый тәрбияләми торган кыр хайваннарын сезнең файдага бар кылдык.‎
‎21. Вә һәрнәрсәнең хәзинәсе Безнең кулыбызда, вә аны иңдергәндә мәгълүм үлчәү ‎
белән генә иңдерәбез.‎
‎22. Дәхи болытны китерүче җилне җибәрдек вә күктән яңгыр иңдереп, сезне суга тук ‎
иттек, боларны сез булдыручы вә саклаучы да түгелсез, фәкать Безнең ‎
рәхмәтебездәндер.‎
‎23. Вә тәхкыйк Без тергезәбез вә үтерәбез, вә Без һәр нәрсәгә варис-хуҗабыз.‎
‎24. Сезнең элек яшәп киткәннәрегезне дә, вә сездән соң яшәргә киләчәк кешеләрегезне ‎
дә Без бик яхшы беләбез.‎
‎25. Дәхи сезнең Раббыгыз кыямәт көнне кешеләрне каберләреннән кубарыр, Ул хөкем ‎
итүче, белүче.‎
‎26. Тәхкыйк Без Адәм гәләйһис-сәләмне кибеп беткән шыгырдап торган балчыктан ‎
халык кылдык, ул балчык күп еллар ятып, сасыган иде.‎
‎27. Вә Адәмнән элек җенне ялкынлы уттан халык кылдык.‎
‎28. Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры ‎
балчыктан Адәм гәләйһис-сәләмне халык кылачакмын.‎
‎29. Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә ‎
кылыгыз!‎
‎30. Фәрештәләр барчасы җыелып сәҗдә кылдылар.‎
‎31. Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, сәҗдә кылучылардан булудан баш тартты.‎
‎32. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа ни булды сәҗдә кылучылардан булмаска?"‎
‎33. Иблис әйтте: "Иске, кибеп үзгәреп беткән балчыктан яратылган Адәмгә сәҗдә ‎
кылачагым юк, мин олугъмын.‎
‎34. Аллаһ әйтте: "Алай булса, син җәннәттән чык! Фәрештәләрдән булма, чөнки син ‎
ләгънәт кылынган вә рәхмәтемнән сөрелгәнсең!‎
‎35. Тәхкыйк сиңа кыямәт көненә чаклы ләгънәт булачак.‎
‎36. Иблис әйтте: "Йә Рабби, миңа мәхшәр көненә чаклы дөньяда яшәргә рөхсәт бир".‎
‎37. Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, сиңа мәхшәр көненә чаклы яшәргә рөхсәт бирелде.‎
‎38. Бер билгеле мәгълүм көнгә кадәр яшәрсең!"‎
‎39. Иблис әйтте: "Йә Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир ‎
йөзендәге хәрам нәрсәләрне зиннәтле вә яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын ‎
аздырырмын.‎
‎40. Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра ‎
алмам".‎
‎41. Аллаһу тәгалә әйтте: "Бәндәләремнең миңа буйсынып, миңа гына гыйбадәт ‎
кылулары Минем туры юлымдыр.‎
‎42. Әлбәттә, итагать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр ‎
берәү азып, сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың.‎
‎43. Ий Иблис, сиңа ияргәннәрнең (зарчасының вәгъдә ителгән урыннары җәһәннәмдер.‎
‎44. Ул җәһәннәмнең җиде ишеге бар, һәрбер ишегеннән кертү өчен бүленгән кешеләр ‎
булыр.‎
‎45. Тәхкыйк Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылудан һәм гөнаһлардан сакланучы ‎
тәкъва мөселманнар җәннәтләрдә тәмле елгалар буенда рәхәттә булырлар.‎
‎46. Фәрештәләр әйттеләр: "Һәр тарафтан имин, тыныч вә сәламәт булып ошбу ‎
җәннәтләргә керегез".‎
‎47. Аларның күңелләреннән көнчелек кенә, ачу вә кайгы кеби начар нәрсәләрне ‎
чыгарырбыз да бер-берсенә чын кардәш булып, хыялларга да килмәгән хуш диваннарга ‎
кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшерләр.‎
‎48. Аларга җәннәттә бернинди мәшәкать булмас һәм алар җәннәттән мәңге ‎
чыгарылмаслар.‎
‎49. Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче ‎
бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен.‎
‎50. Дәхи Минем гәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты гәзабтыр.‎
‎51. Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!"‎
‎52. Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: ‎
‎"Мин сездән куркамын", - диде.‎
‎53. Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, ‎
сездән бер галим бала туачак".‎
‎54. Ибраһим гәләйһис-сәләм әйтте: "Гәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч ‎
бирәсезме? Нинди гәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!"‎
‎55. Фәрештәләр әйттеләр: "Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет ‎
өзүчеләрдән булма!"‎
‎56. Ибраһим әйтте: "Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, ‎
мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр".‎
‎57. Ибраһим фәрештәләрдән сорады: "Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез ‎
бар, ий илчеләр!?"‎
‎58. Фәрештәләр әйттеләр: "Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен ‎
җибәрелдек.‎
‎59. Мәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз.‎
‎60. Мәгәр Лутның хатыны азгыннардан, шуның өчен кәферләр белән бергә һәлак ‎
булачак".‎
‎61. Бу фәрештәләр Лут гәләйһис-сәлам янына баргач,‎
‎62. Лут әйтте: "Сез ят кунакларсыз, без сезне танымыйбыз".‎
‎63. Фәрештәләр әйттеләр: "Кәферләр шик тоткан гәзаб белән килдек, ягъни Лут үзенең ‎
кауменә: әгәр фәхеш эшләрегездән тәүбә итмәсәгез һәм исламны кабул итмәсәгез, сезгә ‎
тиздән каты гәзаб киләчәк дигән сүзенә ышанмадылар.‎
‎64. Без сиңа хак хәбәрне китердек, сүзебез хак, без әйткәнчә булыр.‎
‎65. Син җәмәгатеңне алып, төннең бер вакытында шәһәрдән чыгып кит, вә үзең ‎
артларыннан бар, сездән һичберегез артына борылып карамасын, яки аерылып ‎
калмасын һәм әмер ителгән урыныгызга барыгыз!‎
‎66. Шәһәрдән чыгып китәргә Лутка әмер бирдек, чөнки таң вакытында кауменең арты ‎
киселәсе, ягъни һичберсе калмыйча һәлак булачаклар".‎
‎67. Кеше кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шәһәр халкы күргәч, лавата кылабыз, дип, ‎
йөгерешеп килделәр, шатланып.‎
‎68. Лут кауменә әйтте: "Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай ‎
кылмагыз!‎
‎69. Аллаһудан куркыгыз, мине оятлы итмәгез!"‎
‎70. Кәферләр әйттеләр: "Без сине егетләрне кунак итүдән тыймадыкмы? Рисвай ‎
булырга теләмәсәң, егетләрне кунак итмә."‎
‎71. Лут әйтте: "Сез әгәр шәһвәтегез кушканча йөрсәгез, менә бу минем кызларым никах ‎
кылып алыгыз!"‎
‎72. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий Лут, синең гомер белән ант итеп әйтәбез, алар шәһвәт ‎
исереклеге белән хәйран калып йөриләр, синең нәсыйхәтеңне ишетмәсләр".‎
‎73. Кояш чыгып торганда, аларга бер ямьсез каты тавыш иреште.‎
‎74. Шул вакыт шәһәрнең өстен аска әйләндереп һәлак иттек һәм җәһәннәмдә ‎
кыздырылган ташларны өсләренә яудырдык.‎
‎75. Тәхкыйк фикерләп караучылар өчен аларның һәлак булуында, әлбәттә, гыйбрәтләр ‎
бар.‎
