* سورةالفاتحة * Сүрә 1. Китапны ачучы

بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

Рахманлы һәм Рахим Аллаһ исеме белән

1 بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيم 001\001-001.wav
  Сүрә Бердәнбер, Камил, Кодрәтле, Пакь Аллаһының исеме белән башлана. Ул – Рахмән һәм Рахим. Аллаһының әлеге күркәм исемнәре түбәндәге мәгънәне белдерә: Рахмән – Ул дөнья тереклегендә кяферләрне дә, мөэминнәрне дә Үзенең нигъмәтләреннән файдаланырга ирекле кылучы; Рахим – Аллаһ ахирәт дөньясында Үзенең нигъмәтләреннән мөэминнәрне генә файдаландыручы.  
2 الْحَمْدُ للّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ 001\001-002.wav
  Колларына билгеләгән барлык нәрсә өчен, күркәм мактауның барлык төрләре Бер Аллаһыга! Барлык мактау галәмнәр әһелләренең Раббысы Аллаһыга!  
3 الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ 001\001-003.wav
  Бер Аллаһ – Әҗер һәм җәза көне булган Кыямәт көненең Патшасы. Һәм Аннан кала беркемнең дә бу Көнне бернәрсәгә дә хакимлеге булмас.  
4 مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ 001\001-004.wav
  Бер Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Сиңа гына ярдәм сорап дога кылабыз:  
5 إِيَّاكَ نَعْبُدُ وإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ 001\001-005.wav
  «Безне хаклык, яхшылык һәм бәхетнең туры юлыннан алып бар,  
6 اهدِنَا الصِّرَاطَ المُستَقِيمَ 001\001-006.wav
  Бер Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Сиңа гына ярдәм сорап дога кылабыз:  
7 صِرَاطَ الَّذِينَ أَنعَمتَ عَلَيهِمْ غَيرِ المَغضُوبِ عَلَيهِمْ وَلاَ الضَّالِّينَ 001\001-007.wav
  Сиңа иманга күндергән һәм туры юлга күндереп, Үзеңнең мәрхәмәтеңне күрсәтеп, нигъмәт күрсәткән колларыңның юлыннан, ләкин Синең ачуыңа дучар булган һәм Сиңа иманнан тайпылып, Сиңа итәгать кылмыйча, хаклык һәм яхшылык юлыннан тайпылганнар юлына түгел».  

 Баш сахифә

Сүрәләр


	Donate
	Новости
	Книги
	Все книги этого сайта
	Books in English

Flag Counter

Contact us

Audio Quran.