‎76. Вә ул һәлак булган шәһәр юл өстендәдер, үткән кешеләр күреп үтәләр.‎
‎77. Бу каумнең һәлак булуында мөэминнәр өчен могҗизалар бар.‎
‎78. Дәхи Шогәеб г-м җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар.‎
‎79. Вә аларга да гәзаб иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл ‎
өстендә күренеп тора.‎
‎80. Дәхи Хиҗер дигән җирнең Сәмуд исемле халкы пәйгамбәрләре Салих г-мне ‎
ялганчы диделәр.‎
‎81. Без ул Сәмуд кауменә дәлилләр вә могҗизалар бирдек, ләкин алар һәммәсеннән баш ‎
тарттылар.‎
‎82. Гәзабтан котылыр өчен таш тавын тишеп өйләр ясадылар.‎
‎83. Аларга да таң вакытыңда каты тавыш иреште вә һәлак булдылар.‎
‎84. Тырышып ясаган таш өйләре аларга һич тә файда бирмәде.‎
‎85. Җирне вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне мәхкәм итеп, халык белән ‎
төзедек, сукыр булмаган кешеләргә дәрес алырга була. Әлбәттә, кыямәт көне киләчәк, ‎
син кәферләрдән дөньяда уч алырга тырышма, аларга яхшылык күрсәт!‎
‎86. Дөреслектә синең Раббың - Улдыр, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәр нәрсәне ‎
белүче.‎
‎87. Дөреслектә Без сиңа һәр намазда укыла торган җиде аятьле Фатихә сүрәсен вә ‎
гәзәмәтле Коръән Кәримне бирдек.‎
‎88. Кәферләрдән бер таифәгә Без биргән дөнья малына кызыгып карамагыл һәм ‎
аларның иман китермәгәннәре өчен кайгырмагыл вә мөэминнәргә канатыңны җәйгән ‎
кеби шәфкать кыл!‎
‎89. Кешеләргә әйт: "Мин Аллаһуга итагать итмәгән вә Аңа гыйбадәт кылмаган ‎
кешеләрне җәһәннәм гәзабы белән ачык куркытучымын."‎
‎90. Хаҗга баручыларны диннән дүндерү өчен бүленеп, алар юлына чыккан кәферләргә ‎
гәзаб иңдергәнебез кеби башкаларга да иңдерербез.‎
‎91. Ул гәзабка тиешле кешеләр Коръәннең бәгъзе аятьләренә ышаналар вә бәгъзе ‎
аятьләргә ышанмыйлар яки Коръән аятьләрен сайлап, нәфескә туры килгәне белән генә ‎
гамәл кылалар.‎
‎92. Раббың исеме илә ант итеп әйтәмен ки кыямәт көнне, әлбәттә, бик каты сорарбыз ‎
барчаларыннан да.‎
‎93. Ул кешеләрнең кылган эшләреннән кем Коръәнгә ышанган, кем ышанмаган, кем ‎
гамәл кылган, кем кылмаган, кем мәетләргә укып тамак туйдырган һәм акча алган - бу ‎
хакта хөкем каты булыр.‎
‎94. Инде ислам динен изһар кыл! Кешеләрне иманга вә Коръән белән гамәл кылырга ‎
ачыктан-ачык өндә! Һичкемнән курыкма! Вә мөшрикләрдән кисел, алар белән ‎
булышып вакытыңны өрәм итмә!‎
‎95. Сине мәсхәрә итә торган кешеләрне һәлак итәргә вә сине сакларга Без җитәбез!‎
‎96. Ул саташкан бидегәтчеләр Аллаһудан башка тагын берәр кемне яки берәр нәрсәне ‎
Аллаһ урынына тоталар, алар тиздән белерләр бу эшләренең һәлакәтлек икәнлеген.‎
‎97. Әлбәттә, беләбез кәферләрнең вә бидегәтчеләрнең хакка каршы ялган сүзләренә ‎
күңелең тарыгып хәтерең каладыр.‎
‎98. Раббыңны мактап тәсбихләр әйт вә сәҗдә кылучылардан бул!‎
‎99. Вә Раббыңа гыйбадәт кылгыл, хәтта мәгълүм булган көн килгәнче, ягъни үлем ‎
килгәнче!‎

‎[16] НӘХЕЛ (УМАРТА КОРТЛАРЫ) СҮРӘСЕ - 128 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Аллаһу тәгаләнең әмере килде, ягъни кыямәтнең кайчан булачагы һәм кемгә һидәят ‎
вә кемгә гәзаб булачагы да хөкем ителде, Аллаһуның хөкемнәрен ашыктырмагыз! ‎
Ягъни кәферләр кыямәт кайчан була, яки безгә гәзаб кайчан була, тизрәк булсын, дип, ‎
көлеп әйттеләр, Аллаһу тәгалә мөшрикләр сыйфатлый торган мәхлуклар сыйфатыннан ‎
бик пакь, кимчелектән югары һәм олугъ.‎
‎2. Аллаһу тәгалә колларыннан үзе теләгән бәндәләренә үзенең әмере белән үлгән ‎
күңелләрне тергезүче шәригать белән фәрештәләрне иңдерә, Аллаһудан башка Илаһә ‎
юк, фәкать Мин генә дип хәбәр бирмәк өчен, Миннән куркыгыз!‎
‎3. Аллаһ җир вә күкләрне хак төзү белән төзеде, Ул - Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган ‎
тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь.‎
‎4. Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кыла. Вә шул кеше ачык дошманлык белән ‎
Аллаһуга каршы бәхәсләшә.‎
‎5. Вә хайваннарны халык кылды, ул хайваннардан сезгә сөт, йон вә башка файдалар бар ‎
вә бугазлап итләрен ашыйсыз.‎
‎6. Ул хайваннарны иртә белән кырга чыгарганда вә кич белән өегезгә кайтарганда сезгә ‎
зиннәт вә шатлыктыр.‎
‎7. Вә ул хайваннарга йөкләр төяп ерак шәһәрләргә зур мәшәкать белән төрле әйберләр ‎
илтәсез, әлбәттә, Раббыгыз сезгә шәфкатьле вә рәхимле.‎
‎8. Янә сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне ‎
яратты һәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла. Димәк, ат, качыр, ишәк - бу ‎
хайваннарны Аллаһ хезмәт өчен халык кылган, бугазлап ашар өчен түгел, шул сәбәпле ‎
аларның итен мөселманнар ашамыйлар.‎
‎9. Туры юлны бәян кылмак вә күрсәтмәк Аллаһ эшедер, чөнки адаштыра торган ‎
караңгы юллар бар, әгәр Аллаһ теләсә иде барчагызны да туры юлга салган булыр иде. ‎
Ягъни Коръән белән тәрбияләнгән кеше туры юлны күрүчедер, вә Коръән диндә туры ‎
юл вә туры юлга яктылыктыр. Әмма Коръән белән тәрбияләнмәгән вә Коръән юлына ‎
кермәгән кеше сукыр һәм юлсыз.‎
‎10. Аллаһ күктән яңгыр яудырып сезгә елгалар бар итте, вә агачлар үстерде, вә ‎
шулардан хайваннарыгызны ашатыр вә эчертер булдыгыз.‎
‎11. Вә ул су белән безгә иген, зәйтүн агачы, хөрмә агачы, йөзем агачлары вә башка ‎
төрле җимешләрне үстерер, фикерли белгән кешеләр өчен бу әйтелгән нәрсәләр вә ‎
Аллаһуны тану өчен дәресләр бар.‎
‎12. Вә сезнең файдагызга кичне вә көнне һәм ай вә кояшны бар кылды һәм ‎
хәрәкәтләндерде, сез алардан файдаланасыз, вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча хәрәкәт ‎
итәрләр, гакылын эшләтә белгән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, ‎
тирән дәресләр бар.‎
‎13. Вә җирдә сезнең өчен хайваннарның вә үсемлекләрнең төрле төстәгесен бар кылды, ‎
әлбәттә, җирдәге төрле байлык вә төрле матурлыклар да табигатьнең хәл теле белән ‎
вәгазьләнүеннән вәгазьләнә белгән чын кешеләргә хакыйкый могҗизалар бар.‎
‎14. Вә Ул - Аллаһ, җир өстеңдә диңгезләрне бар кылды да файдаланырга сезгә ‎
имкәният бирде ул диңгезләрнең яхшы балыкларын ашамаклыгыгыз өчен вә аннан ‎
энҗе мәрҗәннәр чыгарып зиннәтләнмәклегегез өчен, вә корабларның диңгезне ярып ‎
йөргәннәрен күрерсең, вә сез мөэминнәр шул кораблар белән Аллаһуның ‎
юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итсәгез, шаять бу нигъмәтләр өчен Аллаһуга ‎
шөкер итәрсез!‎
‎15. Вә Ул тетрәмәсен өчен җир өстенә мәхкәм тауларны ыргытты вә сезгә елгалар бар ‎
кылды, җирдә һәм диндә юллар бар итте, шаять Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез!‎
‎16. Дәхи юлларны белергә галәмәтләр - маяклар бар иттек, вә кораблар белән диңгездә ‎
йөрегәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар.‎
‎17. Барча вөҗүдне халык кылучы Аллаһ һичнәрсәне төзергә (хәленнән килмәгән ‎
сынымнар белән тигез булырмы? Шуны да фәһемли алмыйсызмы?‎
‎18. Әгәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. ‎
Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎19. Аллаһу тәгалә сезнең барча эшегезне әшкәрәләрен дә вә яшереннәрен дә белә.‎
‎20. Әмма мөшрикләрнең Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган нәрсәләре һичнәрсәне ‎
халык кыла алмый, бәлки ул сынымнар үзләре ясалган нәрсәләр.‎
‎21. Ул сынымнар һич терелми торган үлекләр, вә ул сынымнар кешеләрнең, ягъни ‎
үзләренә табынучыларның кайчан кубарылачакларын да белмиләр.‎
‎22. Сезнең Илаһәгезнең һич тиңдәше юк, бер генә Аллаһ, ахирәт көненә ышанмаган ‎
кешеләрнең күңелләре Аллаһуның берлеген инкяр итә, алар тәкәбберләнеп хактан ‎
качалар.‎
‎23. Шиксез, Аллаһ беләдер аларның күрсәтеп һәм яшереп эшләгән явыз эшләрен. ‎
Шиксез, Аллаһ зураеп тәкәбберлек кылучыларны яратмыйдыр.‎
‎24. Әгәр ул кәферләрдән соралса: "Раббыгыз Мухәммәдкә нәрсә иңдерде?" - дип, алар ‎
җавапта әйттеләр: "Әүвәлге өммәтләрнең әкиятен иңдерде", - дип.‎
‎25. Алар бу сүзләрне сөйлиләр кыямәт көнне авыр җәзасын күтәрер өчен, дәхи дәлилсез ‎
ялган сүзләр белән үзләренә ияртеп аздырган кешеләрнең дә гөнаһларының җәзасын ‎
күтәрерләр, әгаһ булсыннар, белеп торсыннар күтәрәчәк җәзалары нинди кабахәттер.‎
‎26. Әүвәлге кәферләр дә Аллаһуга каршы мәкерлек кылдылар, хәтта ләгънәт ителгән вә ‎
һәлак булган Намруд патша "Аллаһугызны атып төшерәм", дип, бөек манара ясаткан ‎
иде. Аллаһ төзегән манараларының нигезен суырып алды да, биналары өсләренә ‎
ишелеп төште, һич көтмәгәндә, алар сизмәгән җирдән өсләренә гәзаб килде, ягъни ‎
төзегән биналары үзләрен һәлак итте.‎
‎27. Соңра ахирәттә аларны төрле гәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: ‎
‎"Миңа тиңдәш кылган нәрсәләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем ‎
мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап ‎
мөселманнарга дошман була идегез". Белем бирелгәннәр әйтер: "Бүген гәзаб вә ‎
рисвайлык кәферләргә".‎
‎28. Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым кылган имансызларның җанын алган ‎
вакытта алар гәзаб фәрештәләренә әйтерләр: "Хәзер ышандык, ислам динен кабул ‎
иттек, без начар эш кылганыбыз юк", - дип. Гәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Бәли ‎
явызлыкны кылдыгыз, Аллаһуга вә расүлгә итагать итмәдегез һәм Коръән белән гамәл ‎
кылмадыгыз, бөтен эшегез Аллаһуга каршы булды, Аллаһ, әлбәттә, сезнең кылган явыз ‎
эшләрегезне белә".‎
‎29. Иңде керегез җәһәннәм ишекләреннән, анда мәңге калырсыз. Дөньяда вакытта ‎
Коръән белән гамәл кылырга тәкәбберләнгән кешеләрнең урыны нинди яман урын.‎
‎30. Әмма Аллаһуга тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд г-‎
мгә нәрсә иңдерде", - дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", ‎
‎- дип. Аллаһ әйтә: "Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук ‎
яхшы тормыш булыр, ахирәт -йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва ‎
мөэминнәрнең урыны нинди яхшы урындыр".‎
‎31. Ул урын гәден җәннәтләре ки, аңда керерләр, агачлары астыннан елгалар агар һәм ‎
аларга анда ни теләсәләр шул булыр. Тәкъва мөэминнәргә Аллаһ җәннәтләрне шулай ‎
бүләк итеп бирер.‎
‎32. Мөшриклектән вә монафикълыктан пакь булган мөэминнәрнең фәрештәләр җанын ‎
алганда әйтерләр: "Сезгә Аллаһуның сәламе булсын, Аллаһуга итагать итеп изге ‎
гамәлләр кылганыгыз өчен җәннәткә керегез!‎
‎33. Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләр көтмиләр Аллаһудан бер файданы, мәгәр ‎
җаннарын алып китә торган фәрештәне көтәләр, яки Аллаһудан гәзаб килүне көтәләр, ‎
хәзерге динсез залим Аллаһуга карышып яшәсәләр, әүвәлге залимнәрдә Аллаһуга ‎
карышып яшәделәр. Аллаһ аларгы золым итмәде, ләкин алар үзләре Аллаһ дөньясында ‎
яшәгән хәлләрендә Аллаһуга карышып үзләренә золым иттеләр.‎
‎34. Аларга явыз эшләренең җәзасы иреште вә Коръәнне һәм пәйгамбәрне ‎
кимсетүләренең дә җәзасы үзләренә рисвайлык вә гәзаб булды.‎
‎35. Мөшрикләр Коръән хөкемнәренә каршы барып әйттеләр: "Әгәр Аллаһ теләмәсә, без ‎
һәм аталарыбыз Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмас идек һәм Аллаһудан ‎
башка һичнәрсәне хәрам кылмас идек, бу эшләребез Аллаһ теләве белән", - дип. Гәҗәб ‎
Аллаһуга каршы барып эшләгән эш Аллаһ теләге буламы? Әүвәлге кәферләр дә шулай ‎
сөйләделәр, рәсүлләргә Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә лязем.‎
‎36. Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт ‎
кылыгыз вә Аллаһудан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидегәт гамәлләр ‎
белән динне пычратмагыз, дип. Ул өммәтләрнең итагать иткәннәрен Аллаһ һидәяткә ‎
салды вә итагать итмәгәннәренә адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез вә ‎
күрегез - ялганчыларның ахыры ничек булган?‎
‎37. Син имансызларны иманлы итү өчен нихәтле генә тырышсаң да, Аллаһ туры юлга ‎
салмас, Аңа карышып адашкан кешеләрне, вә аларга ярдәмче дә булмас.‎
‎38. Ныклап Аллаһ исеме илә ант итәләр, үлгән кешеләрне Аллаһ яңадан тергезми дип. ‎
Бәлки тергезмәк Аллаһуның хак вәгъдәседер, әлбәттә, тергезер, ләкин күп кешеләр ‎
Аллаһуның вәгъдәсенең хаклыгын белмиләр.‎
‎39. Булачагын да ихтилаф кылышкан кыямәт көнен күрсәтмәк өчен Аллаһ барча ‎
кешеләрне тергезер һәм кәферләрне дә үзләренең ялганчы икәнлекләрен белсеннәр ‎
өчен тергезер.‎
‎40. Без бер нәрсәнең булуын теләсәк, ул нәрсәнең бар булуы өчен "бар бул!" - дип ‎
әйтүебез җитә, һич кичекмичә бар булыр.‎
‎41. Залимнәрдән золым күргәннән соң, хак мөэминнәр иркен урынга күчеп киттеләр, ‎
Без аларга дөньяда ук яхшы тормыш бирербез, янә аларга ахирәттә биреләчәк нигъмәт ‎
дәхидә олугърак, әгәр шуны кешеләр белсәләр.‎
‎42. Ул күчеп китүче мөэминнәр кәферләрнең җәберләүләренә һәм башка авырлыкларга ‎
сабыр итәләр, чыдыйлар вә һәрвакыт Раббыларына тәвәккәл кылалар.‎
‎43. Синнән элек тә синең кеби ирләрне пәйгамбәр итеп җибәрдек вә аларга шәригать ‎
хөкемнәрене вәхий кылдык, югыйсә, бервакытта да фәрештәләрне пәйгамбәр итеп ‎
җибәрмәдек, белмәгән һәрнәрсәгезне белгән кешеләрдән сорагыз!‎
‎44. Ул пәйгамбәрләрне могҗизалар вә китап белән җибәрдек. Ий Мухәммәд г-м, Без ‎
сиңа Коръән иңдердек, кешеләр өчен хаслап иңдерелгән шәригать хөкемнәрен ‎
өйрәтмәклегең өчен, шаять ишетеп, фикерләп карарлар вә аңлап кабул итәрләр!‎
‎45. Хакка каршы мәкерлек кылган явыз кешеләр, аларны җир йотудан яки һич көтмәгән ‎
җирдән Аллаһуның гәзабы тотудан имин булалармы? Бу эш булмас дип уйлыйлармы?‎
‎46. Яки аларны Аллаһ йөргән җирләрендә юлда һәлак итүдән имин булалармы? Алар ‎
Аллаһуны гаҗиз итә алмаслар, ягъни Аның гәзабына каршы тора алмаслар.‎
‎47. Яки Аллаһ аларны куркынычлар астында тотудан иминнәрме? Бу хәлләр булмас, ‎
дип, тыныч торалармы? Моннан соң тәүбә итеп Аллаһ юлына кайткан кешеләргә ‎
Раббыгыз, әлбәттә, шәфкатьле вә рәхимле.‎
‎48. Аллаһ бар иткән һәрнәрсәгә карап гыйбрәтләр алсагызчы, ул нәрсәләрнең уңыннан ‎
да сулыннан да күләгәләре йөрер, вә түбәнчелек белән Аллаһуга баш иеп, Аңа итагать ‎
итәрләр.‎
‎49. Җирдәге җан ияләреннән вә күкләрдә булган нәрсәләр һәм фәрештәләр Аллаһуга ‎
сәҗдә кылалар, ул фәрештәләр Аллаһуга сәҗдә кылудан зурланмаслар.‎
‎50. Вә ул фәрештәләр өсләрендә булган Раббыларыннан, яки Аның гәзабыннан ‎
куркырлар вә Аллаһудан нәрсә боерылса, шуны эшләрләр.‎
‎51. Аллаһ әйтте: "Ике Илаһә тотмагыз, Ул - Аллаһ ялгыз гына, бер Илаһә, Миннән генә ‎
куркыгыз!‎
‎52. Җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһ мөлкедер вә хак дин - Аллаһ динедер, ‎
ягъни ислам дине генә диндер, башка диннәр вә Коръән сөннәттән башка гамәлләр - ‎
барысы да батылдыр. Әйә сез Аллаһудан башкадан куркасызмы?‎
‎53. Сезнең кулыгызда булган нигъмәтләр һәммәсе Аллаһудандыр, әгәр сезгә бер зарар ‎
ирешсә, авыз күтәреп, Аллаһуга зарыйлык кыласыз.‎
‎54. Әгәр сездән ул зарарны алсак, сездән бер таифә нәрсәнедер Аллаһуга тиң кылып, ‎
мөшрик буладыр.‎
‎55. Алар Аллаһуга мәхлукны тиң кылалар, Аллаһ биргән нигъмәтләргә көферлек кылыр ‎
өчен, сез көфран нигъмәт кылучылар дөньяда аз гына файдаланыгыз, тиздән ‎
гәзабларын белерсез!‎
‎56. Мөшрикләр Без ризыкландырган игеннәрдән һичнәрсә белмәгән сынымнарга өлеш ‎
чыгаралар ягъни, сынымнар файдасына садака бирәләр. Үземнең хөрмәтле "Аллаһ" ‎
исемем белән ант итеп әйтәмен ки, бу эшләрегездән соралырсыз, каты хөкемгә ‎
калырсыз!‎
‎57. Дәхи Аллаһуның кызлары бар, дип, ифтира кылалар, мондый кимчелектән ‎
Аллаһуны пакь дип белегез! Алар фикеренчә: үзләре сөйгән ир балалар аларга була да, ‎
әмма алар сөймәгән кыз балалар Аллаһуга була, имеш.‎
‎58. Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә "кыз балаң туган", дип, сөенеч бирелсә, хатынына ‎
ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер.‎
‎59. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кауменнән качадыр, уйлап торадыр: бу ‎
кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, ‎
дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабәхәт эштер!‎
‎60. Ахирәт көненә ышанмаган кәферләрнең кабәхәт мисаллары бардыр. Шулардан ‎
берсе - үз балаларын үтерүләре. Әмма Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә вә олугълыгына ‎
күркәм мисаллар бар, вә Ул - Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәт белән эш кылучы.‎
‎61. Әгәр Аллаһ, кешеләрне кылган гөнаһлары өчен дөньяда гәзаб кыла торган булса ‎
иде, җир өстендә һичбер мәхлукны калдырмыйча, һәммәсен һәлак итәр иде, ләкин ‎
һәлак итмичә билгеле вакыткача кичектерә, билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга ‎
калмас вә бер сәгать алдан гәзаб ителмәсләр.‎
‎62. Шулай итеп, мөшрик ахмаклар үзләре өчен мәкрүһ күргән нәрсәләр белән ‎
Аллаһуны сыйфатлыйлар, ялган булганы хәлдә, аларның телләре әйтер: "Безгә ахирәттә ‎
яхшылык вә олугъ дәрәҗәләр булачак", - дип. Шик юк: аларга ахирәттә ут гәзабы ‎
булачак вә һәркемнән элек алар керәчәкләр җәһәннәмгә.‎
‎63. Үземнең "Аллаһ" дигән исемем белән ант итеп әйтәмен ки: синнән әүвәлге ‎
өммәтләргә дә пәйгамбәрләр җибәрдек, шайтан аларның кылган батыл гамәлләрен ‎
үзләренә яхшы эш итеп күрсәтте шайтан бу көндә аларга юлдаштыр, аларга ахирәттә ‎
рәнҗеткүче гәзаб булачак.‎
‎64. Сиңа Коръәнне иңдердек төрлечә булган батыл диннәр арасыннан бер хак динне ‎
ачык бәян итәр өчен һәм дә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә һидәят вә рәхмәт ‎
булсын өчен.‎
‎65. Аллаһ күктән яңгыр яудырып үлгән җирне тергезде. Сүзне ишетеп фәһемли ‎
белүчеләргә Аллаһуның бу эшендә Аның берлегенә дәлил бар.‎
‎66. Вә сезгә хайваннарда да гыйбрәтләр бардыр: кан белән тизәк арасыннан чыккан ‎
сөтне сезгә эчерәбез, ул сөт эчүчегә ләззәтледер. Ягъни сыерның ашаган, эчкән нәрсәсе ‎
канга, иткә, сөткә, тизәккә вә сидеккә бүленә. Шуны кем эшли ала? Шул эш гакыллы ‎
кешегә гыйбрәт түгелме?‎
‎67. Вә Без үстергән хөрмә, йөзем җимешләреннән эчемлекләр вә башка яхшы ‎
ашамлыклар ясыйсыз. Гакыллы кешеләр өчен бу нәрсәләрдә дә гамәлләр бар.‎
‎68. Раббың бал кортларына вәхий кылды: "Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә ‎
кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз!‎
‎69. Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер ‎
кылган юлга керегез!" - дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге ‎
балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә Һәм кешеләр өчен шифасы ‎
да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә ‎
дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал ‎
кортларыннан дәрес алалар.‎
‎70. Ий кешеләр, сезне Аллаһ халык кылды, соңра Ул барчагызны үтерәдер, вә сездән ‎
бәгъзеләрегез күп яшәп картлык зәгыйфьлегенә кайтарылыр, хәтта әүвәлдә белгәннәрен ‎
онытып белмәсен өчен! Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә һәм һәрнигә кадир.‎
‎71. Аллаһ, кайберләрегезне ризыкта артык кылды, ягъни дөньядагы кешеләрнең ‎
кайберләрен бай вә кайберләрен ярлы кылды. "Шул тигезсезлекне Аллаһ тигезләмәгәч, ‎
кем тигезли ала? Бу эш гыйбрәт түгелме?" Аллаһ биргән байлыкны кешеләр һәммәсе ‎
бертигез файдаланырга бурычлы булсалар да, байлар байлыкларын кул асларында ‎
булган ярлы кешеләргә бирергә теләмиләр, яки алар байлыкны Аллаһ биргәнлекне ‎
инкяр итеп, ул байлыкларны безгә сынымнар бирде диләрме? Яки үзебез булдырабыз ‎
диләрме?‎
‎72. Аллаһ, сезнең өчен үз җенесегездән хатыннар халык кылды, вә хатыннарыгыздан ‎
сезгә балалар вә балаларның балаларын яратты, вә сезне хәләл яхшы ризыклар белән ‎
ризыкландырды, әйә кире кешеләр ялганга ышанып Аллаһ нигъмәтләрен инкяр ‎
итәләрме?‎
‎73. Аллаһудан бизеп сынымнарга гыйбадәт кылалар ки, ул сынымнары аларга күктән ‎
дә һәм җирдән дә бернинди ризык бирмәгән, бирергә көче дә җитмәгән яраксыз ‎
нәрсәләрдер.‎
‎74. Аллаһуга һичнәрсәне мисал кылмагыз! Чөнки Ул һичнәрсәгә охшамыйдыр, Аллаһ, ‎
әлбәттә, һәрнәрсәне беләдер, әмма сез күп нәрсәне белмисез.‎
‎75. Аллаһ мисал китерә: үзен дә тәэмин итә алмый, башка кешегә дә һичнәрсә бирә ‎
алмый загыйфь бер кол, дәхи Без берәүгә мал вә яхшы ризык бирдек, ул шул малдан ‎
күрсәтеп вә күрсәтмичә мохтаҗларга бирер, бу ике кеше бер тигез булырлармы? ‎
Хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки күп кешеләр белмиләр.‎
‎76. Янә Аллаһ, ике ирне мисал кыладыр: берсе телсез һичнәрсә аңламый, бер эш тә ‎
эшли алмый, кайда гына барса да бер файда китерә алмый, фәкать хуҗасына йөк булып ‎
тора иде, шул телсез загыйфь кеше туры юлны табып изге гамәлләр кылган, файдалы ‎
эшләрне эшләгән һәм башкаларны да гаделлеккә изге гамәлләргә өндәгән көчле кеше ‎
кеби булырмы? Әлбәттә, тигез булмаслар.‎
‎77. Күкләрдәге вә җирдәге яшерен нәрсәләрне белмәк Аллаһуга хастыр, вә кыямәтнең ‎
булуы күз кыскан хәтле тиз булыр, яки күз кысканнан да тизрәк булыр, шиксез Аллаһ ‎
һәрнәрсәгә кадирдер.‎
‎78. Аллаһ, сезне аналарыгызның карыныннан чыгарды ул вакытта һичнәрсә белми ‎
идегез, сезгә колак, күз вә күңел бирде шулар белән белә башладыгыз, шуларны ‎
уйласагыз, шаять шөкер итәрсез!‎
‎79. Әйә ул гафил кешеләр һавадагы кошларга карап гыйбрәт алмыйлармы? Ул кошлар ‎
күктә һава эчендә Аллаһ әмере белән очалар, аларны һавада күтәрүче юк, мәгәр аларны ‎
Аллаһ күтәрә. Аллаһуның бу эшендә дә гыйбрәтләр бар иман китергән кешеләр өчен.‎
‎80. Аллаһ өйләрегезне сезгә торырга урын кылды, дәхи сезгә хайван тиреләреннән ‎
өйләр кылды, ул өйләр күчеп йөрегән вакытыгызда һәм бер урында торганда да сезнең ‎
өчен җиңелдер, вә аларның йоннарыннан, ял койрык төкләреннән файдаланып үзегезгә ‎
кирәк нәрсәләрне ясыйсыз, һәм башка нәрсәләрдән әҗәлегез җиткәнче файдаланасыз.‎
‎81. Аллаһ, үзе халык кылган агач вә тауларны сезгә күләгә кылды, вә таулардан сезгә ‎
пәрдә була торган урыннар кылды, вә сезгә кызудан саклый торган күлмәкләр кылды, ‎
һәм дә сугышларда саклый торган сугыш күлмәкләрен кылды. Әнә шулай Аллаһ сезгә ‎
нигъмәтләрен тәмам кылыр, шаять шөкер итеп, Аллаһуга итагатьле мөселман ‎
булырсыз!‎
‎82. Әгәр Коръән хөкемнәрен кабул итеп мөселман булудан баш тартсалар, сиңа фәкать ‎
Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә ляземдыр.‎
‎83. Нигъмәтләрнең Аллаһудан икәнен белерләр, соңра инкяр итәрләр, аларның күбрәге ‎
кәферләрдер.‎
‎84. Кыямәт көнне һәр өммәтнең пәйгамбәрен вә башка шәһитләрне кубарырбыз, ‎
өммәтләре өстеннән шәһадәт бирерләр, соңра кәферләрнең һичберсенә сөйләргә рөхсәт ‎
бирелмәс һәм Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәргә тәкълиф ителмәсләр, ягъни ул көндә ‎
Аллаһуның ризалыгын кәсеб итә алмаслар.‎
‎85. Залимнәр гәзабны күргәндә алардан гәзаб җиңеләйтелмәс һәм гәзабка кермичә ‎
торырга аз гына да вакыт бирелмәс.‎
‎86. Мөшрикләр Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрен күргәч әйтер: "Ий Раббыбыз ‎
ошбулар синнән башка гыйбадәт вә сиңа тиң кылган нәрсәләребездер", - дип, ‎
сынымнары әйтерләр: "Безне Аллаһуга тиң кылуыгыз ялган эшегез иде".‎
‎87. Вә ул көндә барчасы Аллаһуга баш иярләр, ләкин эш узган булыр, вә алардан ‎
Аллаһуга тиң кылган сынымнары качарлар.‎
‎88. Кәферләргә кәфер булганнары өчен вә явызлыклар кылып вә кешеләрне Аллаһ ‎
юлыннан тыйганнары өчен гәзаб өстенә гәзаб арттырып, гәзаб кылырбыз.‎
‎89. Кыямәт көнендә һәр өммәткә үзараларына җибәрелгән пәйгамбәрне шаһит итеп ‎
кубарырбыз, вә сине дә, ий Мухәммәд г-м, үз өммәтеңә шаһит итеп китерербез. Вә сиңа ‎
Коръән иңдердек һәрнәрсәне ап-ачык итеп, вә мөэминнәргә һидәят, рәхмәт вә сөенеч ‎
итеп иңдердек.‎
‎90. Тәхкыйк Аллаһу тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына ‎
яхшы эшләр кылырга вә якын кардәшләрнең хакын үтәргә боерадыр вә Аллаһ сезне ‎
тыядыр фәхеш хәрам эшләрдән вә шәригать белән сабит булмаган бидегәт гамәлләрдән ‎
һәм зураеп хактан качудан, хаксыз золым итүдән. Аллаһ сезне вәгәзьли, шаять ‎
вәгазьләнерсез!‎
‎91. Әгәр Аллаһуга гәһед яки вәгъдә бирсәгез, әлбәттә, аны үтәгез! Аллаһ исеме белән ‎
әйткән антларыгызны бозмагыз! Тәхкыйк сез Аллаһ исеме белән ант иткәндә Аллаһуны ‎
кәфил иткән буласыз. Әлбәттә, Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер.‎
‎92. Ий сез мөэминнәр, антыгызны бозып, бөтен көчен куеп йоннан эрләгән яхшы ‎
җепләрен сүтеп, өзгәләп яраксыз иткән юләр хатын кеби булмагыз! Сез үзара хәйлә ‎
өчен ант итсәгез, әгәр үзегез башкалардан аз булсагыз сугышмыйбыз дип ант итсәгез, ‎
күбәйсәгез, шул антыгызны бозып сугышырга башлыйсыз. Тәхкыйк Аллаһ сезне ант ‎
итүләрегез белән сыныйдыр. Аллаһ хөкемнәренә хыйлаф эшләрегезне кыямәт көнендә, ‎
әлбәттә, Аллаһ, үзегезгә белдерер һәм хөкем итәр.‎
‎93. Әгәр Аллаһ теләгән булса иде, әлбәттә, барчагызны бер диндә кылыр иде, ләкин ‎
Аллаһ, теләгән кешеләрен адаштыра вә теләгән кешеләрен туры юлга сала. Кыйлган ‎
эшләрегездән, әлбәттә соралырсыз, сакланып эш кылыгыз!‎
‎94. Антларыгызны хәйлә белән кылмагыз, әгәр хыянәт юл белән ант итсәгез, ‎
аякларыгыз хакка беркетелгәннән соң аннан таяр, Аллаһ юлыннан тыелганыгыз, ягъни ‎
Аның юлыннан чыкканыгыз өчен каты гәзаблар татырсыз, Аллаһ исеме илә ант итеп ‎
шул антны үтәү дә Аллаһ юлыдыр, әгәр антларыгызда тормасагыз ахирәттә сезгә каты ‎
гәзаб булыр.‎
‎95. Аллаһ исеме белән әйткән антларыгызны дөнья малы өчен бозмагыз! Антларын, ‎
вәгъдәләрен бозмаган кешеләргә ахирәттә Аллаһудан биреләчәк нигъмәтләр, әлбәттә, ‎
хәерледер, әгәр белсәгез!‎
‎96. Сезнең кулыгызда булган нәрсәләр һәммәсе бетәчәк, әмма Аллаһ кулында булган ‎
нәрсәләр мәңгегә каладыр. Аллаһ кушканча яшәп вә Ул кушканча дин тотарга бөтен ‎
авырлыкларны күтәрүче сабыр мөэминнәргә, әлбәттә, кылган изге гамәлләренең ‎
яхшырагы белән җәза кылырбыз.‎
‎97. Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк - ир булсыннар, кирәк - хатын ‎
булсыннар, аларга дөнья вә ахирәт хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган ‎
гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез.‎
‎98. Ий мөэмин бәндәм, әгәр Коръән укырга теләсәң, башта "Әгузү-билләһи-минәш-‎
шайтанир-раҗим", дип әйт!‎
‎99. Әлбәттә, ул шайтанның иман китереп шәригать хөкемнәрен тулысынча үтәү өчен ‎
Аллаһуга тәвәккәл кылган хак мөэминнәргә ихтыяры юктыр, ягъни үзенә ияртергә көче ‎
җитмәс.‎
‎100. Бәлки шайтанның ихтыяры булыр, аны дус тоткан вә аны Аллаһуга тиңдәш кылган ‎
кешеләргә аларны үзе теләгәнчә аздырыр.‎
‎101. Әгәр Без бер аятьнең хөкемен бетереп, аны икенче аять белән алыштырсак, Аллаһ ‎
белүчерәктер, нинди аять иңдерергә, шулай итеп, Аллаһ бер аятьне алыштырса, ‎
мөшрикләр Мухәммәд г-мгә син Аллаһуга ифтира кылучысың диләр, бәлки аларның ‎
күбрәге аятьнең алышуының хикмәтен белмиләр.‎
‎102. Әйт: "Алышынган аятьне Җәбраил г-м Аллаһудан хаклык белән иңдерде, ‎
мөэминнәрнең күңелен хаклыкка беркетер өчен вә аларга һидәят һәм сөенеч булсын ‎
өчен".‎
‎103. Тәхкыйк беләбез: "Мухәммәдкә аятьләр Аллаһудан килми, аны кешеләр генә ‎
өйрәтә", - дигән сүзләрен. Мухәммәдне кеше генә өйрәтә дигән кешенең теле чит ил ‎
теледер, әмма Коръән ачык мәгънәле гарәп теле беләндер.‎
‎104. Аллаһуның аятьләренә ышанмаган кешеләрне Аллаһ һидәяткә салмыйдыр, ‎
ахирәттә аларга рәнҗеткүче ут гәзабы булачак.‎
‎105. Аллаһуга ялганны ифтира итүчеләр Аллаһуның аятьләренә иман китермәгән ‎
кешеләрдер вә ул кешеләр ялганчылардыр.‎
‎106. Берәү иман китереп мөселман булганнан соң Аллаһуга кәфер булса, аңа җәһәннәм ‎
гәзабы тиешле булды. Мәгәр кәферләр кәфер сүзне көчләп әйттерсәләр, шул вакытта ‎
күңеле иман белән карарланган булса, ул кешенең иманына зарар килмәс. Әмма ‎
күңелләре көфергә риза булып хуш күңел белән кәфер сүзен әйтсәләр, аларга ‎
Аллаһуның ачуыдыр һәм дә аларга ахирәттә олугъ гәзаб булыр.‎
‎107. Ул кешеләр ахирәткә караганда дөньяны артык сөеп, дөнья кирәген генә кәсеп ‎
иттеләр, ахирәтне оныттылар, әлбәттә, Аллаһ ахирәтне инкяр итүчеләрне туры юлга ‎
салмас.‎
‎108. Ул кәферләрнең күңелләренә, колакларына һәм күзләренә Аллаһ мөһер басты, ‎
шуның өчен алар хакны аңламыйлар, хак сүзне тыңламыйлар һәм гыйбрәтләрне ‎
күрмиләр, бу кешеләр бөтенләй гафилләрдер.‎
‎109. Шик юк, әлбәттә, алар ахирәттә хәсрәтләнүче кешеләрдер.‎
‎110. Соңыннан, дөреслектә, синең Раббың шул кешеләргә - алар Мәккә ‎
мөшрикләреннән күп фетнә-зарар күргәннән соң Мәдинәгә күчтеләр һәм Аллаһ юлында ‎
мөшрикләр белән сугыштылар һәм дә Аллаһ юлында төрле авырлыкларны күтәреп ‎
сабыр иттеләр, - моннан соң, әлбәттә, Аллаһ аларның әүвәлдәге гөнаһларын ярлыкаучы ‎
вә аларга рәхмәт кылучыдыр.‎
‎111. Кыямәт көнендә һәр кеше үзен генә якларга тырышыр, һәм ул көндә һәркемнең ‎
дөньяда кылган эшенең җәзасы тулысынча бирелер һәм савабын киметеп, яки гөнаһын ‎
арттырып һичкемгә золым ителмәс.‎
‎112. Мисал итеп Аллаһ Мәккә шәһәрен бәян итәдер ки, ул шәһәр дошманнан имин иде, ‎
һичкемнән куркусыз яшиләр иде, һәрьяктан ризыклар килеп тормышлары иркен иде, ‎
Аллаһ биргән нигъмәтләрнең иң зурысына көферлек кылдылар, Коръәнгә вә расүлгә ‎
иман китермәделәр, ислам динен кабул итмәгәннәре өчен Аллаһ аларга, тынычлыкны ‎
алып, курку бирде вә байлыкны алып, ачлык бирде.‎
‎113. Тәхкыйк аларга үзалларыннан расүл Мухәммәд г-м килде, ләкин алар аны ялганчы ‎
диделәр, ышанмадылар, залим булганнары хәлдә аларга Аллаһ гәзабы иреште.‎
‎114. Аллаһ биргән пакь хәләл ризыклардан ашагыз һәм Аллаһуның сезгә биргән ‎
нигъмәтләренә шөкер итегез, әгәр Аллаһуга гына гыйбадәт кыла торган мөэминнәрдән ‎
булсагыз!‎
‎115. Аллаһ, әлбәттә, хәрам кылды сезгә үлгән хайванны, вә бугаз канын, вә дуңгызны ‎
һәм Аллаһудан башка берәр нәрсәнең исеме әйтеп бугазланган хайванны. Әмма берәү ‎
ашарга хәләл ризык тапмыйча ачка үлү ихтималы булганда гына шулардан берсен аз ‎
гына ашаса ярый, андый вакытта Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.‎
‎116. Аллаһуга ялганны ифтира кылыр өчен дәлилсез үз белдегегез белән бусы - хәрам ‎
вә бусы - хәләл, дип әйтмәгез! Чөнки хәләл, хәрам кылучы Аллаһу тәгаләдер. Аллаһуга ‎
ялганны ифтира кылучылар гәзабтан котыла алмаслар.‎
‎117. Бу дөньяда аларга аз гына файдаланып калудыр, әмма ахирәттә аларга рәнҗеткүче ‎
каты гәзаб булыр.‎
‎118. Әнгам сүрәсендә сөйләнгән хайваннарны Без яһүдләргә хәрам кылдык, Без аларга ‎
золым итмәдек, ләкин Аллаһуга карышып үзләренә золым кылдылар.‎
‎119. Наданлык белән гөнаһлы эшләрне эшләп, соңра кичекмичә, тәүбә итеп төзәлгән ‎
кешеләргә, әлбәттә, Раббың тәүбәләре соңында ярлыкаучы вә рәхимле.‎
‎120. Тәхкыйк Ибраһим г-м үзенә күп кешеләрне ияртүче имам иде, Аллаһуга бик ‎
итагатьле һәм батылдан хакка кешеләрне өндәүче иде, вә һич мөшрикләрдән булмады.‎
‎121. Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүче иде, Аллаһ аны пәйгамбәрлеккә сайлады ‎
вә аны туры юлга - ислам диненә күндерде.‎
‎122. Дөньяда ук аңа яхшы нигъмәтләр вә олугъ дәрәҗәләр бирдек ки, мөэминнәр дә ‎
кәферләр дә аны яраталар, вә ул ахирәттә, әлбәттә, изгеләрдән. Анда дәрәҗәсе тагын да ‎
зуррак булыр.‎
‎123. Соңра, ий Мухәммәд г-м, Без сиңа вәхий кылып боердык: "Батылдан хакка ‎
авышкан Ибраһим диненә ияр!" Ул Ибраһим мөшрикләрдән булмады һәм мөшрикләр ‎
динендә дә түгел иде.‎
‎124. Шимбә көнне олугъламак шул кәферләр зарарына кылынды ки, алар үзләре шимбә ‎
көнне олугълар өчен тартыштылар, ягъни Муса г-м яһүдләргә җомга көнне зурлагыз ‎
диде. Әмма яһүдләр Мусага карышып шимбә көнне зурлый торган булдылар. Шуның ‎
өчен Аллаһу тәгалә яһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кылды, дөнья кәсебен аларга ‎
хәрам кылды. Аллаһ аларга дөнья кәсебен хәрам иткәннән соң шимбә көн балык тотып ‎
Аллаһуны ачуландырдылар, аннары Аллаһ аларны маймыл итте. Алар төрле сүзләр ‎
сөйләп ихтилаф кылышкан эшләре хакында Аллаһу тәгалә кыямәт көнне әлбәттә хөкем ‎
итәр.‎
‎125. Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә ‎
кешеләрне чакыр вә чакырыгыз Коръән дәлилләре белән, дәхи тәэсирле яхшы вәгазьләр ‎
белән, дәхи кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш иң ‎
күркәм юл белән! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне белә, һәм ‎
Ул Коръән юлында булган хак мөэминнәрне дә белә.‎
‎126. Әгәр бер кешегә үч алып, гәзаб бирергә теләсәгез, ул кешегә гәзаб бирегез ул сезгә ‎
гәзаб биргән хәтле генә! Аныкыннан арттырмагыз, бер мәртәбә сугучыга ике мәртәбә ‎
сукмагыз! Әгәр үч алмыйча сабыр итеп калсагыз, бу бик тә хәерледер сабыр итүчеләр ‎
өчен!‎
‎127. Сабыр итү хәерле булгач, сабыр ит! Мәгәр сабыр итә алмассың, фәкать Аллаһу ‎
тәгалә сабырлык куәтен бирсә генә сабыр итә алырсың! Һәм кәферләрнең исламга ‎
килмәгәннәре өчен үзеңне кайгыга салма, вә аларның хәйлә-мәкерләре өчен күңелең ‎
тарыкмасын!‎
‎128. Тәхкыйк Аллаһ Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлудан сакланучы тәкъва ‎
кешеләр белән һәм явызлыкны белмичә яхшылыкны, изге гамәлләрне кыйлучы хак ‎
мөселманнар белән бергәдер. "Аллаһуга бирелгән мөэминнең иманына кәфер зарар итә ‎
алмас".‎

‎[17] БӘНИ ИСРАИЛ (ЯГЪКУБ БАЛАЛАРЫ) СҮРӘСЕ - 111 АЯТЬ‎

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.‎
‎1. Үзенең колы Мухәммәд г-мне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан ‎
Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу тәгаләне һәр ‎
кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, ‎
Мухәммәд г-мне шулай кодрәтебез белән йөреттек гәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк ‎
өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер.‎
‎2. Муса пәйгамбәргә Тәүратны бирдек вә ул Тәүратны Ягъкуб балаларына һидәят ‎
кыйлдык, Миннән башка Илаһә дип әйтмәскә боердык ул Тәүрат белән.‎
‎3. Нух г-м белән бергә көймәдә Без күтәргән кешеләрнең балаларын (Гыйса вә ‎
Гозәерләрне) Аллаһ угълы дип әйтмәгез, дидек. Тәхкыйк Нух, шөкер итеп, Аллаһуга ‎
гына гыйбадәт кыйлучы булды.‎
‎4. Тәүратта Ягькуб балаларына хәбәр бирдек: "Әлбәттә сез җир өстендә ике мәртәбә ‎
фәсәд кыйлырсыз һәм халыкка каты золым кыйлу белән золым кыйлырсыз".‎
‎5. Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә явызлык ‎
кыйлганда, гайрәтле баһадир бәндәләребезне өстегезгә ирекле кыйлырбыз, алар сезнең ‎
йорт араларыгызда йөреп сезгә бөтен явызлыкны кыйлырлар. Бу эшләр булачак ‎
вәгъдәдер ки, әлбәттә, ул хәл башыгызга килер.‎
‎6. Соңра янә куәт вә гайрәтегезне үзегезгә кайтарып бирдек, сезне җиңеп изгән ‎
кешеләргә, үзегез өстен булдыгыз һәм малларыгызны, балаларыгызны күбәйтеп сезгә ‎
ярдәм бирдек вә сезне күп гаскәр кыйлдык. "Бу вакыйга Җалут вакыйгасыдыр ки, ‎
Җалут, золым белән Ягъкуб балаларын йөдәтеп бетергәч, Талут гаскәре Җалут гаскәрен ‎
җиңде һәм Җалут үтерелде. Моннан соң Ягъкуб балалары тагын иркенлектә яши ‎
башладылар".‎
‎7. Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр ‎
явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче ‎
фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне ‎
җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны ‎
җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән ‎
эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам ‎
динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле ‎
кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты гәзаблады. Икенче ‎
мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, ‎
үзләрен гәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. ‎
Аллаһ үзе белер нишләтергә).‎
‎8. Өметледер ки, бу фетнәләрдән соң Аллаһуның сезгә рәхмәт кыйлмаклыгы, рәхмәт ‎
йөзеннән пәйгамбәрләр җибәрде, әгәр өченче мәртәбә фәсәд, золым кыйлсагыз, Без дә ‎
сезгә бер залимне җибәреп золым иттерербез. Җәһәннәмне, кәферләрне чорнап ‎
алырлык төрмә кыйлдык.‎
‎9. Бу Коръән Кәрим аның белән гамәл кыйлучыны, әлбәттә, бик таза вә куәтле вә иң ‎
туры юлга күндерер, вә Ул Коръән аның белән гамәл итеп, изге эшләрне эшләүче ‎
мөэминнәрне сезгә ахирәттә бөек дәрәҗәләр вә җәннәтләр булыр, дип шатландырадыр.‎
‎10. Әмма ахирәт көненә ышанмаган кәферләргә рәнҗеткүче гәзаблар хәзерләп куйдык.‎
‎11. Адәм баласы, үзенә файданы сорап дога кыйлган кеби, җаһиллеге белән, үзенә ‎
зарарны сорап та дога кыйлып җибәрәдер, чөнки адәм баласы ашыгучан булып халык ‎
ителде.‎
‎12. Төнне вә көндезне ике галәмәт кыйлдык. Ай, йолдызлар - төн галәмәте, кояш көн ‎
галәмәтедер, яки караңгылык -төн галәмәте, яктылык - көн галәмәтедер, төн галәмәте ‎
булган караңгылыкны җибәрәбез дә, көн галәмәте булган яктылыкны китерәбез, ‎
Раббыгызның юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итмәклегегез өчен, дәхи ай, ‎
еллар хисабын белмәклегегез өчендер, вә һәр нәрсәне ачык бәян кыйлдык ‎
игътибарлагыз!‎
‎13. Вә һәр кешенең эшләгән эшләрен үз муенына чорнап куйдык, вә кыямәт көнне һәр ‎
кешегә үзенең гамәлләре язылган китабын бирербез, китабы ачык хәлендә аңа юлыгыр.‎
‎14. Гамәлләрең язылган китабыңны укыгыл! Менә бүген үз-үзеңне хисап итәргә шул ‎
гамәл дәфтәрең җитәдер. "Гамәл дәфтәреңә карагач, үзеңне танырсың һәм кайда ‎
барачагыңны да белерсең!"‎
‎15. Бер кеше һидәятле булса, һидәяте фәкать үзе өчен генәдер, вә бер кеше адашса, үзе ‎
өчен генә адашты, дәхи Аллаһ алдына үз гөнаһын йөкләп баручы кеше башка һичбер ‎
кешенең гөнаһын йөкләп бармас. Пәйгамбәр җибәреп шәригать хөкемнәрен өйрәтмичә, ‎
һичбер каумне гәзаб кылыр булмадык. Шәригать хөкемнәрен ишеткәннән соң аны ‎
үтәмәүчеләрне Аллаһ гәзаб кыйладыр.‎
‎16. Әгәр бер шәһәрне һәлак итәргә теләсәк, ул шәһәрнең хуҗаларына бозыклык ‎
кыйлырга кушарбыз, алар золым вә бозыклык кыйлырлар, ул шәһәрдә шуннан соң ‎
аларга гәзаб сүзе тиешле буладыр, ул шәһәрне тәмам һәлак итеп бетерәбез.‎
‎17. Нух г-мнән соң да күпме шәһәр кешеләрен һәлак иттек. Аллаһу тәгалә бәндәләренең ‎
гөнаһларын белеп күреп торырга үзе җитәдер.‎
‎18. Әгәр бер кеше дөньяны гына теләп, дөнья кирәген ашыктырса, Без дә ‎
ашыктырырбыз дөнья кирәген алардан үзебез теләгән кешегә үзебез теләгән хәтле, ‎
соңра аны җәһәннәмлек кыйлырбыз, ул кеше керер анда һәлак булганы вә үз-үзенә ‎
ләгънәт әйтеп хур булганы хәлдә.‎
‎19. Вә бер кеше ахирәтне теләп, ахирәт өчен тырышса, аларның ахирәт өчен ‎
тырышулары җәннәт нигъмәтләре белән түләнер, иманнары һәм диннәре дә дөрес ‎
булып тырышулары да камил булганы өчен.‎
‎20. Ахирәт өчен тырышучыга да һәм дөньяны гына кәсеп итүчегә дә дөньяда ризыкны ‎
бирәбез, дөньяда вакытта Раббыңның ризык бирүе һичкемнән туктатылмады.‎
‎21. Карагыл, ничек Без кешеләрне кайберләрен байлыкта артык кыйлдык, әмма ахирәт ‎
дәрәҗәләре дөнья дәрәҗәләреннән олугъ вә байлыгы да артыкдыр.‎
‎22. Ахирәт дәрәҗәләренә ирешергә теләсәң, Аллаһуның тиңдәше бар, дип, игътикат ‎
итмә! Әгәр мөшрик булсаң, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәмдә ‎
рисвай булып утырырсың.‎
‎23. Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-‎
анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ‎
ирешсәләр, син аларга "уф" та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга ‎
һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел!‎
‎24. Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: "Ий Раббым, алар ‎
мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ‎
ахирәттә шәфкать кыйл!"‎
‎25. Күңелләрегездә нинди ниятләр вә теләкләр барын Аллаһ белә, әгәр күңелләрегез ‎
яхшы булса, Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итәдер.‎
‎26. Дәхи якын кардәшләрнең вә мескеннәрнең вә мосафирларның хакларын бир! Әмма ‎
малыңны тиешсез җирләргә исраф итмә!‎
‎27. Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шайтан кардәшләредер, шайтан ‎
Раббысына кәфер булды.‎
‎28. Мохтаҗ кешеләр килеп синнән ярдәм сораганда синең бирергә һичнәрсәң булмаса, ‎
Раббым рәхмәт итеп нигъмәт бирсә сезгә дә бирер идем, дип, алардан йөз дүндерсәң, ул ‎
вакытта йомшак сүзләр әйтеп күңелләрен табарга тырыш!‎
‎29. Мохтаҗларга садака бирүдә кулыңны муеныңа баглап куйма, сараннар кыяфәтеңдә ‎
шулай ук кулыңны бөтенләй ачып җибәрмә, ягъни үзеңә калдырмыйча биреп бетермә, ‎
әгәр киемеңә хәтле биреп бетерсәң, ул вакытта ялангач хәлендә үзеңне шелтәләп, ‎
хәсрәтләнеп утырырсың.‎
‎30. Тәхкыйк Раббың теләгән -кешесенә киң ризык биреп бай кыйлыр вә теләгән ‎
кешесен фәкыйрь кыйлыр, әлбәттә, Ул бәндәләрен күрә вә хәлләрен беләдер. Шуның ‎
өчен фәкыйрь кеше хәсрәтләнмәсен, сабыр итсен!‎
‎31. Фәкыйрь булудан куркып, балаларыгызны үтермәгез! Балаларыгызны да үзегезне дә ‎
Без ризыкландырабыз, әлбәттә, үз балаларын үтерүләре гафу ителми торган хатадыр, ‎
зур гөнаһдыр.‎
‎32. Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак ‎
эш вә бик яман кабахәт юлдыр.‎
‎33. Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәгез! Мәгәр үтерү тиеш булса гына ‎
үтерегез. Ягъни ире була торып зина кыйлган хатынга, диннән чыгып мөртәт булган ‎
кешегә һәм кеше үтерүчегә җәза тиеш буладыр. Берәү хаксыз золым белән үтерелсә, ‎
үтерелгән кешенең вәлисенә (якынына) ихтыяр бирдек, теләсә үтерүчене үтерсен, ‎
теләсә үтермичә мал алсын, теләсә гафу итсен! Ләкин бу эшләрдә чиктән үтмәсен, бер ‎
кеше урнына ике кешене үтермәсен, яки мал алса, тиешлесеннән артык алмасын! ‎
Тәхкыйк ул варис Аллаһудан ярдәм бирелмеш булды.‎
‎34. Ятимнәр малына да якын бармагыз, ягъни аларның малыннан аз гына да ‎
файдаланмагыз, мәгәр ятимгә файда итү юлы белән аның малына катнашыгыз, яки ‎
ятим тәмам үсеп гакылга утырганчы аның малына якын бармагыз! Вә гәһедләрегезне ‎
һәм вәгъдәләрегезне үтәгез, бозмагыз! Чөнки гәһедләрен бозган кешеләр кыямәт көнне ‎
соралачаклардыр.‎
‎35. Дәхи үлчәгәндә үлчәүләрегез дөрес булсын, тигез үлчәгез вә дерес үлчи торган ‎
гадел мизаннар белән үлчәгез! Гадел үлчәсәгез, үзегезгә хәерледер вә ахыры да күркәм ‎
булыр.‎
‎36. Вә дәлилең, белемең булмаган нәрсәгә иярмә, ягъни дәлилсез гамәл дә кыйлма, ‎
хөкем дә итмә, фәтва дә бирмә! Аллаһ биргән колак, күз, күңел - боларның ‎
һәрберсеннән кыямәт көнне сорау булыр, аларны саваблы урыннарга гына кулланыгыз!‎
‎37. Җир өстендә зураеп күкрәк киереп йөрмә! Чөнки син никадәр зурайсаң да җирне ‎
ертырга хәлеңнән килмәс һәм никадәр зурайсаң да таулар хәтле зурая алмассың!‎
‎38. Югарыда Аллаһ тыйган эшләрне эшләүче кеше явызлыгы белән Аллаһ хозурында ‎
яман кеше саналды.‎
‎39. Ошбу хөкемнәр Аллаңуның хикмәтеннән сиңа вәхий ителгән хөкемнәрдер, хикмәт ‎
Аллаһ иңдергән Коръәндәдер. Аллаһ янына тагын бер нәрсәне Аллаһ итеп алма! Әгәр ‎
ул эшне эшләсәң, Аллаһуның рәхмәтеннән киселгән булырсың һәм шелтәләнгән хәлдә ‎
җәһәннәмгә ташланырсың.‎
‎40. Ий сез мөшрикләр! Раббыгыз сезгә ир балаларны хаслаб, үзенә фәрештәләрне ‎
кызлар итеп алдымы? Сез Аллаһ өстенә бик олугъ яман сүзләр әйтәсез.‎
‎41. Тәхкыйк бу Коръәндә барча хөкемнәрне бәян иттек кешеләр укып вәгазьләнсеннәр ‎
өчен, ләкин Коръән мөшрикләргә нәфрәттән башканы арттырмады.‎
‎42. Әйт: "Алар әйткәнчә Аллаһ белән янә башка Аллалар булса иде, әлбәттә, ул ‎
Аллалар, бер генә булган Аллаһу тәгаләдән өстен булырга юл эзләр иделәр.‎
‎43. Мөшрикләр әйткән сүздән Аллаһу тәгалә бик тә пакь вә алар тиңләгән дәрәҗәдән ‎
бик олугъ дәрәҗә бөектер.‎
‎44. Җиде кат күк вә җир һәм күкләрдә вә җирдә булган һәр мәхлук Аллаһуны мактап ‎
тәсбих әйтәләр, вөҗүдтә Аллаһуны мактап тәсбих әйтмәгән нәрсә юк, күзгә күренгәне ‎
вә күренмәгәне Аллаһуны зекер итәдер, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. ‎
Әлбәттә, Аллаһ миһербанлы вә ярлыкаучы булды.‎
‎45. Ий Мухәммәд г-м, әгәр син Коръән укырга тотынсаң, синең белән ахирәткә ‎
ышанмый торган кешеләр арасына, кешеләр күзенә күренми торган пәрдә кыйлабыз.‎
‎46. Үзләре шуны ихтыяр иткәннәре өчен Коръәнне аңламасыннар өчен күңелләрен ‎
пәрдәләдек вә колакларын саңгырау кыйлдык, әгәр син Раббыңны Ул - ялгыз гына дип, ‎
Коръәндә зекер итсәң, ул мөшрикләр, нәфрәтләнеп, артка әйләнәләр.‎
‎47. Без, аларның Коръәнне ни өчен тыңлаганнарын бик яхшы беләбез, алар Коръәнн